Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизация: кемнәр чакырыла, кемнәр бармый, кайчан башлана...

Бүген Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турында игълан итте. Бу хакта ул бүген россиялеләргә мөрәҗәгате вакытында әйтте. Шул хакта указ имзаланды. Сүз аерым категориягә керүчеләрне Россия Федерациясе Коралланган көчләренә хезмәткә чакыруны күздә тота.

news_top_970_100
Өлешчә мобилизация: кемнәр чакырыла, кемнәр бармый, кайчан башлана...
трансляциядән скриншот

Өлешчә мобилизацияләү булгач, хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта, Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.

Владимир Путин чыгышының төп темасы Донбассны неонацист режимыннан азат итү буенча махсус хәрби операция барышы турында булды. «Интертат» Илбашының мөрәҗәгате текстын тәкъдим итә.

«Бүген сезгә – илебезнең барлык гражданнарына, төрле буын, яшь һәм милләт кешеләренә, бөек Ватаныбызның халкына, зур тарихи Россия берләштергән һәммә кешегә, солдатларга, офицерларга, алгы сызыкта көрәшкәннәргә, хәрби постта булганнарга, кардәшләребез – Луганск, Донецк халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, неонацист режимыннан азат ителгән башка районнарда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм.

Сүз Россиянең территориаль бөтенлеген, суверенитетын, иминлеген яклап калу буенча кичектергесез адымнар, ватандашларыбызның үз киләчәкләрен үзләре билгеләү омтылышларына теләктәшлек күрсәтү, бөтен көче белән үзенең хакимлеген саклап калырга, мөстәкыйль үсеш үзәкләрен бастырырга, башка илләргә һәм халыкларга үз ниятен тупас итеп тагарга омтылган бер өлеш Көнбатыш элиталарының агрессив сәясәте турында барачак.

Ул Көнбатышның максаты – безнең илне көчсезләндереп, таркатып, ахыр чиктә бөтенләй юк итү. Алар турыдан-туры, 1991 елда Советлар Союзын тар-мар итә алдык, хәзер Россиянең үзенә чират җитте, ул үзара дошманлашкан төбәкләргә һәм өлкәләргә бүленеп таркалырга тиеш, дип әйтә.

Андый планнары күптән уенда. Алар Кавказда халыкара террорчылар бандаларын, НАТОның безнең чикләргә һөҗүми инфраструктурасын хуплап килде. Алар тоталь русофобияне үз коралы итте, дистә еллар дәвамында Россиягә карата нәфрәт тәрбияләде. Беренче чиратта, бу – Украинада барды. Украина халкын, безнең ил белән сугышка этәреп, корбанга әверелдерделәр, ул сугышны әле 2014 елда ук башлап, тыныч халыкка каршы кораллы көчләр кулланып, Украинада дәүләт борылышы нәтиҗәсендә туган хакимиятне танырга теләмәгән кешеләргә карата геноцид, блокада, террор оештырдылар.

Бүгенге Киев режимы, Донбасс проблемаларын тыныч юл белән хәл итүдән ачыктан-ачык баш тартканнан соң, әле төш коралына да дәгъва кылуларын белдергәч, Донбасска моңа кадәр дә инде ике тапкыр булган киңкүләм һөҗүмнең чираттагысы кичектергесез булуы көн кебек ачык. Аннары Россиянең Кырымына – Россиягә дә һөҗүм булыр иде. Моңа бәйле рәвештә, алдан күреп, хәрби операция турында карар бердәнбер кирәкле һәм мөмкин карар булды. Аның Донбасс территориясен азат итү буенча төп максатлары үзгәрешсез кала.

Луганск халык республикасы неонацистлардан тулысынча диярлек арындырылган. Донецк халык республикасында бәрелешләр дәвам итә. 8 ел эчендә Киевның оккупация режимы озакка җитәрлек ныгытмаларның эшелон линиясен булдырган. Аларны зурдан кубып штурмлау авыр югалтуларга китерер иде, шуңа безнең частьлар, шулай ук Донбассның хәрби бүлекчәләре эзлекле, дөрес эш алып бара, техника куллана, шәхси составны саклый, шәһәр һәм бистәләрне неонацистлардан арындыра, акрынлап, Донецк җирен азат итә, Киев режимы тоткыннарга әйләндергән кешеләргә ярдәм күрсәтә.

Белгәнегезчә, махсус хәрбия операциядә контракт буенча хезмәт итүче профессиональ хәрбиләр катнаша. Алар белән иңгә-иң үз теләге белән килгәннәр дә көрәшә – төрле милләт, һөнәр, төрле яшьтәге кешеләр – чын патриотлар. Алар, йөрәкләре кушуы буенча, Россия һәм Донбасс сагына басты.

Моңа бәйле рәвештә, Хөкүмәткә, Оборона министрлыгына кыска вакыт эчендә үз ихтыяры белән килгәннәрнең, Донецк, Луганск халык республикалары бүлекчәләре сугышчыларының хокукый статусын ачыклау йөкләмәсе бирелде. Ул Россия армиясе хәрбиләренеке кебек үк булырга тиеш – матди, медицина тәэминатын, социаль гарантияләрне дә кертеп. Донбассның үзиреклекләр формированиеләрен, халык милициясе отрядларын техника һәм корал белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелергә тиеш.

Донбассны саклау буенча төп бурычларны хәл итү барышында, Оборона министрлыгы һәм Генераль штабның гомуми гамәлләр стратегиясе буенча планнары һәм карарларыннан чыгып, безнең гаскәрләр Херсонск һәм Запорожье өлкәләре территорияләрен, башка районнарны неонацистлардан азат итте.

