Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онколог белән “туры элемтә”: мастопатия – истерикага бирелүче ханымнар авыруы яки яман шеш күрсәткечләре ни өчен арта?

Яман шеш – күпләрнең үзәгенә үткән, җелегенә төшкән чир. Шундый мәкерле ул - кемнәрнеңдер гомерен яшьли өзә, берәүләрне кинәт ятим, тол итә... "Татар-информ" студиясендә онколог белән "туры элемтә" оештыруыбыз укучыларыбыз үтенече буенча булды. Чөнки бу темага битараф калучылар юк. Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары, онколог-маммолог Илсур Шәймәрдановның сезнең сорауларга җавапларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Онколог белән “туры элемтә”: мастопатия – истерикага бирелүче ханымнар авыруы яки яман шеш күрсәткечләре ни өчен арта?

– Иремнең бавырында яман шеш иде. Операция ясадылар. Аннан, диагноз куяр өчен дип, тагын бер тапкыр операция булды. Шуннан соң, ярасы ачылып, кан китте, һәм ирем үлде. Яман шеш дип диагнозы куелган иде бит инде. Бу очракта кабаттан операция ясарга тиешләр идеме?

– Бавырда булган яман шеш дигәндә, бавырның үзендә барлыкка килгән, шулай ук, бавырга күчеп утырган яман шеш метастазалары булырга мөмкин. Бу авыруның гомерен коткарып калуның бердәнбер мөмкин ысулы – бавырга операция ясап, шешне алу. Бу һәрвакытта да мөмкин түгел, чөнки бу бавырның күпме өлеше зарарланудан тора. Күпчелек очракта без, табиблар, бу операцияләрне ясарга тырышабыз, чөнки бу кешенең бердәнбер өмете. Бавырда булган яман шешне бүтәнчә дәвалау ысуллары юк. Онкология диспансерында бавырга атнасына берничә операция ясыйбыз. Кайбер атналарда аларның саны 7-8 гә кадәр җитә. Бавыр – кан белән юыла торган торган орган, шуңа операциядән соң өзлегүләр дә, үлем очраклары да булырга мөмкин. Операцияләрдән соң 20 процентка кадәр булырга мөмкин өзлегүләр – дөнья күләмендә бу билгеле әйбер. Бу сорау буенча нәрсә булганын күз алдына китерә алмыйм, әмма һәр үлем очрагын аерым тикшерергә кирәк. Моның өчен диспансерда паталогоанатомик тикшеренүләр уздырыла, нәтиҗә ясыйбыз. Безнең диспансерда булган һәр үлем очрагын табиблар комиссиясендә тикшерәләр.

– 2002 елда онкология буенча операция ясаттым. Соңгы 3-4 елда бик нык ябыга башладым, сәбәбен әйтә алмассыз микән?

– Кызганыч, бу очракта кайсы орган турында икәне әйтелмәгән. Шеш ашказанында булган очракта, ашказаны күп вакытта тулысынча алына, кеше үзенең нечкә эчәгеннән ясалган ашказаны белән яши. Бу очракта бу ябыгуны сәбәбен онкологиянең рецидивы булмаса да аңлашылырлык. Кайбер вакытта шеш авыруының яңадан кайтуы яки метастазалар барлыкка килүе ихтимал. Шуның өчен тикшерү үткәрергә кирәк, болай гына ябыгуга нәрсә сәбәп булганын әйтеп булмый. Үпкә, ашказаны бизе, бавыр, корсак куышлыгында булган бөтен әгъзаларны тикшерергә кирәк, шул очракта моның сәбәбе онкология түгел, бүтән нәрсә яки онкологиянең кабталануы дип әйтергә була.

– Мастопатияне дару үләннәре, мәсәлән, алоэ белән дәвалап буламы? Күкрәкләр авыртканда, кәбестә яфрагы пешереп, бал сылап торудан да файда күрәбез дип сөйлиләр. Фиброзно-кистозная мастопатия дигән диагноз куйдылар. Бу рак китереп чыгарамы, авыруны ничек дәваларга? (Теләче районыннан Чулпан).

– Бу сорауга төрлечә җавап бирергә була. Мастопатия ул – җыелма сүз. Халыкара авырулар классификациясендә андый авыру теркәлмәгән. Мастопатия ул – хатын-кызларда була торган төрле функциональ үзгәрешләр, күкрәк бизенең функциональ халәте.  Кисталар булу – ул да булса, күрем алдыннан күкрәк бизләренең катылануы, авыртуы. Боларның барысын да мастопатия дигән терминга кертәләр. Мастопатия ул онкологлар эше түгел, шулай да аның төерле формалары бар. Алар артында күкрәк бизе рагы ятарга мөмкин. Мастопатияне үләннәр белән дәваларга мөмкин, тик нинди үләннәр икәнен әйтә алмыйм, чөнки сәбәпләре күп – стресслар, бавырның эшчәнлеге, калкансыман биз эше, күкәйлекләр эше дөрес булмау. Пациентта төрле җенси авырулар булса, абортлар ясаткан булса, алар барысы да мастопатия барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин.

Бер генә дару, бер генә үлән белән бу функциональ үзгәрешне җиңеп булмый. Кәбестә яфрагы пешереп, бал сылап пакет белән төрү – бу халык медицинасыннан алынган әйбер. Безнең халык аңсыз халык түгел, бу еллар буе кулдан кулга күчкән ысуллар. Моның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Күкрәк бизен бал кәбестә яфрагы белән җылыту, мастопатия, я ялкынсыну булганда файда китерсә, шеш булган очракта җылыту тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуң күрә башта күкрәктә шеш юкмы – шуңа инанырга кирәк. Ниндидер шик булса, кулланырга киңәш итмәс идем.

Күкрәк бизенең төп функциясе – бала имезү. Ә бүгенге көндә күбрәк эстетик ягын күз алдында тотабыз. Бүген ул мөһим әйбер, әмма төп функциясе – бала тукландыру функциясе. Авырлы булып бала ашатканда гына күкрәк бизе үзенең функциясен үти, шул вакытта гына яңарыш кичерә. Калган вакытта ул картая, шуңа күрә анда шундый функциональ үзгәрешләр һәр ай эчендә бара.  

Фиброз-кистоз мастопатия үзеннән-үзе рак авыруы китереп чыгармый. Шушы төерле формада, мастопатия артында рак авыруы ятарга мөмкин. Рак авыруы яшь хатынарда да, өлкән яшьтәге хатын-кызларда да очрый. Күбрәк вакытта күрем беткәннән соң берничә ел дәверендә. Бу вакытта күбрәк табиб күзәтүендә булырга кирәк. Бүген диспансеризация чарасы дигән бик яхшы корал бар. 45 яшькә кадәр УЗИ ярдәме белән, 45 тән соң рентген, маммография юлы белән тикшеренергә була. Күкрәк авыртуы бармы-юкмы икәнен алдан белү өчен, бу коралдан баш тартмыйча файдаланырга кирәк. Сөт бизләре рагының каян килеп чыкканын бер генә кеше дә аңлата алмый. Аның сәбәпләре күп. Җенси авыртулар, абортлар, стресслар, бавыр, калкансыман биз авыртулары – барысы да күкрәк бизендә ямен шеш китереп чыгарырга мөмкин. Чир вакытында билгеле булган очракта, ханымнарыбыз күкрәген югалтмыйча, тулысынча сәламәтләнә ала.

– Мин бала имезүче әни, балама 1,6 ай. Күкрәгемнең аскы өлешендә авырта һәм шул җире кызарып тора. Тыгызлану, шеш юк, температурам да юк. Нәрсә булырга мөмкин бу, нинди мазьлар сөртергә була? (Питрәчтән Гөлфинә).

– Бала имезүче ханымнар белән шөгыльләнерлек аерым дәвалау учреждениеләре юк диярлек. Шулай да, бала тудыру йортларында бу проблема белән шөгыльләнүче табиблар бар. 7 нче шәһәр хастаханәсендә, 1 нче бала тудыру йортында бар андый белгеч, аңа мөрәҗәгать итәргә була. Бу инде сөтнең күкрәк турында җыйналып торуына бәйле булырга мөмкин. Бу вакытта һәрвакытта ялкынсыну килеп чыгарга мөмкин. Ничек кенә булса да табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу ялкынсыну сәбәпледер, монда бик сирәк очракта гына онкология турында сүз алып барырга була. Бу очракта онкология булырга тиеш түгел.

– Бер ай элек сөт бизләренә УЗИ ясаттым. Сул як күкрәгемдә 2 мм зурлыктагы мастопатия таптылар. Бүген икенче күкрәгемдә шешкә тап булдым, шулай ук култык асты өлешендә дә авыртып тора. Бу нәрсә булырга мөмкин, мастопатия шулай тиз тараламы? (Лаештан Дания).

