Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олимпиадага күзәтү: «Хәтердә ул «Камилә Вәлиева олимпиадасы» булып калыр да инде»

Кышкы Олимпия уеннары азагына якынлаша. Россиянең кайсы спортчылары медальләр яулаган? Олимпиада халык күңеленә ничек сеңеп калачак? Игътибарыгызга «Интертат”тан күзәтү тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Олимпиадага күзәтү: «Хәтердә ул «Камилә Вәлиева олимпиадасы» булып калыр да инде»
Абдул Фархан

Олимпия уеннарының унҗиденче көненә Олимпия чемпионнары саны буенча безнең ил тугызынчы урында (биш алтын медаль), ә гомуми медаль зачетында 27 медаль белән — икенче урында бара. 34 медаль белән Россияне әлегә Норвегия генә уза.

Татарстан өчен чыгыш ясаучы спортчылар нинди уңышларга ирешә? Россия уенчылары арасында татарлар үзләрен ничек күрсәтә? Спорт сөюче, Олимпия уеннарын күзәтеп баручы каләм ияләре белән сөйләшеп, әлеге сорауларга карата аларның уй-фикерләрен барладык.

«Татар спортчылары игътибар читендә кала кебек тоела»

Гөлназ Бәдретдин, журналист:

Мин ун елдан артык спорт уеннарын даими күзәтеп барам. Олимпиадаларда, беренче чиратта, татар спортчыларына игътибар итәм һәм алар турында мәгълүмат биреп барырга тырышам. Ни өчен шулай эшли бу дисәгез, миңа татар спортчылары игътибар читендә кала кебек тоела. Мәсәлән, Башкортстаннан чыккан татар егетләре Руслан Захаров белән Эдуард Латыйпов медальләр яулады. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләре аша Эдуард Латыйповны котлады, ә Руслан Захаровны телгә алынмады. Руслан Мәскәү өчен чыгыш ясаса да, ул — Уфада туып үскән егет, аның әти-әнисе дә, беренче тренеры да Уфада яши. Ә Эдуард — Башкортстан өчен чыгыш ясаган Самара өлкәсенең Камышлы авылы егете.

Камилә Вәлиева Татарстан өчен чыгыш ясамаса да, Казаннан чыккан кыз булгач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның өчен җан атып торды. Руслан исә, Уфага да, Казанга да кирәк түгел булып чыкты.

Бу Олимпиада Камилә Вәлиева тирәсендә туган вәзгыять аркасында, миндә начар тәэсирләр калдырды. Узган Олимпиадада Алинә Заһитованың җиңүе татар халкына көчле рух биргән иде. Ул елны Россия ике генә алтын медальле булды бит. Икенчесен хоккейчылар алды. Бу Олимпиадада да Камиләгә зур өметләр баглаган идек, ләкин шәхси чыгышында, тискәре вәзгыять аркасында, җиңү яулый алмады. Җыелма команда составында ул, әлбәттә, чемпион булды. Ләкин шәхси турнир узгач, Камилә онытылды, башка кызларны чөя башладылар. Быелгы Олимпиада минем өчен шулай истә калды.

Татар спортчылары быел да медальләрне әз алмады. Лениногорскида туып үскән Данил Садриев көмеш медаль яулады. Данилның уңышларын Олимпиадага кадәр дә күзәтеп бардым. Аның уңышлы чыгыш ясаячагына ышандым, чөнки ул төп фаворитларның берсе иде. Бер караганда, аның өчен сөенсәм, икенче яктан, Лениногорскида трамплинны төзекләндерү өчен халыкның акча җыюы күңелне әрнетә. Дәүләт күтәрә алмаслык эш микәнни инде ул?

Эдуард Латыйпов өч медаль, Руслан Захаров бер көмеш медаль алды, Камилә Вәлиева белән Александр Галләмов команда ярышында чемпион калды. Ике медаль яулаган Ульяна Нигъмәтуллина удмурт кызы булса да, аның ире татар. Ире — аның шәхси тренеры да әле. Алар аерым программа буенча Олимпиадага бергә әзерләнделәр. Шуңа күрә мин Ульянаның медальләрен дә татарларныкына кертәм. Берничә ярышлар алда әле. Фигуралы шуучы Александр Галләмов шәхси программада да чыгышында медаль яуларга мөмкин. Ул үзенең татарлыгын ачыктан-ачык күрсәтмәсә дә, кире какмый. Әле хоккейда да берничә татар егете бар, алар да медаль алырга мөмкин.

