Ләйлә әнисенә үпкәләде. Бу сиңа дус кызга үпкәләү генә түгел. Кайчакта бер партада утыручы Зәлия белән дә үпкәләшеп алгалыйлар. Зәлия Ләйләнең кофталарыннан көлә. Әнисе бик оста бәйли Ләйләнең. Шуңа да күп киемне кызларына бәйләп, я тегеп киертә. Кофталар бәйләгәндә җиләкләр, чәчәкләр дә тагып куя әнисе. Аларын аерым җептән бәйли. Дәрестә утырганда, менә шул җиләкләргә, чәчәкләргә ручкасы белән төрткәләп утыра Зәлия. Ручка кәгазь битен генә түгел, җептән бәйләнгән бизәкләрне дә тишә. Бизәкләрнең бер җебе тартылса, сүтелеп ямьсезләнә. Ләйлә аларны кызганып елый. Әнисенең эшен ямьсезлисе килми кызның. Ләйлә елагач, бөтен класс аңа карап көлә. Шуның өчен дә озак үпкәләп йөри Зәлиягә.
Бу юлы әнисенә бик нык үпкәләде. Сөйләшергә дә, кочакларга да теләмәде әнисен шул көннән соң. Яратасы килсә дә, әтисе янына елышты. Ул көнне өй юарга әнисе белән бергә эшләүче Наилә апа килгән иде. Ләйлә дә булышкалап йөрде. Уенчыкларын җыйнады, тәрәзә төбеннән гөлләрне икенче бүлмәгә күчерде, тузаннар сөртте, стенага эленгән зурайтылган фотосурәтләрне, чигүле әйберләрне җыйнады.
Әнисе элек чигәргә яраткан. Ләйлә үзен дә өйрәтергә сораса да, «хәзер чигү модада түгел, тырышып укы син, кызым» ди. Өйрәтми. Ә үзе кияүгә килгәндә ниләр чигеп алып килгәнен гел сөйли. Менә бу пар күгәрчен чигелгән стенадагы япманы да үзе эшләгән. Аскы ягындагы челтәрен дә үзе бәйләп куйган. Бик матур. Шундагы күгәрченнәргә карап йокыга китә, шуларга карап уяна Ләйлә. Башта әти-әнисе караваты янында эленеп торды ул бизәкләр. Ул якка матур ковер алып элгәч, күгәрченнәр Ләйлә бүлмәсенә күчкән иде. Күгәрченнәрем булды, дип, бик сөенеп йөргән иде кыз. Хәзер бөтенләй күралмый башлады шул күгәрченнәрне.
Өй юганда, күрше апасы белән әнисенең кызыклы хәлләр турында сөйләшкәнен тыңлап йөрергә ярата ул. Бу юлы да әллә нинди кызыклар сөйләштеләр. Наилә апасы Ләйлә кулындагы күгәрченле япманы күреп:
– Боларны элмисеңдер инде хәзер, өйалдындагы бүлмәңә эл, модасы бетте моның. Кибеткә шундый да матур боланнар төшкән ковер кайткан. Әхмәткә әйт, шуны алып элегез, модадан калышмагыз, – дип әйтеп куйды.
Әнисе әллә ишетмәде, әллә ишетеп дәшмәде, җавапсыз калды.
– Сиңа әйтәм, ташла моны. Әллә кызганасыңмы яшьлек истәлеген.
– Беләсең бит инде, Наилә. Ник сорап торасың. Шәүкәтне яраткан кадәр ярата алмадым шул Әхмәтне.
Ләйләнең кулыннан сулы чүмече төшеп китте. Аңа игътибар итүче булмады. Ишетмәделәр булса кирәк.
– Төшләргә керә Шәүкәт. Икебезнең истәлек итеп пар күгәрченнәр чигәрсең, дип, мулинә җеп алып бирде дә, шуннан чиккән әйбер инде бу. Берсе – мин, берсе син булырсың, диде. И гомерләр, диген. Яраттым шул Шәүкәтне, Әхмәттән дә катырак яраттым, – диде әнисе.
Ләйлә чыгып ук йөгерде.
– Ә әти? Әтине яратмый микәнни? Ник яратмый? Ә мин? Сеңелләрем?
Уйлар өермәсе бөтерелде кызның күңелендә. Мунча артына чыгып утырды да елады да елады. Нинди Шәүкәт икән ул? Югары очта Шәүкәт исемле бер абый бар инде. Шулдыр инде. Алар авылында башка Шәүкәт юк. Ул бит гел исерек. Кибеткә ипигә чират торганда да чак басып торышлы янында. Аннан килгән тәмәке исенә олылар түгел, Ләйлә дә бәләкәй борынын каплап баса. Әнисе ничек ярата ала икән соң аны?! Күгәрченнәр чигәргә җеп алып бирде, ди. Берсе мин, берсе Шәүкәт, ди.
