Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовка язалар: «Кызыгыз үзен шәрә күрсәтә, бераз гына иман кирәк»

news_top_970_100
Айдар Галимовка язалар: «Кызыгыз үзен шәрә күрсәтә, бераз гына иман кирәк»
социаль челтәрләр

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән Салават Фәтхетдиновның бергә төшкән фотосы янында «подписчиклар»ы бәхәсләшеп беткән. Сүз Айдар Галимовның кече кызы Айгизә турында бара. Халык Айгизәнең артык ирекле булуын, ялангач фотоларын күрсәтүдән дә тайчынып тормавын тәнкыйтьли.

«Айдар, бераз гына кызыгызга иман кирәк! Гел үзен шәрә күрсәтә. Салават вәт үстерде, тәрбияне яхшы бирде. Балаларының берсе дә йөзенә кызыллык китермәде, башкаларга карагыз да үрнәк алыгыз», – дигән берсе.

«Шулай шул… Айгизә – Айдар Галимовның йомшак ягы… Аңа тәэсир итәргә көче җитмидер, күрәсең», – дип уфтанган икенчесе.

«Кеше баласын тикшермәгез. Үз балаларыгыз да бардыр бит. Балаларны ничек тәрбияләргә икәнлеген өйрәтергә тиешле кеше сез түгел», – дип яклаганнар Айдар Галимовны.

«Бу – тикшерү түгел, наным, күзең булса, бәреп тора. Күрәсеңдер, мөселман бәндәсе ярымшәрә йөрми инде», – дип әйткәләшергә тотынган алдагы комментарий иясе.

«Минем артист тормышын бер дә караганым юк иде. «Башкорт хуҗабикәсе» Айдарны күрсәтте – исем китеп, нинди әйбәт кеше, дип карадым. Яңарак кына Айдарның кызы Айгизәне дә күрсәтте. Башкортка охшап тора, заманча, үткен, ә әтисе нинди тыйнак, дип уйладым. Тик кызымның Айгизәне күргәне бар икән. «Нык матур җырлый, бар яклап килгән», – дип мактады. «Ютуб»ка кереп җырларын тыңладым, чыннан да шәп җырлый. Булсын шундый кызларыбыз. Айдар белән Салаватны чагыштырып утырмагыз»;

«Айгизә – тормышта бик акыллы, тыйнак, тәрбияле кыз. Экранда күреп кенә кешегә ничек бәя биреп була ул? Айгизәнең тавышы искиткеч. Максатларына ирешә торган кыз. Ә тәрбиясез кызлар бөтенләй башка төрле була алар. Ул – җырчы, аның образы һәм стиле шундый»;

«Үз балаларыгызны тикшерегез. Тыныч кына яшәп яткан Айдарга да барып җиттеләр инде. Җенем котыра, нигә кеше тормышына тыкшынасыз? Һәркем үзенчә яши», – дип ачуланучылар һәм Айгизәне яклап калдырылган комментарийлар да күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100