«Олимпиада тарихка 15 яшьлек кыз баланы интектерү белән кереп калачак»

Илнар Хөснуллин, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең урынбасары:

Олимпиаданы вакыт җиткәнчә күзәтеп барам. Биатлон, чаңгы ярышларын калдырмаска тырыштым. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, мәгълүм вакыйгалар аркасында, фигуралы шууны карарга туры килде. Татарстан спортчыларына игътибар иттеңме дигәннән, аларны мин Татарстанда туган спортчылар дип атар идем. Чөнки, сер түгел, җыелма команда составына кергән егетләр һәм кызларга күп вакытын җыеннарда, республикадан читтә уздырырга туры килә. Өйдә утырып кына чемпион булу мөмкин түгел. Шуңа күрә «Татарстан спортчысы» дигән сүз ул статистика өчен генә кирәк. Әйтик, ни өчен әле мин «Авангард» та чыгыш ясаган Дамир Шәрипҗановны, «Локомотив» та уйнаган Артур Каюмовны, хатын-кызлар хоккей җыелма командасында алка сугучы Фәнүзә, Лиана, Ландыш һәм башкаларны, алар республикадан читтә чыгыш ясаган өчен генә, якташым дип кабул итмәскә тиеш?

Монысы бераз фәлсәфә булды. Ә уңышларга килгәндә, якташларыбызның җиңүләренә сөенәбез, оттырсалар, көенәбез, әлбәттә. Хәтерләсәгез, 4 ел элек узган Кышкы Олимпия Уеннарында якташларыбыз 4 медаль алып кайткан иде. Ул вакытта, әйтик, чаңгычылар Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская өч медаль алып кайтты. Быел Пекинга бездән бер генә чаңгычы барды, әмма уңышка ирешә алмады. Дүрт ел элек фигуралы шууда чыгыш ясаучы Евгения Тарасова Пхенчханнан көмеш медаль алып кайтты. Бу юлы да өметләнәбез аңа. Әле хоккей командасында «Ак барс” тан ике уенчы бар. Әлегә исә Лениногорскидан Данил Садриев өчен генә сөенә алдык. Аның иптәшләре белән команда ярышларында көмеш медаль отуын җиңүен очраклылык, бәхет эше дип әйтүчеләр дә булды. Бәлки, шулайдыр. Аның каравы, Данил хәзер уңыш тәмен белә, медаль тотып карады. Бу исә аңа алдагы ярышларда уңышлы чыгыш ясау өчен этәргеч, мотивация булачак.

Гомумән алганда, быелгы Олимпиадага нәтиҗәне ярышлар әле тәмамланганчы ук ясарга була. Тарихка ул 15 яшьлек кыз баланы интектерү белән кереп калачак. Әнә шуннан сабак алсыннар иде. Алайса, киләсе Олимпиадаларга алып барырлык кеше калмаска мөмкин.

«Шартлар булган җирдән шаклар катарлык спортчылар чыкмый»

Радик Сабиров, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире:

Әлбәттә, Олимпия уеннарын булдыра алганча карап барырга, һичьюгы, нәтиҗәләрен белеп барырга тырышам. Иң беренче чиратта, безнең җиңү традицияләребез булган, Россия халкына якын булган биатлон, чаңгы узышы, фигуралы шуу, тимераякта узышу кебек спорт төрләрен. Татарстан, татар спортчылары булган төрләрне дә карарга тырышам. Быелгы Олимпиада нәкъ менә татар спортчылары белән бәйле вакыйгалар белән истә калыр да инде. Камилә Вәлиева белән вазгыять һәркемгә билгеле.

Биатлонда Эдуард Латыйповның эстафета ярышларында, инде алтын медальле булдык дип шатланып утырган мәлдә, төгәл булмаган атулары нәтиҗәсендә без медальсез калдык. Бик үкенечле булды ул. Нишлисең, монысы да — спорт, ә спортта андый ялгышлар еш була. Хоккейчыларыбыз көч-хәл белән ярымфиналга килеп җитте. Швейцарияләрне, Данияләрне безнең «кызыл машина» болай гына җиңми иде, әлбәттә. Швециядән курыккан идем, ләкин, безнекеләр, авырлык белән булса да (уен язмышы буллитлар сериясендә хәл ителде), җиңү яуладылар. Финалда да җиңү яуласак, безнең команда әллә ни түгел дигән фикеремнән кире кайтырга әзермен.

