Онлайн очрашулар мәйданында татарча субтитрлар функциясе эшли башлады
МТС компаниясе үзенең «МТС Линк» платформасында татарча субтитрлар функциясен эшләтеп җибәрде. Хәзер рус һәм инглиз телләрендәге сөйләм онлайн режимда автоматик рәвештә татар теленә тәрҗемә ителәчәк. Татар теле – Россия халыклары телләре арасында әлеге платформага кертелгән иң беренче милли тел булды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Яңа мөмкинлек тулысынча Россия технологияләренә нигезләнеп ясалган. Ясалма интеллект спикерларның сөйләмен таный һәм аны субтитрлар рәвешендә чыгара.
МТСның Татарстандагы директоры Марат Кабанов сүзләренчә, узган ел республика халкы 80 меңгә якын онлайн очрашу һәм вебинар уздырган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны исәпкә алмаганда, Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыкты. Бизнес-коммуникация, уку һәм күмәк эш өчен әлеге платформадан иң еш кулланучылар – бизнес һәм мәгариф өлкәсе оешмалары, дәүләт учреждениеләре һәм ИТ-компанияләр.
«Кулланучылар арасында иң популяр сорауларның берсе – туган телдә аралашу мөмкинлеге иде. Илебездә берничә миллион кеше татар телендә сөйләшкәнне исәпкә алып, онлайн чараларда катнашучылар үз туган телләрен куллана алсын өчен, без бу тәрҗемәне өстәдек. Иң киң таралган телләрдән синхрон тәрҗемә ясау эшлекле киңәшмәләрдә генә түгел, ә республикабызда даими узып торучы бөтенроссия һәм халыкара форумнарда, конференцияләрдә дә бик файдалы булачак», – дип ассызыклый Марат Кабанов.
«МТС Линк» платформасында субтитрлар функциясе беренче тапкыр 2025 елның III кварталында барлыкка килгән. Аның төп максаты – ишетү сәләте чикләнгән хезмәткәрләр һәм сөйләмне ишетеп кабул итүдә кыенлыклар булган кулланкчылар өчен эшлекле аралашуны һәм укуны уңайлырак итү.
Ә инде 2026 елның I кварталында МТС бу функцияне тагын да киңәйтте: хәзер кулланучыларга онлайн чара барганда ук сөйләмне 18 телгә тәрҗемә итү мөмкинлеге ачылды. Бу төрле телләрдә сөйләшүче аудитория өчен очрашуларда, конференцияләрдә һәм укуларда катнашуны җиңеләйтте.