Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Озакламый тончыгып үләбез инде»: Питрәч районы Пимәр авылы халкы тирес исеннән интегә

Питрәч районы Пимәр авылы янына йөк машиналары кош тизәге ташый икән, халык зарлана дигән хәбәр килгәч, авылга чыгып киттек. Сасы, юлы юк – авыл халкы «Интертат»ка бөтен моң-зарын сөйләде. Безнең халык бигрәк түзем инде дип кайттым.

news_top_970_100
«Озакламый тончыгып үләбез инде»: Питрәч районы Пимәр авылы халкы тирес исеннән интегә
Расих Фәсхетдинов

Тау Иле авылыннан узгач, Пимәргә уң якка борылып кереп китәргә кирәк. «Цивилизация тәмамланды», – дип куйды машина йөртүче абый. Ни асфальт түгел, ни вак таш түгел дигәндәй, машинаны дерелдәтә торган юл башланды. Юл кырдырылган, тигезләргә тырышканнар ахрысы. Әллә кичә генә тигезләткәннәр инде, яңа гына эшләнгәне күренеп тора. Юл – бер бәла. Машинага үләксә исе катыш тизәк исе тулды. Мине шунда ук укшыта башлады. Борыннарны яулык белән ябып маташкан арада: «Кара, куян», – ди машина йөртүче Игорь абый. Инде күреп тә өлгермәм дигән уй белән башымны күтәргәндә, юл уртасында симез соры куян утыра иде, машина якынлашкач кына юл читенә сикерде. Симез булгач тиз генә хутланып китә алмады бугай.

Авылга якынайган саен яулыкны борыннан төшереп берничә тапкыр иснәп карадым. Пимәргә җиткәндә ис андый ук зәһәр түгел иде инде.

Бу басуга тиресне «Ак Барс»ның кошчылык фермасыннан китерәләр икән. Бер комплекс Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы янында урнашкан. Тау Иле авылында "Ак Барс"ның сөтчелек фермалары да бар. Пимәр авылында яшәүчеләрнең бер өлеше шул фермага эшкә йөри икән. Тагын Лаеш районында «Ак Барс»ның кошчылык фермасы бар. Үз районнарындагы тавыкларның тиресенә ияләнгән булган инде халык, ә менә Лаеш районыннан тирес китерә башлагач, түземлекләре беткән. Тиресне күршегә кертеп ату матур күренеш түгел инде. Гомергә дошман булып калуың бар.

Фото: © Михаил Ильин

«Авылда искә чыдый торган түгел»

Без килгәндә авыл урамында кеше юк иде диярлек. Бер ападан авыл җирлеге башлыгы кайда утыра дип сорадык та, шунда барып туктадык. Күз алдында гына булган юкса. Кердем – ишек бикле. Күрше ишектә – кибет. Кибетче апа авыл җирлеге башлыгы хәзер килә, диде. «Апа, ничек түзәсез ул искә», дим.

Чыдый торган түгел. Әле салкынча булгач, түзәрлек. Җәен өйдән чыга алмыйбыз. Былтыр да ис бар иде,  тиресне Ленино-Кокушкинодан китерделәр, хәзер бит башка районнан да ташый башлаганнар. Юл да чокыр-чакырга әйләнеп бетте. Тирес ташый торган «КамАЗ»лар юлны ватып бетерә. Аны кичә тигезләгәннәр әле, йөри торган түгел иде. Авылда эш булмагач, бөтен халык иртә таңнан шул якка чыгып китә. Сыер савучылар Тау Иленә йөри, юлда үпкәбез төшә инде, дип зарланалар, – диде кибетче апа.

И-и, Лаеш районында тирес түгәргә җир юкмы икән!? «Ак барс»ның үзе өчен дә өстәмә юл чыгымы гына. Өстәвенә юлны да тигезләтеп торырга кирәк. Ул чыгымнар йомырка бәясенә кереп утыргандыр әле. Бер дә булмаса, кеше күзе күрми, кеше борыны сизми торганрак урынга өйсеннәр иде инде, авылга ук терәтеп түгел.

