Онытылмый икән игелек кылучылар… (Сәлия Гарифуллина)
Көннәрнең берендә, сүз иярә сүз чыгып, таныш ханым белән яхшылык, игелек кебек асыл төшенчәләр даирәсенә кереп киттек. Баксаң, хәтер сандыгында шактый җыелган ул темага бәйле күркәм-матур истәлекләр.
«Студент чактагы вакыйгаларны еш кына хәтердән кичерәм, — ди танышым. — Шулай, икенче курсны тәмамлар елны, бик тә читен хәлгә тарыдым. Тулай торактагы бүлмәдән «колак кактым». Үз гаебем белән түгел. Эш шунда, бүлмәдәшләрем югары курс кызлары иде. Иркен тормыш яратучылардан. Кәеф-сафа корырга, егет-җилән белән аралашырга әвәсләр. Өстәвенә, ата-аналары бик тә хәлле кешеләр, акча-мазарга интектермиләр. Шуңадыр, кызыйларның укуга әллә ни исләре китеп бармый, аларга стипендия булды ни, юк ни…
Ял көннәрендә бүлмәдә калмаска тырышам, туташларның «вечеринка» мәле ул чөнки. Хәер, алар үзләре үк мине ераккарак «олактыруны» хуп күрә, артык «свидетель» кирәкми лә… Түзәм, ни дисәң дә, «общага»да буш урыннар юк. Янә дә инде бу уку елы тәмамланырга озак калмый, киләсе елга бәлки башка бүлмәгә эләгеп булыр. Гадирәк кызлар янәшәсенә, диюем.
Шулай итеп, чираттагы ялда күрше шәһәрдә яшәүче туганнарга юлландым. Кире әйләнеп кайтуга исә… бик тә харап-күңелсез яңалык көтә иде үземне. Туташлар «кара исемлек»кә эләккән. Студсовет әгъзалары «кичке ау”га чыккан булган. Безнең бүлмәдә бәйрәмнең иң кызган чагы икән. Тәмәке төтене, колак тондыргыч музыка, кызмача кунак егетләр… Кыскасы, студсоветныкылар бүлмәдә яшәүчеләрнең һәммәсен (шул исәптән мине дә) каләм очына алган. Ә бу инде алдагы елга «общага»сыз калдың дигән сүз… Студсовет башлыгы торган бүлмә тупсасын аз таптамадым, билгеле, әлеге хәлдән соң, ул кичне бөтенләй башка шәһәрдә булуымны дәлилләргә тырыштым. Автобус билетын да күрсәттем. Тик… бушка. Җәйге каникулдан соң укырга килүгә, «кара исемлек»тәгеләргә урын юк», дип кырт кистеләр.
Бәхеткә, студентлар өчен профилакторийга урнаша алдым. Бер айга. Һаман теге «нәчәлник» тупсасын суытмыйм, бүлмәгә рөхсәтне ул гына бирә чөнки. Кем әйтмешли, «утны-суны кичкән, киселгән», миннән ярыйсы гына олы яшьтәге бер бәндә. Студент, имеш… Һаман алтынга бәрабәр вакытны суза, юк-бар вәгъдәләр белән «сыйлый». Озакламый булыр, түз, янәсе. Бәлки акча «төрткәнне» өмет иткәндер, анысы безгә караңгы… Шул рәвешле ай ахырына якынлашты. Профилакторийдагы урынны бушатырга кирәк. Нишләргә? Уйладым да, студентларны биредәге бүлмәләргә тәгаенләүче ханым кырыена кердем. Бүтәнчә чарам калмаган иде. Хәлне аңлаттым. Рәхмәт төшкере, куып чыгармады, игътибар белән тыңлады. Озак кына уйланып утырды. Ниһаять, тәвәккәлләде: «Болай итәбез алайса. Тагын бер айга озайтырбыз курсовкаңны, аннан да озакка булмый. Тик шундый шарт — иртән укырга китәсең, монда кич кенә кайтасың. Көндезләрен кеше күзенә чалынма! Сөйләнеп тә йөрмә…»
Шатлыктан илгәзәк ханымны кочаклап ала яздым. Күк капусы ачылдымыни! Ура, яшибез болай булгач! Баштан ук әйтим, игелек иясе миннән акча-фәлән алмады. «Алдыңны-артыңны карап йөрсәң, шул җиткән», - диде. Йөрмимме соң! Иртүк чыгып китәм, профилакторий ябылганда гына кайтып керәм. Кайда гомер уздыраммы? Институтның уку залы коткара, дәресләргә дә шунда әзерләнәм. Әлбәттә, теге студсовет башлыгын тынычлыкта калдырмыйм. Көн дә сугылам. Тәмам миннән туйды бу, ахрысы, «ай ахырына берәр бүлмәдән урын табарбыз», дип вәгъдәләде. Чыннан да, бу юлы әйткәнендә торды. Ниһаять, мин дә «кешеләрчә» тулай торакка урнаштым.
Әйе, байтак нәрсәгә өйрәтте мине әлеге вакыйга. Кыенлыклар каршында сыгылып төшмәскә, читен хәлләрдән чыгу әмәлен туктаусыз эзләргә. Һәм дә сиңа игелек кылган, ярдәм кулы сузган кешеләрне һичбер вакыт онытмаска. Мөмкинлегең бар икән, үзең дә мохтаҗларга булышырга тырыш. Рәхмәт сүзләре ишетер, макталыр өчен түгел. Йөрәк-күңел кушуы буенча».
…Дөрес фикерли танышым. Ул бәянләгәннәр күпләргә гыйбрәт булырлык, минемчә. Гадәттә адәм балалары үпкә-зарларын ешрак хәтердә саклаучан. Ә бит уйласаң, яхшы күңелле кешеләр бихисап бу фани дөньяда. Хатирәләр «киштәсен» җентекләп тикшер генә — ышанмас җирдән ышанырсың…