«Мине күрүгә битеннән яшь тәгәрәде» – Омск өлкәсе имамының улы коточкыч фаҗигагә юлыккан
Дүрт бала, урын өстендәге гаилә башлыгын тәрбияләү, зур хуҗалык мәшәкатьләре – шушы вазифалар барысы да Омск өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Флорида Чемальдинова җилкәсендә. Аның ире – Усть-Ишим районы Ебәргул авылында яшәүче имам Гайнулла хәзрәтнең улы – 40 яшьлек Рөстәм авариягә очраган. Чак исән калып, хәзерге вакытта бик авыр хәлдә.
Усть-Ишим районы Ебәргул авылында яшәүче имам Гайнулла хәзрәтнең улы – 40 яшьлек Рөстәм Чемальдиновның Иркутск өлкәсендә вахтага эшкә барышы булган. Тик юлда коточкыч фаҗигагә юлыгалар. Бик авыр хәлдә Рөстәм әфәндене Братск шәһәре хастаханәсенә салалар.
«Гайнулла хәзрәт үзенә бикләнгән, бик борчыла»
Омск өлкәсе мөфтиенең киңәшчесе, закон чыгару органында эшләүче Наил Марятов үтенече буенча, соцчелтәрдә «Омск татарлары» төркемендә гаиләнең бик тә ярдәмгә мохтаҗлыгы турында хәбәр урнаштырыла.
– Гайнулла хәзрәт үзенә бикләнгән, бик борчыла, нәрсә эшләргә белми. Министрлыктан ярдәм вәгъдә иткәннәр иде, «Катастрофалар медицинасы» машинасында табиб озатуында Омск өлкәсе чигенә кадәр булса да алып кайтсыннар иде. Табиблар, аны, хәле яхшырып киткәнче, юлда йөртергә ярамый, махсус машина кирәк аның өчен, дигән булган. Махсус транспортка 200 мең сумнан артык акча кирәк, – дип сөйләгән иде Наил әфәнде.
Рөстәм Чемальдинов вахтада йөртүче булып эшләгән. Ә хосусый компания медицина иминияте чыгымнарын капламый икән, шунлыктан «больничный» акчалары да түләнми. 4 баласы бар: 1се – тумыштан инвалид, 2 баласы тәрбиягә алынган. Олы баласына 19 яшь, Омскида укый, калганнары үзләре белән авылда тора.
Братск шәһәреннән Омскига кадәр илтергә махсус машинага акча җыелуын көтеп тормыйча, Флорида ханым, бөтен батырлыгын җыеп, ирен үзе поездда алып кайтырга ниятли. Рөстәмнең хәлендә алга китеш сизелә башлагач, табиблар рөхсәт биргән булган.
«Миңа исемем белән дәшкәч, күземнән яшь атылып чыкты»
Поездда кайтып барганда, Флорида ханым белән элемтәгә чыктык. Тап-тар ятак урында авыру түгел, сәламәт кешегә дә тәүлек ярым бару ләззәтле эшләрдән түгеллеген аңлыйбыз. «Авырдан барабыз, хастаханәдәге кебек түгел әле хәле, авыраеп китте. Хәзер инде үз көчебезгә генә таянырга туры килә», – дип башлады сүзен Флорида ханым. Поездда алып кайтышырга дип, Омск училищесында укучы курсант улын да укуыннан сораган булган.
– Фаҗигагә кадәр шалтыратышып тордык, барысы да әйбәт иде. Аннары 2 көн шалтыратмады, өченче көнгә көч-хәл белән шалтыраттым – «авырыйм» ди. Икенче көнне тагын көчкә элемтәгә чыктым. Участок мастерының номерын таптым да аңа шалтыраттым, авыргач, табибка алып баруларын сорадым. Аны хастаханәгә алып киткәннәр, шунда юлда авариягә очраганнар.
Имгәнүләре каты булган, могҗиза белән исән калган. Хәзер бик авыр хәлдә, уң ягы тулысынча параличланган, мөстәкыйль йөри алмый. Безне «ашыгыч ярдәм» машинасында алып килеп, поездга алып кереп салдылар. Өйдә ул кайтышка күп функцияле карават, уңайлы матрац алып куйдым.