Авыл башлыгы килгәнче мәдәният йортына, китапханәгә кереп карыйбыз әле, дип чыгып киттек. Без килгәндә генә ишекләре ачык тора иде, бикләп тә куйганнар. Әле төшке аш вакыты да җитмәгән иде. Сәер инде. Сөйләмәс өчен куркып качканнармы?

«Тирес ташуны туктатып булмый, анда «зур кешеләр» тора дип тә әйттеләр»

Урамда бер апа очрады. Без сөйләшеп торганда кисәк кенә тиресле басу ягыннан җил исеп куйды да, теге ис тамак төпләренә кереп утырды.

– Әле монда ул ис кенә түгел! Икенче башта опарыш фермасы бар. Эссе көннәрдә түзәрлек түгел. былтыр ис алай ук сизелми иде әле, хәзер бит Лаеш районыннан да ташыйлар икән, көненә өчәр машина килә. Беркөнне Питрәчкә барганда машиналарын үзем күрдем. Лаештан бит ул! Безнеке генә булса, ярый ул. Лаешның үзендә урын юкмы икән соң?! Инде бик күп җиргә мөрәҗәгатьләр җибәрдек, – диде Илсөяр апа.

Илсөяр апа авылның Телеграм каналын ачып күрсәтте. Анда юл буенча да, тирес буенча да җибәргән хатлар бар. Бу эшне нигездә Михаил Ильин исемле егет алып бара. Ул үзе Пимәрдән дә түгел, бары тик битараф калмаган җәмәгать эшлеклесе. Төрле инстанцияләргә хат язганнар: Роспотребнадзор, Россельхознадзор, Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы... Юл буенча гына бер төплерәк җавап килгән. «Казан – Шәмәрдән» юлын ремонтлау кысаларында, 2023 елда эш планын төзегәндә Пимәр юлын ясау мәсьәләсе дә каралачак.

Ул егет белән дә элемтәгә чыктым. Авыл белән бер бәйләнеше булмаган кешенең халыкка ярдәм итүе дә ни тора.

 

Фото: © Михаил Ильинның шәхси архивы

Мин үзем Казанда яшим, ул авылдан танышларым бар. Былтыр мин дә кушылдым. Ничек битараф каласың?! Анда балалар яши, олы кешеләр. Ул юлдан йөкле хатынны алып чыксаң, шунда бала таба бит! Халык машиналарны ремонтлап та арыган инде. Ашыгыч ярдәм машиналары ничек кереп җитәргә тиеш!? Юл мәсьәләсе киләсе елда, бәлки, каралыр, диделәр.

8-9 май тирәсендә Пимәргә кайткан идем, җил авыл ягына булгач, бик көчле ис иде. Бу көннәрдә анализга һаваның «пробасын» алырга тиешләр иде. Әле хәбәр юк. Бик күп җиргә хат яздык, инстанцияләр бер-берсенә күчерә. Тирес ташуны туктатып булмый, анда «зур кешеләр» тора дип тә әйттеләр, – дип сөйләде ул.

«Авылда тирес исе килергә тиеш инде»

Авыл урамында башка кеше булмагач, икенче кибеткә кергән идем. «Курыкмагансыз әле, килгәнсез», – диде бер апа. Башта аңламаган идем, телевидениене чакырган булганнар икән, алар килмәгән, шуңа әйтүе.

– Питрәч районының бер почмагына, нәкъ Пимәргә китерергә кирәкме икән инде ул тиресне!? Монда пенсионерлар инде, сүз әйтүче булмас дигәннәрдер. Балалар көн саен шул кылтыр-мылтыр юлдан мәктәпкә йөри, - дип зарланды бер апа.

