Өлкәннәр – «Балкыш»та, «Хикмәт»тә, ә сез бәхетле, актив картлыкка әзерме?
70 яшендә беренче тапкыр спорт ярышларында катнашучы, 80 яшендә дә белем алуларын дәвам итүчеләр, 100 яшендә фестиваль сәхнәсенә чыгучылар бар. Өлкән буын картлыгын өйдә генә каршыламыйча, кеше арасында йөреп торсын дип тырыша дәүләт. Әнә шул мөмкинлекләрне Татарстан Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында барладылар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Татарстан Республикасында яшәүче һәр дүртенче кеше олы буын вәкиле булуын билгеләп узды. 100 яшьтән узганнар 331 кеше исәпләнә. Озын гомерлеләр соңгы биш елда өч тапкыр арткан икән.
Республикада уртача гомер озынлыгы 75 яшьтән артып китә. «Озын гомерлелек турында сөйләгәндә, без яшәгән еллар санын гына түгел, ә сәламәтлекне саклау, яраткан шөгыль белән мәшгульлек, белем алу, аралашу һәм җәмгыятькә файда китерү мөмкинлеген дә күздә тотабыз», – диде Наталья Бутаева. Шул җәһәттән, ул Татарстан Республикасында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Актив озын гомерлелек» республика программасы тормышка ашырылуын искәртте.
Татарстан Республикасында яшәүче өлкән буын гражданнарының гомуми саныннан «Актив озын гомерлелек» республика программасына (2025–2030 елларга исәпләнгән) җәлеп ителгән гражданнар өлеше 46 процент тәшкил итә. 2026 елның ноябренә булган мәгълүматлар буенча, план 100 процентка үтәлгән.
Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның 40 проценты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнә
Республикада 12 меңнән артык спорт һәм физик культура объекты эшли. Аларның 70 процентында бер тапкыр керү билетларына һәм абонементларга ташламалар каралган, ә оешмаларның 30 процентында спорт белән шөгыльләнү өчен бушлай көннәр һәм сәгатьләр билгеләнгән. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның (55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ир-атлар) 40 проценты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнә, – дип сөйләде Наталья Бутаева.
Республикада ел саен 5 меңнән артык массакүләм спорт чарасы үткәрелә. Алар арасында шахмат, йөзү, өстәл теннисы буенча «Буыннар бәйләнеше» турниры, массакүләм чаңгы ярышлары һәм төрле йөгерү чаралары бар.
Министр урынбасары өлкән яшьтәге кешеләрнең ГТО нормативларын да активрак үти башлаганын әйтте. 2025 елда олы яшьтәге 569 кеше ГТО нормативларын үтәгән.
Аеруча әһәмиятле вакыйгаларның берсе – ел саен үткәрелә торган «Өченче яшь» пенсионерлар спартакиадасы. Ул спортның алты төре буенча уздырыла һәм 4,5 меңнән артык катнашучыны берләштерә. Быел Әгерҗе районыннан 81 яшьлек Любовь Бодрицкая һәм Спас районыннан 84 яшьлек Дмитрий Гончарук иң өлкән яшьтәге катнашучылар булган.
Наталья Бутаева: «Өлкән яшьтәге гражданнар өчен барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә»
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Балкыш» республика фестивалендә иң өлкән катнашучыга – 100 яшь
Өлкән яшьтәге кешеләрнең интеллектуаль активлыгына да игътибар бирелә. Бу юнәлештә 27 программаны колачлаган «Өченче яшь университеты» проектын әйтеп узарга кирәк. 20 еллык эшчәнлеге дәверендә әлеге университет 110 мең өлкән буын студентын берләштергән.
Актив озын гомерлелекнең тагын бер мөһим өлеше – өлкән яшьтәге кешеләрнең буш вакытларын файдалы үткәрүендә һәм иҗади сәләтләрен үстерүдә.
Республикада 3 800 клуб берләшмәсе арасында вокал, бию, театр студияләре, иҗади остаханәләр һәм башка түгәрәкләр бар. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә.
Наталья Бутаева ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика фестиваленә тукталды. «Фестиваль беренче тапкыр 2012 елда үткәрелгәндә, анда 3,5 мең кеше катнашкан. Бүген исә катнашучылар саны 30 меңгә җитте. Бу үсеш өлкән буын вәкилләре арасында иҗатның никадәр кирәкле һәм популяр булуын күрсәтә. Быел фестивальнең иң өлкән катнашучысы булып Теләче районыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Алексей Иванович Писарев танылды. Аңа 100 яшь. Ул үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды», – дип сөйләде министр урынбасары.
