Оскар Акчурин: «Сак-сок»ның таркалу сәбәбе... Беренче уңыштан баш әйләнгәндер»
Оскар Акчурин – Америкада яшәүче татар җырчысы. Ташкентта туып үскән. Татар тамашачысына Оскар туксанынчы елларда шаулаган «Сак-сок» рок төркеме солисты буларак кадерле. Утыз елга якын вакыт узса да, бу музыкаль төркемнең иҗаты гаять югары бәяләнә. Без Оскар Акчурин белән социаль челтәрләр аша аралаштык.
«Сак-сок» фолк-рок төркеме 1990 елда Чаллыда барлыкка килә. Дебют альбомы 1993 елда CAS Studio немец студиясендә яздырыла. Ул «The First Lesson Of Tatar» дип атала. Төркемнең лидеры — Марат Сәйфетдинов, вокал — Заһир Насыйбуллин һәм Оскар Акчурин.
Оскар, бу әтиегез кушкан исемме, әллә мондый яңгыравыклы исемне соңрак үзегез таптыгызмы?
Исемемне алыштырмадым — паспортыма шулай язылган. Мин туар алдыннан әтием латыш язучысы Вилис Лацисның «Сын рыбака» китабын укыган. Анда төп герой Оскар исемле. Әтигә ул бик ошаган һәм миңа шул исемне кушкан. Әтием китаплар укырга ярата иде, безне дә шуңа өйрәтеп үстерде. Балачакта миңа бу исемне йөртү бик уңайсыз иде, «алыштырыйк», дип сораган чакларым да булды. Хәзер миңа яңгыравыклы исемем бик ошый — әтиемә рәхмәт.
Фамилиягез мәшһүр Акчуриннар нәселенә тоташамы?
Әйе, борынгы татар кенәзләре морзалары Акчуриннар нәселеннән. Нәсел 1509 елдан Акчура морзадан башланган дип беләм.
Ә Урта Азиягә килү тарихы?
Әтием ягы — Пенза губернасыннан. Акчурин нәселе вәкилләренең күпчелеге шул якларда яшәгән. Әби белән бабай егерменче еллар азагында колхозлаштырудан качып, Урта Азиягә килеп чыкканнар. Ташкент икмәкле шәһәр саналган бит инде. Кулларында кечкенә балалары белән Ташкентка килеп урнашканнар.
Димәк, Татарстанга туган яклар дип кайтмагансыз булып чыга. Чаллыга ничек килеп чыктыгыз?
«Сак-Сок» төркеме Ташкентка гастрольләргә килгән иде. Мин шунда музыкантлар белән таныштым, үземнең алар белән эшләү теләге барлыгын әйттем. Күпмедер вакыттан төркем җитәкчесе Марат Сәйфетдинов мине Татарстанга чакырды. Шулай итеп, 1990-1992 елларда Чаллыда эшләдем.
«Сак-сок»ка кадәрге һәм аннан соңгы музыкаль казанышларыгызны искә төшерик әле.
Татарстанга килгәнче «Иссык-Күл — 89» яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреаты булдым, «Юрмала — 90» конкурсының сайлап алу турында Үзбәкстан исеменнән чыгыш ясадым. Соңрак кинода төштем, альбомнар яздырдым һәм видеоклипларда төштем, Туниска гастрольләргә бардым. Абыем Марат Акчурин шигырьләренә Америкада «В поисках тебя» дигән CD чыгардым. Америкада «Минем җыр» (RTVI, New York) телевизион конкурсында катнаштым. Филадельфиядә «Донна Анна» видеоклибы төшердем.
«Сак-сок»та сезнең акцент сизелми. Татарча яхшы беләсезме?
