news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Парлы тормышлар насыйп булсын барыбызга да» – Эльвира Хамматова сөйгәнен күрсәтте

news_top
«Парлы тормышлар насыйп булсын барыбызга да» – Эльвира Хамматова сөйгәнен күрсәтте
Фото: Эльвира Хамматова сәхифәсеннән

Әле күптән түгел генә икенче иреннән аерылган җырчы Эльвира Хамматова социаль челтәрдә бер егет белән төшкән фотосын урнаштырды. Әлеге фото янында артист, егете белән икесе исеменнән, барлык парлыларны Гаилә көне белән тәбрикли. «Парлы, бәхетле, бәрәкәтле тормышлар насыйп булсын барыбызга да!» – дип яза ул.

Эльвира Хамматова беренче иреннән моннан күп еллар элек аерылды. Аның беренче никахыннан Солтан исемле улы бар.

2023 елда җырчы бәхетен тагын бер тапкыр сынап карады – үзеннән күпкә яшьрәк Равил исемле егет белән гаилә корып җибәрде. «Без, хатын-кызлар, ир кешенең хатын-кызга булган мөнәсәбәтеннән чыгып фикер йөртәбез. Матур сүзләргә ышана торган вакытлар артта калды. Дөресен генә әйткәндә, матур сөйләп, буш вәгъдәләр бирүчеләр күп булды. Моңарчы эш-гамәлләре белән күрсәтә белүчеләр тормышымда булмады диярлек. Ә Равил эш-гамәлләре белән бик тиз арада күңелне яулады», – дип сөйләгән иде ул бу хакта «Интертат»ка.

Тик җырчының әлеге никахы да уңышлы булмады. Ярты ел узгач, җырчы икенче ире белән дә аерылышуын ачыктан-ачык сөйләде.

Ниһаять, Эльвирага бәхет тагын елмайган бугай. Янәшәсендәге ир-егет белән җырчы кояш кебек балкый.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 июль 2025
    Исемсез
    Озак яшәрме икән монсы белән? 10 га чыгам, уңганчы чыгам була күрмәсен.
  • 10 июль 2025
    Исемсез
    Унга бар, уңганчы бар бәбекәем. Бер очы чыга аның.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар