«Өрәңге яфрагы чәе – инсульттан профилактика»: яфрак чәйләре нәрсә белән файдалы?
«Өрәңге яфрагы чәен инсульт, инфаркттан профилактика буларак эчәргә кирәк», – ди яфрак чәе җитештерүне бизнес иткән Любовь Максютова. Ул «Интертат»ка хатын-кызлар һәм ир-атлар чәе, кан басымы, варикоздан файдалы яфрак чәйләре турында сөйләде.
«Чәй урынына варенье болгатып китерәләр»
«Кыйммәтле рестораннарга кереп утырасың, сырганак яки кура җиләге чәе дип, варенье болгатылган гади кара чәй китерәләр».
Биш йөз, тугыз йөз миллилитрлы кечкенә чәйнекләрдән сезнең дә «чәй» дип аталган шундый компот эчеп чыкканы бардыр. Любовь белән Юрий Максютовлар, шулай зарланучыларны исәпкә алып, натураль яфрак чәен җитештерә торган бизнесларын төзегәннәр.
Максютовлар Ульяновск өлкәсе Терәнгүл районы Ясашная Ташла авылында җиде еллап яфрак чәе җитештерәләр. Хоббидан башланган эшнең нәтиҗәсе дә бар: Ульян чәен Казахстан, Беларусь, Новосибирск, Мәскәү, Санкт-Петербургтан алалар.
Безнең 2001 елдан бирле үзебезнең курчак театры бар. Чәй ясау безнең хобби иде. Үзебез өчен ясап карадык, безгә ошады. Дуслар кунакка килгәч, аларга шул чәйне эчерә идек. Бөтенесе: «Кайдан алдыгыз?», – сорый. «Үзебез эшләдек», – дибез. Кайдан алдыгыз дип еш сорый башладылар.
Аннары без үзебез дә чәй яратучылар. Күчмә театр артистлары булгач, кая гына барсак та, икенче төрле эчемлек, ризык татып карый идек. Россиядә чәй җитештерү киеренкерәк бара. Чәй урынына күп җирдә смузи яки морс китерәләр. Кыйммәтле ресторанга кереп утырасың, ә сиңа сырганак яки кура җиләге чәе урынына варенье болгатылган гади кара чәй алып киләләр.
Шуннан без чәйгә сорау барлыгын, ә җитештерүчеләр юк икәнлеген аңладык. Әкренләп шушы уйны үзебездә йөрттек, җитештерү өчен кирәкле җиһазларны ала башладык. Инде җиде еллап чәй җитештерү белән шөгыльләнәбез. Пандемия башлангач, безнең беренче бизнес җилгә очты. Чөнки без балалар бакчаларына йөреп эшли идек, аларны ябып куйдылар, – дип сөйләп китте Любовь Максютова.
Яфрак чәе гади кара чәйдән шунсы белән аерыла – монда чәй куагы яфрагы урынына җиләк-җимеш агачы яфракларын кулланалар. Чәйгә яфракларны махсус плантацияләрдән, шәхси секторлардан җыялар. Иң мөһиме – агачлар химия белән эшкәртелмәгән булырга тиеш. Мәсәлән, алмагач яфрагыннан чәй ясыйсыгыз килсә, аңа бернәрсә дә сиптерергә ярамый.
Яфрак чәе дә кырлыган – иван-чәй технологиясе буенча җитештерелә, ягъни принцип шул ук.
«Виноград – варикоздан, чия югары кан басымын төшерергә ярдәм итә»
Яфрак чәйләренең төп мәгънәсе – аларның файдалы булуында. Һәр агач кеше организмына төрлечә файда, шул ук вакытта зыян да китерә ала. Мәсәлән, чия яфрагы чәен кан басымы югары булган кешеләргә эчәргә кирәк. Кан басымы түбән икән, ул чәйне эчү тыела.
Чия агачы тынычландыра торган агач дип санала. Ул шулай ук кан басымын төшерә. Гипертониклар чия яфрагы чәен эчә ала, гипотоникларга ул тыела.
