«Һай, җитми безгә Әлмира апа!»: Казанда «милләт анасы» Әлмира Әдиатуллинаны искә алдылар
Батырлар эзсез югалмый. Милләт өчен кылган гамәлләр дә халык хәтерендә саклана. Бу сүзләргә без кичә тагын бер кат инандык. Кичә «Ярдәм» мәчетендә журналист, батыр йөрәкле җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллинаны искә алдык. Әлмира апаның ел ашында «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
Мәҗлестә Әлмира апаның якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләре катнаша, дип чакырганнар иде. Табын артына йөзләп кеше җыелды. Барысы да диярлек милләт зыялылары – имамнар, мәшһүр журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре. Алар Әлмира апаның истәлеген якын итеп килгәннәр.
Мәҗлес башында Вәсилә Рәхимова үзенең Әлмира Әдиатуллинага багышланган «Фидакарь мөслимә» китабын тәкъдим итте һәм бөтен кунакларга таратты. Китап авторы дүрт бүлектән торган 180 битле басмасы турында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
«Беренче бүлектә Әлмира апаның хезмәттәшләре, аның белән иҗтимагый хәрәкәттә халыкка хезмәт иткән галимнәр, тарихчылар, җәмәгать эше активистлары үзләренең хатирә-истәлекләре белән уртаклашты», – диде Вәсилә Рәхимова.
Истәлекләр белән уртаклашучылар арасында Казан федераль университеты профессоры Ринат Нәбиев, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, тарихчы Тәэминә Биктимирова һәм башкалар бар.
Китапның икенче өлешендә Әлмира апа кызының, туганнарының моңарчы беркайда да басылмаган истәлекләре урын алган. Өченче бүлеккә «Мөслимә» газетасында басылган сайланма мәкаләләр кергән.
«Монда Әлмира апаның халыкка мөрәҗәгате формасында язылган әдәп-әхлак, милләт сагы турында язмалары тупланды», – диде китап авторы.
Вәсилә Рәхимова сүзләренчә, Әлмира Әдиатуллина өч китап чыгарып калдырган. Соңгысы бер генә нөсхәдә басылган. Анда аның республика җитәкчеләренә халык зарын ишеттереп язган мөрәҗәгатьләре, дәүләт органнары белән язышкан хатлары, истәлекле фотографияләре тупланган булган. «Фидакарь мөслимә» китабының дүртенче өлеше Әлмира Әдиатуллинаның соңгы китабыннан алынган фотодокументлардан тора. «Бу – тарих өчен кирәк», – диде Вәсилә Рәхимова «Интертат» хәбәрчесенә.
Китапны күзәтеп чыккач, Әлмира Әдиатуллинаның иҗатчы һәм җәмәгать эше лидеры дигән образы туа. Автор героен чын итеп, төрле яклап ачкан. Рәхмәт аңа! Вәсилә Рәхимова, китапны нәшер итәргә ярдәм кулы сузганнары өчен, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка һәм «Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәтен җиткерде.
Мәҗлестә тагын бер яңалык булды – өч журналистка Әлмира Әдиатуллина исемендәге беренче премия тапшырылды. Премия ияләре – Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ.
Унар мең сум күләмендәге акчалата премияләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов тапшырды.
Узган ел, Әлмира Әдиатуллина вафатыннан соң, Фәрит Мифтахов дини тормыш турында актив язучы журналистлар өчен Әлмира Әдиатуллина исемендәге премия булдыру кирәклеген белдергән иде. Кичә ул бу тәкъдимен үзе тормышка ашырды. Фәрит Мифтахов әлеге премиянең киләсе елда да буласын әйтте.
Репортажның киләсе өлешендә мәҗлестә әйтелгән һәм яңа китапта язылган кайбер кызыклы фикерләр урын алачак.
«Әлмира апача җәмәгатьчелекне күтәреп, публиканы уяту җитми безгә бүген»
Әлмира Әдиатуллинаны искә алу мәҗлесен, традиция буенча, Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде. Ул башта барыбызны да 1444 ел башланган көн – Гашура бәйрәме белән тәбрик итте, Әлмира Әдиатуллинаны искә алу матур бәйрәмгә туры килгәнен белдерде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев:
Илдар хәзрәт Баязитовка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Шушындый күренекле журналист Әлмира Әдиатуллинаны үз канаты астына сыендырып, аның булган проектларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр булдырып, иҗат белән шөгыльләнергә бөтен шартларын тудырды. Өлкәнәя барган җәмәгать эшлеклесе өчен бик мөһим бу. Бүген да аны искә алуны оештырган.
