Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кох таякчыклары урамга чыкмаячак»: туберкулезга каршы диспансер яңа урынга күчә

Әгәр Җиңү проспекты урамында Республика кан үзәге, Республика йогышлы авырулар хастаханәсе янәшәсендә тагын бер яңа медицина оешмасына охшаш бина күрәсез икән, аптырап калмагыз – ул Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансеры. Моңарчы Шаляпин, Спартаковская урамнары һәм Себер трактында булган учреждениеләр хәзер шушында күчте.

news_top_970_100
«Кох таякчыклары урамга чыкмаячак»: туберкулезга каршы диспансер яңа урынга күчә
Владимир Васильев; Гөлнар Гарифуллина

Дүшәмбедән пациентларны Җиңү проспекты, 69 б адресы буенча яңа оешмада кабул итә башлыйлар. Гадәт буенча Шаляпин урамына бара күрмәсеннәр, дип искәртә диспансер җитәкчелеге.

Яңа бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да, журналистларга да күрсәттеләр. Баш табиб Алексей Алексеев экскурсия уздырды. Журналистлар арасында башта лабораториягә керергә шикләнебрәк торучылар булса да, баш табиб курыкмаска киңәш итте.

– Әле монда бер анализ да ясалмады, ачылышка кадәр бер авыруны да чакырмадык. Туберкулез белән авыручы бер генә кеше килсә дә, читләрне чакырырга хокукыбыз юк, шуңа күрә барысы да чиста, борчылмагыз, - дип кисәтте.

Бу бинада бүлекләр шундый итеп төзелгән: профилактик максат белән флюорография узарга килүчеләр туберкулез диагнозлы авырулар белән кисешми, аларга төрле яктан керерлек итеп ясалган. Төп ишектән туберкулез белән авыручылар кергәч, регистратурадан соң шәфкать туташлары аларны тиешле кабинетларга озатачак, бу бөтен клиника буйлап адашып йөрмәстән кирәк.

– Пациент көн дәвамында бер урында барлык кирәкле тикшеренүләрне узып, төгәл диагнозын ишетә ала. Еш кына туберкулезны раслау өчен какырык алырга кирәк, какырыгы булмаса, кешегә бронхоскопия ясала, - диде баш табиб.

Аның сүзләренчә, пациентны бер урында гына тикшерү бик мөһим, юкса туберкулезга шик туганын белгәч, төрле урыннарда тикшеренәсе булганга, кайбер пациентлар куркудан хастаханәгә кире кайтмый качып та йөргән. Андыйларны эзләргә туры килгән. Хәзер яңа диспансерда инде качып китеп булмаячак – кешене җитәкләп диярлек йөртеп, бер җирдә эшен бетерәләр. Куркып, хафага бирелүчеләрне юату, дөрес итеп аңлату өчен психологлар да эшләячәк.

Диспансерның ДРКБ дан ерак булмавы, йогышлы авырулар хастаханәсенә якын булуы да яхшы. Алексей Алексеев әйтүенчә, балада туберкулез менингитка шик туа икән, тиз арада диагноз куеп, дәвалый башларга кирәк, юкса үлем дә, сукыраеп, чукракланып, инвалид калу ихтималы да зур. Менингитка шик белән йогышлы авырулар хастаханәсендә арка мие сыеклыгын алсалар, тубдиспансерда ике сәгать эчендә туберкулез диагнозы куеп була. Экспресс тест менә шундый ашыгыч, кискен очраклар өчен кулай.

Кох таякчыклары урамга чыкмаячак

Баш табиб сүзләренчә, туберкулезга каршы диспансер янында терәлеп торган торак йортлар булмавы да яхшы. Юкса, кайберәүләр моңа шикләнеп карый, ди ул. Алексеев әйтүенчә, тубдиспансерның шәһәр уртасында булуы куркыныч түгел – бина төзелгәндә, туберкулезның һава юлы белән күчүен исәпкә алып, куркынычсызлык турында уйланылган. Моның өчен махсус вентиляция системасы эшләнгән.

– Ул шуның белән уникаль, бик тирән чистарта торган фильтр куелган, ул учреждениегә керә торган һаваны чистарта, аннары вентиляция системасы кабинетлар аша уза. Туберкулезлы пациент булса да, ул тирә яктагыларга куркыныч тудырмаячак.

Техник катта фильтрлар һәм һаваны зарарсызландыру системасы урнашкан. Шуңа күрә безнең бинадан урамга чиста, зарарсыз һава чыга, - дип аңлатты диспансер җитәкчесе. Шулай булгач, ул тирәдә яшәүчеләргә куркырлык җирлек юк.

Диспансерның үзенә килсәк, беренче катта рентген-компьютер томографы һәм өч рентген кабинеты. Аз дозалы цифрлы флюорография аппараты урнашкан ике кабинет бар, һәркайсында елына 45 меңләп тикшеренү уздырып була икән.

Икенче катта тар белгечлек табиблары. Алексей Алексеев туберкулезның үпкәгә кагылмаган формалары да булуын искәртте, аларны дәвалау белән уролог, гинеколог, офтальмологлар шөгыльләнәчәк. Туберкулез нәтиҗәсендә, күзләргә, простата, бөергә дә зыян килергә мөмкин.

– Үпкә туберкулезы белән авыручыларда бөер ташы авыруы да булырга мөмкин бит. Туберкулезның бацилляр формасы булганнар үз сырхауханәсенә бара алмый бит инде, шуңа күрә урологка бездә күренә ала, - диде баш табиб. 

