Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оятсыз кыз» – Айдар Галимовның кызын егете белән төшкән фотолар өчен тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
«Оятсыз кыз» – Айдар Галимовның кызын егете белән төшкән фотолар өчен тәнкыйтьлиләр
социаль челтәрләр

Җырчы Айдар Галимовның кызы, җырчы, блогер Айгизә Галимова егете белән төшкән яңа фотоларын күрсәтте. Аларда Айгизәнең тәнендәге барлык татуировкалар да, калган ясалма урыннары да яхшы күренә.

«Татарлар дөньясында» дигән телеграм-каналдан әлеге фотоларны күрүчеләр күпләп комментарийлар калдырган. Аларның шактые тискәре характерда, чөнки күпләр танылган артистның кызын мондый образда кабул итә алмаган, күрәсең.

Фото: © социаль челтәрдән

Фотолар янында нинди генә сүзләр язып бетермәгәннәр. Күбесе Айгизәнең башкаларныкына охшамаган кыяфәтенә кагыла.

«Әтисе нигә карамый икән?»;

«Абау!»;

«Моның белән йөрергә... Ясалма бар җире. Тырнаклары...»;

«Кешедә чак кына этика диген әйбер булырга тиештер бит. Кит инде, дөньяга сыешлы түгел, Аллам сакласын»;

«Оятсыз кыз»;

«Ул күлмәгеңне бөтенләй салып ташларга иде, апаем, абау»;

«Әтиеңә синең өчен бик оят»;

«Әнисе бик тыйнак хатын, бу кыз кемгә охшаган. Култык асты шәрә, җил чыкса, бөтен мимиләре күренәчәк»;

«Күлмәген кендегенә чаклы күтәрсә, кызыграк булыр иде»;

«Дөнья көтә торган кеше, балалар үстереп, ирне ашарга пешереп каршы ала торган шундый буламы инде?»;

«Коточкыч, бөтен җирендә наколка»;

«Ботында штампы бар, югалмас»,

«Тамгасы бар, югалса да, эзлэп табарга була»;

«Абау, ямьсез наколкалары. Бала тапкач, баласы «бу ни?» дип сораса, егыл да кит»;

«Бу иренне нигә шулхәтле кабартырга?» дип язучылар бар.

Блогерның моңа кадәр дә шактый ирекле стильдә, кайвакыт, ярымшәрә диярлек төшкән фотоларын да куйганы бар иде.

Фото: ©социаль челтәрләр

Комментарий ияләре арасында Айгизәнең егетен кызганучылар да бар.

«Вәт егет капка-а-ан, күренеп тора тыйнак икәне. Ай-яй-яй...», «Мескен малай», «Бу инде ничәнче егете, сорарга да куркам», «Яхшы чакта кач син моннан, егет», «Бигрәк чибәр егет, кызганыч», – дип яза алар.

Айгизәне яклаучылар да, кеше тикшермәскә киңәш итүчеләр дә юк түгел.

«Ай-яй, бик усал халык, нинди генә комментарийлар юк. Әйтегез әле, сезнен барыгызның да нинди эше бар бу яшьләрдә? Үзләренә килешеп тора, матурлар. Сез дә балалар үстерәсез, ничек булачакларын беркем дә белми»;
«Әнисенә охшаса, аннары тәртипле булыр. Яшь әле ул»; «Әтисе дә бик интеллегент», – ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100