Берәү дә әүлия түгел, беркем дә күктән төшмәгән. Һәркайсыбызның уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Бүген мәчетләребез дә эшләп тора, бик матур эшләүче имамнарыбыз да, мөселман журналистларыбыз да бар, әмма бер-беребезнең матур ягын күрү, матур ягын сөйләү җитеп бетми. Берәү елмаеп җибәрсә, барыбыз да: «Моның авызында бер теше юк икән», – дибез, ә «31 теше бар икән», – димибез. Кимчелек яхшы якка караганда алданрак күренә. Вәсилә Рәхимова берничә хәзрәтебезнең, шәхесебезнең күркәм якларын күрсәтеп, китап чыгарды. Аның матурлыкны таратуы савап булсын иде.
Әлмира апа батыр йөрәкле хатын иде. Ул милләт өчен бик тырышты, зур хезмәт куйды, кыю итеп сүзен дә әйтә белде. Сөйләгән сүзләребез аңа дога булып ирешсен. Без Рәшидә абыстайны да юксынабыз. Андый шәхесләребез сирәк. Аларны күрә дә белергә, Илдар хәзрәт шикелле, аларга ярдәм дә итәргә кирәк.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Фидакарь мөслимә» китабында басылган истәлегеннән өзек:
«Бервакыт күрешкәч: «Менә Кремль янәшәсендә «Раки» сыраханәсен алдырырга кирәк! Тарихи үзәгебезнең йөзен ямьсезләп тора», – ди. Кем алдырсын инде аны, дим. Ә ул һаман үзенекен дәлилли. Барган бер җирендә шуны сөйләде, радиодан, телевизордан сөйләде, халыкны уятты. Монысын да ерып чыкты. Ничә карасаң, милләтнең бер вәкиле буларак, халык арасында иде бит ул. Мөслимәләрне оештырды, хатын-кызларны туплап, оешманы эшләтеп җибәргән әйдаман.
Быел Казанда Җәмигъ мәчете салу хакында сүз чыгуга, тагын фикерләр аерылды: кирәкме, кирәк түгелме мәчет. Имзалар җыйдык, дәлилләргә тырыштык. Аракы сатуны арттыруга каршы диния нәзарәте белән Аксакаллар шурасы фикерен белдерде, кискен каршы чыкты. Менә шушындый чакларда халыкны уяту кирәк, аңлату кирәк! Чын итеп, Әлмира апача ихластан кычкырып, җәмәгатьчелекне күтәреп, публиканы уяту кирәк. Һай, җитми безгә бүгенге көндә Әлмира апабыз! Килеп туган бу хәлләрдә үз сүзен үткәрми калмас, дөбер күчерер иде, дип юксынам. Ялкынлы оратор иде ич ул. Милләтебез алдында торган проблемаларны, четрекле мәсьәләләрне чишкәндә сәяси сизгерлеге, алдан күрүчәнлеге көчле иде, диясем килә. Әлмира апаны сагынып куйган вакытлар еш була».
Татарстан Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин:
Мин Әлмира апа белән халкыбыз җитмеш еллык атеизмнан котылырга теләгән чорда – 1993 елда таныштым. Ул вакытта аның «Сөембикә» журналында эшләгән, дингә таба беренче адымнарын ясаган чагы, ә мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте идем. Ул мәдрәсәгә еш килеп йөрде. Безне динсезлек вазгыятенә протест белдерү берләштерде.
Әлмира апа «Мөслимә» газетасын оештырды һәм аны ун еллап нәшер итте, ТР мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» оешмасына нигез салды, җитәкчесе булды. Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкчелегендә без бергә «Иман» нәшриятында эшләдек. Әлмира апа, төрле кеше исемнәре белән, газетаны берүзе тутырып барды. Үз исемен бер-ике мәкалә астына гына куя иде. Аның газетадагы зур хезмәте укучыларга күренмәсә дә, без белеп тордык.
Әлмира апа ир-атларны да дингә тартырга тырышты. Ул ирләрдә күбрәк потенциал күрде. Чыннан да бүген ир-атларга, бигрәк тә яшьләргә, дини яктан уянырга кирәк.
«Дин өчен, милләт өчен янучы җәмәгать эшлеклесе исемендәге медаль булдыру хыялыбыз бар»
«Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм – Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов:
Әлмира апа соңгы елларда безнең белән иде. «Ярдәм» мәчетенә йөргән бөтен кеше аны яратты. Милләт, дин өчен янып торган, үрнәк алырдай кеше иде. Без аңа сокландык.
