Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Остабикә Гүзәл Шәйдуллина: «Туганыңа кәфенлек бүләк итүнең бернинди куркынычы юк»

Мәетләр юучы Гүзәл Шәйдуллина аларны кәфенли дә. Моның өчен күпме тукыма кирәк? Алдан алып куярга ярыймы? Саргайса юарга ярыймы? Кәфенлек теккән энәне нишләтергә? Бу турыда «Интертат» язмасында укый аласыз.

news_top_970_100
Остабикә Гүзәл Шәйдуллина: «Туганыңа кәфенлек бүләк итүнең бернинди куркынычы юк»
Салават Камалетдинов

Әбинең кәфенлеге сандыкта саклана иде. Аның янында сабыннар да тора иде, шул сабын исе «кәфенлек исе» булып истә дә калган әле. Ул вакытта аның нәрсә икәнен аңлап бетермәгәч, мәетне озын тукыма белән чорныйлардыр дип уйлый идем. Аннан соң кәфенлекнең берничә өлештән торуын аңладым.

Хатын-кыз кәфенлеге ахирәт күлмәге, яулык, күкрәкчә, изар, лифафа өлешләреннән тора. Ир-атларда яулык һәм күкрәкчә юк. Тагын хатын-кыз һәм ир-ат өчен уртак өлеше — астар бар. Алар барысы да турыпочмаклы тукыма дип аңларга кирәк. Изар һәм лифафа иң зур өлешләр була, ике тапкыр бөтен гәүдә каплана, алар арасына канәфер сибелә.

Күптән түгел генә бер апам үзенең кәфенлеге кайда сакланганны күрсәтте. Ул турыда сөйләшергә яратмасак та, бик тыныч кабул иттем. Иртәрәк күрсәткән булса, бәлки, ниндидер курку хисе булыр иде. Кеше теләсә кемгә кәфенлегенең кайда ятканын күрсәтми, димәк, ышана, бик якын күрә. Кемдер аны алдан әзерләп куюдан да курка. Иске Таш мәчетендә дәресләр бирүче Гүзәл ханым Шәйдуллина белән кәфенлек тегү үзенчәлекләре турында сөйләштек.

«Кәфенлек бүләк итүне ничек кабул итәрләр»

Гүзәл ханым, кәфенлекне алдан әзерләп куярга ярыймы?

Кәфенлекне алдан әзерләп кую дөрес, әлбәттә. Аны бик еш сорыйлар. Авыл җирендә ул сораулар бик еш күренеш түгел. Анда шулай булырга тиеш диләр дә, бер-берсе артыннан әзерләп куялар. Мөгаллимәләр кәфенлекне сатып алырга, әзерләп куярга киңәш итә. Бигрәк тә хәзер коронавирус та башланды бит әле, төрле хәл булырга мөмкин. Менә әле бу арада гына үземнең коданы хастаханәгә салдылар, муены авыртып тора иде. Начар шеш булып чыккан, дүрт көннән соң хәле бик авыр, яшәмәс, диделәр. Кинәт кенә була, барысы да Аллаһы Тәгаләдән бит.

Алдан әзерләп куйсаң, кәфенлек гомерне озайта, диләр бит инде. Әүвәл кызлар, кияүгә чыккач алып китәргә дип, 12-15 яшьтән үк бирнә җыеп куйган бит, кәфенлекне әзерләп кую да шундыйрак процесс бит инде ул. Бу дөньяга мәңгегә килмәдек, китәргә әзерләнергә кирәк.

Мәсәлән, бер апа үзенә кәфенлек әзерләп куйган, ди. Көтмәгәндә күрше әби үлеп китә, ә кәфенлеге юк, ди. Үзеңә дип әзерләгән кәфенлекне башка кешегә бирергә ярыймы?

Әйе, бирергә кирәк. Ул шундый зур әҗер-савап була. Өстәмә тагын бер кәфенлек алып кую да әйбәт була, запас торсын. Бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк. Бер ханым кәфенлек алганда: «Туганнарыма бүләккә алам», — диде. Кәфенлек бүләк итү бик күңелле дә түгел, ләкин олы яшьтәге туганыңа: «Апа, менә алып килдем, кирәге чыгар», — дип бүләк итсәң дә була, әмма ничек кабул итәләр инде. Ул ханым: «Ике апама бүләк итеп алдым», — диде. Мин инде ничектер көлеп тә куйган идем. «Алар әле дин юлына басмаган, белмиләр, ә мин аңлатырга тырышам», — ди. Әлбәттә инде, бүләк урынына биреп куйсаң, бернинди куркынычы юк.

«Кәфенлек саргайган булса, юарга ярый»

Әзерләп куелган кәфенлеккә сары төс керсә яки ни сәбәпледер пычранса, аны юарга ярыймы?

