Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар беркемгә кирәк түгел иде». Башкортстанда янгында унбер кеше һәлак булды

«Яланаяк кардан йөгереп йөргәнемне хәтерлим», - дип сөйли өч кешене уттан алып чыккан хатын.

news_top_970_100
«Алар беркемгә кирәк түгел иде». Башкортстанда янгында унбер кеше һәлак булды
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Ишбулды авылында 15 декабрь иртәсендә коточкыч янгын була. Картлар һәм инвалидлар яши торган агач бинада янгын чыга һәм унбер кеше һәлак була, дүрт кеше исән кала. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Картлар йортында авыруларны караучы хатын «Башинформ» хәбәрчесе белән телефоннан аралашкан. Ул төнлә белән янгын турында хәбәр итә торган җайланма тавышын ишеткән. Аның сүзләренчә, янгын верандадан башланган.

«Мин веранда ишеген ачтым — анда бар да яна иде. Төтенгә буыла яздым. Башкаларны уятырга дип, беренче катка, икенче катка йөгердем. Төп ишек янында бар да яна иде, аннан чыгып булмый. Тәрәзәне ачып җибәрдем, ялкын тагын да ныграк котыра башлады. Яхшылап хәтерләмим дә инде. Бөтен кешене төрткәләп уята башладым. Белмим, ниндидер көч белән өлкән яшьтәге өч ир-атны тәрәзәдән төртеп төшердем. Иң карты — 78 яшьлек бабайны ничек сөйрәп чыкканымны да белмим. Яланаяк кардан йөгереп йөргәнемне хәтерлим. Аяк киселеп, пешеп беткән. Табиблар ярдәм итте инде. Шулкадәр кызганыч, бар да яхшы иде бит», — дип сөйли ул.

Картлар йортында эшләүче хатын сүзләренчә, биредәге әби-бабайлар үз аягында булса да, мөстәкыйль йөрмиләр диярлек. Аларны бирегә туганнары һәм балалары китергән. «Алар беркемгә дә кирәк түгел иде шул», — ди бу хатын.

Якынча белешмә буенча, картлар өчен шәхси пансионатта дүрт әби, җиде бабай янып үлгән. «Башинформ» мәрхүмнәр исемлеген хәбәр итте.

  • Усманов А. З., 1940 елда туган
  • Байтурин Т. Н., 1950 елда туган 
  • Яумбаева З. А., 1951 елда туган
  • Мөхетдинов Б. Т., 1953 елда туган
  • Бикбердин Ф. З., 1954 елда туган
  • Создашова Р. М., 1956 елда туган
  • Абдуллина З. Н., 1956 елда туган
  • Сайгафаров Р. А., 1957 елда туган
  • Шагалина В. Г., 1958 елда туган
  • Хәкимов М. К., 1960 елда туган
  • Вәлиев Д. Х., 1963 елда туган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, бу бина шәхси йорт буларак кулланылган, анда янгын турында хәбәр итә торган ике җайланма булган. Прокуратура бу эшне үз контроленә алган. Урынга республика башлыгы Радий Хәбиров та килгән. Әбҗәлил районында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән.

Тикшерүчеләр «ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. «Якынча белешмә буенча, 15 декабрьгә каршы төндә янгын вакытында йортта 15 кеше була. Аларның дүртесе котыла алган. Янгын сүндергән вакытта 11 кеше мәете табылган», дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Район администрациясе хәбәр иткәнчә, картлар йортының тәүлек дәвамында кешеләр яшәү өчен рөхсәте булмаган. Бинада янгын сүндерү системасы да юк, биредә бары тик янгын турында хәбәр итә торган ике җайланма гына куелган.

«Веранда ягыннан төтен чыга иде. Мин биш минут эчендә киенеп, бер өй аша гына урнашкан шул йорт янына барып җиткәндә, бөтен корылманы ялкын чолгап алган иде инде. Пансионатта эшләүче кыз авыру кешене сөйрәп чыкты. Ул ишекне ачуга өйгә ялкын керде, дип сөйләде. Аннары ул тәрәзәне ачкан. Тәрәзә төбендә ике ир-ат басып тора иде. Пансионат хезмәткәре „Ярдәм итегез“, дип кычкырды», — дип сөйли шаһит хатын «Башинформ» агентлыгына.

Башкортстанның «Хәбәрләр» тапшыруы белешмәсе буенча, фаҗига автономияле коммерцияле булмаган «Картлар йорты» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булган. Биредә инвалидлар һәм пенсионерларга хезмәт күрсәткәннәр. Хәзер мәрхүмнәрнең туганнарына хәбәр итәләр, аларга психологик ярдәм күрсәтелә.

Янгын сүндерүдә 16 кеше, 6 техника кулланылган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Урынга министрлык җитәкчесе Марат Латыйпов барган, диелә бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы фаҗига урыныннан видео күрсәтте. Якынча белешмә буенча, бина эчендә сигнализация эшләгән, ләкин бу мәгълүмат янгын сүндерүчеләргә барып җитмәгән. Чөнки сигнал үзәк пультка тоташтырылмаган. Экстрен хезмәтләрне биредә эшләүчеләрнең берсе чакырган. Ул шәхси йортта янгын булуын әйткән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр бинаның шәхси пансионат һәм корбаннар саны күбрәк булуын ачыклаган, диелә бу хәбәрдә.

Башкортстан буенча Социаль яклау министрлыгы Ишбулды авылындагы шәхси картлар йорты турында белешмәсе булмавын хәбәр иткән. Шулай да бу оешма 2019 елның 27 мартында теркәлгән. Анда журналистлар да барган булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Картлар йортының учредительләре Рөстәм Ф., Зәлия М. һәм Рәсимә М. булуы билгеле. Рәсимә М. оешма директоры, Ишбулды авылында буш торган ике катлы йорт аның милеге булган һәм өлкәннәр шунда яшәгән. Пансионат рәсми эшләгән, ләкин биредә кешеләрне тәүлек әйләнәсе тоту хокукы булмаган. Шулай да фаҗига булган төндә биредә 53-80 яшьтәге 14 кеше кунган. Документлар буенча исә биредә уннан артык кеше торырга рөхсәт бирелмәгән.

Хәзерге вакытта Рәсимәдән сорау алалар. Аның күршедәге Мәхмүт авылында урнашкан йортыннан документларын алганнар. Рәсимә М.га 9×9 метрлы йортта янгын сүндерү системасы булмауны аңлатырга туры киләчәк. Быел бу бинага тикшерү органы вәкилләрен кертмәгәннәр дигән мәгълүмат та бар. Йортка су да үткәрелмәгән. Янгынны авыл халкы да сүндерешкән. 15 декабрьдә төнендә кизү торган хезмәткәр Рәсимәнең кызы дигән белешмә дә бар, диелә бу хәбәрдә. 

«КП-Уфа» хәбәр иткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар 1960 елда төзелгән йорттагы ике бүлмәдә яшәгән. Йортта суүткәргеч, янгын сигнализациясе, хәтта лицензия дә булмаган. «Янгынны пансионат хезмәткәре күреп алган. Ул өч ир-атны һәм пансионат хуҗасының нәни кызын янгыннан коткарган», диелә бу хәбәрдә.

Башкортстандагы янгыннан соң, Татарстан прокуратурасы республикадагы картлар йортларын тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100