Урамда тавышлар ишетелә башлагач, кибеттән чыктым, авыл җирлеге башлыгы да килгән. Рәмис Гыйматдинов нинди мәсьәлә буенча килүебезне шунда ук аңлаган булса кирәк, мин сораганчы ук җавабын биреп куйды.

Беренчедән, ул безнең территория түгел. Ул Тау Иле территориясе. Мин ул территория өчен җавап бирә алмыйм бит инде. Ул җирнең хуҗасы бар. Башка авыл җирлегенең җитәкчесе бар. Районның мәгълүмат хезмәте бар. Менә алар сөйләсен. Минем өчен районның матбугат хезмәте җавап бирә. Ул ис була да бетә. Авылда тирес исе килергә тиеш инде. Юл да безнең баланста түгел, – диде җитәкче кеше.

Авылда тирес исе килергә тиеш дип бөтен авыл янына тирес склады ясыйк инде алайса, кагыйдәсе шундый булгач.

«Авыл халкын тагын ничек кысрыкларлар»

Аның каравы авыл халкы үз сүзен әйтә ала, җаваплылыкны башка кешедән әйттерми. Халык җыела башлады. Эш көне уртасы булгач, күбрәк пенсиядәге апалар чыкты. Бер-берсен куәтләп, моң-зарларын сөйләделәр. Юлны бер көн элек тигезләгәннәр, аңа кадәр кәфенлек урап уза торган булган. Бөтен яклап килә торган ис теңкәгә тигән инде.

Халык сүзләреннән аңлашылганча, тирес кертелгән кырлар «Ак Барс»ныкы. Үзләре хуҗа булгач, ташырга хокуклары бардыр инде.

Мәктәп укытучысы Чулпан апа Гыйниятова сүзне башлады. Ул үзе туганнан бирле Пимәрдә яши. Хәзер Пановка авылында эшли. Ул һәр көнне шул җаны алынган юлдан йөри.

Юлны тетеп бетерделәр, чокырлы юл, барып булмый. Бер тапкыр тигезләтеп китәләр дә, тагын чокырлана. Кырлардан үләксә исе дә килә инде. Җылы көнне авылга ис тула, суларлык түгел, озакламый тончыгып үләрбез инде, мөгаен.

Җәй көне оныклар, балалар кайта. Алар да шул һаваны сулый. Монда яшәрлек түгел инде хәзер, без беркая да китә алмыйбыз. Барыбызның да йөрәк яна. Җәй көне тәрәзәләрне ача алмыйбыз. Без кая барырга тиештер!? Авыл халкын тагын ничек кысрыкларлар.Ул юлда бик күп машиналар әйләнде, бик күп һәлакәт булды. Машиналар тетелеп бетте, – диде ул.

Ул туктамас инде, гел безгә ташып торырлар.

Алар акча эшли, ә авыл халкы шул һаваны суларга тиеш!

Юган керләргә ияреп керә ис, – диеште апалар.

Ул апаларның күбесе пенсиягә чыгып, шәһәрдән кайткан. Саф һава сулап, бакчада эшләп матур гына яшәргә дигән хыяллар булгандыр инде, ә монда сасылык дөньясы. Халык басудан үләксә исе дә килә, ди. Авыл тирәсендә кыргый этләр, төлкеләр дә артып киткән. Кичен урамга чыгарга да куркып яшиләр. Нинди дә булса чир килеп чыкмасын дип тә куркалар. Бер шатлыклары бар инде – бер урамда асфальт бар.

«Ий, кызлар, менә без зарланабыз да, булмый инде ул. Шулай кала инде ул, үлгәнче шунда ятабыз инде», – диде тагын бер апа.

Сыер савучыларны Тау Иленә йөртүче абый килеп туктады. «Көненә уналты тапкыр узам шул юлдан. Беләсезме, ул юлда минем машинаның бензин багы өзелеп төште инде. Машинага бер генә ел әле. Ис аерым тамаша инде», – ди Рифат абый.

