Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Открытие» банкы: Киләсе елда депозитлар буенча яхшы капитал алу мөмкинлеге бар

17 декабрьдә Үзәк банкның төп ставкасы 8,5 процент итеп билгеләнде. «Открытие» банкының «Открытие Research» аналитик идарә башлыгы Анна Морина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Банкының төп ставкасы, дөньяви һәм Россия икътисады үсеше трендлары һәм перспективалары турында сөйләде.

news_top_970_100
«Открытие» банкы: Киләсе елда депозитлар буенча яхшы капитал алу мөмкинлеге бар
Рамил Гали

Үзәк банкның төп ставкасы дигәндә, без сезнең белән барыбыз да ала торган кредит ставкаларына да йогынты ясаганын аңларга кирәк. Банклар безгә кредит биргәндә, акчаны Үзәк банктан сатып ала. Займ акчасын түбәнрәк процентка бирү аларга отышсыз. Керем килсен өчен, ставка Россия Банкы коэффициентыннан югарырак булырга тиеш. Кредиторлар клиентларга тәкъдим итә торган шартлар менә шул төп ставкадан тора. Төп ставка күтәрелсә, банкларның халыкка бирә торган кредит ставкалары да арта. Ә бу кредит алучылар кими дигән сүз.

Аның каравы, төп ставка зуррак булган саен, банкларда вкладлар буенча ставка да югарырак. Шуңа күрә төп ставка артканнан соң якынча бер атна узгач, вклад кертү өчен иң кулай вакыт булып санала. Вкладлар буенча процентлар югары була.

Икътисади үсеш булсын дип, Үзәк банк төп ставканы минимумга кадәр бик киметер иде дә, тик төп ставка төшү белән инфляция үсә бара. Инфляция ул — бәяләр үсеше. Югары инфляция ул, әйтик, ипи бәясе бүген 50 сум булып, иртәгә 60 сумга күтәрелү. Ә түбән инфляция — бүген 50 сум торган икмәкнең ун елдан 60 сум булуы. Төп ставка югары булган саен, инфляция түбәнрәк.

«Үзәк банк халыкның инфляция өметләренә бик нык карый»

Анна Морина сүзләренчә, хәзер Үзәк банк ставкасы 2022 елга фаразланган күрсәткечкә караганда бераз гына югарырак.

— 8,5 процентны көтмәдек. Без башта 75 б. п. (базис пункты — Т.И. искәрмәсе) булыр дип уйлаган идек, ул очракта ставка Үзәк банк тарафыннан алдан билгеләнгән 2022 елгы күрсәткечкә тәңгәл килер иде. Ә базар ставка 100 б. п. ка күтәрелер дип көткән иде. Базар көткәнчә килеп тә чыкты, — диде.

Анна Морина сүзләренчә, Үзәк банк ситуацияне күзәтеп барачагын әйткән, чөнки инфляция әле һаман да арта.

— Инфляция үсә, Үзәк банк халыкның инфляция өметләренә бик нык карый. Ә ул өметләр бик югары. Соңгы сораштыру буенча, халыкның инфляция буенча өметләре 14,8 процент булган. Нәтиҗәдә, бу Үзәк банкны, ставканы октябрьдәге башлангыч фаразлардан 1 процентка арттыруга этәргеч ясады, ләкин ул декабрьгә фараз кысаларында иде, — дип белдерде.

«Кара аккош»: «Омикрон» нан нәрсә көтәргә?

«Открытие» банкы аналитигы «Кара аккош» вакыйгаларына тукталды. «Кара аккош» теориясе ул — көтмәгәндә килеп чыгып, тискәре нәтиҗәләргә китергән вакыйга дигәнне аңлата. Коронавирус килеп чыгып, икътисадның да астын өскә әйләндерде. Анна Морина яңа «омикрон» штаммына күзәтү ясады.

— 12 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, коронавирусның яңа очраклары кими, ләкин хәзерге «Омикрон» штаммы бик тиз йога. Башка штаммнарга караганда, аның йоктыру дәрәҗәсе 60 тапкыр зуррак. Бу яңа билгесезлек дулкыны кертә. Аерым илләр чикләүләр кабул итә. Ләкин барыбер бу штаммның сценарие «йомшаграк». Яңа очраклар һәм үлемне чагыштырып карасак, үлемнең кисәк артуы күзәтелми. Бу штамм «натураль прививка» була ала. Бөтен кеше авырса, бөтен дөнья күмәк иммунитет алыр дип көтәбез. Шундый версия бар. Тик фармацевтик компанияләр моның белән килешми: вакциналарны яңа штаммга туры китереп эшлиләр. Февраль–мартка яңа прививка эшләргә вәгъдә итәләр, — диде.

«Открытие» банкы «Кара аккош» 2020 елда бөтен икътисадларны җимергәнен искәртте.

— Беренче булып Кытай зыян күрде, чөнки вирус башта шунда табылды. Бу тулай төбәк продукт динамикасыннан да күренә. 2020 ел башына кадәр вазгыять шартлы рәвештә тотрыклы иде. АКШ, Еврозонада икенче кварталда кимү күзәтелде. Еврозонада эшлеклелек активлыгы тагын да түбән иде, чөнки анда ковидка бәйле чикләүләр дә катгыйрак иде.