– Бу зур бәла турында хәбәр итми. Култык астына бәрү, кисталарның булуы функциональ мастопатияне күрсәтә торгандыр дип уйлыйм. Интернетны ачып карасагыз, анда мастопатия ул истерик ханымнар авыруы дигән сүзләр табарга мөмкин. Монда күбрәк ханымнарның психологик халәтеннән тора. Аларның өйдә, эштә нинди стресста булуыннан, ире белән ничек яшәвеннән, җенси мөнәсәбәттә яшиме-юкмы – барысы да шуннан тора. 2 мм лы киста тапкач, гадәттә, аннары зуррагын эзли башлыйлар. Көн аралаш УЗИга йөри башлап, берсендә таба табиблар, икенчесендә тапмыйлар дип йөриләр. Ул күрем белән бәйле булырга мөмкин. Ай дәверендә кисталар зураерга, кечкенәләре юкка чыгарга да мөмкиннәр.

– Бу ел ир-атлар сәламәтлеген саклау елы буларак игълан ителгән иде. Ир-атлар арасында авырту күрсәткечләре ниндирәк? Тикшеренергә барырга теләмәгән ир-атларны ничек үгетләргә?

– Ир-ат сәламәтлеге дигәндә, аны хатын-кыз, гаилә сәламәтлегеннән башка аерым карау ул дөрес түгел. Дөнья йөзендә ир-ат берүзе генә сәламәт була алмый. Ирләр барып терәлмичә табибка бик күренергә теләмилә р.Эштән китә алмыйм, тегесе-бусы дип төрле сылтау табалар. Хатын-кызларыбыз үзләре турында күбрәк кайгырта, миңа килүчеләр дә күбрәк хатын-кызлар. Шушы ханымнар ирләрен үзләре белән алып килсәләр, бер чара булыр иде. Диспансеризация чарасында аларның бөтен органнарын карап чыгып, вакытында диагноз куярга мөмкин. Ирләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче үпкә рагы тора. Вакытында рентген тикшерүе узарга кирәк. Үпкә рагының 70-80 проценты тәмәке тарту белән бәйле. Хатын-кызлар арасында үпкә рагы шуңа күрә күпкә кимрәк. Ашказаны рагы, вакытында ашамау, дөрес ашамау, тәмәке тарту, көчле спиртлы эчемлекләр эчү белән бәйле. Юан эчәк рагы тәмле ашау белән бәйле. Эчәклектә хәрәкәт әзрәк, “клетчатка”га бай ризык әз, шуңа күрә юан эчәк рагына этәргеч ясала. Яман шешне бик күп төрле сәбәпләр китереп чыгара. Алайса кайвакыт яшелчә ашарга куштыгыз, яшелчә ашасаң, рак булмый икән, диләр. Болай дип кенә әйтү дә дөрес түгел.

– Онкология авырулары саны арта диләр. Бу ни белән бәйле?

– Әйе, ракның үсүен күзәтәбез – бу шулаймы соң, юкмы?! 100 мең кешегә 410 кеше ракның төрле локализацияләре белән чирли. Европа илләрендә бу сан 600 дән артык, үсеш алган илләрдә 700 гә якынлаша. Беренчедән, бу халыкның уртача яше арту белән бәйле. Япониядә рак авырулары, йөрәк авыруларын узып, үлем сәбәпләре арасында беренче урынга чыкты. Йөрәк-кан тамырлары авырулары икенче урынга чыкты. Уртача гомер озынлыгы 80 нән арта икән, без дә шул чамага кереп китәчәкбез, чөнки яшь арткан саен, олылар арасында рак белән авыручылар күбрәк булачак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасак, 2050 елда җир шарында яшәүчеләрнең 2 млрд тан артыгы 60 яшьтән узган кешеләр булачак. Алар арасында яман шеш күбәячәк. Бездә дә гомер азынлыгы артып, яман шеш авыртулары саны үсә бара. Шулай да, рак авыруы үлем сәбәбе буларак  берникадәр кимүгә таба борылды. 100 мең кешегә 192 иде, узган елда Татарстанда 186-188 тирәсе тәшкил итте.

Авыруларны ачыклау да бик яхшырды. 25 ел элек мин эшли башлаган чорда мәни бизе рагы (простатик биз рагы – “Интертат” искәрмәсе) белән авыручылар саны бик аз иде, 1-2 процент иде. Бүген махсус анализ диспансеризациягә кертелгәч¸ мәни бизе рагы белән авыручылар күпкә артты. Авырулар арасында иң зур үсеш темпы – простата рагы. Мәни бизе рагын Америкада тикшергәннәр – 80 яшьтән олы, бүтән сәбәпләрдән үлгән ирләргә паталогоанатомик тикшерү үткәргәннәр, 100 процентында диярлек мәни бизе рагы табылган.