Без Әлмирә апаны Теләче районы Иске Җөри авылына инвалид балалар өчен «Гаилә учагы» приютына алып бардык. Казан кунакларын каршыларга дип чыккан балалар Әлмира апаны сырып алдылар да: «Әби, әби», – диләр. Әлмира апа и шуңа сөенгән иде инде.
Хәзер ул безнең арада юк. Безнең өчен ул бик зур югалту булды. Бүген аның кебек кешеләр җитми. Аны алыштырырлык хатын-кызлар күренми. Андый кешеләр җәннәт түрендә булыр, дип ышанып калам.
Илдар хәзрәт Баязитовның «Фидакарь мөслимә» китабында басылган истәлегеннән өзек:
«Фидакарь затыбыз Әлмира Әдиатуллина исемен тарихта калдыру турында уйлыйбыз. Дин өчен, милләт өчен янучы җәмәгать эшлеклесе исемендәге медаль булдыру хыялыбыз бар. Киләчәктә Әлмира Әдиатуллина укулары да уздыру хакында уйланабыз. Аның исеме онытылырга тиеш түгел! Левченкодагы элеккеге «Сөләйман» мәчете урынында зурайтылган мәчет һәм пансионат комплексы төзелә. Шунда Әлмира апа эшчәнлегенә багышланган музей-бүлмә ачарга ниятлибез.
Күпләр аны «легендар хатын-кыз» диләр. Анда ир-атларга да җитеп бетмәгән көч бар иде. Әлмира апа кебек шәхесләрне истә тотарга, алар турында яшьләргә сөйләп торырга кирәк. Аның исеме Рәшидә абыстай Исхакый, Исхак хәзрәт Лотфулла, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматовлар белән бер дәрәҗәдә».
«Апанай» мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров:
Әлмира апа кебек шәхесләрне искә алу бик мөһим. Алар борынгы заманнарда да булган, киләчәктә дә булачак. Пәйгамбәребез чорын карасак, Әлмира апага охшаган кайсы ханымнарыбызны искә алырга була? Фатыйма анабыз, Гайшә анабыз милләт өчен, бөтен мөселманнар өчен тырышканнар, пәйгамбәребезнең хәдисләрен халыкка тапшырганнар. Әлмира апа да үз белемнәрен яшьләргә бирергә, белемле кешеләр белән аралашып, аларның потенциалын кулланырга тырышты.
Миңа Әлмира апа белән 90 нчы елларда танышырга насыйп булды. Әлмира апаның мәктәп балалары өчен оештырган «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дип исемләнгән Коръән уку бәйгеләрендә мин дә катнаша идем. Алар миңа дин нигезләрен, Коръәнне тирәнрәк өйрәнергә стимул бирде, милләт тарихына карата кызыксыну уятты.
Балалар ярышка әйбәтләп хәзерләнсеннәр өчен, бәйгедә биреләсе сорауларны алдан ук «Мөслимә» газетасында бастыруны гамәлгә кертте. Ел саен уздырылган бәйгедә катнашу өчен, безгә дини чыганакларны җентекләп өйрәнергә туры килде. Шулай ярыша-ярыша, безнең белем шактый киңәйде.
Һәр елны 30 августта Кабан күле буенда, «Мәрҗани» мәчете артында, күп еллар «Милләт җыены» үткәрде. Мин Казан Ислам көллиятендә хезмәт иткәндә, әлеге җыеннарны бергәләп үткәрергә туры килде. Бик күп зыялылар, йөзләгән казанлылар күңелендә матур хатирәләр калдырган очрашуларны үзенә генә хас җылылык, дипломатия белән уздыра белә иде ул.
Бүген Әлмира апаның хезмәтләрен дәвам итүчеләр бар. Аллаһ алардан разый булсын.
«Казаныбызда Сөембикә урамы булсын иде»
Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның «Фидакарь мөслимә» китабында басылган истәлегеннән өзек:
«Әлмира апа бик еш «Казаныбызга Сөембикә мәчете кирәк, Сөембикә урамы булсын иде» дигән сорауны күтәрде. Фикереннән кире кайтмады. Аның 2002 елны паспортка яулык бәйләп фотога төшү хокукын яклап судлашуларын күпләр хәтерли. «Йөрмә инде», – диючеләр булды. Үҗәт иде. «Без булдырабыз!» – диде, чигенмәде! Фикерен дәлилләп, тыныч, сабырлык белән, матур итеп, башкалар каршы төшмәслек итеп ирештерә белә, дипломатларча аңлату сәләте көчле иде анда».
Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Хәмидуллинаның «Фидакарь мөслимә» китабында басылган истәлегеннән өзек:
«Безнең бөтен төрки дөньяны тоташтырып торучы, тарихта билгеле шәхесебез – соңгы ханбикәбез бар. Сөембикә – Казан ханлыгы өчен дә, Кырым өчен дә, нугайлар өчен дә кадерле шәхес. Аның варислары булырга тиеш. Үсеп килүче буынга моны ничек төшендерергә? Фидакарьләребез моның юлларын үзләре уйлап тапты.
Шушы күтәрелеш, рухи яңарыш дәверендә Татарстанның халык артисты, җырчы Гөлзада ханым Сафиуллинаның Кырымда «Сөембикә варислары» дигән Халыкара төрки-татар балалар иҗат фестивален һәм Әлмира апабызның мәктәп яшендәге балалар өчен ел саен «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән Коръән уку бәйгесен зур бәяләп яшим. Сөембикә-ханбикәбез исемен халыкка кайтаруда, үсеп килүче яшь буында милли аң формалаштыруда гаҗәеп эчтәлекле чаралар булды алар».
Әлмира апаның бертуган энесе Робис Гатиятуллин туганнары исеменнән мәҗлесне оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде.
Без гаиләдә алты бала үстек. Ул – иң олысы, ә мин төпчеге идем. Яшь аермасы 17 ел булгач, без сирәгрәк аралаштык. Мин туганда ул авылдан чыгып киткән иде. Апам яшь вакыттан бирле киңәшләре, таләпчән булуы белән аерылып торды. Мәкаләләр яза башлаганда ук аның патриотик тәрбия алганы сизелә иде, – диде Робис Гатиятуллин.
Әлмира Әдиатуллинаның исем-фамилиясе төрле чыганакларда төрлечә язылган. Әлеге хәбәрдә без аның исем-фамилиясен үз кулы белән язылган документтагыча бирдек.
- Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина 1938 елның 8 июлендә Башкортстанның Илеш районы Сәеткол авылында колхозчы гаиләсендә туа.
- 8 сыйныфтан соң колхозның сарык фермасында эшли, бер елдан соң гына мәктәптә укуын дәвам итә.
- 1957 елны, университетка укырга керергә дип, Казанга килә. Ике еллап Казанның 2 нче яшелчә базасында йөкче булып эшли, ә кичен университетның хәзерлек курсларында укый.
- 1959 – 1965 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.
- 1962 елда «Совет мәктәбе» журналында хезмәт куя.
- 1964 – 1993 елларда «Азат хатын» журналында техник хезмәткәр, җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Татар иҗтимагый үзәгенең «Бәйсезлек» газетасы белән хезмәттәшлек итә.
- Журналист буларак, 30 елга якын Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарны эзләве, Татарстанда чыккан газета-журналларда патриотик теманы даими яктыртуы өчен, 1987 елда Комсомол Үзәк комитетының Аркадий Гайдар билгесе белән бүләкләнә.
- 1989 елда Хезмәт ветераны һәм ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек була.
- 1994 – 1998 елларда – ТР Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе. Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге каршындагы Солдат ата-аналарын яклау комитетын җитәкли.
- 1997 – 2017 елларда Россия мөселман хатын-кызлары өчен татар телендә «Мөслимә» газетасын нәшер итә.
- 1995 елда Апанай мәчетендә ТР мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» оешмасына нигез сала һәм аны җитәкли, ягъни мөселман хатын-кызларының берләшүенә нигез салучы була.
- 2002 – 2003 елларда, мөслимәләрнең паспортка яулык бәйләп фотога төшү хокукын яклап, Түбән Кама фидакарьләре белән бергә, 8 тапкыр суд бусагаларын уза. 2003 елның 5 мартында РФ Югары суды мөслимәләрнең хокукын урынлы дип таба.
- 2005 елда планетаның Нобель премиясенә тәкъдим ителгән 1000 хатын-кыз исемлегенә кертелә, кандидатлар презентациясендә катнаша.
- 2013 – 2021 елларда – Казанның «Ярдәм» мәчете каршындагы «Ярдәм – Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды хезмәткәре.
- 2021 елның 27 июлендә Казанда вафат була. Казан мөселман зиратының 13 нче аллеясында җирләнгән.
- Әлмира Әдиатуллина турындагы белешмә «Фидакарь мөслимә» китабыннан алынды.