news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Оренбург өлкәсендә вәхшиләрчә үтерелгән кызларны Башкортстанда җирләделәр

Өч кызны үтерүдә шикләнелүче кешене дүрт көннән соң гына тоттылар.

news_top
Оренбург өлкәсендә вәхшиләрчә үтерелгән кызларны Башкортстанда җирләделәр
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның ике районында Гай медицина көллиятендә укыган өч студент кыз белән хушлаштылар. 18 яшьлек Әдиләне Күгәрчен районының Туембәт авылында, 17 яшьлек Айгизә белән 19 яшьлек Зөлфияне Баймак районында җирләделәр. Җирләү эшләрен оештыруда район хакимиятләре ярдәм иткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Яшь кызларны үтерүдә шикләнелүче кешене дүрт көннән соң гына тоттылар. Ир-ат гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Җинаятьче башта хәтерен югалтуын әйткән булган. Аннары кызларны үтерергә сәбәп булмавын, кайчакта уйламаган эшләргә сәләтле булуын әйткән. Ул кызлар белән очраклы рәвештә танышканын да искәрткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар