Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замана «Дед Мазайлары» – Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан хайваннарны коткаралар

news_top_970_100
Замана «Дед Мазайлары» – Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан хайваннарны коткаралар

Оренбург өлкәсендә су басудан хайваннар да каза күрә. Ашыгыч эвакуация вакытында хуҗалары үзләре белән алып чыгып китмәгән йорт хайваннарын, шулай ук хуҗасыз эт-мәчеләрне дә МЧС хезмәткәрләре һәм волонтерлар коткара.

МЧСның «Центроспас» эзләү-коткару подразделениесе җитәкчесе Андрей Туманов су басуның масштабларын «бик куркыныч» дип бәяләгән. Аның әйтүенчә, этләр ашыгыч эвакуация вакытында ялгышлык белән генә түгел, махсус калдырылган.

«Күп кенә кешеләр үзләре киткәндә, милекләрен сакларга дип, этләрен калдырганнар. Ярый әле күбесе бәйдә калдырмаган. Эт оясында бәйдә калдырылган этләр газаплы үлемгә дучар ителгән. Кешеләрне генә түгел, этләрне дә коткарабыз», – дигән ул.

Бу видеода Рәмзил исемле егет иптәше белән бергә чормага кереп калган мәчене коткара. Мәче коткарганнан соң да тынычлана алмый мияулый.

Оренбург янындагы питомникта 40лап хаски бикләнеп кала. Су баскач, ул аларны читлектләреннән чыгара, әмма алар утрауда бикләнеп кала. Хуҗа этләре белән калган – су басса, түбәгә менәм, дигән.

Волонтерлар хаскиларны коткаруга керешкән. Этләр ач торган һәм шуңа улыйлар да.

МЧС хезмәткәрләре шәхси секторда яшәүче этләрне коткара.

Волонтер егет бәйдә калган этне коткара.

Орск янындагы бистәдә волонтерлар дуңгызларны коткарган. Су басу сәбәпле, аларның борыннары гына судан чыгып кала. Аларның мыркылдаганнарын ишетеп, сарайдан алып чыга алганнар. Коткаручылар үзләреннән «Дед Мазайлар дуңгызларны коткара» дип көләләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100