Шулай ук, икенче катта эндоскопик тикшеренүләр һәм УЗИ кабинеты. Эндоскопия кабинетлары заманча бронхоскоплар белән җиһазланган. Баш табиб сүзләренчә, стационарда эндоскопия кабинеты берәү генә булган. Бронхоскопта елына 1200 ләп диагностика һәм дәвалау тикшеренүләрен үткәреп була. Ә республика елына 2,5 меңләп бронхоскопия уздыруга мохтаҗ икән, димәк, икенче кабинет ачу белән бу ихтыяҗ каплана.

Өченче һәм дүртенче катларда фтизиатр табиб кабинетлары, алар Казан һәм республика халкына хезмәт күрсәтә. Һәр районга үз табибы беркетелгән.

Бишенче катта – лаборатория. Аның пычрак һәм чиста зоналары бар. 36 кешелек персонал башта подвалга төшеп, киемнәрен алмаша, медицина халатлары киеп куя. Менгәч, аннары лабораториядә кияргә тиешле костюмнарын кия. Кайтканда да, ул костюмнарын салып, тагын халат белән аска подвалга төшәләр. Киемгә Кох таякчыгы иярмәс өчен шулай эшлиләр, дип аңларга кирәк.

Кызыл зонага үттек. Биредә баш табиб микобактерияларны ачыклау өчен вакыт ягыннан өч төрле эшләүче җиһазны күрсәтте. Беренчесе арзан, уңайлы, ләкин пробаның анализ нәтиҗәсе 90 көн әзерләнә. «Ул 100 елдан артык кулланыла инде, ләкин ул булырга тиеш, бу – алтын стандарт», - ди Алексеев.

Икенче лабораториядә башка төрле ысул кулланыла. Бактерияләр үсеше монда тизләтелгән режимда. «Нәтиҗәне өч атнадан ала алабыз, ләкин бу җайланма шактый кыйммәтле, реактивлар кыйбатлырак. Бер проба тегендә 200 сумга төшсә, монда 2 меңгә якын», - ди баш табиб.

Өченче лабораториядә тагын да кыйбатлырак җайланма, аны әле 2020 елда гына куллана башлаганнар, ПЦР юлы белән тикшеренүләр шушы җиһазда ясала. «Ул 2020 елда бердәнбер иде, ковид пандемиясе чорында эшкә җиктек – ярты көн туберкулезга, ярты көн ковидка эшләде. ПЦР алым белән эшләү өчен безгә тагын яңа аппарат алдылар. Тагын бер өр-яңа 7 млн сумлык аппарат кайтарылды. Китерелгән пробаны әзерләү, ДНК бүлеп чыгару автоматлаштырылган рәвештә ике сәгать эчендә башкарыла. Монда бернинди кеше факторы юк», - диде Алексеев.

Эш тәртибе диагнозны мөмкин кадәр ачыклап, тизрәк дәвалый башларлык итеп төзелгән. «Лаборатория җиһазлар ягыннан бик сыйфатлы үзгәрде», - диде Алексеев. Ул җиһазларның 80 процентка якыны безнең илдә җитештерелгәнен искәртте. Компьютер томографы исә Кытайда җитештерелгән. Җиһазларга 110 млн сум акча тотылган, диспансерның гомуми бәясе 1 млрд 165 млн сум.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков диспансерның иске биналары бернинди санитар нормаларга җавап бирмәгәнен искәртте, шунлыктан яңа бина төзү карар ителгән. «Рөстәм Нургалиевич биредә озак вакыт реабилитация үзәге буларак торган бинаны сатып алырга дигән карар кылды. Элек авыруларга ниндидер микробиологик анализлар ясарга төрле бүлекчәләргә барырга туры килсә, хәзер барысы да бер урында тупланган», - диде.

Министр Шаляпин урамындагы биналар инде шактый иске булуын, 1905, 1957 елда төзелгәнен билгеләп узды, алар яңартылып, башка сәламәтлек саклау оешмалары урнашачак. Кох таякчыклары калыр дип куркасы юк – биналар чистартып чыгарылачак. Марат Садыйков сүзләренчә, бәлки, анда тире-венерологик авырулар диспансеры күчәр дип фаразлана. Ләкин бу әле төгәл карар түгел.

131 медицина хезмәткәре олылар блогында, 73е балалар блогында эшләячәк. Министр әйтүенчә, кадрлар җитәрлек. Татарстанда туберкулезны дәвалау өчен 726 ятак урын исәпләнә.

Күзләрне һәм күңелне сөенгән тагын бер нәрсә: элмә такталарда язуларның татарчага тәрҗемәсе булуы. Гадәттә, мондый такталарда хәреф хаталары чәчрәп тора, монда ник бер хата күзгә чалынсын!

Әле иске бинадан гөлләренә кадәр килгән. Баш табиб әйтүенчә, гөлләргә үсәргә монда иркенрәк тә, яктырак та. «Монда тагын да купшырак булып чәчәк атарлар дип ышанасы килә»,  - диде ул.

Бүген республикада учетта актив туберкулез формасы белән 1565 авыру исәпләнә. 21 мең пациент республикада табиблар күзәтүендә. Анда төрле категория – авырганнар, контактта булганнар да, шуның 10 меңгә якыны – балалар. Былтыр 32 бала туберкулез белән авырган.

Узган елда Татарстанда туберкулездан 72 пациент үлгән, бу 100 мең кешегә 1,8 очрак. ИФО һәм Россиягә караганда 30 процентка түбәнрәк.

Узган өч елда республикада туберкулез 18 процентка, туберкулездан үлем соңгы ике елда 28 процентка кимегән, 2022 елның 1 гыйнварына туберкулез авыруы 100 мең кешегә 23,4 очрак тәшкил итә, Россиягә караганда, бу 27 процентка кимрәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100