Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оят, хурлык» – Элвин Грей тагын исерек килеш концерт куйган?

news_top_970_100
«Оят, хурлык» – Элвин Грей тагын исерек килеш концерт куйган?
"Татар-информ" архивы

Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин 6 февральдә Белорецкида куйган концертында үзен сәер тоткан. Артист тамашачы алдына исерек килеш чыккан булырга мөмкин. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчының фанатлары язып калдырган, дип хәбәр итә АиФ басмасы. 

«Исерек идең. Оят», – дип язган бер Интернет кулланучы. 

«Оят, хурлык – исерек. Халык, аны үзегезнең шәһәрдә түземсезлек белән көтмәгез. Шулай ук исерек килеш чыгыш ясаячак», – дигән икенчесе.

Элвин Грей Янавылда бер тапкыр исерек килеш чыгыш ясаган иде инде. Күпмедер вакыттан соң, ул бу гамәле өчен тамашачысыннан гафу үтенде.

Шулай ук узган атнада Таиландтан ялдан кайтып килүче Элвин Грейны хокук сакчылары туктатып, Тикшерү комитетына повестка бирмәкче булганнар,  дип язган идек.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Артистлар концертына барыгыз,шеп булган
  • 13 февраль 2023
    Исемсез
    Бер ел элек яз коне Казанда ТатнефтьАренада концертта чыкты, лыгыр исерек, Уфтанма жырынын беренче куплетын 20 минут артык акырды, эллэ нилэр сойли-кылана… Кешелэр башка артистларны курмичэ, акыруыннан туеп чыгып китэргэ мэжбур булдылар. Без дэ киттек… Оятсыз хэм бозык кеше! Артист тугел, кыланчык! Гади, акча тулэп килгэн кешелэрне хормэт итми!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100