Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Опера студиясендә «Башмагым» мюзиклы: Дәниф Шәрәфетдиновның улы – яңа буын Галимҗан

news_top_970_100
Опера студиясендә «Башмагым» мюзиклы: Дәниф Шәрәфетдиновның улы – яңа буын Галимҗан
Автор фотолары

Казан консерваториясенең Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» легендар музыкаль комедиясе белән төгәлләнде. Мюзиклның яңа куелышы татар музыкасы сәнгатенә яңа буын яшьләр килгәнен күрсәтәме – хәбәрчебез күзәтүләре.

Казан консерваториясенең опера студиясе Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен беренче мәртәбә моннан 13-14 еллар элек – 2009 елда – композиторның юбилее уңаеннан куйган иде. Спектакльне студентлар Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә, Санкт-Петербургта уйнаганнар.

«Бу музыкаль комедиягә кабат кайту – Казан консерваториясе опера студиясенең 30 еллыгына бүләк. «Башмагым» спектакле – яшь, талантлы буын вокалистлары катнашкан, яңартылган куелыш. Казан консерваториясе куйган спектакль премьерасыннан соң инде 13 ел узды. Тамашачыларны яңа буын музыкантлары, артистлары белән очрашу көтә», – дип ассызыклады Казан консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаббарова спектакль алдыннан.

Җәүдәт Фәйзинең Таҗи Гыйззәт либреттосы (Хәбибулла Ибраһимов пьесасы нигезендә) буенча «Башмагым» музыкаль комедиясе беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 1942 елда куелган. Галимҗан – Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Сәрвәр – Галия Кайбицкая, Шәфыйка Котдусова. Дирижер – Ильяс Әүхәдиев, режиссер – Сөләйман Вәлиев-Сульва. «Башмагым» музыкаль комедиясе – татар совет опереттасын тудыру юлында уңышлы бер этап», – дип язган ул чор журналистлары.

Соңрак ул Опера театрында Рафаэль Сәхәбиев, Руслан Дәминовлар белән куелды. Өлкән буын татар тамашачысы күңелендә әлегәчә сөйкемле Руслан Дәминовның Галимҗаны, Рафаэль Сәхәбиевның Себер бае сакланадыр. Чөнки Татарстан телевидениесе аны еш күрсәтә иде – карап үстек.

Ә интернет киңлекләрендә «Башмагым» музыкаль спектаклен Казан консерваториясенең Опера студиясе 2009 елда куйган вариантын табарга була. Спектакльдә консерваториянең Ринат Халиов җитәкчелегендәге «Татарика» оркестры, Казан музыка училищесының Венера Гәрәева җитәкчелегендәге татар хоры катнашкан. Галимҗан ролендә – Филүс Каһиров, Сәрвәр – Айгөл Хәйри, Кәрим бай – Артур Исламов.

Ул спектакль Зур концертлар залы белән генә чикләнеп калмыйча, Камал театры директоры Шамил Закиров чакыруы буенча, Камал театры сәхнәсендә дә уйналган иде. «2010 елда уйналган иде ул. Тулы залга уйнадык. Камал театрының бөтен труппасы килгән иде. Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиевлар килгән иде. Шамил Зиннурович сәхнәгә чыгып: «Яшьләр сәхнәдән шулай сөйләшә һәм җырлый алганда, татар теленең киләчәге бар», – дип әйтте», – дип искә ала Опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаббарова.

Яшь җырчыларыбыз катнашкан һәр музыкаль спектакль «Татарга музыкаль театр кирәк» дигән фикерне бер дөрләтеп ала иде. Егетләр-кызлар төрле сәхнәләрдә, төрле проектларда катнашып, үзләренең өлгереп җиткәнлекләрен дәлилли торсалар да, беркем дә аларга театр ачып бирмәде, әлбәттә – кызганыч! Хәзер Филүс Каһиров, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хәйриләрнең – һәрберсенең үз юлы, үз проектлары, үз тамашачысы. Без аларны өйрәнелгән гадәт буенча «яшьләр» дип атасак та, алар өлгереп җитү генә түгел, ныклы урта буынга әверелгән икән ләбаса, чөнки яңа буын Галимҗаннар – Кәрим байлар – Зыя байлар һәм Җиһан карчыклар барлыкка килгән. Яңа «Башмагым» әнә шундый хис-тойгылар уятты.