Виноград яфрагы чәе варикоздан файдалы. Ул шешенүләрне бетерә. Виноград яфрагындагы булган матдә безнең кан тамырларын сыгылмалы итә. Виноград яфрагыннан варикоздан эчә торган дарулар да ясыйлар. Монсы шәхси тәҗрибәдән, флебологның (аяклардагы веналарны дәвалый торган табиб – ИТ) үземә шәхсән аңлатканы булды.
Көн саен эчәргә ярый торган чәйләр бар. Мәсәлән, алмагач, кура җиләге чәйләре. Ә чия, шомырт яфрагы чәйләрен көн саен эчәсе дә килми, чөнки төш тәме үзенекен итә. Бүген-иртәгә эчтең, өченче-дүртенче көнгә эчәсе килми башлый, организм кабул итми, – ди Любовь Максютова.
«Өрәңге яфрагы чәен инсульт, инфаркттан профилактика буларак эчәргә кирәк»
Өрәңге яфрагы чәе ир-атларныкы булып саналса, хатын-кызларныкы – кура җиләге чәе икән.
...чөнки өрәңге ир-атларның җенси системасындагы микрососудлар, капиллярлар белән эшли. Өрәңге яфрагы чәен инсульт, инфаркттан профилактика буларак та эчәргә кирәк.
Өрәңге чәе составында слива яфрагы да бар. Слива яфрагы коронар кан тамырлары белән эшли, ягъни кан тамыры стеналарын ныгыта. Аларның сыгылмалы һәм тыгыз булуы – сәламәтлекнең нигезе. Әгәр кан тамырларыгыз йомшак икән, кан сыеклык чыгара, ябыша торганга әйләнә һәм йөрәккә көчәнеш арта.
Хатын-кызлар чәе дип кура җиләге яфрагы чәе санала. Кыз бала яшь кызга әйләнгәч, айлык эч авыртулар, гормональ фон, кәеф үзгәреше сизелгәндә кура җиләге чәе ярдәм итә.
Кура җиләге яфрагы чәен авырга узар алдыннан эчкәннәр. Яфрак составында фолий кислотасы бар. Авырга узгач, утыз бишенче атнага кадәр чәй эчүне туктатканнар. Чөнки чәй тонус тудыра. Утыз бишенче атнадан соң хатын-кызның гормональ фоны үзгәрә һәм кура җиләге чәе бөтенләй башкача эшли башлый. Ул вакытта аны күпләп эчәргә ярый башлый, чөнки ул бала табу юлларын сыгылмалы итә, – дип сөйләде Любовь ханым.
«Кайнар чәй сусауны баса»
«Кара чәйгә караганда яфрак, үлән чәе яхшырак», – диючеләр дә бар. Любовь ханым әйтүенчә, монда барысы да «дело вкуса» икән. Кара чәй дә, яшел чәй дә, яфрак, үлән чәйләре дә зыянлы түгел. Ә яфрак чәйләренең файдалы булуын билгеләп үтәргә кирәктер.
Мин үзем дә кара чәй яратам. Мин яшь барган саен чабрец (рәйхан, тимьян) белән чәй ярата башладым, аңа кадәр җенем сөйми иде. Аннары миңа чәйнең төсле, каты булуы кирәк. Төсе ачык икән, мин чәй эчүдән визуаль рәхәтлек ала алмыйм. Мәсәлән, виноград чәенә кырлыган (иван-чәй) яки сары мәтрүшкә салам.
Монда барысы да «дело вкуса». Еш кына киләләр дә: «Кайсы чәегез иң тәмлесе?» дип сорыйлар. Мин тәмсез чәй җитештермим дә, сатмыйм да дим, – ди Любовь ханым.
«Татарлар гына кызу мунчадан чыгып, кайнар чәй эчә ала», – дип көләргә яратсак та, кайнар чәйнең тәмен һәм шифасын күргәнгә эчкән аңлашыла да. Печән өстендә дә, басу-кырларда да кайнар чәй эчеш, чөнки ул сусауны баса.
Чәй кызудан коткара. Шикәрсез чәй! Баллы яратсагыз, чиста бал белән эчегез. Дөрес итеп пешерелгән, кайнатылган бөтен төрле кайнар чәй дә сусауны баса, – ди Любовь Максютова да.