news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Орскида хәлсезләнгән сыерны су баскан урыннан коткару турында кызганыч видео чыкты

news_top
Орскида хәлсезләнгән сыерны су баскан урыннан коткару турында кызганыч видео чыкты
Фото: Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә су баскан урыннан сыерны коткару турында кызганыч видео чыкты.

Видеода күренгәнчә, көймәдәге ир-ат сыерны мөгезеннән тартып бара, бер мизгелдә коткаручының кулы ычкынып китә, ә хәлсез сыер аягына торып баса алмый, бата башлый.

«Хәзер үзе дә чыга инде» дип өметләнеп торучылар «тизрәк!» дип ачыргаланып кычкыра, башкаларны ярдәмгә чакыра. Суның биеклеге ярдәмгә килгән 4-5 ир-атның тезеннән генә булуга карамастан, сыерның торып басарга хәле юк. Аны мөгезеннән сөйрәп, артыннан этеп диярлек куркынычсыз урынга чыгаралар, анда да әле ул аягына басарга ашыкмый.

Сыер белән бозауны да коткарганнар, аларның 2 көн су баскан сарайда басып торулары турында хәбәр ителә.

Замана «Дед Мазайлары» – Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан хайваннарны коткаралар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар