Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбургта кунакта: «Ярый әле килдегез. Балалар исән язучылар калмаган, дип уйлый иде»

Хәбәрчебез татар язучылары белән Оренбургта булып кайтты. Безгә Җәүдәт Фәйзи, Дәрдемәнд кебек шәхесләрне биргән Оренбургтан, Муса Җәлилнең туган авылы Мостафадан репортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100

Мостафа авылында очрашу

Фото: © Рифат Каюмов

Казан – Оренбург юлы ерак: 720 километр булса да, соңгы өч гасыр дәверендә ике төбәк татарлары бер-берсенә нык бәйләнгән. Татарлар арасында аннан да ныграк бәйләнеш Татарстан белән Башкортстанда гына бардыр. XVIII гасырда Оренбург каласына нигез салуда һәм XIX йөздә аның үсешендә гаиләләре, мал-мөлкәте белән Казан губернасыннан күченеп киткән татар сәүдәгәрләренең, дин әһелләренең өлеше зур булган. Башта яңа җирләр зыялыларыбызны магнит кебек үзенә тарткан, ә аннары милләтебезне бөек шәхесләре белән баетып, тулыландырып торган.

Оренбург өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең бүгенге тормышы белән кызыксыну максатыннан, мин өч язучы – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән берлектә, көньяк-көнчыгышка таба сәфәргә киттем.

Баулыны узып, Оренбург өлкәсенә кергәч, башкалага барып җиткәнче, 50 километр саен диярлек татар авылы очрый. Казан – Оренбург юлыннан атларда йөргән заманнарда, атларны ял иттерә, алмаша торган урыннар булган. Татарлар электән атлар белән эш итә белгәч, ял итү урыннарын милләттәшләребез тоткан, шуңа күрә ул җирләрдә татар авыллары үскән. Оренбургка Мәскәү юлы төзегәндә, Бөгелмә белән ике арада ямлы-почталы татар авыллары барлыкка килүе дә мәгълүм.

«Ярый әле килдегез. Алайса балалар, исән язучылар калмаган, дип уйлый иде»

Оренбургка 140 километр кала юл өстендә герой-шагыйребез Муса Җәлил туган Мостафа авылы утыра. Без данлы туфракка аяк басмый китә алмадык, Мостафа белән танышып чыгарга ниятләдек. Монда керәсебезне алдан хәбәр итеп куйган идек. Безне Муса Җәлил музеенда мәктәп укучылары һәм әдәбият сөючеләр каршы алды. Шактый күп кеше җыелган иде. Күңелебез булды, рәхмәт аларга. Мостафалылар да күренекле язучылар белән очрашуны тансык күрешү буларак кабул итте. «Ярый әле килдегез. Алайса балалар, исән язучылар калмаган, дип уйлый иде», – диде катнашучыларның берсе.

Чара авыл халкы белән аралашу форматында барды. Балалар яттан белгән шигырьләрен сөйләде, өлкәннәр авыл хәлләре белән уртаклашты.

Мостафа авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Раилә Хәсәнова бүгенге көндә авылда якынча 300 кеше яшәгәнен, тугызьеллык мәктәптә 13 бала укыганын әйтте. «Кайбер сыйныфта бер бала укый, ә 7нче һәм 8нче сыйныфларны берләштерергә туры килде», –- диде ул.

Соңгы елларда авылда балаларның кимүенә, әлеге дә баягы эшсезлек аркасында, яшьләрнең шәһәргә китүе сәбәпче. Монда берничә бюджет оешмасыннан, почта бүлегеннән һәм бер фермердан кала, халыкны эш белән тәэмин итүче предприятие дә, хуҗалык та юк икән. Авылда калган гаиләләр мал-туар асрап көн күрә. Кайбер ир-атлар Себергә йөреп эшли. Күп балалы гаиләләргә район үзәгендә – Шарлык авылында бушлай җир өләшкәннәр дә, күптән түгел генә 10лап гаилә шунда күченгән.

