Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныклар бәхете өчен исән кайтсын!»: Казаннан бер төркем мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

Казанның Танк полигоныннан тагын бер төркем мобилизацияләнүчеләрне, алга таба хәрби әзерлек үтү өчен, Россиянең көньяк полигоннарына җибәрделәр. Мобилизацияләнгән ир-атлар һәм аларның туганнарына Элвин Грей концерт куйды. «Интертат» хәбәрчесе полигонда булып, китүчеләр белән аралашып кайтты.

news_top_970_100
«Оныклар бәхете өчен исән кайтсын!»: Казаннан бер төркем мобилизацияләнүчеләрне озаттылар
Абдул Фархан

«Сугышта иптәшең өчен гомереңне бирү гөнаһ түгел»

Танк полигонына алып керә торган юл буйлап, бер рәт 102 регионлы машиналар тезелгән. Бүген Казаннан китүче мобилизацияләнгән якыннарын озатырга Башкортстаннан килгән халык. Танк полигонының бер җирендә китүчеләр митингка тезелеп баскан. Хәрби оркестр, Казан югары хәрби команда училищесы командирлары, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары, хатыннары, әниләре ир-атларны теләктәшлек сүзләре белән озатты.

«Сугышта иптәшең өчен гомереңне бирү гөнаһ түгел», – диде Казан югары хәрби команда училищесы командиры Кирилл Кулаков.

Кичә без полкның әзерлеген карадык. Полк оештырылган, әзер. Хәрби состав, корал, күзәтү, разведка, элемтә чаралары буенча да әзер. Сез бердәм булырга тиеш. Сезнең яныгызда – хәрби туганыгыз. Кайдан чакырылуы, кайсы шәһәрдән булуы мөмкин түгел. Сез хәзер иңне иңгә терәп торасыз. Хәрби туганыгызга һәрвакыт ярдәм итәргә тиешсез. Сугышта иптәшең өчен гомереңне бирү гөнаһ түгел, – диде ул.

Мобилизацияләнгәннәргә училище башлыгының дин тотучы хәрбиләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Сергий атакай фатихасын бирде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, «Гаилә» мәчете-имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин китүче ир-атлар өчен дога кылды.

Хәрби оркестр Россия гимнын уйнап җибәрде. Ике яклап рәт-рәт булып тезелеп баскан ир-атларның күзен чагылдырып, бер өмет кебек кояш чыкты. Хәтта көннең шыксызлыгы, салкынлыгы онытылган кебек булды.

«Башкортстан, Татарстан, алга!»

Оркестр Булат Окуджаваның «Нам нужна одна победа» җырын уйнап җибәрде. Рәт-рәт булып тезелеп торган ир-атлар киртәләрнең икенче ягында басып торган туганнары янына ашыкты.

Танк полигонында Башкортстаннан булган мобилизацияләнгәннәрне җыйган булганнар. Шуңа күрә баш очында төрле гаскәр әләмнәре белән бергә Башкортстан әләмнәре дә ялтырады.

Оркестрдан соң сәхнәгә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин – Элвин Грей һәм аның командасы чыкты. Әле митинг башланыр алдыннан гына ирексездән Элвин һәм командирлар арасында булган диалогның шаһите булып куйдым. Аны сәхнәгә чыгарырга теләмәделәр. «Миңа монда андый кешеләр кирәк түгел!» – диде җитәкчеләрнең берсе. Башкортстанның мәдәният буенча җаваплы кешесен сорадылар. Тик шулай да Элвин, инде алдан ук төзеп куйган сәхнәсенә чыгып, башкортстанлыларны сәламләде. «Без бергә» дигән җыры башлану белән, мобилизацияләнгәннәр сәхнә янына якынлашты, Элвин белән күрештеләр, әләмнәрне биреп, сәхнәдән болгаттырдылар. Туганнарына, якыннарына сәламнәр дә җибәрде әле Элвин Грей.

Кызганыч, тормышта шулай да була. Кызганыч, без бүген шундый мохиттә күрешәбез. Сезнең җиңү белән кайтуыгызны телим. Без сезне көтәчәкбез. Рәхмәт бергә булганга. Гел бергә! Башкортстан, Татарстан, алга! – дип кычкырды ул.

Радик Юлъякшин – Башкортстан Республикасы Башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сүзләрен дә җиткерде.

Радий Хәбиров: «Егетләр, Башкортстан сезнең белән. Бөтенегез дә исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Җиңү белән кайтыгыз», – диде. Шулай ук, тиздән сезнең белән бергә гаскәрләрдә булачагын әйтте, – диде ул.

Радик Юлъякшин күптән түгел генә Украинаның санкцион исемлегенә эләкте. Украина президенты Зеленский Радий Хәбировка 10, аның киңәшчесе Юлъякшинга 5 елга илгә керүне һәм нинди дә булса эшчәнлек алып баруны тыю турында документны имзалады. 

«Өйдән дә кая барасын белмичә киткән идек»

Концерт карау, туганнары белән саубуллашу өчен, ир-атларга сәгатьтән артык вакыт бирелде. Төшке аштан соң аларны тиешле урынга җибәрә башлаячакларын әйттеләр.

Җирдә зур-зур рюкзаклар, сумкалар, пакетлар.. Ирләрнең күпмеседер концерт карый, кайберсе телефоннан сөйләшә, кайберсе ерак аралардан килгән туганнары белән аралаша. Кайберләре елмаеп, шат күңел белән үзара сөйләшеп торалар.

