Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайнар суда пешкән Илнат Фәрхуллин: «Кемдер, исерек булгансың, ди...»

news_top_970_100
Кайнар суда пешкән Илнат Фәрхуллин: «Кемдер, исерек булгансың, ди...»
Социаль челтәрләр

Илнат Фәрхуллин, бик каты пешеп, хастаханәдә дәвалана. Җырчы үзенең хәлләре турында язулучыларына даими сөйләп тора.
«Алга таба, әкрен генә атлыйбыз, Аллаһка шөкер. Авыртуны баса торган уколлар инде кадатмыйм. Иртәнге 6.00 сәгатьтән төнге 00.00 сәгатькә кадәр системалар. Уколлар күп.

Палатада үзем генә, кеше белән ята да алмас идем, чөнки ярымшәрә ятарга туры килә. Волдыри (су җыелган шешләр), әкренләп тишеләләр, тән кибә башлады. Бүгеннән сырганак мае сөртә башларга куштылар, яра тирән булган урыннарга фурацилин сөртәм.

Барыгызның да киңәшләрен укып барам, дөрестән дә, җиңел әйбер түгел, шулай язгандыр инде. Моны гына җиңеп чыгарбыз, Аллаһы боерса. Төрле комментарийлар килә. Кайберләрен аңлап бетермим. Кемдер «пиар өчен» ди, кемдер «исерек булгансың» ди, кемдер намазга басарга өнди… Пиар өчен кеше өстенә кайнап чыккан су түкми инде. Бу– очраклы гына килеп чыкты. Һәр кешенең үз фикере, дөрес дип тапсалар, язсыннар.

Минем өчен борчылучылар бик күп. Кайгырмагыз, барысы да яхшы булачак. Минем белән булганыгыз өчен рәхмәт! Яратам сезне», – ди артист.

«Көчле рухлы кешеләрнең тормыш сынаулары да күбрәк була. Аллаһ ярдәм бирсен»;

«Исән-сау бул, Илнат. Тел – сөйләр өчен, ялыккач туктарлар»;

«Син – көчле, тәрбияле егет! Барысы да яхшы булсын», – дип теләкләр яза аңа «подписчиклары».

«Күзләр тия шул, акыллым. Исән-сау сәламәтләнергә язсын! Хәтеремдә, кояшым чираттагы гастрольләрдән кайткач әнинең итәгенә ятты да: «Әни, нигә син мине шундый итеп таптың, бактың», – дип, сабый баладай күз яшьләренә ирек бирде. «Минем дә гади генә эштә эшләп, кичен өйгә кайтасым килә», – диде. Җиңел түгел шул, акыллым, сайлаган хезмәтегез дә. Әмма ничек кенә булмасын, иҗат кешеләре җиргә наз, сөю, матурлык, күңел тынычлыгы алып килә. Син яшь, яшьнәп яшәр чагың. Әниеңә, якыннарыңа терәк егет», – дип язып калдырган аңа Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 декабрь 2023
    Исемсез
    Сезгә тизерәк терелеп чыгарга язсын.Минем яраткан артистым Ильнат.Миндә дә шулай мунчада бик каты пешкән идем.Бидон белән суны мич алдына куйганнар,су кайнаганда кайнаган.Бидон ябылган килеш булган.Бер нинди воздух чыкмаган.Мин идән юыйм әле дип кердемдә,бидонны ачып су алыйм дигән иде,миңа кайнар су сиптерде.Ярый бәхеткә бөтенләй ачылып бетмәде.Ачылып бетсә сукыр калган булыр идем,йөзгә генә сиптерә иде.Ул хәлларгә 40 ел вакыт үтте инде.Башта авыр була инде,сабырлык телим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100