Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Операны халыкка якынайтырга мөмкинме?

“Камиллекнең чикләре юк”, дип бәяләде Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале буенча фикер алышырга җыелган сәнгать белгечләре. Алар фестивальнең үсеш юлларын күрсәтергә тырыштылар.

news_top_970_100
Операны халыкка якынайтырга мөмкинме?

Татарстанга милли опера фестивале кирәк, дигән фикергә килеп кайттым мин Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленең үсеш тенденцияләрен билгеләү максатыннан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында оештырылган түгәрәк өстәл утырышыннан. Яңа фестивальләр – кичектергесез булып алга килеп баскан проблема. Чөнки күренекле якташыбыз – бөек Шаляпин исемен йөрткән фестиваль шулкадәр камилләшкән, “кристаллашкан”, аңа заманча спектакльләр кертү музыка белгечләренә “диссонанс” булып тоела. Димәк, әллә нигә бер татар операсы кертелсә дә, ул анда чит-ят булачак - фестиваль башка максатларны күздә тотып оештырылган һәм башка репертуар белән эш итә.

Мәгълүмат өчен. Быел опера фестивале Ф.И.Шаляпинның тууына 145 еллыкка багышлана. Ул 1 февральдә башланып 22 февральгә кадәр дәвам итә. Фестиваль кысаларында ун спектакль һәм ике гала-концерт үтә. Форумда дөньяның төрле илләреннән 50дән артык чакырылган солистлар һәм дирижерлар катнаша.  

Фестивальнең үсеше җәһәтеннән белгечләр киңәше

1.    Топ-исемнәр – беръяклы фикер йөртү            

“Фестивальдә тыңлар әйбер бар. Әмма репертуар сәясәтен киңәйтергә кирәк, - дип киңәш бирде күп еллар фестивальгә килүче музыка белгече, “фестиваль аксакалы” Дмитрий Морозов. - Топ исемнәр белән генә эшләү – беръяклы уйлау. Әлбәттә, топ исемнәр залны тутыра – үз бурычларын үти. Ә бит ХХ гасырда, ХХI не әйтмим дә инде, язылган һәм уңыш казанган күпме әсәр бар! Һич югы Шостакович. Фестиваль өчен махсус язылган әсәрләрне кертү тенденциясе бар”.

Утырыштан бер диалог:

- Заказга язылганнарга килсән, “Шагыйрь мәхәббәте” фестиваль кысаларында күрсәтелде.

- Белүемчә, аның җитди гастроль язмышы юк.

- Бу мөмкин түгел, ул Европада кабул ителгән телләрдә бармый.

- Европада оригиналда башкару кабул ителгән. Чех авторларын чех телендә башкаралар... 

2.  Программада буш көннәр бар – аларны тутырырга кирәк.

“Фестивальгә бер бина кысаларыннан чыга башларга вакыт. Программаны карасак, арада буш көннәр күрәбез. Фестивальгә махсус килүчеләр бу вакытта нишләргә тиеш? Буш көннәрдә аларга нәрсә тәкъдим ителәме? Аз бюджетлы камера куелышлары, ниндидер концертлар тәкъдим итергә мөмкин. Театр потенциал тамашачыларын конкурентларына бирә булып чыга. Театр аларга башка әйбер тәкъдим итә алмый, - дип борчыла Дмитрий Морозов. - Элек фестивальдә чит телләрне ишетә идем. Хәзер алар ишетелми башлады”. “Фестиваль ул көн саен спектакль бару гына түгел, ул – атмосфера, аралашу, күп катламлы структура. Һәркем үзенә кирәген таба ала. Кич килдең дә, спектакль карадың да, кайтып киттең түгел - көндез дә нидер булырга тиеш”, - дип кушыла Гөләрә Садых-Задә

3. Фестиваль кысаларында конкурс үткәрергә мөмкин.

“Фестиваль кысаларында конкурслар үткәрелергә мөмкин”, - ди Дмитрий Морозов. “Белорусиянең опера форумы, мәсәлән, вокалистлар конкурсы белән башлана да, опера фестивале буларак дәвам итә”, - дип аның фикерен куәтли Азәрбәйҗаннан килгән музыка белгече Улькәр Алиева. 

4. Премьералар һәм кунак театрлар

“Фестиваль программасында бер генә премьера булуы азрак”, - ди. - Улькәр Алиева. Кунак театрлар чакыру мөмкинлеген дә искәртә. 

5. Артистларны – фойега! Тамашачы аларны тотып карарга тиеш!