Балачакта татар сөйләмен ишетеп үстем: әти-әни безнең аңламавыбыз кирәк булганда үзара татарча сөйләшә иде. Ләкин без аларны бик яхшы аңлый идек. Өйдә русча сөйләштек, әмма аерым татар сүзләре кулланыла иде. Ә инде «Сак-Сок» текстларын өйрәнгәндә минем сөйләмем белән махсус шөгыльләнделәр. Ул ханымның исеме хәтердә калмаган. Ул миндә Ташкент акценты бар дип әйтә иде. Без Германиядә альбомны ике ай яздырдык. Немец продюсерлары альбомнан бик канәгать иде. Инде бөтенесе әзер булгач, Марат Сәйфетдинов Чаллыдагы танышлары сүзен тыңлап булса кирәк, төп вокалны Заһир Насыйбуллин белән кабат яздырды. Минем тавышым «Умырзая»ның бер версиясендә — «First lesson of Tatar» дискында гына алды. Әнием ярата иде ул җырны. Мин шуны җырлаган саен елый иде.
«Сак-сок» турында сөйләгез әле.
Бергә эшләгән музыкантлар турында гел яхшы истәлекләр генә калды. Без Чаллының Ял үзәгендә репетицияләр ясый идек. Сабантуйларда чыгышлар ясадык. Мәскәүдә «Шире круг» тапшыруында төштек. Немец продюсерлары өчен Казанда фотосессия үткәрдек. Һиндстанга гастрольләргә бардык. Германиядә «Liga Music» студиясендә CD яздырдык. Анда без данлыклы «Гюнеш» төркеме музыканты — барабанчы һәм шоумен Ришад Шәфиев белән бергә эшләдек.
Ул татар идемени? Белми идем.
Юк. Ул милләте буенча иранлы. Аны составны ныгыту өчен махсус чакырдык. Ул гаҗәеп шоумен бит. Андый барабанчы дөньяда юк. YouTube каналыннан тагын бер карагыз әле сез аны. Үз эшенең остасы иде, мәрхүм. 2009 елда футбол уйнаганда йөрәге туктап вафат булды. Артистлар җыелма командасында уйнаганда…
Германиядә язылулар, фотосессияләр, гастрольләр — барысы да лидерыгыз тырышлыгымы?
Барысы да Марат Сәйфетдинов казанышы. Продюсер ул иде. Барысын да ул хәл итте. Аранжировщик та ул иде. Репертуарны да ул сайлады.
Ә КамАЗ, иганәче буларак, сезнең алга нинди дә булса бурычлар куя идеме?
Алар бездән канәгать иде. Тулысынча Марат Сәйфетдинов фикере белән килешә иделәр. Шуңа барлык карарларны Марат кабул итә иде.
Финанс мәсьәләләре? Акча эшли алдыгызмы?
Юк инде. Безгә командировка акчалары гына бирелде. Аның каравы, без дөнья күрдек. Чит илгә чыга алдык. Шәхсән мин үзем ике генә илгә чыга алдым — Һиндстанга һәм Германиягә.
Туксанынчы еллар — авыр чор. Матди хәлегез ничек иде?
Башкаларныкы кебек. Шактый кысылып яшәргә туры килде. Без иҗат белән янып яши идек. Дөнья югарылыгына чыга алачакбыз һәм үзенчәлекле төркемебез танылачак дигән хыялыбыз бар иде. Хәтта безнең барлык җырларыбыз инглиз теленә тәрҗемә ителгән иде инде. Аларны минем абыем Марат Акчурин тәрҗемә итте — ул вакытта абыем Марат Акчурин профессиональ шагыйрь һәм тәрҗемәче иде. Ул Америкада яши иде инде. Безнең музыкаль дискыбыз да «First lesson of Tatar» («Татар теленнән беренче дәрес») дип атала иде. Моны уңышка заявка бирү дип саныйм.
Димәк, дистәләп татар җырының инглиз теленә камил тәрҗемәләре бар?
Әйе. Без бит Европа һәм Америка музыкаль базарына чыгарга хыялландык. Ул җырларны аңлаешсыз телдә Америкада кем тыңласын дип уйладык.
Хәзер дә шулай уйлыйсызмы? Татарча җырласагыз тыңламаслар идеме икән?
Әйе, тыңламаслар иде. Хәтерләсәгез, «Парк Горького» — сиксәненче еллар азагында Американың «Billboard — 200» хит-парадына кереп, коммерция уңышы казана алган бердәнбер рок төркеме иде. Алар инглиз телендә җырладылар. Хәзерге вакытта Америкада Россиянең яңа бер төркеме бик популяр — «Leonid& Friends». Алар да инглиз телендә җырлый.
