Онколог: «Бүген хатын-кызлар арасында үпкәдә яман шеш арту күзәтелә»
Быел коронавирус дигән зәхмәт үпкәләргә компьютер томографияләрен күбрәк уздырырга сылтау булды. Ни кызганыч, табиблар пневмония генә түгел, үпкәдә яман шеш диагнозын да ачыклый. Республика клиник онкология диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары Илсур Шәймәрданов белән шул хакта сөйләштек.
«Элек без хатын-кызда үпкә рагы күрми идек тә»
Бу 2020 ел тарихка «коронавируслы ел» дип кереп калачак. Быел кайсы органнарда яман шеш күбрәк ачыкланды?
Бүгенге вазгыятьне исәпкә алганда, компьютер томографияләрен күпләп ясыйлар бит, шуңа быел үпкә рагын ачыклау артты дип фаразлыйбыз. Әле ул статистика юк, ләкин үпкәдә яман шеш, алдагы елларга караганда, югарырак урынга чыгар дигән фараз бар. Үпкәдә яман шеш барлык рак авырулары структурасында 10,2 процентны алып тора. Үпкә рагына зур игътибар бирергә кирәк, чөнки ул күп очракта үлем сәбәбе булып тора. 2019 елда 17,4 процент очракта ул үлемгә китергән.
«Нет худа без добра» дип, руслар әйтмешли, шушы коронавирус инфекциясе скрининг, профилактика режимында түбән дозалы компьютер томографияләрен үткәреп, үпкә рагын күбрәк ачыкларга мөмкинлек бирде. Флюорография гына үпкәдә яман шешне күрсәтми. Коронавирусны җиңсәк, акрынлап массакүләм төстә КТ тикшерүләренә килербез дип уйлыйм. КТ — бүгенге көндә түбән стадиядәге үпкә рагын белү өчен иң яхшы ысул.
Кызганыч, бүген хатын-кызлар арасында да үпкә рагы арту күзәтелә, бу тәмәке тарту белән бәйле. Элек без хатын-кызда үпкә рагы күрми идек тә.
Шулай ук быел юан эчәктә яман шеш авыруы да, һаман элеккечә үк, беренче урында. Барлык чирләр структурасында юан эчәк һәм туры эчәк рагы 13,47 процентны тәшкил итә. Икенче урында — тире яман шеш авырулары. Күбрәк өлешен базильома дигән шеш алып тора. Базильома — яман шеш һәм зарарсыз шешләр белән ике арада торган авыру. Ул, гадәттә, метастазлар бирми.
Өченче урында — хатын-кызларда күкрәк бизләренең яман шеше, ул бөтен структурада 10,8 процент.
Кайсы органнарда рак үзен соңгы стадиясенә кадәр сиздермәскә мөмкин? Бу очракта чирне ничек вакытында ачыклап була?
Күп органнарда рак үзенең барлыкка килгәнен сиздерми. Күп очракта без авыруларны ниндидер клиник күренеш белән күрәбез, ләкин ул инде башлангыч стадия булмый. Бу тәрәттә кан, күкрәктә шеш барлыкка килү, ашказаны авырта башлау, кан китү, үпкәдә булганда, кан какыру, сидектә кан булу, сидек куыгында шеш. Бу клиник билгеле булган ракка керә.
Үзен бу мәсьәләдә иң агрессив тота торган ракларның берсе — ашказаны асты бизе рагы. Күп вакытта үзен сиздерми, соңгы стадиядә билгеле була. Ашказаны асты бизе авырулар саны буенча беренче урыннарда булмаса да, үлем сәбәбе буларак, ул структурада 5,8-6 процент.
Бөерләрдә шешне очраклы, УЗИ үткәргәндә генә табарга мөмкиннәр. Ул соңгы стадиясенә кадәр сиздермәскә мөмкин.
Бу мәсьәләдә диспансеризация булышырга тиеш. Аны формаль үткәрмәгәндә, күп органнарда башлангыч чорында шешне табарга мөмкин. Маммографиядә рентгенда 5 мм, хәтта 3 мм лы шешне дә табарга мөмкин. Хатын-кызларның җенси органнарында, аналык иңсәсеннән ел саен мазок алып, авыруларны вакытында дәвалап торган очракта, шеш була калса да, начар стадиясендә билгеле булырга тиеш түгел.
Юан эчәк рагын ачыклау өчен, тәрәттә кан булуны билгеләү анализын алалар, колоноскопия, эндоскопия белән карыйлар. Кеше үзен-үзе кайгыртып торырга өйрәнгән икән, яше буенча диспансеризациядә каралмаса да, бу анализны ул үз инициативасы белән дә ясата ала. Күп вакытта бит әле кан булып та, кешеләр килмичә озаклап йөриләр. Кан күренүгә барырга кирәк.