Әйе, андый хәлләр була, бөкләнгән урынына сары төшкәнен күргәнем бар. Кайвакыт олы апалар: «Кәфенлекне карыйк әле», — дип чыгаралар. Саргайган булса, юарга ярый. Ун метр күп бит инде, кер юу машинасына салып юсаң да, киптерергә дә кирәк. Җиргә төшмәсен, тузанланмасын дип игътибарлы булырга кирәк. Үтүкләгәндә бик күп чиста урын кирәк. Сары төс керүнең куркынычы юк. Әйбәтләп юып, үтүкләп, пөхтә итеп яңадан җыеп куярга ниятләгән очракта, юып куярга ярый. Кәфенлекне тикшереп торырга кирәк. Чемоданга салып куйдым да, ул шунда ята булмасын, балаларга да күрсәтеп калдырырга кирәк. Авыл җирендә шундый хәл булды: кисә башладык, ә тукыманы тычкан кимергән.

Ул зыян килгән кәфенлекне нишләтергә?

Без аны ачып карыйбыз, мөмкинлек булса, яңаны алабыз. Мөмкинлек булмаса, тычкан тигән җирен кисеп алабыз, тегәбез дә, шуны кулланабыз.

Яңа кәфенлеккә алмаштырдык, ди, ә теге яраксызын нишләтергә?

Аны көнкүрештә кулланырга була. Аны ташламыйбыз, яндырмыйбыз, күммибез — үзебез кулланабыз. Мендәр тышы, тастымал, җәймә тегеп куярга була. Исраф булмасын.

 «Кәфенлек яткан тартмада канәфер, камфара кебек әйберләр булса әйбәт»

Кәфенлекне эчтәге киштәдә яки күренеп тора торган җирдә саклауның аермасы бармы?

Юк, һәр кеше үзе уйлый. Без үзебезгә хөрмәтле, кыйммәтле әйберләрне эчтәрәк саклыйбыз бит инде, бу — алтыннан да кыйммәтрәк әйбер. Ул чиста күлмәк белән Аллаһы Тәгалә каршына басабыз. Аерым бер җиргә алып кую әйбәт булыр. Мин, мәсәлән, үзем тартмага салып куйдым.

Кәфенлек яткан тартмада тагын нәрсә булырга тиеш?

Өстәмә ике простыня булса ярый. Сабыннарны куймасак та ярый, саргайтырга мөмкин. Васыятьнамә язып куярга мөмкин. Әти-әниләр балага васыять язып калдырса, күркәм була. Шулай ук бергә укыган, эшләгән дин кардәшләрнең исемнәрен һәм телефон номерларын язып куйсак та әйбәт була. Мәрхүм булып киткән очракта, балалар яки туганнар аларга хәбәр итәр. Безнең белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган ханым мәрхүм булып киткән, балалары беркемгә хәбәр итмәде, бер атнадан соң гына белдек, шундый үкендек, без дә барыр идек.

Җеназада күбрәк кеше булган саен саваплырак була. Үлемегез турында кемнәргә хәбәр ителүен телисез, шул исемлекне язып куябыз. Кемдер балаларга бернинди авырлык килмәсен өчен бер кап тозны да шунда салып куя, канәфер, камфара кебек әйберләр булса да әйбәт.

Энә белән җебен дә шунда салып куярга ярыйдыр?

Әүвәл әзерләп куялар иде, хәзер энә дә, җеп тә бар инде. Алай да, әзерләп куйсак, әйбәтрәк булыр. Бер әбине башка җиргә алып киткәннәр, ә ул чемоданына барысын да җыеп куйган булган, шундый җайлы булды.

«Әнием кәфенлек теккән энәне кырда күмеп куйды»

Кәфенлек теккән энәне аннан соң кулланырга ярыймы?

Ярый, әлбәттә.

Энәне күмеп куярга кирәк дигән әйбер ишеткәнем бар.

Ул бездә сакланган ырым, кешеләр курка инде. Абыстаем: «Әкият сөйләмә», — дип өйрәтте. Мин үземнең тәҗрибәдә булган бер хәлне генә сөйләп китә алам. Әтием мәрхүм булгач, әнием бик озак вакыт бик каты елады. Нәрсәдән икәнен үзе дә белмәде. Нәрсәгә елаганын һич аңламадык, ул кадәр рәхәт тормышта да яшәтмәде, әтинең эчеп йөргәне дә булды. Әтинең кырыгына өйне җыештыра башлагач, гөл төбендә энә тапкан. Ул күгәрмәгән дә, гөлгә су да сибеп торабыз бит инде. Әнием миңа шалтырата: «Кызым, нигә гөл төбенә куйдың энәне?» — ди. Аны мин куймадым, кызымнан да сорадым, ул да куймаган. Ишек янындагы гөл төбендә иде ул энә. Бәлки, шуңа елаганмындыр, берәрсе ниятләп куйдымы икән, дип тә уйлады. Кемдер кәфенлек теккән энәне шулай гөл астына куеп калдырган. Ул хәл ничек булгандыр — белмибез. Башка кешенең кулына эләкмәсен дип, әни энәне кырда күмеп куйган. Шуннан соң еламады.

Кәфенлек өчен ничә метр тукыма кирәк?