Минем тагын бер санга игътибар юнәлтәсем килә. Бүген Татарстанда онкология авыртулары белән 107 мең кеше теркәлгән, шуның 57 проценты 5 елдан артык учетта тора. Ягъни, 60 мең кеше рак авыруы белән 5 елдан ары яши дигән сүз. Бу күп очракта авырудан терелү турында сүз бара дигән сүз. 5 ел эчендә авыруның кире кайтуы кимеп бара. Бүгенге көндә рак ул – приговор дигән сүз – миф. Пациентларның яртысыннан артыгы 5 елдан артык учетта торуы – зур сан. Бу шактый зур чыгымнар таләп итә. Хөкүмәт тарафыннан моңа зур игътибар бирелә.

– Солярий тире рагына китерә дип әйтәләр. Ә барыбер солярийга даими керүчеләр бар. Бу нилектән шулай? Солярийның зыяны турында җитәрлек күләмдә сөйләнмидер, бәлки?

– Солярийның ультрашәмәхә нурларның тискәре тәэсире билгеле. Шушы агрессив кояш нурларының, ультрашәмәхә нурланышның тире авырулары китереп чыгарырга мөмкинлеге – исбатланган әйбер. Австралия дигән континентта тикшерү үткәргәннәр. Австралиядә гомер буе һәм күчеп килгән халыкларны тикшергәннәр. Күчеп килгән халыклар арасында меланома яки тире авыртуларының ике тапкыр күбрәк булганына игътибар иткәннәр. Бу тиренең ультрашәмәхә нурланышка ияләнмәгәнен һәм аның тискәре йогынтысын күрсәтеп тора. Солярийны, кояш нурлары булмаган вакытта, күбрәк тиредә үлекле авыруларны двәалау йөзенән тәкъдим итәләр. Анда йөрмәгез дип, тулысынча кире кагып булмый. Һәр нәрсәнең үз күрсәтмәсе, нормасы бар. Нормадан тыш булса һәр нәрсә зыян гына китерә. Миңнәр булган очракта солярийга йөрергә киңәш итмәс идем.

– Татар халык ашлары эчәк рагына китерергә мөмкин дигән сүзләр белән килешәсезме?

– Татар халык ашлары тәме ягыннан аерылып тора, ә без тәмле ашарга яратабыз. Мин үзем татар булуым белән бик горурланам. Ләкин бездә күп ашау дигән әйбер бар. Ашыйбыз икән ашыйбыз инде – токмачын да, гөбәдиясен дә, бәрәңгесен дә кушып тутырабыз. Дозасы кирәк. Чикләү булырга тиеш. Рационда, һичшиксез, яшелчә, үлән, җиләк-җимеш, “клетчатка” булырга тиеш. “Клетчатка” ул эчәкләрнең эшләвенә китерә. Алар күбрәк селекенә башлыйлар, эчтәге матдәләрне тизрәк куып чыгаралар. Аннары гөбәдияләр ашагач, диванга барып ятмаска, йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Ул очракта эчәклек тә эшли, зарарлы матдәләр җыелып ятмаячак. Юкса, эчәклек стенасында тупланып ятып, алар үз зыянын эшләп ятарга мөмкин. Колоректаль рак бүген беренче урында диярлек. Димәк, яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга һәм азрак туймыйча калырга да кирәк. Ашау ике-өч сәгать саен булсын, тик туйганчы ашап ятып йоклау дөрес әйбер түгел. 100 грамм ит ашасагыз, 200 грамм яшелчә ашарга кирәк.

Бүген эчәктә яман шешне ачыклау чаралары бар. Диспансеризация вакытында тизәктә канны билгеләү мөмкинлеге бар. Тизәкне тапшыргач, анализда кан булса, ул кешене колоноскопияга җибәрәләр. Күп кенә медицина үзәкләрендә колоноскопияне авырттырмый торган ысул белән ясыйлар. Күп вакытта безнең халык авыртудан куркып, колоноскопияне УЗИ, томография белән алмаштырырга тели. Әмма алай гына булмый, эчтән карарга кирәк, чөнки шеш юан эчәктә бер көндә генә үсеп чыкмый.

– Әниләре күкрәгендә шештән яшьли вафат булган кызларның кайберләреннән “әнидә булгач, миндә дә булмагае” дип әйтүләрен ишетергә туры килә. Аларга хафаланырлык урын бармы?