Ләйлә калтырана-калтыра елады. Әнисе аларны калдырып, Шәүкәт абыйсына күченсә, ничек яшәп бетәрләр?! Сеңелләрен дә үзе белән алырмы икән, дип уйлады. Үзе бармаячак, урманга барып качып булса да калачак. Шундый әйбәт әтисен ташлап, ничек Ләйлә әллә нинди сасыган Шәүкәткә яшәргә барсын. Бармый, бармый!
Әнисе ишегалдына чыгып, Ләйләгә эндәшеп караса да, кыз җавап бирмәде. Мунча артындагы кычытканлыгында утыра бирде. Бераздан елаудан күзләре кызарып чыккан кызын күреп, әнисе куркуга калды.
– Нишләдең балам, берәрсе рәнҗеттеме әллә? – дип тезләнеп килеп кочаклады ул аны. Кыз дәшмәде. «Син рәнҗеттең, әни», – дияргә теләсә дә, әйтмәде. «Рәнҗү» сүзенең мәгънәсен дә аңлап бетерә алмады булса кирәк, әнисенә ияреп кенә уйланды.
Шул көннән әнисенә карата сүрелде кыз. Ул көнге сөйләшүне дә беркемгә сиздермәде. Күбрәк әтисенә елыша башлады, әтисен кайгыртты, аны кызганды. Югары очтагы Шәүкәт исемле кешегә дә ачуы көннән-көн артты. Әле ярый әллә нидә бер, җәйге каникулда ипигә чыкканда гына очрый ул аңа.
Күгәрченнәрдән дә «үч» алды кыз. Берничә тапкыр стенадан алып куйды. Йолкыды да төшерде, кнопкалары чәчелеп китте. Соңрак табан астына кадалып та изалады әле кнопкалар. Кнопка кадалган саен Шәүкәт абыйсын ачуланды кызыкай. Әнисе күгәрченле япманы идәндә, караватта күрсә дә, «ник төште икән» дип уйлап тормады, кнопкасы рәтле булмагандыр, дип сөйләнә-сөйләнә, кабат элеп куйды. Ләйлә аның саен үчекте. «Миңа карап тормале», – дип, күгәрченнәрнең күзләренә ак тукыма кисәге тегеп куйды, аптырагач. Әнисе моны күрмәде. Нәни кызның күңелендәге ачу көннән-көн яңарды. Тукымадагы чигелгән күгәрченнәрнең канатларын кайчы белән кискәләгәч, ачуы бераз басыла төште кызның. Әнисе шуннан соң гына күрде күгәрченнәргә кем «һөҗүм» иткәнен. Ничек булган диген, кызын ачуланмады, бер сүз дә әйтмәде. Япманы өй алдындагы салкын бүлмәгә чыгарып элде.
Ләйләнең күңеле алай да эремәде, әнисеннән бизә барды, күңеле кайтты. Алай да, кисәк кенә төшкән язгы ташу кебек, ташып акты Ләйләнең күңеле. Әнигә үпкәләп яшәү рәхәт түгел бит ул. Әнигә сыенасы, аның белән сөйләшәсе килә. Әмма, бер кителгән күңел тиз генә төзәлә алмый. Өй юганга да 1 ел вакыт узды. Шул гомер күңелендә төер яши кызның. Әнисе менә-менә Шәүкәт абыйсы өенә күченеп чыгып китәр кебек. Йокыдан торса да, мәктәптән кайтса да, шул күренешне күрермен, дип куркып яши башлады Ләйлә. Гел борчулы уйда йөрүләре кызның сәламәтлегенә дә зыян китерде. Кыз ябыкты, хәлсезләнде.
Көннәрдән бер көнне кыз, хәлсезләнеп, мәктәпкә бара алмый калды. Баласы өчен кайгырган ана кызы алдында тезләнеп, борчуларын сорашты.
– Әни, син безне калдырып, Шәүкәт абыйларга китмисеңме? Китмә, яме, син китсәң, әти нишли аннары, – диде кыз, чак-көч хәл җыеп.
– Нинди Шәүкәт, ни сөйлисең, кызым?
– Син бит югары оч Шәүкәт абыйны яратасың, әтине яратмыйсың. Наилә апага шулай дип сөйләгәнеңне ишетеп тордым.
Әнисе кызын кочаклап елады. Баласының борчуларына үзе сәбәпче булганына уңайсызланды.