Залга үтәм. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы опера өчен уңайлы түгел. Оркестр тезелеп утыргач, әле бит түрдә орган да урын алып тора, артистларга йөрергә бөтенләй урын калмый. Җитмәсә, азмы-күпме декорация дә куясы бар. Югыйсә, Татарстанның менә дигән опера сәхнәсе бар, әмма яшьләргә анда җырлау бәхете бик эләкми.

«Башмагым» музыкаль спектакленең һәр сәхнәсе таныш – төрле куелышларда мең дә бер каралган спектакль. Әмма караган саен карыйсы килә торган матур тамаша. Студентлар куелышында гаҗәеп ихласлык, җылылык, мөлаемлык бар. «Боларда драма артистлары осталыгы да бар», – дип сокланып куйдым әле.

Сәрвәр ролендә – Элина Сафина. Галимҗан – Динар Шәрәфетдинов. Кәрим бай – Инсаф Ганибаев. Сүз уңаеннан, Инсаф 2021 елда «Созвездие – Йолдызлык»ның гран-приен алган егет икән. «Иске кара урман», «Китмә, сандугач», «Җәйге урман», «Эрбет» һәм «Тормыш җыры» кебек халык әсәрләрен башкарып, Красноярскида узган 2022 елгы Дельфия уеннарында вокал юнәлешендә җиңү яулаган. Шәп иде аның Кәрим бае! Егет әле бөтенләй бала гына икән, Казан музыка көллиятендә укый.

Фәрхия ролендә – Гөлназ Гарифуллина. Зыя Гафуров – Алмаз Әкбәров. Вафа – Ислам Исмәгыйлев. Гыйльми – Гүзәл Габбасова. Шымчылар – Тимур Мусин, Ирек Хаммадиев.

Җиһан карчык та шәп! Алена Кәримова татар тамашачысының һәртөрле катламына яхшы таныш. «Татар моңы»нда гран-при алганда, ул әле Алена Прокопьева иде. «Керәшен чибәре» титулы да бар. Аннары Алена Кәримовага әйләнеп, ире Азат Кәримов белән телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бардылар – димәк, аларны телевидение тамашачысы да яхшы белә. Казан музыка көллиятен тәмамлаган, Казан дәүләт консерваториясендә танылган опера җырчысы, доцент Клара Хәйретдинова классында белем ала. Аленабыздан эстрада сәхнәсе һәм телевидение кыланмышларын чистартып, затлы җырчы тәрбияли алган Казан консерваториясе укытучыларына, аерым алганда, Клара Әкрәмовнага рәхмәт! Шушы югарылыгында калсын иде Аленабыз.

Спектакльдә 14 төп персонаж, «Татарика» оркестрының 30 музыканты, Казан консерваториясе һәм Казан музыка көллияте хорының 40 артисты катнашкан. Кәрим бай роленә артистның Казан музыка көллиятеннән алынуы бераз борчу тудырды, әлбәттә. Егет шәп, сүз дә юк! Инсаф Ганибаев – перспективалы. Әмма Казан консерваториясенең үзендә Кәрим бай булырлыклар булмавы...

Әлфия Җаббарова: «Казан музыка көллияте студентларын алуыбыз – кластер булып бергә эшләү билгесе. Инсаф Ганибаев кебек егетләрне рәхәтләнеп спектакльләргә алабыз. Үзебезнекеләргә килгәндә, кайбер студентларыбызның исем-фамилиясе татар булса да, сәхнә чыгарлык итеп татарча җырлый алмыйлар. Күп сайландык. Шулай да Татарстанда туып-үскән егетләр белән эшлисе җиңелрәк. Башка регионнардан килгән татар балаларының теле белән нык эшләргә туры килә. Алар үзләре тел өйрәнергә дип килгән. Тырышлар, өйрәнәләр.

