news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җөридә Питрау гөрләде: «Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм»

Керәшен халкы мәдәнияте фестивале булган республикакүләм Питрау быел 27 нче мәртәбә узды. Бәйрәм елдагыча бик күп кунак җыйды. Быел Питрауда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Җөри авылында узган чарада «Интертат» журналисты Юлай Низаев та булды.

news_top
Җөридә Питрау гөрләде: «Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм»
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Рөстәм Миңнеханов Мамадыштагы Питрауда: «Качып кына Питрау бәйрәмен күрергә бара идек»

Күпсанлы кунакларны, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләрне сәламлим. Иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Менә Советлар Союзы дәверендә, без, качып кына, Питрау бәйрәмен күрергә бара идек. Бүген мондый югары кимәлдәге бәйрәм тантанасын ил күләмендә дә эзләп табуы авыр. Әлеге искиткеч бәйрәмне оештыручыларга аерым рәхмәт. Бу – бөтендөнья дәрәҗәсендәге бәйрәм», – дип ассызыклады Рәис чыгышы вакытында.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, бәйрәмне яхшы оештырганнары өчен, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинга да рәхмәт сүзләре ирештерде.

Республика Рәисе алдынгыларга дәүләт бүләкләрен, ансамбльләргә сертификатлар тапшырды.

Питрау барышында танылган сәхнә йолдызлары, фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Төрле ишегаллары эшләде.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин: «Питрау Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде»

Сезне Мамадыш җирендә, Җөри авылының матур Тырлау аланында чын күңелдән сәламлим, ул безне инде күп еллар дәвамында керәшен йорты кебек җылы кабул итә. 27 ел эчендә бу вакыйга күпмилләтле Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде, уникаль традицияләрне яңартты. Кадерле дуслар, карендәшләр, 27 нче Республика керәшен мәдәнияте фестивале кунаклары! Быелгы бәйрәмебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында үтә. Бәйрәмебездә керәшен фольклор ансамбльләренең, җырчыларының чыгышлары, төрле ярышлар һәм конкурслар ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышлар белән үрелеп бара, – дип ассызыклады муниципалитет башлыгы Вадим Никитин.

Район җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Ивановка һәм республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоровка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Бүген безнең белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, аларның якыннары да бар. Сезгә сабырлык, тизрәк Җиңү белән туган якка әйләнеп кайтуны телибез. Алга таба да Питрауның асылын саклап калыйк, аның үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән ургылып чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре, халкыбызның бердәмлеге беркемне дә битараф калдырмас. Бәйрәм рухы һәрберебезнең күңеленә барып җитсен, якты хатирә булып озак саклансын. Бәйрәм белән, – диде район башлыгы.

Чыгышы барышында ул районның даими үсештә булуын да билгеләп үтте.

Хәзер безнең җәмгыять традицион кыйммәтләргә тугрылык күрсәтә. Бердәм хезмәт нәтиҗәсендә Мамадыш районы социаль-икътисади тармакның барлык өлкәләрендә дә тотрыклы үсеш кичерә. Төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә казанышлар яулана, – дип белдерде ул.

«Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга ирештерү өстендә хезмәт куябыз»

Чара бер сәхнәдә Татарстанның 21 районыннан һәм Россиянең 4 төбәгеннән (Чиләбе һәм Самара өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы) 50дән артык фольклор коллективын җыйды.

Комазан Башы авылына 41 ел элек Җөридән килен булып төшкән, озак еллар дәвамында авылның мәдәният йортын шаулатып-гөрләтеп эшләүче Мария Андреева белән сөйләшеп алырга булдым. Әнә бит ничек күңелле итеп керәшен ишегаллары янында халыкны каршылап тора иде ул җитәкчелек иткән фольклор ансамбле.

Без Мамадыш районының Комазан Башы авылыннан булабыз. Безнең «Карендәшләр» ансамбле 2000 елдан ук оешты. Шул көннән бирле халык күңелен күреп эшлибез. Өлкәннәребез инде бүгенге көндә юк. Төрле шәһәрләрдән – Казан, Чаллы һәм Түбән Камалардан туган якка кайтып төпләнүчеләр йөри безгә. Авылыбыз да бик матур, елдан-ел йорт-куралар төзекләндерелә. Ансамблебез белән үзебезнең милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга ирештерү өстендә хезмәт куябыз.

Мария Ильинична, иҗат коллективыгыз өчен күбрәк нинди җырлар сайлыйсыз? Һәм Питрау сезнең өчен нинди бәйрәм?