«Ашказаны асты бизе рагы үзен сиздерми»
Ашказаны асты бизе рагы үзен сиздерми, дидегез. Аны ничек булдырмый калырга икән?
Ашказаны асты бизендә яман шеш барлыкка килүгә дөрес тукланмау, алкоголь тәэсир итә. Шунысы хак: ашказаны асты бизенә авырлык авыздан керә.
Ашау тәртибе ул инде безнең милли үзенчәлекләргә дә бәйле. Камыр ашлары, майлы ризыклар юан эчәк авыруларына сәбәпче булып тора. Бер генә көндә хәл итеп булмый, ләкин ул турыда гел әйтеп торсак, халык барыбер колак сала. 70нче елларда Скандинавия илләрендә — Финляндия, Швециядә ашказаны рагы Европа күрсәткеченнән ике тапкыр артыграк булган. Бу ысланган, кызган, термик эшкәртелмәгән ит кулланудан. Алар аны дәүләт милли сәясәтеннән алып, халыкның туклануын тулысынча үзгәртә алдылар. Реклама, даими эш нәтиҗәсендә, 20 ел эчендә гомуми Европа күрсәткеченә төштеләр.
Онкология белән авыручыларның саны бүгенгә күпме? Быел ничә кеше инде дәваланды, бу чирдән котылды дияргә мөмкин? Ничә кеше вафат?
2019 елда 115 меңнән артык кеше учетта тора, Татарстанда яшәүче һәр 35нче кеше онкология белән авырый дигән сүз. Учетка басучыларның саны арта. Авыруларның 58 проценты биш елдан артык шушы диагноз белән яши. Бу дәвалауның нәтиҗәсен күрсәтә, икенчедән, шушы авыруларны башлангыч стадиясендә үк ачыклау да учет исәбен арттыра. 1-2нче стадиядәге шешләре табылучылар дәвалана һәм гомерлек учетта була. Бу инде авыруны җиңгән кешеләр. Биш елдан соң метастазалар килеп чыгу ихтималы кими.
2019 елда рактан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 201не тәшкил итә. Быел план буенча бу күрсәткеч 193, бүгенге көнгә 184,9 тәшкил итә. Әйтергә кирәк: үлүчеләрнең кимүе күзәтелә, бу уңай күренеш.
Кайсы әгъзалардагы рак нәселдән күчә?
20 процент очракта рак авыруы нәселдән күчә. Күкрәк бизләрендәге, күкәйлекләрдәге яман шешнең нәселдән күчүе төгәл билгеле.
Юан эчәктәге рак нәселдән күчә, нәселле полипоз дигән чир күбрәк юан эчәктә онкология сәбәбе булып тора. Бабасы, әтисе, улында нәкъ менә нәселле полипоз булырга мөмкин. Шуның нигезендә яман шеш барлыкка килү ихтимал. Ул колоноскопиядә билгеле була. Кирәк булган очракта, рак барлыкка килгәнче, юан эчәкне алып та аталар.
Бездә, гадәттә, ничек була: әнисе ничек өйрәткән, кызы шулай әзерли, аның гаиләсе дә шулай ук туклана. Шуңа күрә ул гаиләләрдә бертөрле ашау юан эчәк рагына китерә ала. Гаиләнең бу очракта роле зур.
Әти-әнисендә, я башка туганында яман шеш булса, ул кеше хәзер гомере буе куркып яшәргә тиешме инде алайса?
Нәселдән күчүенә куркып яшәргә дә мөмкин кеше. Бер яктан бу начар, икенче яктан, бу кеше куркуыннан гел даими медицина күзәтүендә торса, чир тизрәк табылып, тизрәк дәваларга мөмкин.
«Миңле кешеләр кызынганда сак булырга тиеш»
Миңнәре күп булган кешеләргә нинди киңәш бирерсез? Миңнәр дә яман шешкә китергән очраклар бар бит…
Миңнәрдән чыккан чир меланома дип атала. Ул яман шешләрнең берсе. Миңнәре күп булган кешеләргә кояш нурлары — иң куркыныч дошман. Миңле кешеләр кызынганда сак булырга тиеш.
Әйтик, Австралиядә кояш нурлары бик актив кыздыра. Анда тире меланомасы белән авыру бик югары дәрәҗәдә. Бигрәк тә, бик үк кызу булмаган илләрдән килгән эмигрантларда күп очрый. Безнең тире андый кояш нурларына ияләшмәгән. Андый кояш нурлары миңлеләргә дә, миңсезләргә дә куркыныч. Элек аристократлар кояшка чыкмаган да, гел эшләпә киеп, күләгәдә йөргәннәр.
