Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Омикрон һәркемне табачак...» – Татарстанда ковидның яңа дулкынына ничек әзерләнәләр?

Ковид берникадәр җәйге йокыга талган иде, хәзер кабат уянган. Табиблар, көннән-көн авыру очраклары артыр, дип фаразлый. Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 574 очрагы ачыкланган, аннан алдагы көнне 552 очрак теркәлгән иде.

news_top_970_100
«Омикрон һәркемне табачак...» – Татарстанда ковидның яңа дулкынына ничек әзерләнәләр?
"Татар-информ" архивы

Хәтерләсәгез, 2022 ел башында «омикрон» штаммы бик каты котырып, көн саен 3,5 меңләп кеше чир тозагына эләгә иде. Аннары февраль азагыннан, бик акрынлап булса да, авыру чигенә башлады. Җәй башында чикләүләрне дә бетерә башладылар: 6 июньдә битлек режимын туктаттылар, бер айдан – 8 июльдә – башка чикләүләр дә гамәлдән чыгарылды. Август башында, авыручылар кабат арта башлаган, дигән хәбәр таралды – 4 августта тәүлегенә 50дән артык очрак ачыкланса, 19 августка 100дән артты. Сентябрьнең беренче көннәреннән үк 500гә якынлашты һәм артып та китте.

«Омикрон» җиңел уза, дип уйларга кирәкми»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов «омикрон» штаммы белән шаярырга ярамавын искәртте.

– Яңа коронавирус инфекциясенең чираттагы күтәрелеше бара. Бу – тиз узачак бер мизгеллек кенә түгел, тулы куәтле күтәрелеш, дип аңларга кирәк.

Хәзерге «омикрон» штаммы бик нык йогышлы, иммунитеты булмаган бик күп кеше аның тәэсиренә эләгүе ихтимал. Авыруның иң югары пик ноктасын искә төшерсәк, «дельта» штаммында түгел иде ул, ә нәкъ менә «омикрон» штаммында иде. «Омикрон» йогышлы булгач, чир теркәлеше буенча элекке зур саннарга кабат кайтмабыз дип әйтеп булмый, – ди Лопушов.

Искәртеп үтик, «омикрон»га кадәр 2020-2021 елларда «дельта» штаммы бик күпләрне аяктан екты. Авыруны күпчелек, үпкәләре бик каты ялкынсынып, бик авыр кичерде, ул бик күпләрне арабыздан да алып китте. «Омикрон» исә бераз йомшаграк, пневмонияләр дә кими төште, җиңелрәк тә кичерелгән кебек тоелды. Шулай да, баш эпидемиолог «омикрон»га җиңел карамаска киңәш итә.

– «Омикрон» «дельта»га караганда җиңелрәк уза, ләкин шуны төгәл аңларга кирәк: бу – риск төркеменә кагылмый. Ягъни үз чирләре кискенләшү куркынычы булган категория, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник чирләрдән интегүчеләр сак булырга тиеш. 30 яшьлек кеше куркыныч янаган төркемгә керә алмый, дип уйларга кирәкми.

Минем инде берничә тапкыр әйткәнем бар: гәүдәнең артык авырлыгы да шул факторларның берсе булырга мөмкин. Татарстандагы өч кешенең берсенең авырлыгы нормадан артыграк. Андыйлар коронавирус өзлегүләре ихтималы булган категориягә керә, шуңа күрә «омикрон җиңел уза» дип уйларга кирәкми. «Омикрон» штаммында ике көн температура күтәрелеп ала да, йөткерәсең, төчкерәсең, борынга томау төшә дә, шуның белән бетә, дип уйлап йөрү – ялгыш. Бу – шактый җитди авыру, үзеннән соң начар эз калдыра ул, «посковидный синдром» дип йөртелә. 30-40 яшьтән яшьрәкләрдә дә, шикәр чирле булганнарда да өзлегүләр куркынычы бар, – диде Дмитрий Лопушов.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Хастаханәләрдә өстәмә 100 ятак урын әзерләнгән

Авыруларның артуыннан эш күләме амбулатор челтәргә, таякның юан башы хастаханәгә караганда сырхауханәгә төшәргә мөмкин. Шулай да, эпидемиолог сүзләренчә, хастаханәләрдә дә өстәмә урыннар әзерләнә.