Без күбрәк Комазан Башы әбиләренең борынгы җырларын сайлап җырлыйбыз. Мәсәлән, «Кодалар көе»без бар. Аннан соң аш-суларда җырлана торган җырлар һәм такмаклар. Питраудан бер ел да калганыбыз юк. Ел саен аның үзәгендә кайныйбыз. Питрау – керәшеннәрнең иң зур, елга бер генә килә торган бәйрәме бит! Петр белән Павел хөрмәтенә аталган ул. Питрау уңаеннан илебезгә тынычлык телисем килә. Бар җиһанда иминлек урнашсын иде. Яу кырындагы егетләребез исән-сау гаиләләре янына әйләнеп кайтса иде. Иң зур байлык – сәламәтлек! Барыбыз да сау булыйк. Балаларыбыз исән булсын, тынычлыкта һәм рәхәтлектә яшәсәк иде.

Станислав дәдәй Сергеев, «Карендәшләр» ансамбле гармунчысы:

Мин 13 яшьтән үк гармунда уйный башлаган идем, һаман уйныйм әле, туктаган юк! Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Чаллыга төзелешкә киттем. Яшьләр каласында 46 ел автобус шоферы булып эшләдем. Чаллы күзгә күренеп үсеш алды, төзелә торды. Ул шәһәрдәге һәр өйнең кайчан төзелгәненә кадәр беләм бит. Бөтен төзелеш минем күз алдымда булды. 5 завод төзелде! Шул истә калган. Пенсиягә чыккач, авылыма кайттым, 6 ел инде авылда яшим. Бакча үстерәм, крыжовниклар, алмагачлар, төрледән-төрле яшелчәләр мул уңыш белән куандыра. Җыр-моңны яратам, аеруча үзебезнең керәшен көйләрен. Чаллыда яшәгән вакытта ул авылга кайтасым килде. Минем өчен Питрау – иң зур һәм иң күңелле бәйрәм. Шатлык тантанасы. Елның-елында көтеп алабыз. Җөригә ашкынып киләбез. Авыл көннәрен, Сабан туйларын да бик нык күңелле итеп уздырабыз.

«Халык өчен шундый олы бәйрәм»

Чара барышында шулай ук Мамадыш районының абруйлы журналисты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Россия Федерациясе һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Алсу Спиридонова да фикерләре белән уртаклашты.

Алсу апа, сез бит – Питрау бәйрәме үткәрелә башланган гына заманнардан аны яктырткан, данын еракларга тараткан журналист һәм бүгенге көндә оста блогер да!

Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме бездә үткәрелә башлаганнан бирле мин аны яктыртып йөрим. Үземнең ирем дә керәшен, керәшен хатыны бит мин. Җанымның яртысы керәшен, дигәндәй. Бик яратам җәйнең шундый кояшлы айларында, җәйнең эссе челләсендә үткәрелә торган шушы бәйрәмне. Мондагы рәхәтлек, биредәге хозурлыкны сөйләп кенә, язып кына бетерә торган түгел! Баштарак зур булмаган форматта гына уздырыла башлаган иде. Моның масштабын күзаллау гына да ни тора! Монда 50-60 меңнән артык кеше килде. Халык өчен шундый олы бәйрәм, керәшеннәр рәхәтләнеп бәйрәм итеп күрсәтә.

Күреп, белеп торабыз: ел саен Питрауның масштаблары да зурая, катнашучылар һәм, гомумән, тамаша гына кылырга килүчеләр географиясе дә киңәя бара.

Моннан да күркәм бәйрәм юк дөньяда. Әлбәттә, елдан-ел Питрауның киңрәк масштабларда үтүенә дә шатланам. Нинди генә милләт вәкилләре килми. Һәм һәр кеше бу бәйрәмне яратып, үз итеп китә. Шундый ихлас шатлыклы, чын күңелдән үткәрелә торган бәйрәм тантанасы. Зур вакыйга бит, Юлай!

Питрау кунакларын бәйрәм үзенчәлекләре белән Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан һәм Алсу Спиридоновларның кызы Алисә Әгълиева таныштырды һәм прологны алып барды.

  • Алсу Спиридонова – «Татмедиа» АҖ «Мамадыш-информ» мөхәрриятенең матбугат ветераны, «Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен» медале иясе һәм республика журналистларының «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты.

«Гөргери дәдәйнең батырлыгын шоу-тамаша итеп күрсәтүләре таң калдырды»

Питрау бәйрәменә Татарстан районнарыннан килүче тамашачылар да бар иде.

Бик күптәннән Питрау бәйрәмен күрәсем килә иде. Ниһаять, Аллаһы Тәгалә шушы искитмәле бәйрәмне күрергә насыйп итте. Без Актаныштан 2 автобус белән килдек. Районның төрле өлкәләрендә эшләүчеләр белән юлдашлар булып, бергәләп аралашып килдек. Үзем керәшен халкын бик нык хөрмәт итәм. Аларның матур-матур җыр-биюләрен, дәртле такмакларын яратып карыйм. Һәм үзем дә яшьлектә смотрларда керәшен биюләрен башкарган кеше буларак та хәрәкәтләрен, осталыкларын күзәтәм. Мине, иң беренче чиратта, Питрауның прологындагы Гөргери дәдәйнең батырлыгын шоу-тамаша итеп күрсәтүләре таң калдырды, – дип сөйләде Актаныш үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова.