“Кайбер җирләрдә спектакльдән соң артистлар тамашачы янына фойега чыга. Тамашачыга алар белән аралашу мөмкинлеге тудырыла. Артистларга өстәмә игътибар, тамашачыга артист белән аралашу мөмкинлеге. Сезнең фойеда да шулай эшләргә мөмкин”, - дип киңәш итә Гөләрә Садых-Задә. 

6. Тамашачыны тәрбияләргә кирәк!

Казан тамашачысы ярата дип зиннәтле спектакльләр генә кую дөрес түгел. Эксперименталь, кече форматлы спектальләр турында уйларга кирәк. “Публика андыйны яратмый”, дию сазлыкка илтә. Тамашачы артыннан ияреп барырга ярамый, алдыннан барырга кирәк. 

7. Җырчы – фестивальнең үзәге түгел!

“Җырчы фестивальнең үзәге түгел. Бер көн алдан килеп, спектакльгә керү эш түгел. Беркайда да алай эшләмиләр. Бөтен җирдә сезон дәвамында берничә тапкыр киләләр”, - дип чакырылган җырчылар белән эшләү системасын камилләштерергә чакырды Гөләрә ханым.   

8.  Фестивальнең стилистикасына тимик!

“Фестиваль Шаляпин исемен йөртә икән, бу исемгә йөз тоту табигый. Шаляпин - безнең ватандашыбыз. Аның исеме репертуарны да, фестивальнең стилистикасын да аңлата. Шаляпин исемен йөрткән опера фестивалендә ХХ гасыр әсәрләре яңгыравын бик күз алдына китерә алмыйм. Мин монда стилистик диссонанс тоям. Шаляпин фестиваленә тимик, ул Шаляпин исемен йөрткән аңа бәйле фестиваль булсын, - диде профессор Вадим Дулат-Алеев. - Яңартасы килсә, ул яңартыласы фестиваль тирәсендә булырга мөмкин, әмма аның эчендә түгел”. 

9.  Ниһаять, яңа фестиваль турында өр-яңа фикер

Безнең театр шулкадәр дәрәҗәгә ия ки, ул икенче фестиваль турында уйлый ала. Яңа фестиваль башка тенденцияләрне яктыртыр иде. Эксперименталь куелышлар, мәсәлән.

Фикер алышуларның шушы урынында тукталып калдым. Менә нәрсә җитми безгә! Фестиваль! Рәхмәт, Вадим Робертович, алтын фикерләр. Татар опера сәнгатен, һәм балетын да, әлбәттә, үстерү өчен безгә фестивальдән башларга кирәк. Милли опера һәм балет сәнгате фестивале. Без бит Татарстан кинематографиясен үстерүне шуннан башладык – Казан халыкара мөселман киносы фестивален гамәлгә куюдан. Милли кино барлыкка килүгә шушы фестиваль тәэсир итте.

Ә Милли опера фестивале оештырсак, Россиянең милли республикаларыннан опера театрлары килеп, үз спектакльләрен тәкъдим итәрләр иде. Әйе, бәлки, бу фестиваль спектакльләре касса да җыя алмас. Әмма касса җыя алганы хисабына җыя алмаганын да ясыйк. “Театрның миссиясе бар. Ул монда билетлар 100 процент алынды, монда 80 генә дияргә тиеш түгел. Гел 100 булмый. 100 процент касса җыючы йолдызлар хисабына без азрак уңыш казанганны да күрсәтергә тиешбез. Акчага гына йөз тотарга ярамый. Бу – тупик”, - ди музыка белгече Гөләрә Садых-Задә. Без уңыш казанган фестиваль хисабына яңасын – әлегә тамашачы тарафыннан сорау зур булмаганын да оештырыйк. Аның бит уңыш казанган дигәне дә барыбер республика бюджетыннан үткәрелә. Опера сәнгатенең кыйммәтле сәнгать икәнен беләбез...

Инде хыялланып карыйк. Әйтик, без Шаляпин исемендәге опера һәм Рудольф Нуриев исемендәге балет халыкара фестивальләре канаты астында ике милли фестивальне гамәлгә куйсак... Берсе - заманча милли операны, икенчесе заманча милли балет куелышларын тәкъдим итсә. Милли республикалардагы опера һәм балет сәнгате белән дә танышыр, аларның милли тавышларын тыңлап ләззәтләнер идек. Милли опера сәнгате фестиваленә Альбина Шаһиморатова исемен кушар идек. Балетка... уйларга кирәк.

 

 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100