– И бәхеткәем, балакаем минем. Син дөрес аңламагансың бит. Шәүкәт бит ул – минем беренче мәхәббәтем. Синең кебек чакта дус булып, гашыйк булып йөргән егетем иде. Безнең авылдагы Шәүкәт түгел. Кайдагы Шәүкәт булса да, сезне калдырып, әтиегезне ташлап китмим, юк өчен борчылып яшәмә, кызым, – диде әнисе.
Ләйлә өчен көн яктырды, күңеле ачылды, хәл кергәндәй булды. Алыштырып куйгандай булды кыз.
– Ул Шәүкәт хәзер кайда? Нишләп юлларыгыз аерылды?
– Шәүкәт армиядә вакытта, икенче бер егет, мине «башка белән йөри» дип хат язган. Шуңа юллар аерылды. Шәүкәт армиядән кайткан көнне үк икенче кызны озаткан. Күреп сөйләшәсе килсә дә, ул теләмәде. Ярты елдан соң өйләнде. Мин бик яраткан идем Шәүкәтне, – дип сөйләде әнисе.
– Ә әтине? Әтине яратмадыңмы?
– Әтиегезне яши-яши хөрмәт иттем. Сезне яратуы, тырыш булуы белән яратырга өйрәндем. Ә яшьлектәге ярату ул – башка төрле.
Кыз күңелендәге «төер» барыбер дә эреп бетмәде. Балалары булгач, онытырга тиеш иде инде әнисе әллә кайчангы Шәүкәтне. Димәк, аның күңелендә башка берәү яши. Балалары да оныттыра алмаган...
Ләйлә дә үсеп җитте. 17 яшь тулган көнне кызны бер урамда яшәүче Раил озата кайтты. Кыз да битараф түгел иде егеткә. Егет белән кыз йөрешеп киттеләр. «Пар күгәрченнәр кебек инде сез», – диде Ләйләнең иптәш кызы. Кыз сискәнеп китте, ошатмый иде ул андый чагыштыруларны. Бигрәк тә күгәрченнәргә ошатуны. «Ник күгәрчен кебек булыйк инде, без кешеләр бит», – диде, дустын ачуланып.
Ләйлә Раилне армиягә озатты. Телефоннан хәбәрләшеп тордылар. Тик, көннәрдән бер көнне Раил хәбәргә чыкмый башлады. Кыз, борчылып, егетнең әнисеннән сорашты. Әнисенең ачылып китеп сөйләшеп торасы килмәде. «Вакыты юктыр», – диде дә юлын дәвам итеп китеп барды. Раил, армия срогын тутырып кайтканда, үзе генә кайтмады. Өйләнеп кайтты. Ләйлә Раилне оныта алмыйча елады да елады. Аралары нигә өзелгәнен Раилне очратып сорыйсы итте. «Син кунак егет белән булгансың бит, мине көтмәгәнсең. Сез кызлар шундый инде. Байлар, чибәрләр очраса, безнең кебекне онытасыз. Менә мин дә өйләндем дә кайттым, бергә хезмәт иткән егетнең апасына», – диде егет, кызның күзенә туп-туры карап.
Ләйләнең башы әйләнде, җир чайкала кебек тоелды. Ялган сүзне, нахак бәлане күтәрә алмады, баскан җирдән егылды. Раил фельдшерга йөгерде. Әле аннан соң да авылда нахак сүз таралды. «Ләйлә корсаклы икән, шуңа егылган», – диделәр.
Ләйлә шул вакытта гына әнисен аңлады. Бу тормышта кайчакта синең язмышыңны башкалар «хәл итә», башкалар пычрата икән бит. Яшьлектәге ярлар да шулай кавыша алмый кала икән. Араларга сүзләр керә.
Ләйлә 30 яше тулгач кына, «чыкмый калмыйм» дигәндәй, кияүгә чыкты. Ире Марат нык яхшы кеше булды. 2 бала үстерәләр. Ире акча да эшли, гаилә җанлы. Ләйлә ирдән уңды. Әмма күңелендә Раил яшәде. Әйтерсең әнисе язмышы кабатланды.
Пар күгәрченнәргә тиңләү, кошларга ошату кирәкмидер дә ул. Яшьлектә ошатып, яратып йөргән ярларның меңгә берсе генә үз яры белән кавышадыр. Ул чакта аны уйламыйсың. Кемдер каршы килә дип, аларга үпкәләмәкче буласың. Әмма, язмыш дигәне дә бар бит әле. Безнеңчә генә түгел тормыш. Бәлки, язмыш бүләк иткән парлар яраткан ярларга караганда күпкә бәхетлерәк итәдер безне.