2021 ел икътисадны торгызу елы булды. Хәзер күтәрелеш чоры азагына якынлаша. Ковидка кадәрге дәрәҗәгә чыктык, хәзер яңа икътисади үсеш нокталары эзләргә кирәк. Ковидтан соң күтәрелешкә базарда ликвидлык, ягъни товарны тиз арада акчага әйләндерү мөмкинлекләрен арттыру этәргеч бирде. Финанс интервенцияләре икътисади процессларны җанландырды, бу, үз чиратында, акцияләр, чимал үсешендә чагылыш тапты, — дип белдерде.

«Киләсе елда нефтьнең уртача бәясе 75 доллар тирәсе булыр дип көтәбез»

Анна Морина ковид котырганда, товар белән тәэминат, хезмәт ресуслары белән дә проблема булганын, бар җирдә дә «конвейерны вакытында эшләтеп җибәреп булмаганын» әйтте.

— Бар җирдә дә бәяләр арта башлады. Ихтыяҗ артты. Тәкъдим сорау артыннан өлгерә алмый башлады. Нәтиҗәдә, хәзер бөтен дөньяда инфляция арту дулкынын күрәбез. Апрельдән инфляция зур темплар белән үсә башлады. Бәяләр үсә, алар югары, ләкин бу ставка күтәрергә сәбәп түгел иде. Бәяләр алар аерым товар һәм хезмәтләргә генә артты, болар арасында ягулык, автомобильләр, авиабилетлар, җәмәгуть туклануы хезмәтләре — ковид чикләүләренә эләккән позицияләр.

Нефтькә бәя ковид башлангач күпкә төште. Нефть һәм нефть продуктларына ихтыяҗ да кимеде. Аннары күпмедер вакыт бер баррель өчен 40 доллар бәя белән яшәп алдык. Быел бәясе элекке хәленә кайта, хәтта алдан фаразланган дәрәҗәләрдән ашты. Бер яктан, ОПЕК (нефть экспортерлары илләре оешмасы — Т.И. искәрмәсе) үзенә базарда баланслаучы ролен алды, нефть чыгаруны арттыру турында килештеләр, график төзеделәр. Хәзер илләр бу графиктан чыкмаска тырыша. Бүген нефтьнең бер барреле 70 доллар. 70 доллардан артык булса, сатып алучы өчен уңайлы бәя түгел. Киләсе елда уртача бәя 75 доллар тирәсе булыр дип көтәбез, чөнки базарда дисбаланс зур, ОПЕКның нефть күләмен арттыру мөмкинлекләре зур түгел.

Нефтькә бәяләр артты, кайбер иләрдә энергокризис: газ һәм күмергә бәяләр рекорд куйды. Газны озак яшәячәк дип уйласалар, күмерне инде «җирләгәннәр» иде. Күмергә бәя шактый озак вакыт түбән иде. «Яшел энергетика» белән яхшылап эшләр өчен, энергоресурсларның стратегик запасы кирәк. Хәзер ул энергосресурс — углеводород, — дип сөйләде.

Спикер сүзләренчә, металлар белән тәэминатта бераз проблема бар. «Алюминий, бакыр, никельгә ихтыяҗ үскәч, бәясе дә артты», — диде.

Машиналарга ихтыяҗ зур булуы да бәяләр күтәрелүгә китерде. «Автозаводлар бит җитештерүне киметкән иде, берзаман машиналар җитми башлады, бу дефицит глобаль проблемага әйләнде», — дип искәртте белгеч.

Киләсе елда рубль депозитлары буенча яхшы капитал алу мөмкинлеге туарга мөмкин

Анна Морина әйтүенчә, 2019-2020 елларда депозитлар буенча ставка кимесә дә, инфляция тагын да түбәнрәк иде. Бу вакытта акчасын рубльдә тоткан кешеләр яхшы гына керем алган.

— 2021 елда рубль тотрыклы валюта булды, долларга нисбәттә үз позициясен саклады. Рубль ныгый барыр дип көтәбез, — дип белдерде Анна Морина.

Ул киләсе елда да рубль депозитлары буенча яхшы керем алып булуы ихтималлыгын әйтте.

— Депозитлар буенча ставкалар шактый югары дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Ел азагына инфляция үсеше акрынаеп, 4,2-4,5 процентка калса, 2022 елда рубль депозитлары буенча яхшы капитал алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

«Открытие» банкы аналитигы якын арада инвестицияләүнең төп алымнары темасына да тукталды. Өч-биш елга федераль займ облигацияләре (ОФЗ) һәм озаграк вакытка алтын монеталарны киңәш итте. «ОФЗ — дәүләт тарафыннан гарантияләнгән инвестиция булса, сирәк алтын акчалар сатып алу башлап йөрүче белгечләргә дә, профессионалларга да туры килә», — диде. Шулай да, аның фикеренчә, алтынны 2022 ел азагына инвестицияләү кулайрак. «Хәзер алтын кыйммәт тора, бераз гына көтәргә киңәш итәр идем», — диде.