Кызганыч, хоккей буенча Фәнүзә Кадыйрова, Лиана Ганиевалар булган кызлар җыелмасы да үзен күрсәтә алмады. 18 яшьлек трамплиннан сикерү остасы Данил Садриев өчен бик шатландым. Әлмәт, Лениногорск төбәгендә спортның әлеге төре буенча әллә ни шартлары булмаган база бар. Теләк булганда, шундый шартларда да Олимпия уеннарында катнашучыларны әзерләп була икән. Мин инде күптән шушы базага, шушы спорт төренә игътибарны көчәйтергә кирәк дип әйтеп киләм. Шулай булганда, трамплиннан сикерү буенча медальләр дә күбрәк булыр иде.

Кызганыч, чаңгыда узышу буенча команда составында Татарстан данын яклаучылар юк. Бу безнең традицияләребез булган спорт төре бит. Соңгы елларда Зәйдә, Яшел Үзәндә шәп кенә базалар да булдырылды, физкультура һәм спорт академиясендә дә төрле төбәкләрдән чаңгычылар белем ала, әмма нигәдер нәтиҗә юк. Шартлар булган җирдән шаклар катарлык спортчылар чыкмый, көтмәгән җирдән йолдызчыклар һәрвакыт чыгып тора — аңлашылмый торган факт.

«Камилә белән утырып чәй эчәсем килә»

Милләтебезнең мәшһүр шәхесләре Олимпиаданы карап барганмы? Алар күңелендә Кышкы уеннар ничек истә калган? Без бу турыда кайбер күренекле татарлар белән сөйләшеп алдык.

Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның атказанган артисты:

Камиләне өйгә алып кайтып, башыннан сыйпап утырасым, аның белән утырып чәй эчәсем килә. «Барысы да әйбәт булачак, тормышта авырлыклар күп була», — дип юатасым килә.

Олимпиаданың башка уеннарын карап барырга вакытым юк, чөнки гастрольләрдә йөрибез. Юл аермалары зур булгач, төне буе юлда йөрибез, көндез йоклыйбыз.

Марат Шәрифуллин, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан бүлеге — Милли банк идарәчесе:

Хоккейны бик кызыксынып карап бардым. Россиянең командасы финалга чыгуына бик сөендем. Безнекеләрнең чемпион калуларын телим. Финалда Россия өчен җан атачакбыз. «Алтын» һәм «көмеш» алган фигуралы шуучыларыбыз өчен сөендем, ләкин Камилә Вәлиевага ясалган басым башка сыймаслык булды. Унбиш яшьлек кыз балага ничек инде шулай каныгырга мөмкин?! Камиләнең чыдамлыгына сокландым. Аңа афәрин диясем килә. Зур спортка кергән спортчылар физик яктан гына түгел, мораль яктан да көчле булырга тиеш шул.

Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле:

— Үзем чаңгы спортын яратканга, Кышкы Олимпия уеннарын аеруча кызыксынып карап барам. Биатлон һәм чаңгы ярышларын күздән ычкындырмаска тырышам. Татар спортчылары өчен дә, Татарстан спортчылары өчен дә аеруча җан атам. Камилә Вәлиева өчен без генә түгел, бөтен Россия халкы борчылып торды. Барыбыз да бу көннәрне киеренке хәләттә яшәдек.

Гомумән, спорт белән сәясәтне бутаулары бер дә матур күренеш түгел. Үзебезнең гимнны да, әләмне дә куя алмау күңелдә кытыршылык калдыра. Илебез өчен җан атып яшәгән кешеләр өчен монысы да авыр кабул ителде. Югыйсә, Олимпия уеннарының төп принцибы — сәясәттән ерак тору. Хәтта Олимпиада вакытларында канкойгыч сугышлар тукталып торган.