– Бүгенге көндә рак авыруларының күпмедер өлеше нәселдән килү белән бәйле. Күкрәк рагының 20 проценты нәселдәнлек белән бәйле булырга мөмкин. Кешедә BRCA 1 һәм BRCA 2 геннары бар. Аларның булуы күкрәктә яман шеш булу ихтималлыгын күрсәтә. Күп очракта бу ген булганда, кешедә рак авыртуы барлыкка килергә мөмкин. Казанда лабораториядә кан бирәләр, бу ген бармы-юкмы икәнен ачыклыйлар. Булмаган очракта, нәселдән килгән дигән сүз дөрес булмый. Анджелина Джоли шушы геннарны белгәч, күрәкләрен алдырып, пластик операция ясатканын беләбез.

– Безнең онкодиспансерда мондый операцияләр ясаламы?

– Гомумән, маммология бүлегендә елына 2,5 мең операция башкарыла. 100 ханымга кирәкле әйберләр Хөкүмәт тарафыннан тәэмин ителә. Бу югары технологияле медицина ярдәме санала, имплантлар шактый кыйбат тора. Әмма ихтыяҗ күпкә зуррак. Без, шулай ук, пластиканы алып кайтылган имплантлар белән генә түгел, ул хатынның үз тукымалары белән ясыйбыз. Аркадан, корсактан үз тукымасыннан күкрәк бизе ясала. Ел саен 450 ләп пластик операция ясала. Хатын-кыз өчен күкрәк югалту – зур фаҗига. Мөмкинлек булганда, сөт бизләрен торгызырга телиләр.

– Яман шеш белән авыручы хатын-кызның йөкле булуы ачыкланса, нишләргә?

– Бу инде фаҗига. Андый очраклар була. Аналык рагы дигән авырту бар. Яшь хатыннарда бу еш күзәтелә, я булмаса, күкрәктә лимфоузелларда да шеш булырга мөмкин. Әгәр авырту ханым балага уза калса, һәр очрак буенча аерым шәхсән киңәшләшеп, нинди дә булса карар кылырга кирәк. Йөклеклеге нинди срокта булуына карап – яңа гына башланган булса, шушы ханым турында уйларга тиешбез. Йөклелекне өзеп, яман шеш авыруыннан дәваларга кирәк. Әгәр инде бала табу срогына барып җиткән булса, ул очракта кесарев кисеме, аннары дәвалауны башлыйлар. Булырга мөмкин мондый очраклар, бу инде фаҗигале әйбер.

– Яман шеш белән авыручы кешегә гомере күпме калганын әйтү дөрес әйберме?

– Табиб буларак, шәхсән минем әйткәнем юк ул турыда. Нигә мин аңа, ярты ел гомерең калган дип әйтергә тиеш, ә мин каян беләм – ярты сәгатьме, ярты елмы. Анңдый очраклар булды. Минем күз алдымда, сезнең ашказан асты бизендә рак, шундый стадиядә, бүгенге көндә дәвалау ысулы калмады дип әйтелде. Ике көннән ул кеше вафат булды, тик инсульттан. Без аңа яхшы эшләдекме, начармы. Минем уйлавымча, күпме калганын без, беренчедән, белмибез, икенчедән, без аны әйтергә тиеш түгелдер дип уйлыйм. Кешегә әйтүдән ул кеше бәхетлерәк булмый, я булмаса гомере озынаймый. Законда кеше үзенең диагнозын белергә хокукы бар дип язылган. Сораган очракта, без диагнозын әйтергә җаваплыбыз, шушы кешегә аңларлык итеп, психологик хәлен күз алдында тотып әйтәбез.

Бүген яман шешләрне булдырмый калуның ниндидер билгеле ысуллары юк. Һәр нәрсәдә дә ниндидер билгеле бер чама булырга тиеш, дип киңәш итәм. Кояш нурлары астында ятуда, ашауда да, хәрәкәтләнүдә дә. Күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес ашарга, тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, я аз кулланырга, бүгенге көндә безгә бирелгән диспансеризация чарасыннан тулысынча файдаланырга, кирәкмәгән шешләрне вакытында дәваларга киңәш бирәм.  

Белешмә өчен. Диспансерда елына 18 меңләп операция ясыйлар. Былтыр хастаханәдә 200 гә якын кеше вафат булган. Онкология шешеннән узган елда Татарстанда барлыгы 7 меңнән артык кешенең гомере өзелгән. “Операцияләр саны арта бара, күбрәк ачыклаган саен, операцияләрне дә күбрәк ясыйлар. 

  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100