Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пародиянең модасы чыкты» — Мирхәт Гайсин татарча стендапны популярлаштырырга җыена

Артист фикеренчә, татарча стендапны популярлаштыру артык кыен булмаячак.

news_top_970_100
«Пародиянең модасы чыкты» — Мирхәт Гайсин татарча стендапны популярлаштырырга җыена
https://www.instagram.com/mirkhat_gaisyn/

Артист Мирхәт Гайсин татар-башкорт эстрадасында стендап жанрын популярлаштырырга җыена. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә үзе сөйләде. 

Соңгы ваакытта иҗат өлкәсендә бераз сүрелеп торган идем. Бу елда яңа җырлар иҗат итәргә һәм юморга, аеруча стендап стилендәге юморга күбрәк игътибар бирергә җыенам. 

Безнең эстрадада юмор барыбер бертөрлерәк. Туйлар мәҗлесләр алып барганда стендап итеп кечкенә өзекләр биреп карыйм — халык җылы кабул итә. Шуңа күрә аны популярлаштырып җибәрү кыен булмас дип уйлыйм. 

Үземнең тормыштагы хәлләр, башкалар сөйләгән тарихлар белән шулай мәҗлесләрдә күнекмәләр ясагач, концертларыма ныклап кертеп җибәрергә уйлап торам. Ул минем иҗатымның бер үзенчәлеге булачак. 

Илсөя Бәдретдинованың концертларында башыннан үткәннәрне бик җылы итеп сөйләвен дә шушы стендапка якын дип әйтер идем. Халык ничек күтәреп ала аны. 

Алайса сәхнәдә бөтенесе артистларга пародия ясый. Ә бит халык аннан туйды инде, аның модасы чыкты, — ди җырчы. 

Мирхәт Гайсин шушы арада гына балаларына багышлап яздырган «Улым-кызым» җырына клип тәкъдим иткән иде. 

Клипта бөтен гаиләбез белән бергәләп төштек. Балаларның кечкенә чагы истәлек булып калсын, үскәч бергәләп карарбыз дип уйладык. Алайса гомер бик тиз уза. Балаларның үскәннәрен сизмичә дә калабыз. Кечкенә улым да 2,5 яшьлек булды инде. Гел үземә охшаган — әле сөйләшә белми, ләкин кайчан карама җырлап йөри. «Улым-кызым» җырын аеруча яраттты. Беренче ноталарыннан ук танып ала, дөньясын онытып, телевизор янына чабып килә, — дип сөйләде ул. 

Мирхәт Гайсин тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбиялиләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100