«Муса Җәлил туып-үскән авылны яшәтәсе иде инде. Киткән яшьләр әйләнеп кайтырлар да, Мостафа яңадан үсеп китәр әле, дип өметләнәм. Авылның урыны да бик әйбәт: Оренбург юлы өстендә урнашкан, район үзәгенә нибары 12 километр», – диде Раилә Хәсәнова. Авыл үзе шактый таза күренә – йортлар төзек, юллары асфальт, газы, суы кергән. Элек халык суның сыйфатыннан зарланган булса, 2010 елларда су торбасын Шарлыктан сузганнар. Хәзер Мостафаның суы да тәмле, рәхәтләнеп яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар, тик эш урыннары булмау авылны картайта. 300ләп кешелек авылга 13 мәктәп баласы калуы шомландыра. Эш башлап җибәрә алырлык асыл затларыбыз табылса, Мостафа яңа сулыш белән яши башлар иде дә, тик әлегә андый кыю милләттәшләребез күренми. Муса Җәлилне биргән авылны югалтсак, үз-үзебезне ничек кичерербез, белмим. Югыйсә Җәлилнең иҗатына да, аның белән бәйле истәлекләргә дә ихтыяҗ зур.

Муса Җәлил музее мөдире Нәфисә Гобәйдуллина музейдан кеше өзелмәгәнен белдерде. «Кеше килмичә торган бер көнебез дә юк диярлек. Җәй көне кимендә 10-15 кеше кабул итәбез. Юлдан узучылар да туктый, төрле шәһәрләрдән экскурсиягә дә төркемләп киләләр. Безнең музей кайбер турфирмаларның маршрутына салынган», – диде ул.

Муса Җәлил музее мәдәният йорты бинасында урнашкан. Музейда шагыйрьнең тормышын, иҗатын, батырлыгын чагылдырган экспозицияләр, төрле елларда чыккан китаплар, архив документларының, фоторәсемнәрнең күчермәләре урын алган. Биредә Муса Җәлилнең ата-анасы йортында булган җиз комганны, чемоданны, тастымалларны да күрергә мөмкин.

Татар мохитенә килгәндә, укытучы сүзләренчә, Мостафада татарлар гына гомер итә, бөтен кеше татарча сөйләшә. Ана теле башлангычларда – атнага 1 сәгать, ә урта сыйныфларда 2 сәгать укытыла. Мин үземне, чыннан да, күрше авылга барып кергән кебек хис иттем, чөнки бөтен кеше татарчаны безнеңчә, Казан арты районнарындагыча сөйләшә. Хуҗаларның якын итеп каршы алуы да күңелдә туганлык хисе уяткандыр.

Китапханә мөдире Гөлнара Гобәйдуллина татар басмаларыннан «Казан утлары» журналы һәм «Яңа вакыт» газетасы килеп торуын әйтте. «Узган ел Оренбургның Ямашев исемендәге китапханәсе берничә дистә татар китаплары бүләк итте. Без аларны бик куанып алдык. Авыл халкы, бигрәк тә өлкән буын, яратып укый. Казан да татар китаплары бүләк итә алса, сөенер идек», – диде ул. Ямашев исемендәге китапханәне татар китаплары белән Казан, башлыча Бөтендөнья татар конгрессы, тәэмин итеп тора икән. Китапханә шуларның бер өлешен авылларга тарата. Димәк, Мостафага Казан китаплары килеп ирешкән. Мин моны Оренбургка барып җиткәч белдем.

Кәрван-сарай, Емельян Пугачев ставкасы һәм үзәк урамнар

Казаннан таң атканчы кузгалсак та, тукталышлар ясап бара торгач, Оренбургка төн якынлашканда гына килеп кердек. Ике сәгать вакыт аермасы да юлыбызны озайтты.

Икенче көнебезне шәһәр белән танышудан башлап җибәрдек. Башта Оренбургның иң үзенчәлекле урыны – Кәрван-сарайга юл тоттык. 1846 елда татар сәүдәгәрләре зур сәүдә үзәге итеп төзеткән комплекс бүгенге көндә дә шәһәрне бизәп тора. XIX гасырда ул Урта Азия белән сәүдә итә торган урын булган. Сату урыннарыннан тыш, аның эчендә кунакханә, мөселман сәүдәгәрләре өчен гыйбадәтханә һәм башка уңайлыклар төзелгән. Кәрван-сарай тарихи вакыйгаларга да бай. Мәсәлән, 1917 елның декабрендә Зәки Вәлиди җитәкчелегендә Автономияле Башкортстан республикасы төзелүе игълан ителгән. Шул сәбәпле башкорт җәмәгатьчелеге татарлар акчасына салынган Кәрван-сарайны башкортларныкы дип танытырга тырыша, тик ул бүгенге көндә татарныкы да, башкортныкы да түгел. Бинаның хәзерге хуҗасы – Россиянең Мәдәният министрлыгы – аны Оренбургның төрле ведомстволарына арендага бирә. Кәрван-сарайның мәчете дә мөфтияткә вакытлыча гына бирелә.