Ралис абый Гыйниятов һәм Илсөяр апа Вахыйтова белән басуга киттек. «Элек бу урынга җиләк җыярга килә идек», – ди Илсөяр апа. Машинадан чыгуга әче ис тынны кысты. «Монда меңләгән тоннадыр инде», - ди Ралис абый. Авыз ачып сүз әйтә торган түгел, авызга пычрак тулыр кебек. Тизрәк китәсе килә, видео яздыра алмыйча интектем, чөнки косасы килә, рефлекслар үз эшен эшли. «Берәр чир йокмасын, әйдәгез, китик», – ди Ралис абый. Баш тирәсендә симез кара чебеннәр җыела башлаган иде инде. Ул ис чәчкә сеңгән, Казанга кайткач та арттан ияреп йөрде әле.

«Ул якка быел башка тирес китерелми»

Авыл җирлеге башлыгы өчен районның матбугат хезмәте җавап бирә дигәч, аларга шалтыраттым. Матбугат хезмәте Ләйсән Мифтахова белән сөйләштем:

Администрация тирес ташый торган оешма белән сөйләште, телдән сөйләшү булды. Башка маршрут буенча йөрүләрен сорап оешма исеменә хат та яздык. Әлегә җавап килмәде. Ул тирес яңгырлар булу сәбәпле генә басуларга таратылмаган, шуңа күрә ис тора. Без ике мәсьәлә буенча да эшлибез. Без бары тик хат язып претензия генә белдерә алабыз. Юлны реконструкцияләү киләсе елгы планга кертелгән. Юл безнең баланста түгел, – диде матбугат хезмәте.

Питрәч районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнар Хафизов шулай ук, яңгырлар булу сәбәпле генә тиресне кырга тарату эшенең тоткарлануын әйтте.

«Ак Барс»ның Лаеш районындагы комплексына шалтыраткан идем, холдингның матбугат хезмәтенә чыгарга куштылар, алары трубкаларын алмый булып чыкты. "Ак Барс Пестрецы" агрофирмасы җитәкчесе Радик Зиннәтов бүген генә җавап бирде. Кошчылык өлкәсендәге мәсьәләгә дә ачыклыкны ул кертте. 

Менә хәзер таратып сукалап барабыз, ун-унбиш көннән берни дә калмас дип уйлыйм. Хәзер эш бара. Яңгырлар яугач, тиресне кырга кертә алмадык, хәзер алты берәмлек техника эшли. Бераз соңга калдык, нишләтеп тә булмый. Яз да соң килде бит, басуда эшләве әле дә авыр. Хәзер ис тә килми. Ул басу быелга чәчелми, пар булып кала.

Ул якка быел башка тирес китерелми. Сентябрь аена кадәр китермәскә куштык. Салкыннар җиткәч кенә кертеләчәк. Кошчылык фабрикаларының үзләренең траншеялары бар, җәй көне тиресне шунда салып торалар. Салкыннар килгәч, басуга ташыйлар. Лаеш районында «Ак Барс»ның җирләре булмау сәбәпле, тиресне чыгарырга урыннары юк, шуңа күрә безгә китерәләр. Без бит бер система. Безнең кырлар күп, 22 гектар җиребез бар. Үзебез халыкка аңлатырга тырышабыз. Хәзер Сабантуйлар да башлана, без бит ярдәм итәбез. Анда гына түгел инде, гел халыкка ярдәм итеп торабыз. Бездә эшләүче кешеләр ул вазгыятьне аңлый. Йөк машиналары юлларны җитергән иде, аларны тигезләттек, – дип аңлатты җитәкче.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 май 2022
    Исемсез
    Бу телевидение кайда бэлеш ашаталар шунда йори ахры. Проблема курсэтергэ куркып яталар. Рэхмэт Интертат, иманнарын эшкерегез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100