Бөре белән Мишкә районнарыннан булган һәм бер-берсенә бертуганнар кебек охшаган Игорь Михайлов белән Виталий Кибатуллин да шундыйлардан.

Нинди кәеф булсын инде? Уртача вариант. Курку да иллегә илле. Баргач, нәрсәнең ничек буласын карарбыз. Әлегә шулай. Эш барышында билгеле булыр. Хәзер фаразлаудан ни файда? Өйдән дә кая барасын белмичә киткән идек, – дип сөйләделәр алар.

Борай районыннан Рамил Хәбибуллинның исә хәрби тәҗрибәсе бар, ул – Чечня кампаниясендә катнашкан кеше. «Егетләрне «барысы да әйбәт булыр» дип дәртләндереп торам», – диде ул.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Себердә эшли идем. Чакыргач, монда килергә туры килде. Армиядә хезмәт иткәндә, икенче Чечня кампаниясендә катнаштым. Бу әйбер миңа ят түгел. Күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә бар, тик Чечня монысыннан аерыла инде. Монда усалрак, икенче төрлерәк. Егетләрне дә: «Барысы да әйбәт булыр», – дип, дәртләндереп торам. Үзем әзер. Егетләр дә күтәренке кәеф белән барсын, дип тырышам, – дип сөйләде Рамил.

«Мондый концертлар рухны күтәрә, – дип өстәде, сәхнәдәге Элвин Грейга карап. – Концертлар гел килделәр. Казанның үзенә дә бардык. Рухны күтәрергә бик әйбәт. Армия тормышыннан читкә китеп, чак кына онытылырга да кирәк бит», – диде Рамил.

«Оныкларым бәхетенә исән-сау кайтсын!

Бөредән Камил Шәриповны озатырга хатыны Алсу белән әнисе Гүзәл апа килгән. Алар янына килеп басуым булды, мобилизацияләнгән тагын бер егет килеп, «туганнар, сәлам!» дип, алар белән бергә мине дә кочаклап алды.

Бөредән өлешчә мобилизация буенча 160 кешене Танк училищесына китерәләр. Алар арасында 33 яшьлек Камил Шәрипов та була.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

33 яшь улыма. Ике малае бар. Берсе 1нче класста, икенчесе бәләкәй әле, балалар бакчасына гына йөри, – дип сөйләп китте Гүзәл апа, күзеннән аккан яшьләрне тыя алмыйча. – Исән-сау кайтсыннар инде, иң мөһиме. Теләк теләп торабыз. Балалар бәхетенә, оныкларым бәхетенә исән-сау кайтсыннар, – диде ул.

Бер кулы белән әнисен, икенче кулы белән хатынын кочаклап, елмаеп торды Камил. Әнисенең сүзләреннән соң: «Бераз түзәсе генә. Вакыт инде», – дип куйды.

Коймага терәлеп, агач астында кочаклашып торган пар янына бардым. Алсу ире Вадимны озатырга Уфадан килгән. Бикбулатовлар 7 ел бергә, өйдә 4 яшьлек кызлары көтеп калган. «Тыныч кабул иттем. Курку хисләре дә юк», – диде Вадим. «Без көтәчәкбез. Әти-әниләр дә көтәләр», – диде Алсу. «Нинди хисләр белән озаттыгыз?» – дигән соравымнан соң озак уйланып торды Алсу. Күзләре яшьләнде, тик барыбер дә елмаеп: «Барысы да нормально», – диде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Кызыбыз әтисенең киткәнен аңлый»

Концерт барганда өстеннән бушлатын салып, кечкенә кызына кидертеп куйды да, кулына алып, биетеп торды. Янында – хатыны. Алексеевск районыннан Татьяна белән Максим Уленговларның кечкенә кызлары, әтисенең еракка китәсен аңлагандай, моңсу гына җиргә карап тора.

30ы көнне Танк училищесына алып киттеләр. Иң якын туганнар җыелып озаттык. Аннары ул якташлар янына полигонга күчерүләрен сорады. Көтмәгәндә, дип булмый, без шуңа таба барганын аңлаган идек. Февральдәгесе көтелмәгән иде. Аннары нәрсәдер булачак, дигән хис бар иде. Бераздан яңалыклар укудан туктадым, тынычландым, сәяхәт итә башладык. Без икебез сәяхәтләрдән фильмнар төшерә идек, – дип сөйләде Татьяна.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Әтисенең кулындагы кечкенә кызчык башын аска иеп, йөзен яшерде. «Кызым, кара, кара», – дигәч кенә күтәрелеп карады кызчык. «Мин үземне кулда тотам. Максимның кәефе күтәренке. Кызыбызга тиздән 4 яшь тула, әтисенең киткәнен аңлый, тик кая икәнен әйтмим», – ди әни кеше.

Өлешчә мобилизация буенча Казанга килгән икенче төркем ир-атларны полигонда шулай озаттылар. Салкын җиле, өмет биргән сыман болыт арасыннан ялтырап чыккан кояшы, Элвин Грей җырлары, күз яшьләре, шул ук вакытта күтәренке рух белән озаттылар аларны. Өйләргә дә шат күңел белән әйләнеп кайтыгыз, ир-егетләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 ноябрь 2022
    Исемсез
    Балалар исэн САУ кайтсыннар, рэхмэт сезгэ! Эшегездэ унышлар!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100