Миңнәр бөтенесе начар да булмый, моны табибка күренеп кенә ачыкларга була. Шулай да, мин әйтер идем: каешмы, беләзек тиеп китепме, төрле суелып китәргә хәтәр җирдә урнашкан миңнәр яман шешкә китерергә мөмкин. Шуңа күрә аларны вакытында алдырырга кирәк. Миңнәрне алганчы, башта тикшерәләр, дермастокопия, гистология ясала.
Сез ничек уйлыйсыз, төшенкелеккә бирелү авыру көчәюгә йогынты ясыймы? Үзендә рак икәнен белгән кешегә үзен ничек тотарга киңәш бирерсез? Ул тормышында нәрсәне үзгәртергә тиеш?
Төшенкелеккә бирелү әйбәт әйбер түгел, күп вакытта яман шеш диагнозы турында ишеткәч, кеше башта кабул итми, аңышмый. Аны кире кага, инкарь итә, аннары төшенкелеккә бирелә.
Психологларга, табибларга бергәләп эшләргә, бүгенге медицина мөмкинлекләре белән шешне дәвалап булганны аңлатырга кирәк. Төшенкелеккә бирелеп, «барыбер үләм» дип, дәваланмыйча утыру начарлыкка китерәчәк. Оптимист пациентлар да очрый. «Ничек тә көрәшәм», - ди алар.
Пациентның гомере бик аз калуын сез ничегрәк хәбәр итәсез?
Хәзерге көндә закон пациенттан диагнозны тулысынча яшерү мөмкинлеге бирми. Авыру диагнозын белергә тели икән, закон буенча аңа әйтергә тиешбез. Халыкның үз-үзен тотышы үзгәрде дип саныйм.
Ул диагнозны ишеткәч, авыру бәхетлерәк буламы, юкмы — анысы икенче мәсьәлә. Кешене берничә сөйләшү дәвамында психологик яктан әзерләргә кирәк, шундук бәреп әйтергә ярамый.
Онколог табибка нинди сыйфатлар хас булырга тиеш? Йомшак характерлы кеше эшли аламы анда?
Йомшак та, каты да булырга ярамый. Каты булу дигәндә, кешелексез булырга ярамый. Кешелекле булырга, авыруның хәлен аңлап, мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә кирәк. Каты бәрелеп, бернишләп булмый. Дөм йомшак характерлы кеше дә эшли алмый. Операциягә барганда, җебеп төшсәң, нишлисең ди аннары? Бер үк вакытта кешелекле дә, салкын канлы да булырга кирәк.
«Выгорание» дигән төшенчә бар, кешеләр озак эшли алмый һәм мондый авырулар яныннан китәргә мәҗбүр. Яшьрәк табиблар тәҗрибәле белгечләргә карап, аларга охшарга тырышып эшлиләр дип уйлыйм.
«Авыруларның кайберләре һаман күз алдында»
Илсур Василович, әйтегез әле, эшегездә авыррак очраклар булганда, үзегез тиз онытасызмы яки бу хакта байтак уйлап йөрисезме?
Авыр хәлләрне шундук онытам дип әйтеп булмый инде, аларның һәрберсенең гаиләсе, туганы бар, һәркайсы хыяллар белән яши. Бер көндә онытыла торган әйбер түгел, билгеле. Инде 20 ел элек, интегеп, авыррак киткән авыруларның кайберләре һаман күз алдында тора. Озак яшәгәннәре дә күз алдымда, күбесенең исемнәрен дә хәтерлим. Онкологиядә киткән кешеләр дә, калганнар да күп. Табиблар арасында да күп андыйлар.
Яман шешне кисәтү өчен төп саклык чараларын да искәртеп үтикче…
Беренчедән, ваемсыз булмаска, диспансеризация узарга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, хәрәкәтләнергә кирәк. Диета яшелчә, җиләк-җишеләргә бай булырга тиеш. 100 грамм ит ашыйбыз икән, 200 грамм яшел үлән тәмләткечләре, яшелчәләр кирәк, ул эчәклек вакытында бушануга китерә. Консервантлар, ысланган, буяулар булган продуктлардан читләшергә. Тәмәке тартмаска, үпкә рагы 80 процент очракта тәмәке тартудан.
Очраклы җенси мөнәсәбәтләр ярамый. Бу гинекологик авыруларга, аналык муентыгы рагына китерә, начар чирләр йогарга мөмкин. Өч елга бер булса да барлык органнарны тикшертергә кирәк.