Узган тәүлектә 93 пациент хастаханәгә озатылган. Ә аннан алдагы көнне 74 пациент хастаханәгә китерелгән булган.

– Ятак урыннар фонды әзер. Хәзер без өстәмә урыннар ачарга мәҗбүр булдык. Госпитальләрдә башта стандарт урыннар гына каралган иде, хәзер, авыру очраклары арткач, дүшәмбедән өстәмә 100 ятак урын әзерләдек, чөнки өзлегүләр куркынычы булган төркемдәге кешеләр стационар дәвалануга мохтаҗ. Әгәр ихтыяҗ туса, урыннар тагын арттырылачак. Барысы да бездән, без күрсәтмәләрне никадәр төгәл үтәүдән тора. Битлек кию күрсәтмәсе бар, ләкин, кызганыч, аңа колак салучы юк. Транспортта да битлек кимиләр, бик сирәк-мирәк кеше генә күренә.

Вакцинация турында җәй буе кабатладык. Прививка ясатырга теләүчеләр бераз артты, ләкин ул күмәк иммунитет булдыру өчен җитми. Бүгенгә ревакцинацияне 450 мең кеше үтте, ә барлыгы 1,5 млн нан артык кешенең кабаттан прививка ясатыр вакыты җитте. Калганнар үзләрен, авырмабыз, дип уйлап йөридер инде, күрәсең, ләкин бу өметләр акланмаска да мөмкин. Омикрон һәркемне табачак – вакцинация узмаганны да, әле бөтенләй авырмаган, иммунитеты булмаган кешене дә, – дип кисәтте Дмитрий Лопушов.

 

Фото: © Михаил Захаров

Назаль вакцина килгән беренче көнне 200ләп кеше ясаткан

Вакцинациягә болай да теләр-теләмәс кенә барган халык өчен әле дә ярый «Спутник V»ның борынга тамыза торганын уйлап чыгарганнар. Йоткылык өстенә сиптерү өчен Татарстан шприцка киертелә торган җайланмалар – атомайзерлар сатып алган. Бу атна башыннан Татарстанда коронавирустан борын аша вакцинация уздыра башладылар. Назаль вакцинаны беренче көндә 200ләп кеше сайлаган.

Назаль вакцина ике компонентлы, беренчесеннән соң өч атна узгач, икенчесе кертелә. Табиблар фикеренчә, борынга кертелә торган вакцина – ревакцинация өчен иң кулае. Ә беренче тапкыр вакцинация узучыларга «Спутник V» вакцинасын инъекция рәвешендә кадату киңәш ителә. Назаль вакцинаның өстенлеген табиблар психологик яктан күрә – борын куышлыгы аша кертү инъекциягә караганда җиңелрәк кичерелә.

Дмитрий Лопушов кабаттан вакцинация яки ревакцинация өчен назаль вакцина идеаль вариант булуын әйтте.

– Вакцинация кирәк. Катгый күрсәтмә ул. Авырган кешеләрдә инде күпмедер антитәнчекләр бар, ләкин моңа назаль вакцинаны өстәсәң, тагын да ышанычлырак. Шундый катнаш вариант иң кулае, – дип белдерде белгеч.

Назаль вакцинага ихтыяҗ турында сүз кузгату әле иртәрәк, ләкин Лопушов, алдагы көннәрдә прививка ясатучылар артыр, дигән өметтә. Әле бар кеше дә ишетеп бетермәгәндер, дигән фаразы да бар.

 

Фото: © ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

– Гражданнарның җаваплылыгына өметләнәбез инде. Күмәк иммунитетны тизрәк булдыру кирәк. Әгәр ревакцинация узарга тиешле 1,5 млн кеше прививка ясатмаса, чир гел күтәрелеп торачак. Яңа штаммнар да барлыкка килергә мөмкин, «дельта»дан куркынычрагы килмәс дип тә әйтеп булмый. Вирус гел йөреп торачак, котылгысыз процесс булачак, – дип саный Дмитрий Лопушов.

«Кондиционер гына башыма җитте, дип уйладым, ә ул ковид булган икән»

Август аенда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, коронавирусның беренче көннәре «кондиционер чире» кебек уза, дип әйткән иде. Күпләр үзләрен башта, кондиционер өреп, салкын тигән, дип уйлаган. Нәкъ салкын тигән кебек, күпчелек очракта ковид фарингит, ларингит кебек тамак авыруларыннан башланган. Берничә көн тән температурасы югары булырга мөмкин, дип тә кисәттеләр.

Августта авырган танышларым арасында да үзенә «кондиционер бәргән» дип уйлаучылар булды.

– Өч-дүрт көн хәлсезлек тойдым, астматик булсам да, инде күптән йөткерү борчыганы юк иде, бу юлы бераз тамак төбе әчетеп, йөткертеп алды. Температура булмагач, «ковид» дип башыма да килмәде, кондиционер гына башыма җитте, дип уйладым, дөрес, ревакцинация вакыты җиткән иде анысы. Берничә көннән хәлем яхшырды, инде оныткан да кебек идем, шул арада иремнең температурасы күтәрелде, хәлсезләнде. «Больничный» алырга баргач, сырхауханәдә тест ясаганнар да, ул уңай нәтиҗә күрсәтте. Шуннан соң гына миндә дә коронавирус булганын аңладым, – дип сөйләде дустым Лилия.

Тагын бер танышым Илшат, шулай ук, авыруының башында, кондиционер сәбәпче, дип уйлаган. Сырхауханәдә ковидка экспресс-тест ясаткач та, нәтиҗәсе тискәре булгач, сөенеп куйган. Ләкин инде берничә көн үтеп тә, вируска каршы дарулар да хәлен җиңеләйтмәгәч, ПЦР-тест ясатырга карар кылган. Ә ул тикшерү өчен анализ борын һәм тамакта тирәнгә кереп алына. Нәтиҗәсе уңай килгән. Чирнең башында гына ясатсаң, тест дөрес нәтиҗәне күрсәтмәскә дә мөмкин, дип аңлатканнар иде элегрәк. Бәлки, бу шул очрак булгандыр. Ә бәлки, экспресс-тестларга ышанырга ярамавына бер дәлилдер.

Ничек кенә булса да, коронавирустан прививка ясатканнар, авырган очракта да, чирне җиңелрәк кичерә, дип әйтүчеләр күп. Моны мин үземнән чыгып та әйтә алам. Узган ел августта ясаткан прививкадан соң нәкъ ярты ел узуга, коронавирус кабат мине эзләп тапты, шөкер, чир чагыштырмача җиңел, ОРВИ кебек кенә узды.

Алдагы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан ике кеше вафат булган. Шулай итеп, Татарстанда ковидтан вафат булучылар саны 2003кә җитте.

 

Фото: © Владимир Васильев

«ТАСС» агентлыгы язганча, Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург та август аенда Россиядә коронавирустан үлемнең берничә тапкыр артканын искәртә. Көненә 30 кешедән 90га җиткән. Аның фикеренчә, якын арада вазгыять начараерга да мөмкин. Сентябрьдә үлүчеләрнең тагын ике тапкыр артуы ихтимал, дип фаразлый ул. «Ревакцинация бик кирәк, бөтенләй прививкасыз кешеләргә дә вакцинация узарга кирәк», – диде ул.

Пандемия башланганнан алып республикада ковидның рәсми рәвештә теркәлгән 160 808 очрагы билгеле. 151 580 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 93е – узган тәүлек эчендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100