Кәрван-сарай

Фото: © Рифат Каюмов

Кәрван-сарай белән танышканнан соң, без үзәк урамнарны җәяү әйләнеп чыгарга булдык. Җәяү йөрүне Урал елгасы буенда урнашкан Пушкин бульварыннан башладык. Язучыга куелган һәйкәл яныннан узып, патша Елизавета капкасына килеп кердек. Капкадан «Европа – Азия» күперенә чыктык. Шушы урыннан ике континентның бүленү сызыгы үтә, һәм ул сызык төньякта Урал таулары буйлап дәвам итә.

Яр буенда Чкаловка зур гына һәйкәл куелган. Ул нәкъ Түбән Новгородтагы кебек. Һәйкәлгә таба күп катлы баскычлардан атларга кирәк. Чкалов һәйкәленнән без җәяүле Совет урамына чыктык. Урам буйлап, башлыча, XIX гасырда салынган биналар тезелеп киткән. Аларга төзекләндерүчеләр кулы да тисә, Оренбург иң ямьле шәһәрләр рәтенә керер иде.

1926-1927 елларда Муса Җәлил инструктор булып эшләгән урында истәлек тактасы куелган. Сүз уңаеннан, Оренбург истәлек такталарына бик бай. Алар үзәктә һәр йортка диярлек куелган. Мин Россия империясенең финанс министры Сергей Виттега, СССР Югары Советы Президиумы рәисе Михаил Калининга куелганнарына игътибар иттем. Алар кайчандыр Оренбургта тукталган булганнар. Казанда кунак булып киткән кешеләргә истәлек такталары куеп мәшәкатьләнмиләр, дип беләм.

Муса Җәлилгә истәлек тактасы

Фото: © Рифат Каюмов

Оренбург Емельян Пугачев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Аны «1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышының башкаласы» дисәк тә – арттыру булмас, чөнки 1773-1774 елларда Бирдә бистәсендә Пугачевның яшәгән йорты һәм ставкасы, ягъни хәрби штабы урнашкан булган. Үзәктә йөреп арыгач, без Бирдә бистәсенә юл тоттык. Ставка бинасы бүгенгә кадәр сакланмаган, ләкин ул урында пушкага охшаган гади генә мемориал куелган. Пугачев узган кайсы гына шәһәрне карама, аның исеме белән бәйле истәлекләр һәвәскәрләрчә генә торгызыла. Гади халыкны дәүләткә каршы сугышка күтәрә алган шәхесне дәүләт олыламый.

Емельян Пугачев ставкасы булган урын

Фото: © Рифат Каюмов

Татарлар белән очрашу

Төштән соң безне Ямашев исемендәге китапханәдә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу көтә иде. Китапханә 1906 елда Риза Фәхретдин, бертуган Рәмиевлар, бертуган Хөсәеновлар тырышлыгы белән ачылган. Аның элеккеге бинасына «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыганда Муса Җәлил еш йөргән. Соңгы 50 елда китапханә хәзерге урында эшли. Бүгенге көндә ул Оренбург татарларының формаль булмаган мәдәни үзәге ролен дә үти. Биредә милли чаралар, милләттәшләр белән очрашулар уза. Китапханә мөдире Светлана Әхмәтҗанова, 60 меңнән арткан китап фондының 25 меңе – татар басмалары, дип таныштырды.

Эш көне булуына карамастан, Казан әдипләре белән очрашуга 50ләп кеше җыелган иде. Татар җәмәгатьчелеге монда да безне җылы каршы алды.

Язучылар белән аралашу барышында Оренбургның 38нче татар мәктәбе укытучысы Ләлә Языкбаева татар теле һәм әдәбияты дәресләре башлангычларда атнасына 3, ә урта һәм өлкән сыйныфларда 4 сәгать укытылуын әйтте. «Безнең мәктәп «татар телен тирәнтен укыту» статусына ия булгач, ата-аналар туган тел дәресләренең күп булуына каршы килми. Хәзерге вакытта бездә 330 бала белем ала», – диде ул.