Кызганыч, иремнең баш мие нык имгәнү сәбәпле, әле кешеләрне танымый, өлешчә хәтере югалган. Бүген иртән генә миңа исемем белән дәште дә, күземнән яшь атылып чыкты. Ватсапта балаларның фотосурәтләрен күрсәтәм – реакция юк, беркемне танымый. Кичә мин аның янына менгәч, мине күрүгә, битеннән яшь тәгәрәп төште, ул мине таныды кебек...
Палатага килеп керүгә, үзем дә әллә нишләп киттем. Ул беркайчан сакал-мыек үстермәде, ә монда шул вакыт эчендә кап-кара озын сакал үскән. Улым һәм шәфкать туташлары белән юлга чыгар алдыннан юындырдык, кырындырдык.
Телефоннан миңа табиблар алдан ук «сөйләшми, аңлый гына» дип әйткәннәр иде. Ә мин кичә килгәч, татарча «әйе, юк» дия башлады. Кичкә аерым сүзләр дә барлыкка килә башлады, саташып, кем беләндер сөйләшеп тә ала, аңлашылмый торган хәрефләр тезмәсе...
Монда поездда тар, газаплана инде, әле тагын 21 сәгать кайтасы, аннары Омскидан авылга кадәр дә хәйран кайтасы. Хәле аңлаешсыз, 2-3 минут әйбәт кенә сөйләшкән кебек, аннары нәрсә әйткәне дә аңлашылмый. Аңламасам, тагын бер кабатлый башлый. «Булды, кабатлама, аңладым» дисәм – үпкәли... – дип сөйләде Флорида ханым, авыр сулап куеп.
«Юл чыгымнарын күтәрү өчен, сыерларымны, бозауны сатарга туры килде»
Аның сүзләренчә, самолет белән алып кайту, бәлки, тизрәк булса да, күчеп утыруларны исәпкә алганда, шактый мәшәкатьле.
– Омскка туры рейс юк, үзебез улым белән шунда очканда күчеп утырасы булды, Новосибирскида аэропортта 7 сәгать утырдык. Рөстәм белән ул кадәр вакыт утырып булмас иде. Башта хастаханәдән миңа, табиб озатып кайтачак, дигәннәр иде, аннары аның хәленә караганда, янәсе, озату кирәкми, диделәр. Сәламәтлек саклау министрлыгында аны хастаханәдән алып кайту мәсьәләсе хәл ителеп беткән иде диярлек. Аннары, озата кайтырга табиб булмаса да ярый, дигәч, транспорт та бирмәделәр, үзегез алып кайтыгыз, диделәр. Мин кая барыйм инде бу хәлдә? Поездда алып кайтырга туры килде. Тилмереп кайта инде, аңа тыныч кына карый да алмыйм. Баш миенә каты кан сауган, башының арткы өлеше, күкрәк читлеге имгәнгән. Талагы, үт куыгы өзелгән, аларны шундук алып аттылар, берничә операция кичерде, – диде Флорида Чемальдинова.
«Шәхси оешмада эшләгәч, больничный да түләнми»
Ире вахтада акча эшләп, гаиләсе өчен йорт салып чыккан. Бу юлы кышын тагын акча эшләп, җәй көне балаларының берсенең авыру кулын каратырга барырга ниятләгәннәр.
– Юл чыгымнарын күтәрү өчен, сыерларымны, бозауны сатарга туры килде. Рөстәмне алырга барганда, улым белән икебезгә билетлар сатып алдым, кайтканда, поездда да өчебезгә билетлар кирәк. Шәхси оешмада эшләгәч, больничный да түләнми. Анда хезмәт килешүе дә юк.
Табиб хәзер башта бер 3 ай Рөстәмнең өй шартларында яшәргә тиешлеген әйтте. Бер 3 айдан реабилитация кирәк булачак, менә гел шулай – өйдә тернәкләндерү белән чиратлап, өч-дүрт ел дәвамында даими реабилитация кирәк, диделәр. Ә табиб, инвалидлыкны 4-5 айдан гына рәсмиләштереп була, дип аңлатты, билгеле бер вакыт узарга тиеш икән.