Рүзәл Йосыпов, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы:

Олимпия уеннарын әз-мәз караштыргалыйм. «Милләтебез сагында» дигән китап яза башлаган идем, шуны тәмамлыйсым бар. Ялда дигәч тә, озаклап телевизор карап утырганым юк. Шулай да, яңалыкларны белеп торырга тырышам. Быел узган Кышкы Олимпиадага караганда илебезнең уңышлары зуррак, ләкин үзен спорт державасы дип игълан иткән дәүләт өчен медальләр күбрәк булса да ярар иде. Нишләтәсең инде — спорт гел җиңүләрдән генә тормый. Олимпиадада күбесенчә үзебезнең акыллы кызыбызны күзәтеп бардым. Бик аянычлы булды инде. Тузга язмаган гаеп тапкан булып, шундый яхшы спортчыбызны харап иттеләр. Акыллы халык бу гаделсезлеккә нәфрәтләнә инде.

Камил Кәримов, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе:

— Олимпиаданы карап барам инде, ләкин тоташтан телевизор каршында утырып булмый. Спорт җанатарлары кебек мин әллә ниләр әйтә алмам. Әтисез үскәч, бөтен тормышны кечкенәдән үземә өстерәргә туры килде. Әтиле малайлар рәхәтләнеп хоккей уйнады, ә мин эшләрне бетереп, су буена төшкәндә, кич җитә иде. Шуңа күрә кечкенәдән спортка үлеп китә торган кызыксыну булмады.

Олимпиадага әйләнеп кайтсак, Россиягә элек-электән нинди мөнәсәбәт булган, шулай бара инде. Безгә төртеп торыр өчен гел хәйләсен табып торалар. Хәзер бара торган бөтен сәяси ыгы-зыгы «Северный поток — 2» проектына каршы корылган. Ул тормышка ашырылса, Россияне берсе дә куып тота алмас иде. Унбиш яшьлек кызлар шушы сәясәттә корбан булып йөриләр.

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе:

— Камилә Вәлиеваның чыгышы ничек кенә тәмамланса да, ул безнең өчен чемпион булып калачак. Бөтендөнья татар конгрессы социаль челтәрләр, сайт аша Камиләгә дә, башка татар спортчыларына да теләктәшлек белдереп, аларның уңышларын Олимпиада буе күрсәтеп барды. Һәрбер катнашкан татар, нинди генә урын яуласа да, безгә кадерле. Олимпиада дәрәҗәсенә җитү — ул безнең өчен җиңү.

Олимпиаданы сәгатьләр буе карап бардым дип әйтә алмыйм, ләкин татар спортчысы катнашкан ярышларның видео күчермәләрен игътибар белән карадым. Камилә Вәлиеваның катнашуы мине тетрәндерде. Ул үзен көчле һөҗүмнәргә каршы тора алырлык нык шәхес буларак күрсәтте.

Әмир Гарифуллин, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының беренче курс студенты, бердәм дәүләт имтиханнарын ике фәннән иң югары баллга тапшырган Казан егете:

— Зур кызыксыну белән фигуралы шууны гына күзәттем. Камилә Вәлиева өчен нык борчылдым, аны кызгандым. Кызны суд утырышлары белән бик каты интектерделәр, мораль яктан сындырырга тырыштылар. Аны шулай азапламаган булсалар, һичшиксез, Камилә чемпион буласы иде. Башка спорт төрләрен карап барырга вакыт булмады, ләкин безнекеләрнең ничек ярышканнарын укып бардым. Үзем дә, тулай торакта якын аралашкан дуслар да көчле җанатарлар түгел.

«Олимпиада уеннары хәтердә „Камилә Вәлиева олимпиадасы“ булып калыр да инде»

Сания Әхмәтҗанова, шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, популяр җырлар авторы:

— Олимпиада турында гомуми күзаллау булдыру өчен, ярышлар барышын яки нәтиҗәләрне даими күзәтеп бардым. Бөтен дөнья игътибарын җәлеп иткән фигуралы шуу тирәсендәге хәлләр мине дә битараф калдырмады. Бердәнбер коралым каләм булганга, кичерешләремне, татар спортчысы Камилә Вәлиевага мөнәсәбәтле уй-фикерләремне шигырьләремдә белдердем. Бер язылучым: «Көн саен ук шигырь куймасагыз да була инде», — дип комментарий калдырган. Каләм әһеле саналам икән, җәмгыятьтәге уңай һәм тискәре күренешләргә мөнәсәбәтемне үз вакытында иҗатымда чагылдырырга тиешмен, дип саныйм. Һәм шуңа омтылам да.

