Озакка сузылган яңгырлар сәбәпле, Татарстанда 700 мең тоннага якын икмәк җыелмый калган
Озакка сузылган яңгырлар аркасында Татарстан басуларыннан якынча 700 мең тоннага якын икмәкне җыеп ала алмаганнар.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Яңгырлар аркасында урып-җыю тоткарланды, 700 мең тоннага якын ашлыкны җыеп бетермәдек», – дип белдерде министр. Ул урып-җыю эшләре чорында республикада уртача 165 мм явым-төшем булганын, бу күпьеллык уртача күрсәткечтән 150 процентка күбрәк. Бу, нәтиҗәдә, туфракның артык дымлануына һәм урып-җыюның тоткарлануына китерде», – диде Марат Җәббаров.

1 октябрьдән Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Аны республиканың 41 районында туфракның артык дымлануы һәм кырау белән бәйле начар һава торышы күренешләре аркасында керттеләр. Министр моның мәҗбүри чара булуын, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иминият компанияләре белән эшләве өчен дә кирәк булуын ассызыклады.
«Һава торышы начар булуга карамастан, игенчеләр төп бөртекле культураларны җыюны төгәлләде. Оператив мәгълүматларга караганда, 3,83 млн тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык – гектардан 34,5 центнер. Кырларда 56 мең гектар мәйданда кукуруз кала, аннан тагын 470 мең тоннага якын ашлык алырга планлаштыралар. Кукурузның тулай җыемы бункер авырлыгында 4,2 млн т дәрәҗәсендә көтелә. Уңыш эшкәртелгәч, республикада 4 млн тоннага якын ашлык булыр дип фаразлана», – диде Марат Җәббаров.