Фәндия апа, Питрауда иң ошаганы нәрсә булды икән сезгә?

Прологта күрсәтелгән Гөргери дәдәйнең каһарманлыгы – яшь, киләчәк буыннарга бик матур тамаша итеп бирелде. Шулай ук Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның чыгышы да истә калырлык булды. Бик матур итеп оештырылган соклангыч бәйрәмне тамаша кылабыз. Шулай керәшен халкы мәдәниятен бөтен тулылыгында күрсәткән ишегалларында авыллардан килгән фольклор коллективларның чыгышлары да ошады. Шуннан соң кичке уеннар, «Димче почмагы» эше дә кызыклы итеп оештырылган иде. Мәйданчыклар шулкадәр күп иде. Һәркайсында булып, мохитен тоясы килде. Оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Күпме көч, күпме вакыт сарыф ителгән. Мин, үзем дә мәдәният тармагы өчен җанатып хезмәт куючы буларак, бик яхшы аңлыйм. Бер генә чыгыш өчен дә ничә айлар, ничәмә көннәр репетицияләр барганын да беләм. Шундый зур дәрәҗәле бәйрәм тамашасы өчен Мамадыш районы халкына рәхмәт яусын.

«Керәшен чибәре-2025» титулын Ариана Кадырова яулады

Питрауның иң гүзәл мизгелләре – мөгаен да «Керәшен чибәре»ндәдер. Быел бәйге финалында 6 кыз катнашты. Бик матур күренеш, икенче ел рәттән инде Башкортстан керәшеннәре мәдәниятен күрсәтеп, Бакалы районы данын яклап Лиана Маркова уңышлы һәм лаеклы чыгыш ясый. Ифрат күп сәләтләргә ия булган якташым буш вакытларында бию, йога һәм сәяхәт итү белән мавыга.

Берникадәр дулкынланам да, шул ук вакытта горурлык хисләрем дә ташып тора. Ел саен килеп йөреп булмас, башка килмәскә исәбем. Үземнең Башкортстан керәшеннәрен тәкъдим итүем белән чиксез горурланам. Минем белән җанатучыларым төркеме – Бакалының «Сөнәкәй» ансамбле дә килде. Алар минем белән чыгыш ясый. Бу бәйге үзгә бер сынау керәшен кызлары өчен, – дип сөйләде Лиана.

18-28 яшьлек кызлар катнашкан әлеге дәрәҗәле конкурста Татарстан күләмендәге «Керәшен чибәре» титулын Ариана Кадырова (Мамадыш районы) алды. Ә икенче урынга – Ангелина Мухина (Питрәч районы), өченче урынга – Лиана Маркова (БР, Бакалы районы) чыкты. Аннан соң аерым Мамадыш муниципаль районының «Керәшен чибәре» титулына ия булучылар да ачыкланды. Беренчелекне Арина Трушова яуласа, икенче урынга Кристина Грибакова лаек булды («Мисс Татарстан» бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясавы хәтеремдә калган). Шулай ук, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде: Арина Трушова (Мамадыш районы) – «Онлайн Керәшен чибәре», Кристина Грибакова – «Иң сөйкемле» һәм Анита Давыдова (Кайбыч районы) – «Иң уңган» буларак хөрмәтләнделәр.

Фото: Мамадыш районы хакимиятенең матбугат хезмәте

https://vk.com/mamadysh.tatarstan

Ә инде агымдагы елда Питрау бәйрәменең хедлайнеры – Денис Мәйданов булды.

Керәшен халкы белән горурланып кайттым

Үзем үскән Башкортстанның Чакмагыш районы – күпләп керәшеннәр яшәгән Бакалы районына терәлеп тора. Шуңадырмы, ничектер һәрвакыт керәшен мәдәниятен үз иттем. Питрауда инде 3 нче ел эшләсәм дә, аның программасының шулкадәр бай булуына һаман да шаккатам. Керәшен халкының үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен искиткеч дәрәҗәдә саклаулары, хәзер инде илкүләм дәрәҗәгә ирешкән бәйрәм үткәрүләре, якташларымның чыгышлары белән дә аеруча горурланып кайттым.

Аерым рәхмәт сүзләрен язып үтәсем килә – Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйровага. Нәкъ аның тырышлыгы һәм матбугат вәкилләренә карата булган игътибары нәтиҗәсендә Питрауны бөтен тулылыгында күзаллыйбыз һәм күрәбез.

Ә хәзергә, керәшен иптәшләр әйтмешли, «Питрау җитте – җәй бетте»: җәй көзгә таба авыша башлады...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар