Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин, пешеп, хастаханәдә ята: «10 банка система куялар...»

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин, пешеп, хастаханәдә ята: «10 банка система куялар...»
социаль челтәрләр

Илнат Фәрхуллинның бик каты пешеп, хастаханәгә эләгүе турында «Интертат» язган иде. Җырчының хәле әкренләп җиңеләя башлаган.

Аллаһка шөкер, бүген инде җиңелрәк, – дип сөйләгән ул үзенең сторисларында. – Бик күп шалтыратулар килә. Эш телефонына да, үземә дә шалтыраталар. Апайлар, абзыйлар үзләренең минеке кебек булган очракларын сөйлиләр, киңәшләрен бирәләр. Бүген 10 банка система куячаклар. Уколлар, антибиотиклар ясыйлар. Бүген төнлә 3 сәгатьтән артык йокладым. Җылы сүзләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Мондый дусларым янымда булганда, Аллаһ боерса, терелеп чыгарбыз, – дигән Илнат.

Әнинең халаты миңа килешәме? – дип тә язып калдырган җырчы, шаяртып.

«Әниеңнең халатыннан булгач, тиз төзәләчәксең, энем»;

«Илнат, Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламасын. Үтә торган чир булсын!»;

«Нормально пешкәнсең, брат… Тизрәк терел»;

«Күз тиядер сезгә, Илнат, барысы да яхшы булыр, Аллаһ боерса», – дип теләкләрен язып калдырганнар Илнатка сәхнәдәш дуслары һәм «подписчик»лары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100