«Сак-сок»ка иҗатын дәвам итү өчен нәрсә җитмәде?
Беренче уңыш башны әйләндергәндер, бәлки. Әлеге уникаль проектны дәвам итәрлек такт, түземлек һәм зирәклек җитеп бетмәгәндер. Төркемнең исемендә дә ямансу финал бит. Риваятьтә бертуганнар төрле якка очып, беркайчан да очраша алмыйлар…
Хәзер «Сак-сок» егетләре белән аралашасызмы?
Элемтәләр югалган — аралашмыйбыз.
Еллар узгач, «Сак-сок»ка мөнәсәбәтегез?
Төркемнең потенциалы бик зур иде, ул азаккача ачылып кына бетә алмады. Бу бит борынгы татар халык җырларын бөтен дөньяга чыгаруның уникаль мөмкинлеге иде. Туксанынчы елларда безгә немец продюсерлары: «Безнең дөньяда булган барлык музыканы тыңлаганыбыз бар. Әмма татар рогын ишеткән юк иде», — диделәр.
«Сак-сок» темасы моңсу тәмамланмасын өчен, бәлки, төркем белән бәйле күңелле хатирә сөйләрсез.
1991 елда «Сак-сок» рок-төркеме белән Казанга — немец музыкаль журналы өчен фотосессиягә килдек. Ә милли колорит булсын дип Казан мода йортыннан туннар алып тордык. Анда гел хатын-кыз туннары иде. Кара пальтоны мин беренче эләктереп өлгердем. Көне буе көлдек инде үзебездән. Чит ил продюсерларын кызыксындыру өчен нәрсәгә генә бармассың! Ул көнне без кырган башлы егетләрне дә кызыксындырдык бугай. Көчкә кыйнап ташламадылар.
Оскар, татар җырларын яратасызмы?
Бик яратам. Алар минем өчен балачак хатирәсе, алар әти-әнием тавышы кебек ягымлы.
Онытмадыгызмы әле?
Юк инде. Алар онытыла димени?
Җырлыйсызмы соң?
Машинамда йөргәндә тыңлыйм. «Сак-сок» репертуарындагы җырларны үзем дә җырлыйм. Кан тарта, диләр бит. Тамырларга тартадыр.
«Сак-сок» репертуарыннан татарча җырларыгызны белмим. Бармы алар?
Нишләп булмасын?! Бар алар. Җырладым. 1992 елда Алма-Атада «Азия тавышы» халыкара телевизион конкурсында Үзбәкстан исеменнән чыгыш ясадым. Мин бит анда «Сарман» татар халык җырын җырлаган идем. Ә 1993 елда кунак буларак «Ай Һилләү» җырын башкардым.
Америкага кайчан киттегез?
1996 елда АКШка килеп урнаштым. 24 ел Балтиморда яшим.
Чит җирдә нигез кору кыен булдымы?
Төрлесе булды. Бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Әмма үкенмим. Беркайчан да үкенмәдем.
Музыка сезнең эшегезме, әллә акчаны башка хезмәт белән эшләп табасызмы?
Музыка — минем эшем, икмәгем һәм тормышым.
Тирәлек?
Төрлесе бар, җирле музыкантлар да, эмигрантлар да.
Соңгы тапкыр кайчан кайттыгыз? Россиягә? Татарстанга? Үзбәкстанга?
Ташкентта соңгы тапкыр 16 ел элек булдым. Россиядә, Татарстанда булганым юк.
Гаиләгез?
Балаларым үсте. Ике оныгым бар.
Кызыклы татар проекты тәкъдим ителсә, сез катнашырга әзерме?
Әлбәттә. Ә нигә катнашмаска ди?
Ә Казанда чыгыш ясарга теләр идегезме?
Әйтергә дә оят — минем аудитория белән аралаша алырлык татарчам юк бит хәзер.
Татарстан музыкасы, аеруча эстрадасы турында нәрсә беләсез?
Дуслар кайчагында ниндидер видеолар җибәргәлиләр. Алар бик югары дәрәҗәдә димәс идем. Әмма мин күргәннәре Татарстанның бөтен музыкасы һәм бөтен башкаручылары түгелдер. Шуңа белмим дисәм, дөресрәк булыр.
Ә татар җырчыларын?
Филадельфиядә бик талантлы җырчы Айсылу Исмәгыйлева яши. Бер ел элек без аның белән Вашингтон Сабан туенда татарча җырладык. Бик матур җырлый. Сүз уңаеннан, Америкада татарларның һәм башкортларның күп яшәвен белеп, бик гаҗәпләндем. Дөресрәге, сокландым. Алар ел саен Сабантуйга җыелалар икән. Төрле штатлардан киләләр, ераклардан да очып киләләр.
Оештыручылары — Шакир Мурадымов белән Ильмир Әхмәтҗановлар. Алар шулкадәр энергияле. Балаларга да, өлкәннәргә дә конкурслар оештыралар, уеннар уйнаталар, милли ризыклар әзерләнә. Концерт искиткеч матур иде. Үз традицияләрен, телен, мәдәниятен онытмаган күпме яшьләребез бар икән! Шулкадәр ошаган иде миңа ул Сабантуй! Быел пандемия аркасында булмый калды инде. Бөтенләйгә түгелдер, соңрак вакытка чигерелгәндер генә дип өметләнәм.
Сезнең өчен татар күңелен ачып бирә ала торган халык җыры нинди ул?
Күп ул мин яраткан халык җырлары. Әтинең яраткан җыры «Сарман» иде. Әнинең яраткан җыры «Умырзая» дип әйттем инде. «Тала-тала» һәм «Таң алды» җырларын бик яратам. Берничә татар җырын яздырасым килеп йөри әле. Коммерция максатларыннан түгел, күңел өчен.
Америкада кем сез? Россияле, татар, америкалы?
Мин беркайчан да россияле булмадым. Чөнки гомеремнең беренче яртысы Үзбәкстанда яшәлгән. Минем кайчан да булса яздырачак альбомым «Tatar American» дип аталачак. Мөгаен, мин татар-америкалыдыр.
Сезгә татар каны белән нәрсә бирелгән?
Матур җырга мәхәббәт татар канымнан килә дип уйлыйм.
Америка ничек үзгәртте?
Америка бөтен кешене дә үзгәртә. Начары да, яхшысы да калкып чыга. Бу ил — һәркем өчен күп төрле зур мөмкинлекләр иле. Биредә бөтен нәрсә теләгеңнән һәм үзсүзле булуыңнан тора. Кемнеңдер туганы булуыңнан бернәрсә дә тормый. Мин биредә тормышның кадерен белә башладым. Һәр көнемне сөенеп каршы алам.
Татарстан берничә ел дәвамында эстрада җырлары белән халыкара аренага чыгарга тырыша. Безнең шактый зур бюджетлы «Үзгәреш җиле» проекты бар. Сүз уңаеннан, үткән ел оештыручылар «Карнеги-холл»да концерт куеп кайттылар — ишетмәгән идегезме?
«Карнеги-холл»дагы татар концерты турында ишетмәдем. Биредә яшәүче татарлар андый концерт булуын ишетсә, кая да килә инде ул.
Соравымны дәвам итәм — халыкара аренага чыга торган татар җыры нинди булырга тиеш? Нәрсә тыңлана, бәяләнә?
Америкада теге яки бу җырны тыңлыйлар дип әйтеп булмый. Америка — эмигрантлар иле. Биредә төп халык индеецлар гына. Калганнар барысы да, иртәме-соңмы, кайчан да булса килгәннәр. Шуңа да биредә музыка — зәвык эше: кемгә нәрсә ошый.
Дөнья югарылыгындагы татар җыры нинди булырга тиеш?
Һәркемнең үз кысалары. Минем өчен — хәтердә кала торган матур көй, профессиональ аранжировка һәм башкару… Көчле тавыш мәҗбүри түгел, иң мөһиме — күңел белән җырлансын. Минемчә, шулай.