Рөстәм Галиуллин Оренбургның татарлыгын Муса Җәлил исеме саклап торуын әйтте. «Муса Җәлил – ул татарны дөньяда таныткан шәхес, ә аның биографиясе Оренбург белән тыгыз бәйле. Әгәр ул булмаган булса, сезнең өлкәне татар төбәге буларак танымаска тырышырлар иде. Бәлки, казахлар яки башкортлар төбәге, диярләр иде. Муса Җәлил исеме татарлыкны саклап тора», – диде Рөстәм Галиуллин.

Ләбиб Лерон Оренбург халкын «Безнең мирас» журналы белән таныштырды, үзенең берничә шигырен укыды. Вахит Имамов хәзерге Оренбург өлкәсе территориясенә татарлар патша Елизавета Петровна заманында Казан губернасыннан күчерелгәне турында сөйләде. Язучы сүзләренчә, татарлар биредә Россия империясенең көньяк чиген саклау һәм Урта Азия белән сәүдә итү өчен кирәк булган. Уртак тарихыбыз, әдәбиятыбыз турында аралашып утырып, 2 сәгатькә якын вакыт узганын сизмәгәнбез дә.

Татар байлары салдырган биналар

Хөсәеновлар йорты

Фото: © Рифат Каюмов

Китапханәдән соң, без узган гасырларда татар үзәге булып исәпләнгән урыннарга юл тоттык. Заманында татар байлары салдырган йортлар, биналар бүген инде шактый таушалган. Алар дәүләт сагында торса да, күбесе җимерелеп бара. «100 ел элек Оренбург искиткеч матур шәһәр булган икән. Риза Фәхретдин, Муса Җәлил, Дәрдемәнд, Җәүдәт Фәйзи, Хөсәен Ямашев шушы урамнардан көн саен узган», – дип кызыгып йөрдем. Бүген исә бу «матурлыкка» йөрәк сыкрый. Хәзер бу урамнар аеруча таушалган, каралмаган хәлдә. Җимерек бина яннарын чүп үләне баскан. Мескен генә булып, Җәүдәт Фәйзи туып үскән йорт тора.

Җәүдәт Фәйзи туып үскән йорт

Фото: © Рифат Каюмов

 

Бик күп мәчетләр, мәдрәсәләр салдырган, татар халкын аң-белемле итүгә зур матди ярдәм күрсәткән сәүдәгәрләр – бертуган Хөсәеновлар яшәгән йортлар да мактанырлык хәлдә түгел. Биналарның ярыйсы гына сакланганнарына да бүген төрле ведомстволар хуҗа. Мәсәлән, Хөсәеновның «Американ» кунакханәсендә Федераль куркынычсызлык хезмәте, ә Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) йортында Оренбург администрациясенең Тарифларны һәм бәяләрне көйләү департаменты урнашкан. Данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсе бинасын Аграр университетка биргәннәр. Элеккеге татар бистәсендәге урам исемнәре дә безгә мәзәк яңгырый – «Правда», «9 января», «Диспансерный», «Фабричный», «Рыбный», «Соляной» тыкрыклары.

Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) яшәгән йорт

Фото: © Рифат Каюмов

«Хөсәения» мәдрәсәсе янәшәсендә «Хөсәения» мәчете дә бар. Аны төзекләндергәннәр. Ул бүген дә дингә хезмәт итә, тик анда йөрүчеләрнең күбесе татарлар түгел, ә казахлар. Оренбург өлкәсе Казахстан белән чиктәш булгач, күрше илдән күченгән кешеләр биредә күп яши.

«Хөсәения» мәчете

Фото: © Рифат Каюмов

Татар эзләрен саклаган урамнарда йөргәндә, Оренбург күңелгә татар шәһәре булып кереп калды. Хәзер инде шәһәргә башкалар хуҗа булса да, монда татар рухы саклана әле. Хөсәеновлар, Рәмиевлар кебек байлар калдырган милли мирас 100 ел узгач та татар рухын саклый. Шундый хисләр белән Оренбургтан Татар Каргалысына киттем. Аның турында аерым мәкалә язарга кирәк.

«Хөсәения» мәдрәсәсе бинасы

Фото: © Рифат Каюмов

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 ноябрь 2022
    Фикерле
    Бик матур тасвирлап язылган, рәхәтләнеп бер тында укыдым, күпне белдем, зур рәхмәт!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100