Олимпиада темасына шигырьләрем йөзәр мең караучыны җәлеп итте. Меңләгән «лайк» куючылар арасында төрле милләт вәкилләре, төрле комментарийлар булды. Иң аянычы — тискәреләрен үз милләттәшләребез язды. Бер Казан егете Камиләбез хакында: «Нинди татар булсын ул! Мондыйлар башка милләт кешесенә кияүгә чыгып, башка илгә күчеп китә. Дини төсмердәге сүзләр кулланмагыз бу кызга карата», — дип «акыл өйрәткән». Камилә белән булган хәлләрдән соң, аңа үземнең үк: «Башыңны алып, ераккарак кач, бала, бу вәхшәттән» диясем килде. Аллам сакласын, изелүгә дучар булсаң, гади халыкны яклаучы булмас та булмас… Ә без дөньякүләм танылу алган талантлы баланы җәберләгәннәрен читтән карап, тамаша кылып тордык, аны берничек тә яклый алмадык. Шигырьләрем дә шул хакта язылды. Каләмемне Камиләнең һәм үземнең күз яшьләремә манып язылган әсәрләр алар. Комментарийлар барысы да диярлек талантлы спортчы милләттәшебезгә теләктәшлек белдереп, чын йөрәктән язылган иде. Караулар һәм фикер белдерүләр әле дәвам итә.

XXIV Кышкы Олимпиада уеннары хәтердә «Камилә Вәлиева олимпиадасы» булып калыр да инде.

КАЙДА СИН, ГАДЕЛЛЕК?

Кайда син гаделлек? Бармы син?

Тукталган тарафың кай якта?!

«Бар ул!» дип, ничәнче мәртәбә

Калырга тырмаштык аякта.

Көч туплап, күкләргә таяндык,

Буынның егәре бетсә дә,

«Бирешәм, бирешәм…» дигән уй

Акылны яшендәй өтсә дә.

Гаделлек син нинди? Ни төстә?

Кем сине хәрамга буяган?

Башыңны ук алып качтыңмы

Бу сатлык һәм денсез дөньядан?

Кизәнә палачлар кылычы,

Яшькә дә, көчкә дә карамый.

Нәфесе котырган шайтанга

Чик түгел «ярый» һәм «ярамый».

Туктамый сәяси тукмашу,

Тамаша кылыр көч калмады…

Ачкүзлек, чаяндай ябышып,

Бәгырьгә агуын кадады.

Кем генә чик куяр бу хәлгә,

«Җитте» дип дәшәргә кем кыяр?

Күпмеләр ят җирдә, бергә-бер

Гөнаһсыз камиллек яшь кояр?

Атасыз үгиме юкса ул,

Юк мәллә сыеныр ватаны?!

…Кем иңен җыера, кем көтә

Гаделлек итәр дип тантана.

Гаделлек! Син кайда-а-у? Юктыр син!

Йөрәгең таш мәллә, боз мәллә?!

Кансызлар яңа үч хәзерли,

Якадан алганы аз мәллә?

Ташламас сөекле бәндәсен,

Саклар Бер Раббысы һәм яклар!

Һәм җиде тарафтан гаделлек

«Аллаһу әкбәр»ен кабатлар!

©Сания ӘХМӘТҖАНОВА, 15.02.2022.

Медальләр хроникасы

Олимпиадада медаль яулаган Россия спортчыларын барлап чыктык. Аларның җиңүләрен хронология тәртибендә китерәбез.

2022 елгы Олимпиадада Россиягә беренче медальне 5 февральдә — медальләр уйнатыла башлаган көнне үк — чаңгычы Наталья Непряева алып килде. Скиатлонда ул «көмеш» яулады.

Шул ук көнне биатлон буенча ярышларның катнаш эстафетасында Россия командасы финишка өченче килде.

Россиялеләр арасында беренче алтын медальне 6 февральдә чаңгычы Александр Большунов яулады. Бу узышта россияле Денис Спицов «көмеш» алды.

Шул ук көнне фристайлчы Анастасия Смирнова «могул» дисциплинасында (чаңгыда калкулыклы таудан төшү) бронза медаль яулады.

7 февральдә Россия җыелмасы фигуралы шуу буенча команда турнирында беренчелекне алды. Барлык программаларны Марк Кондратюк, Камилә Вәлиева, Анастасия Мишина-Александр Галләмов, Виктория Синицина — Никита Кацалапов башкарды.