— Соңгы берничә айда депозитлар өстенлек итә. Россия фонд базары үсеш алган илләрнең базарларыннан позитив аерылып торды. Фонд базары белән бәйле әйберләр күпмедер «риск» булса да, төп ставка 4,25 процент булганда, халык биржага килеп, акчаларын арттыру мөмкинлеген эзли башлады, — диде Анна Морина.

Ул, шулай ук, рубль облигацияләренә дә ихтыяҗ булганын әйтте.

— Технологияләр алга китте. Брокер операцияләре квалификацияле инвесторлар өчен генә үтемле иде. Хәзер брокер хезмәтләре булган барлык банкларда счет ачу мөмкинлеге бар. Шул рәвешле, облигацияләр, акцияләр сатып алып була, — диде.

Эшмәкәрләргә исә, инвестиция программасына барган очракта, озаккарак исәпләнгән срокларны күздә тоткан программаларга игътибар юнәлтергә киңәш итте.

Ипотека базары ничек үсәр?

Анна Морина сүзләренчә, ставка түбәнрәк чакта, халыкка кредитлар күп бирелүе Үзәк банкка ошамый. Россия Банкы гади банкларның да игътибарын шуңа юнәлткән. Лидерларда ипотека, автокредит, куллану өчен кредитлар бирелеше тиз үскән. Россия банкына халык счетларында акча акрын үскән кебек тоелган. Анна Морина сүзләренчә, декабрьдә фатирларга бәяләр артып, халыкның фатир сатып алуга кызыксынуы кимүе фаразланганын исәпкә алып, төзүчеләр киләсе елда күчемсез милекне нинди бәядән сатарга икәнлеген билгеләячәк.

Ул киләсе елда ипотека кредитлары кимер дип фаразлады.

— Без 2021 елда базар үз хәленә кайтып, күчемсез милеккә бәяләр кимер дип уйлаган идек. Ләкин дәүләт ипотека программасы кимегәннән соң да, фатирга ихтыяҗ да, бәя дә үсте, — дип белдерде.

Спикер быел беренче 9 айда Россиядә бәяләр 30 процентка, ИФО да 17 процентка үскәнен искәртте.

— Киләсе елда фатир сатулар кимесә, төзүчеләр фатир бәяләрен киметеп, ипотека буенча ставкалар үсешен өлешчә компенсацияләргә тиеш булачак, — дип саный Морина.

Белгеч яңа йортларда ипотека кредитлары буенча уртача айлык түләү Идел буе округында уртача 21 мең 465 сум булганын искәртте. «Россиядә ипотека үсә. Ноябрьдә бөтен 2020 елга караганда да күбрәк кредит бирелгән. Хәзер уртача айлык түләүләр 2019 елгы дәрәҗәсенә җитте, әмма фатирга бәяләр бик артты, шуңа күрә торак үтемлеге кимеде. Ташламалы ипотека буенча да уртача айлык түләү кими», — диде.

Анна Морина икенчел базардагы торак бәяләре турында да әйтте. Аның фикеренчә, беренчел торакка бәяләр үскәч, икенчел торак бәяләре дә күтәреләчәк.

Татарстанга килгәндә, аның сүзләренчә, торак төзелеше күләмнәре ел уртасыннан кими бара.

— Ипотека үтемлеге кими, төзелеш-монтаж эшләре бәясе кыйммәтләнгән. Октябрьдә 32 процентка үскән, — диде.

 

Фатир бәяләре төшәрме?

Анна Морина бәяләргә динамикасына фаразлары белән уртаклашты.

— Киләсе елда күчемсез милек базары нинди буласын быелгы декабрь күрсәтәчәк.

Торак базары тулган, ихтыяҗ төшәчәк. Сатулар шул ук дәрәҗәдә калсын өчен, бәягә төзәтмәләр кертелергә тиеш. Төзүчеләр, билгеле, моны яратмый. Ник дигәндә, төзелеш-монтаж эшләре, персоналга чыгымнар үсте. Мөгаен, кыйбатлы экспозицияләр хәзерге дәрәҗәдә калыр, алга таба ниндидер акцияләр, я килешүләр нигезендә, аерым фатирларга төрле ташламалар ясалырга мөмкин. Бәя шундый ук калса, андый вариантта сатулар бер 15 процентка кимергә тиеш, — дип фаразлады.

Ләкин, аның сүзләренчә, фатир бәяләрен киметүләре икеле, чөнки төзүче фатирларны тотып торып, базарга чыгармый тора ала. «Ясалма дефицит туа, һәм кеше нинди бар, шул бәядән сатып ала», — диде.

Анна Морина банкларның шәхси торак йортлар төзелешенә кредит бирергә бик теләп алынмавын да әйтте.

— Банклар стандарт торакны кредитлауны кулай күрә, чөнки ул очракта банк күпмегә сата алганын белә. Ә шәхси йортныкы билгесез, төзелеш чыгымнары бертөрле, ә базар бәясе башкача булырга мөмкин. Кредит буенча нәрсәдер стандарт булмаса, банкның ставкасы шунда ук күтәрелә, — диде.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100