news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пакыстанның үлем җәзасына хөкем ителгән элеккеге президенты эмиграциядә вафат булган

Элеккеге президент, 2007 елда илдә гадәттән тыш хәл керткәне һәм Югары суд әгъзаларын кулга алганы өчен, дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән була.

news_top
Пакыстанның үлем җәзасына хөкем ителгән элеккеге президенты эмиграциядә вафат булган
РИА Новости/Сергей Гунеев

Пакыстанның үлем җәзасына хөкем ителгән элеккеге президенты Пәрвәз Мөшәррәф 79 яшендә Дубайда вафат булган. Бу турыда мәгълүмат чараларына сылтама белән «Reuters» хәбәр итә.

Пәрвәз Мөшәррәф Пакыстанда ватанына хыянәт итүдә гаепләнгән була.

Генерал Пәрвәз Мөшәррәф Пакыстан хакимиятенә 1999 елгы хәрби фетнә нәтиҗәсендә килә. Ул президент вазифасында ил белән 2001-2008 елларда хакимлек итә. Пәрвәз Мөшәррәф импичмент (ышанычсызлык белдерү) ихтималы белән бәйле басым астында отставкага китәргә мәҗбүр була. Аны коррупциядә һәм конституцияне бозуда гаеплиләр.

2013 елда Пәрвәз Мөшәррәф, дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп, үлем җәзасына хөкем ителә. Ул Дубайга качып котыла ала һәм озак еллар шунда эмиграциядә яши.

Тикшерү версиясе буенча, элеккеге президент 2007 елда илдә гадәттән тыш хәл кертә, Югары суд әгъзаларын кулга алу турында приказ чыгара. Шушы хәл өчен аны дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр.

Пәрвәз Мөшәррәф 2003-2005 елларда үзенә 3 мәртәбә ясалган һөҗүмнән исән кала, ә 14 һөҗүм Пакыстанның куркынычсызлык хезмәте тырышлыгы белән булдырылмый кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар