Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейга повестка бирмәкче булганнар

Радик Юльякшинны хокук сакчылары 4 февраль төнендә аэропорт янында тоткарлаган.

news_top_970_100
Элвин Грейга повестка бирмәкче булганнар
Рамил Гали

Хокук сакчылары җырчы Элвин Грейга (Радик Юльякшин) Тикшерү комитетына повестка бирергә тырышканда төшерелгән видео бүген социаль челтәрләрдә таралды.

«Mash» мәгълүматлары буенча, Радик Юльякшинның хатыны Инзилә вазифаи затка ришвәт бирүдә шикләнелә. Янәсе, ришвәт ярдәмендә, ул имтиханнарсыз гына автомобиль белән идарә итү хокукы алырга җыенган.

Видеодан күренгәнчә, Радик Юльякшинны хокук сакчылары 4 февраль төнендә аэропорт янында тоткарлаган. Җырчының ялдан Уфага кайткан вакыты булган. Хокук сакчылары аны Тикшерү комитетына шаһит буларак чакыртырга теләгән.

«Комсомольская правда», социаль челтәрләрдә таралган видеога сылтама белән, җырчының фикерен китерә.

«Аэропортта халык алдында хурладылар, тамаша ясадылар. Ә бары тик – Тикшерү комитетына ниндидер «сул» эш буенча шаһит сыйфатында чакыру турындагы повестка. Үзләре язмача вәкаләтләрен күрсәтмәделәр, нинди эш, нинди статья икәнен аңлатмадылар. Сез барысын да яхшы, лаеклы эшли алмыйсыз микәнни? Уфа, «кабул итүегез өчен рәхмәт», – дип яза «Комсамольская правда» җырчының сүзләрен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100