Шул ук көнне трамплиннан сикерүчеләр Ирина Аввакумова, Евгений Климов, Ирма Махиня һәм Данил Садриев команда ярышларында бу спорт төре буенча Россия өчен тарихи медаль — «көмеш» яуладылар. Трамплиннан сикерү спорты буенча 54 ел эченә россиялеләр өчен бу беренче медаль булган.

Сочида ике тапкыр Олимпия чемпионы калган Вик Уайлд 8 февральдә сноуборд буенча бронза яулады. Чаңгычы Александр Терентьев спринтта финишка өченче булып килде. Чаначы Татьяна Иванова да бронза медальгә ия булды.

9 февральдә тимераякта шуучы Семен Елистратов 1500 метрга тизлеккә шуу буенча (шорт-трек) «бронза» яулады. Көмеш медаль алган спортчының язмышын фотофиниш кына хәл итте. Димәк, Семен Елистратов әздән генә икенче урын алмый калды.

11 февральдә чаңгычы Александр Большунов Пекинда икенче медален — 15 километрга индивидуаль узышта «көмеш» яулады.

12 февральдә Россиянең хатын-кыз чаңгычылары 4×5 километрлы эстафетада «алтын» яулады. Эстафетада җиңүче чаңгычылар — Юлия Ступак, Наталья Непряева, Татьяна Сорина, Вероника Степанова.

13 февральдә Россиянең ир-ат чаңгычылары да 4×10 километрлы эстафетада «алтын» алды. Ярыш буе башкаларны артта калдырып, беренче барган чаңгычылар — Алексей Червоткин, Александр Большунов, Денис Спицов һәм Сергей Устюгов.

Шул ук көнне тимераякта шуучы Константин Ивлиев 500 метрга тизлеккә шуу буенча (шорт-трек) «көмеш» призер булды, ә Ангелина Голикова «бронза» алды. Биатлончы Эдуард Латыйпов бронза медале яулады.

14 февральдә фигуралы шуучылар Виктория Синицина белән Никита Кацалапов дуэты бозда бию буенча Олимпия уеннарының «көмеш» призеры булды.

15 февральдә тимераякта шуу буенча Россия ир-атлар җыелмасы командасы икенче урынны яулады. Даниил Алдошкин, Сергей Трофимов һәм Руслан Захаров Олимпия рекорды белән ярымфиналны АКШ командасын җиңделәр, ә финалда Норвегиягә оттырдылар.» яулады.

Шул ук көнне биатлончылар Кәрим Хәлили, Александр Логинов, Максим Цветков һәм Эдуард Латыйпов составындагы Россия ир-атлар җыелма командасы эстафетада «бронза

16 февральдә Россия биатлончылары Ирина Казакевич, Кристина Резцова, Светлана Миронова һәм Ульяна Нигъмәтуллина эстафетада «көмеш» яуладылар.

Шул ук көнне чаңгы ярышларында команда спринтында Юлия Ступак һәм Наталья Непряева хатын-кызлар арасында бронза алдылар, ә Александр Большунов һәм Александр Терентьев — ир-атлар арасында. Фристайлчы Илья Буров та ул көнне «чаңгы акробатикасы» төрендә «бронза» яулады.

17 февральдә фигуралы шуучы хатын-кызлар ирекле программаларын тәкъдим итте. Анна Щербакова алтын, ә Александра Трусова — көмеш медаль алды. Камилә Вәлиева дүртенче урынга калды.

18 февральдә хоккей буенча Россия җыелма командасы финалга чыкты.

Шул ук көнне фристайлчы Сергей Ридзик ски-кросста (тау чаңгысы спортының бер төре) бронза яулады.

19 февральдә Александр Большунов чаңгыда шууда (масс-старт) алтын медаль яулады.

19 февральдә Иван Якимушкин чаңгыда шууда (масс-старт), Евгения Тарасова белән Владимир Морозов фигуралы парлы шууда көмеш медаль алды.

19 февральдә Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов фигуралы шууда бронза медаль алды.

Хәзерге вакытка Россия медальләр саны буенча алтынчы урында. Җыелма команданың 6 - алтын,11 - көмеш, 14 бронза медале бар. Беренче урында Норвегия (15, 8, 13), икече - Германия (12, 10, 3), өченче - Кытай (9, 4, 2).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100