Мин «Башмагым»ны башка куймам, дигән идем инде. Башка андый сәләтле яшьләр булмас, дигән идем. Булды. Табылды. Команда җыелды. Бу юлы җырлаган яшьләр җиңел, заманча, ниндидер челтәр-бизәкле кебек. Бу балалар шулкадәр яратып уйнадылар. Югыйсә, вакытлары бик тыгыз бит аларның. Конкурсларда да катнашалар, укулары да бар. Әмма татар спектакле дигәндә бик теләп эшлиләр».

Сәхнә сөйләме техникасы буенча укытучы Гаптерәүф Нуриев: «Составлар алышынып торгач, эшлисе катлаулырак булды. Ләкин балалар бик тиз эләктереп алалар. Инсаф Ганибаев та бик тиз эләктереп алды. Иң мөһиме – эшләргә теләкләре бар, теләкләре булганга нәтиҗә күрсәтәләр», – диде ул.

ххх

Спектакльнең кечкенә генә бер табышы – яңа кызыклы җырчы ачтым.

«Галимҗан Салих Сәйдәшевка охшаган», – дип куйды әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова, спектакль караганда. Чыннан да, охшаган. Әйтерсең лә, грим остасы Салих Сәйдәшевнең популяр фотосын алдына куйган да, Галимҗан партиясен башкарган Динар Шәрәфетдиновны шуңа охшатып ясаган. Әллә үзе охшаганмы? Белми калсам, нинди журналист инде мин – тәнәфестә сәхнә артына юл алдым.

Сәхнә артына таба барганда, ишек төбендә Кариев театрының иң харизмалы актеры, җырчы һәм көрәшче егете Муса Камалов очрады. «Сез мондый җирләргә дә йөрисезмени? Мин сезне театрларга гына киләсез дип уйлый идем», – ди. «Монда – яшь кан. Яратам яшьләрне карарга», – дим. Казан консерваториясен тәмамлаган Муса Камалов үзе дә җырдашларын тыңларга килгән икән.

ххх

Менә ул Галимҗан! Чыннан да, охшаган – Салих Сәйдәшев үз исемен йөрткән залга үзе кереп баскан кебек!

Динар Шәрәфетдинов Чаллы егете икән. Казан музыка көллиятен тәмамлаган, хәзер Казан дәүләт консерваториясенең III курсында укый.

«Бәлки грим белән охшаганмындыр. Әйткәннәре булмады», – диде ул тыйнак кына.

Хыялың нинди, Динар?

Хыялым – гаиләмнең сәламәтлеге...

Анысы – барыбызның да хыялы, Динар, – дип туктаттым мин аны. – Әйдә, иҗатың турында...

Эгоист хыялларыммы? Тамашачы минем иҗатым кирәк булсын иде...

Синең иҗади хыялларың Казан һәм Татарстанга бәйлеме? Әллә...

Әлегә Казанда. Татарстанны яратам.

Опера сәхнәсе турында хыялланасыңмы? Әллә эстрада юнәлеше дә кызыкмы сиңа?

Мин эстраданы да яратам...

Эстрада җырларың бармы?

Үземнеке юк. Бәлки, әтинекен җырларгадыр...

Әтиең кем?

Дәниф Шәрәфетдинов... җырчы...

Гафу ит, Динар, «гаиләмнең сәламәтлеге» дигән сүзләреңнең асылын аңладым. Дәнифнең хәлләре ничек?

Аллага шөкер, исән-сау!

Сәламәтлеге?

Күзләре начар күрә. Операцияләр кичерде, уколлар салып торалар...

Уңышлар сиңа, Динар! Опера сәхнәсе булсынмы, эстрадабызмы, синең кебек затлы вокаллы һәм якты күзле ихлас егетләребез кирәк…

Мин Дәниф Шәрәфетдиновның үз тамашачысы барлыгын беләм. Вакытсыз дөнья куйган легендар җырчыбыз Хәния Фәрхи белән сәхнәгә чыккан, хәзер инде авыруы аркасында тамашачысы янына бик чыгалмый торган, әмма халык хәтереннән җуелмаган җырчы ул Дәниф Шәрәфетдинов. Улын да күз уңында тотыйк. Югалтмыйк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2023
    Исемсез
    Талантлы яшьлэр усеп килэ... Инсаф Ганибаев БИК талантлы егет, безгэ дэ ошады.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100