Бик авыр, бер хәлләрең дә юк... Тик мин, барысы да әйбәт булыр, дип ышанам, шундый авариядән дә исән калгач инде... «Син миңа һәм балаларга кирәк, алар сине көтәләр, тернәкләнәбез, аякка басасың», – дидем. Әтиләрен мондый хәлдә күргәч, балалар аптырап калырлар инде. Җиде яшьлек кече кызы әтисен бик ярата, Рөстәм үзе дә үлеп китә аның өчен. Әле шушы арада карават куйганда да, балалар «кемгә соң бу» дип сорады. «Әтиегез авырый, менә аның артыннан барам», – дип аңлаттым. Табиблар әлегә төгәл фаразларын әйтми, вакыт күрсәтер, диләр, – ди Флорида.
«Сынау арты сынау килеп кенә тора...»
Аның бар өмете – туганнарында. Ул Рөстәмне алырга киткәч тә, балаларны үзенең туганнарына калдырган. Әле хуҗалыгында сарыклары да бар икән. Хәзер ирен алып кайткач та, алдагы кышкы көннәрдә җиңел булмаячагын аңлый Флорида.
Без инде Татарстан авылларында уңайлыклар нигездә шәһәрдәгечә булуга ияләшкән, ә башка төбәкләрдә әле мондый рәхәтлек бик сирәк урында гына шул. Ебәргул авылында да газ кермәгән. Флорида ханым мич ягып торуларын әйтте. Бәдрәфләре дә урамда. Бердәнбер уңайлы шарт – скважина казыгач, сулары өйгә кергән.
– Әгәр җәй булса, алай борчылмас идем, кыш булгач, хәзер бик мәшәкатьле була инде. Әле дә ярый ир туганнарым бар, алар булыша. Өйгә кайтып җиткәч тә, мунчага алып барасы була бит Рөстәмне, бөтен өмет шуларда.
Сынау арты сынау килеп кенә тора: башта әти-әни бер-бер артлы үлеп китте, балам инвалид, йөкле вакытта ук авыру булачагын белдек, ләкин, бернигә карамастан, калдырабыз, үстерәбез, дип карар кылдык, – ди Флорида Чемальдинова.
«Әле дә ярый исән калган, дип сөенәбез»
Гайнулла хәзрәт белән берничә генә сүз алышырга җай чыкты.
– Әле дә ярый исән калган, дип сөенәбез. Аллаһтан бик сорадык. Хәзер өйдә реабилитация узарга кирәк инде. Әле мине танымый шул. Хатынын таныган, икенче көнгә төпчек кызын, өченче көнгә икенче кызын таныган. Башы бик каты имгәнгән, уң ягы параличланган, ятып кына тора, сөйләшми әле ул, нәрсә әйткәнен аңлап та булмый, шулай да көннән-көн хәле яхшыра инде.
Ичмасам, больничныйлары да түләнми. Авылларда эш булмагач, төньякка вахтага йөри бөтен кеше, – ди имам.
Нижневартовскида яшәүче гаилә дуслары Динара да телефоннан көненә икешәр тапкыр сөйләшеп торуларын әйтте.
– Бу гаиләне күптәннән беләм. Бер авылдан без, бер мәктәптә бергә укыдык. Флорида, укытучы һөнәрен калдырып, үзен балаларга, гаиләгә багышларга уйлады. Балалар тәрбияләү, хуҗалык, бакча белән шөгыльләнә. Рөстәм акча эшләргә йөреп, гаиләләре өчен йорт салып чыкты. Бик алтын куллы кеше, аякларында нык тордылар, шушы кайгы килгәнче. Аларга хәзер ярдәм кирәк, дәвалау кыйбатлы, үзләре генә күтәрә алмаячак алар бу чыгымнарны. Әле бит һәр гаилә дә читтән тәрбиягә бала алырга җөрьәт итми. Ә алар курыкмаган, ятим балаларга да мәхәббәт, наз бирәләр. Бик уңай гаилә һәр яктан да, – ди Динара ханым.
Дүрт балалы гаиләнең төп туендыручысы – әтиләре әле озак вакыт гаиләне тәэмин итә алмаячак. Әйткәнебезчә, больничный акчасы да түләнми, инвалидлык әле берничә айдан гына рәсмиләштерелә. Флорида ханым хәзер ярдәмгә бик мохтаҗ. Подгузниклар, дарулар, ризык сатып алу өчен бихисап күп акча кирәк булачак аңа. Гаиләгә һәр тиене кадерле. Бердәмлектә – көч! Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк карта номеры – 2202 2008 5564 5485, Флорида Чемальдинованың 8-9083-166919 номерына беркетелгән.