«Көмеш волонтерлар» дигән бик матур бер төшенчә бар. Болар – төрле республикакүләм мөһим чараларда үз теләкләре белән катнашучы олы яшьтәге кешеләр. 11 меңнән артык өлкән граждан «Добро.рф» платформасында рәсми рәвештә теркәлгән. Алар остазлар, волонтерлар булып торалар, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда актив булышалар.
«Хикмәт»тә өлкәннәр компьютер хикмәтләренә төшенүен күрсәтә
Өлкәннәр республикада үткәрелә торган дәресләр һәм чараларның расписаниесен белеп торсын өчен, «Забота» сайтында «Алтын еллар» («Золотые годы») бүлеге булдырылган. Анда һәр муниципаль берәмлектә үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат урнаштырылган. Быел әлеге платформа ярдәмендә 30 мең өлкән буын вәкиле төрле дәресләргә язылган.
Олылар компьютер серләрен белми димә! Татарстанда компьютер белеменә өйрәтү дә гамәлдә. Өлкәннәр «Хикмәт» республика компьютер күптөрлелеге чемпионатында оныклары белән бергә катнашып, белемнәрен сынап карый. Быел бу ярышларда иң өлкән катнашучылар булып Балтач районыннан 84 яшьлек Рәфхәт Зарипов һәм Балык Бистәсе районыннан 76 яшьлек Светлана Кутлина танылган. «Республика командасы компьютер грамоталылыгы буенча Идел буе федераль округында беренче урынны, ә Россия күләмендә дүртенче урынны алды», – дип билгеләп узды Наталья Бутаева.
Район-шәһәрләрнең актив озын гомерлелеккә юнәлдерелгән үз проектлары да бар икән. Мәсәлән, Мөслим районында – «Сүрелмәс энергия», Саба районында – «Сөембикә», Әлмәт шәһәрендә «Озын гомерлелек» проектлары һәм башкалар гамәлдә. Казан шәһәрендә исә «Тормыш сөюче» («Жизнелюб») муниципаль проекты кысаларында пенсионерлар өчен 91 шәһәр мәйданчыгында төрле юнәлешләр буенча бушлай дәресләр оештырылган. Җәйге чорда мондый дәресләрне шәһәр паркларында, скверларда һәм яр буйларында да үткәргәннәр.
Медицина олыларны ничек кайгырта?
Билгеле, профилактик медицинадан башка озын гомерлелеккә ирешү мөмкин түгел. «Диспансеризация, артериаль кан басымын, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен даими күзәтеп тору өлкән яшьтәге кешеләр арасында үлемгә төп сәбәбе булган йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын вакытында ачыкларга һәм киметергә мөмкинлек бирә», – диде Бутаева.
Өлкәннәрнең хәтере саклануы да кайгыртыла республикада. Профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация кысаларында әнә шундый когнитив тайпылышларны профилактикалау чаралары гамәлгә кертелә. «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» (МКДЦ) базасында Республика когнитив тайпылышлар үзәге эшли. Моннан тыш, 10 медицина оешмасында хәтер бозылу очраклары буенча районара кабинетлар оештырылган. Пациентларның туганнарына мондый кешеләрне карауда ярдәм күрсәтә алырлык социаль хезмәтләр турында мәгълүмат бирелә.
Авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирелә. Ел саен диспансеризация үткәрү өчен авыл җирлегендә яшәүче 33 мең өлкән яшьтәге кеше медицина оешмаларына китерелә.
Кызганыч, кайбер өлкәннәр балаларының игътибары һәм тәрбиясеннән мәхрүм, шунлыктан алар читтән карауга мохтаҗ. Наталья Бутаева искәрткәнчә, 2019 елдан Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга бушлай социаль хезмәтләр пакеты рәвешендә озак вакыт карау системасы проекты гамәлгә ашырыла. Гражданның ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, ул атнасына 11 сәгатьтән 28 сәгатькә кадәр тәшкил итә. Хәзерге вакытта өйдә озак вакыт карау хезмәтләре белән 6 093 кеше тәэмин ителгән.
Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны ничек карыйсын белмәгән кешеләр дә була. Шунлыктан ярдәмгә мохтаҗ олы буын вәкилләренең туганнарына олыларны карауның төп алымнарына, реабилитация чараларыннан файдалануга өйрәтәләр. Мондый мәктәпләрдә 17 790 кеше белем алган.
Шулай ук, республиканың һәр районында техник реабилитация чараларын прокатка бирү пунктлары булдырылган.
«Бүген олы яшьтәгеләр – яшьләргә остаз булучылар һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышучы волонтерлар. Нәкъ менә шундый кешеләр яшьнең чикләү түгел, ә яңа мөмкинлекләр чоры булуын ачык раслый. Безнең уртак бурычыбыз – елдан-ел шушы мөмкинлекләрне арттыру, өлкән яшьтәге һәр кешегә үзен кирәкле итеп, җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп тоярга шартлар тудыру», – диде Наталья Бутаева.
Елена Демьянова: «Сәламәт озын гомер яшьлектән башлана»
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Сәламәт озын гомер яшьлектән башлана»
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова олыларның исәнлеген кайгырту әһәмиятенә басым ясап: «Сәламәт озын гомер яшьлектән башлана ул. Пациент олайганчы ук «Сәламәт озын гомер» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Әлеге үзәкләр Россия буйлап һәркайда ачылачак. Мондый беренче үзәк бездә ике атна элек Казанның 7 нче сырхауханәсендә ачылды», – диде.
Үзәкнең эше шуннан гыйбарәт икән: кешенең анкета җавапларыннан, тикшеренүләрдән чыгып, паспорттагы биологик яше түгел, ә фактик яше билгеләнә. Шулай ук, организм картаюына китерә торган сәбәпләр ачыклана.
«Кешенең бит организмы төрлечә үзгәрә: кемнеңдер терәк-хәрәкәт аппараты аксый, башка берәүнең хәтере начарая, кемнеңдер эчәклеге начар эшли башлый… Анкетада 300 сорау, аны махсус курс узган белгеч үткәрә. Татарстанда шундый өч кенә белгеч бар әле. Сәбәпләргә карап, лаборатор-диагностика тикшеренүләр билгеләнә. Хәзер пациентларның маршрутизациясен эшләп бетерү өстендә эш бара. Бу практиканы киңәйтәчәкбез», – дип аңлатты Елена Демьянова.
Ул диспансеризация узган 1,2 млн кешенең 557 меңе олы яшьтәгеләр булуын әйтте. «Диспансеризация онкоскрининг булуы белән кыйммәтле. Өлкәннәр диспансеризациядән бик рәхмәтле булып кайтып китә. Аларда быел 33 мең яңа авыру ачыкланды», – диде.
Озак карауга мохтаҗ кешеләр саны артачак, тик әлегә программа мөмкинлекләре арттырылмый
Фикер алышулар барышында депутат Ирек Хәнифов озак вакыт карау системасында тагын да күбрәк кешене карау мөмкинлеге бармы дип кызыксынды. «Кызганыч, әлегә юк. Бу проект ил бюджеты акчасына кушып финанслау нигезендә алып барыла. 1 млрд сум акчаны шушы юнәлешкә тотабыз, әлегә киңәйтү ниятләнми», – дип җавап бирде Наталья Бутаева.
«Ә ихтыяҗ бармы?» – дип сорады алга таба депутат.
«Бар, хәзер медицина мөмкинлекләре арту сәбәпле уртача гомер дә озайгач, мондый озак карауга мохтаҗ кешеләр саны да артачак инде. Шулай да, кемдер игътибарсыз кала дигән сүз, картлар йортларыннан кала, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре дә бар бит. Социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ олы яшьтәге кешенең туганнары белән дә элемтәгә керә. Шулай да кешеләр күбрәк сиделка сорый шул», – диде Бутаева.
Ирек Хәнифов ветераннарны кайгырту буенча «Татнефть» мисалын китерде. «Татнефть»та без ветераннарны яшьләргә остазлыкка чакырабыз, аларның потенциалын кулланабыз», – диде.
Алексей Созинов: «Озын гомер туклану, хәрәкәт кенә түгел, социаль элемтәләр бик мөһим»
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комитет рәисе Алексей Созинов моны хуплап: «Дәүләт, муниципаль программалардан тыш, корпоратив программалар кирәк шул. Оешмалар тарафыннан игътибар – ветераннарга иң якын «җилкә» инде ул. Озын гомер туклану, хәрәкәт кенә түгел, социаль элемтәләр бик мөһим шул», – диде.
Депутат Ольга Воронова күпме пенсионер эшкә урнашу үзәкләренә мөрәҗәгать итүе һәм нинди эшкә күбрәк барулары турында сорашты.
«Пенсионерларның 40 процентка якыны эшли. Мәшгульлек үзәкләренә 2 мең пенсионер мөрәҗәгать итте, шуларның 70 проценты 50-60 яшьтәге, пенсиягә чыгу алдында торган кешеләр. Алар, әлбәттә, авыр физик көчәнеш соралмаган урыннарга урнаша инде», – диде Наталья Бутаева.
Алексей Созинов утырышны йомгаклап, «сәламәт картлык» һәм «актив картлык» арасында аерма булуына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, активлык дигәндә, олы яшьтәгеләрне төрле эшчәнлеккә җәлеп итү, спорт чараларында, мәдәни вакыйгаларда катнаштыру һ.б. күздә тотыла. «Балкыш» фестивалендә бер ападан шундыйрак сүзләр ишеткән идем: «Яшьлекне барыбыз да узган, ә лаеклы картлыкка әле ирешергә кирәк», – диде.