Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пансионатта унбер кеше янып үлгәннән соң, картлар йорты директорын хөкем иттеләр

Башкортстанда декабрь төнендә пансионатта коточкыч янгын чыкты.

news_top_970_100
Пансионатта унбер кеше янып үлгәннән соң, картлар йорты директорын хөкем иттеләр
Башкортстан прокуратурасы

Башкортстанның Әбҗәлил районы суды 44 яшьлек Рәсимә Махияновага карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Рәсимә Махиянова «Картлар йорты» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге автономияле коммерцияле булмаган оешма директоры булып эшли. Бу картлар йортында янгын вакытында унбер кеше һәлак булганнан соң, Махияновага карата җинаять эше ачылган иде.

Махиянова кулланучыларның тормышы һәм иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерүдә гаепле дип табылган.

Төбәк прокуратурасы белешмәсе буенча, Махиянова Ишбулды авылындагы агач йортында пансионат оештыра. Биредә карт һәм инвалид кешеләрне тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтәләр. 2020 елның декабрендә төнлә шушы йортта янгын чыга һәм унбер кеше һәлак була. Янгын чыгу һәм кешеләр үлеме сәбәбе — җитәкче һәм милек хуҗасы биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәмәү.

Хөкем ителүче хатын гаебен тулысынча таный. Суд аны өч елга ирегеннән мәхрүм итә. Бу вакытын ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә уздырачак. Аңа 2 ел дәвамында гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге алып бару да тыела. Хөкем карары үз көченә кермәде әле диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100