Ун метр марля һәм ун метр бәз алабыз. Барысы да мәет белән шунда кала, алып кайтмыйбыз. Элек мәетне төшерү өчен озын сөлге кулланганнар. Мәетне ләхеткә кертүче кеше аны мәет астыннан тартып алып чыга торган булган. Элек сөлге, тукыма әз булган бит инде. Хәзер ун метр марляны өчәр метр итеп кисәбез, ул кабергә төшерә торган баулар була. Шуның белән төшерәләр дә, аны кәфенлек өстенә салып калдыралар.

Ир-атка да, хатын-кызга да ун метр, әйеме?

Әйе, ун метр. Хатын-кызга күлмәк, яулык, күкрәкчә киселә, ирләргә — күлмәк, чалма ясыйбыз инде. Калган кечкенә өлешләр булса, алардан тәһарәт чүпрәкләре ясыйбыз. Шул ун метр бөтен әйбергә дә җитә.

«Мәетне кәфенләү яңадан эшләнелә торган эш түгел»

Кәфенлек кискәндә ничә кеше катнаша ала?

Бер яхшы белүче кеше булырга тиеш. Мин кәфенлек кискәндә бөтен кешене чакырам — карап торсыннар, өйрәнсеннәр. Арада тәҗрибәсе булган яки өйрәнергә теләгән кеше булса, тәһарәтләнеп килүләрен сорыйм да, икәү бергә кисәбез. Ярдәм итәргә теләгән кешеләрне һәрвакыт чакырам. Күреп торсыннар. Мәетне кәфенләгәндә укучыларыма шпаргалка белән кулланырга да киңәш итәм, аның бернинди куркынычы юк. Мәетне төрү шундый әйбер, берәр нәрсәне онытсак, яңадан тыгып та, алып та, әйләндереп тә булмый. Бу яңадан эшләнелә торган әйбер түгел. Мәетне яңадан юып була әле, ә кәфенләгәч, кире ачып яңадан төрү — эшли торган әйбер түгел. Дөрес, пөхтә итеп эшләргә кирәк.

Кәфенләгәндә уң яки сул яктан ябуның аермасы бармы?

Башта сул ягын ябабыз, Пәйгамбәребез шулай эшләгән, ул хәдисләрдә бар. Сул яктан ябабыз, уң ягын ябабыз, шулай чиратлаштырабыз.

Гәрчә, бөтен эшне дә уңнан башлыйбыз…

Әйе, ә монда инде сул яктан башлыйбыз. Юарга, кәфенләргә — соңгы юлга озатырга баручы кешеләрдән хәзрәтләр имтихан алсын иде. Ул шундый эш, соңыннан үкенече калмасын.

Авылда соңгы юлга озатучылар бер-берсеннән өйрәнә инде, гадәттә.

Әйе, шулай өйрәнәләр инде. Шундый әйбер дә бар: әбиләрдән яшьрәк буын кешеләре гыйлем алса, үзләрен олырак буыннан биегрәк итеп куялар. Ул мине бик борчый. Мин мәдрәсәдә укыдым, мәчеттә белем алдым, диләр. Алай әйтергә ярамый. Әбиләрнең, бәлки, ул кадәр белеме булмагандыр, әмма алар Аллаһы Тәгаләне танып, куркып, дөрес эшләгәннәрдер дип уйлыйм. Аралаша торгач, үземә шундый нәтиҗә ясадым.

«Чыбылдыкны да алдан тегеп кую әйбәт була»

Әзер, киселгән кәфенлекне сатып алуга ничек карыйсыз?

Мин киңәш итмим. Кеше юанрак яки озынрак булырга мөмкин, өстәп тегәргә туры килә. Кәфенлектән кала чыбылдык турында да алдан уйлап куярга кирәк. Хатын-кызның гәүдәсен өйдән алып чыккач ук, чыбылдык белән каплыйлар, зиратка чыбылдык астында алып китәләр. Чыбылдыкны дугалар «тотып тора». Соңгы юлга озатканда да хатын-кызның тәнен беркем дә күрми.

Ләхеткә тыкканда да кабер өстенә чыбылдыкны сузалар. Өстә торган ирләр аны күрми. Аска бик якын кешеләре генә төшә. Чыбылдык мәчеттә бар диючеләр дә бар. Әйе, әмма мәчеттә кем юа, кем тәртиптә тота. Бер хәзрәтнең хатыны: «Мин үземә кызыл чәчәкле тукымадан чыбылдык тектем. Чәчәкле чыбылдык теләдем», — дип сөйләде. Бер ханым яшел кирәк ди. Чыбылдык үзебезнеке булса, бик әйбәт була. Алып кайтып юып куярга ярый. Авыл мәчетенә бүләк итеп тә була. «Носилканы» да тыгыз тукымадан тегеп куйсак, әйбәт.

Алар билгеле бер үлчәмнәр буенча тегеләме?

Әйе. Барысының да үлчәмнәре бар, өйрәтәбез, — дип аңлатты Гүзәл ханым.

Интернет киңлекләренә күз салсак, әзер наборлар 1200-1800 сум аралыгында тора икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100