28 яшьлек остеопат Рәсүл Бурановның мәетен Коммунаров урамында йөргән кешеләр күреп, полиция чакырта. Бу җинаятьтә аның хатынының абыйсы – 35 яшьлек Тимур Әхмәтҗановны гаеплиләр.
Әхмәтҗанов, кулга алынгач, үтерү сәбәбен сөйли. Аның сүзләренчә, Рәсүл гаиләсен каһәрләгән, хатынын мыскыл иткән һәм кыйнаган, шулай ук дини яктан да аларның карашлары туры килмәгән.
«Ул бөтен гаиләгә террор ясады, – дип сөйләгән Тимур судта. – Сеңлемне кыйнап кына калмады, төренеп йөрергә кушты, үзенең сәер чүпрәкләренә урап бетерде. Балаларны да төренеп йөрттерде. Ул «гад» иде. Фикерләренә хуҗа булды. Бу мине соң чиккә китереп җиткерде! Ул – ялган мөселман! Ә үзе дин нормаларын сакламый. Спирттан баш тартмый, тәмәке тарта, башка хатын-кызларга да кагыла – профессиясе массажга бәйле. Чынлап торып дини кеше шулай эшлиме? Мин аның белән күп тапкырлар сөйләшергә теләдем, әмма соң чиккә барырга туры килде», – дигән Тимур.
«Телеграм» каналлар язуынча, чираттагы тапкыр кыйнагач, хатыны абыйсына зарлана. Берничә тапкыр сөйләшкәч, Тимур Рәсүлне урамда сагалап тора, пычак та алып килә. Әмма сөйләшүләре Рәсүлнең күкрәгенә пычак кадау белән тәмамлана. Ул шунда ук үлә. Тимур качып китмәкче була, әмма аны шул көнне үк тотып алалар.
Әхмәтҗановны 2 айга кулга алганнар. Ул кеше үтерүдә гаепләнә.