Махсус хәрби операция һәм Истанбулда сөйләшүләр башланганнан бирле, Киев вәкилләре безнең тәкъдимнәргә шактый позитив карады. Ул тәкъдимнәр, беренче чиратта, Россиядә куркынычсызлыкны тәэмин итү, безнең мәнфәгатьләргә кагылышлы иде. Ләкин, тыныч юл белән хәл итү Көнбатышка ошамавы көн кебек ачык, шуңа күрә, билгеле бер компромиссларга ирешкәч, Киевка, бөтен килешүләрне өзәргә, дигән туры күрсәтмә бирелде.

Украинага коралны тагын да өсти тордылар. Киев режимы чит ил наемниклары һәм милләтчеләренең яңа бандаларын, Көнбатыш киңәшчеләре күрсәтмәләре буенча, НАТО стандартлары буенча өйрәтелгән хәрби частьларны эшкә җәлеп итте. Бер үк вакытта бөтен Украина буенча үз гражданнарына карата репрессияләр режимы көчәйтелде. Куркыту, террорчылык, көчләү сәясәте һаман да куркыныч, ерткыч формаларга керде.

Без беләбез: неонацистлардан азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге, ә бу, беренче чиратта, Новороссиянең тарихи җирләре, неонацист режимы басымы астында калырга теләми. Запорожье, Херсонщина, Луганск һәм Донецкида, Харьков өлкәсенең камап алынган районнарында неонацистлар ерткычлыкларын күрделәр һәм күрәләр.

Бандеровчылар һәм нацист җәзалаучылар дәвамчылары кешеләрне үтерә, җәфалый, төрмәләргә ташлый, тыныч халыкны мыскыллый, мәсхәрәли.

Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хәрби гамәлләр башланганчы 7,5 млн нан артык кеше яшәгән. Күбесе качакларга әйләнде, туган йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булды. Ә калган 5 миллионлап кеше неонацист хәрбиләре тарафыннан даими артиллерия һәм ракета атышларына дучар була. Алар мәктәпләргә, хастаханәләргә дә ата, гади кешеләргә каршы террорчылык актлары оештыра.

Безнең якын кешеләребезне палачлар кулына тапшырырга бернинди мораль хокукыбыз юк, аларның үз язмышларын үзләренә билгеләү буенча ихлас омтылышларына битараф кала алмыйбыз. Донбасс халык республикалары парламентлары һәм Запорожье, Херсон өлкәләре администрацияләре шушы территорияләрнең киләчәге турында референдум үткәрү карарына килгән һәм безгә, Россиягә, шушы адымнарын хуплауны сорап мөрәҗәгать итте.

Шуны ассызыклап узам: референдумнарны үткәрү, кешеләр үз теләген белдерә алуына имин шартлар тудыру өчен барысын да эшләячәкбез. Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре халкының күпчелеге үз киләчәге турында нинди карар кабул итсә, шуны хуплаячакбыз.

Хөрмәтле дуслар! Бүген безнең Кораллы Көчләр, әйткәнемчә, меңләп километрны да узып киткән хәрби көчләр линиясендә, неонацист оешмаларына гына каршы тормыйча, бөтен күмәк Көнбатыш хәрби машинасына каршы тора дип әйтерлек.

Бу вазгыятьтә түбәндәге карарны кабул итү кирәк дип саныйм, ул без очраша торган куркынычларга тәңгәл килә – Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлекне саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, Саклану министрлыгы һәм Генераль штабның Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хупларга кирәк, дип саныйм. Кабатлап әйтәм: сүз нәкъ менә өлешчә мобилизация турында бара, ягъни хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста булган, беренче чиратта, Коралланган Көчләр сафларында хезмәт иткәннәр, билгеле бер хәрби белгечлекләре һәм тәҗрибәсе булганнар чакырыла.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар, частьларга җибәрелү алдыннан, махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, өстәмә хәрби әзерлек узачак.

Өлешчә мобилизация турында указ имзаланган. Мобилизация чаралары бүген 21 сентябрьдә башланачак. Регион башлыкларына хәрби комиссариатлар эшендә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирәм.

Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хезмәткәрләргә тиешле статус, түләүләр һәм барлык гарантияләрне алачак. Указ, шулай ук, дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чараларны күздә тота.

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләрендә хәрби техника һәм корал чыгаруны арттыру бурычларын хәл итү, өстәмә җитештерү куәтләрен киңәйтү җаваплылыгы ята. Оборона предприятиеләренең матди, ресурс һәм финанс тәэминаты мәсьәләләре Хөкүмәт тарафыннан тиз арада хәл ителергә тиеш.

Хөрмәтле дуслар! Россиягә каршы агрессив сәясәтендә Көнбатыш бөтен кысалардан чыкты. Без илебезгә, халкыбызга карата һәрвакыт янаулар ишетәбез. Көнбатышта кайбер җавапсыз сәясәтчеләр Украинага еракка һөҗүм итәрлек кораллар гына түгел, Кырым һәм Россиянең башка төбәкләренә дә һөҗүм итәргә мөмкинлек бирә торган системалар белән тәэмин итү планнары турында сөйли.

Көнбатыш коралын кулланып, террорчылык һөҗүмнәре Белгород, Курск өлкәләре пунктларында булды. Реаль вакыт режимында, заманча система, самолетлар, кораблар, иярченнәр, стратегик пилотсыз очкычлар кулланып, НАТО Россиянең көньягы буйлап разведка оештыра.

Вашингтон, Лондон, Брюссельдә Киевны хәрби хәрәкәтне безнең территориягә күчерергә котырталар. Россия җимерелеп, сәяси, икътисади, мәдәни, теләсә нинди суверенитеттан мәхрүм ителергә тиеш, дип сөйлиләр.

Төш коралы белән шантаж да бара. Сүз Көнбатышның Запорожье атом электр станциясенә атуны хуплау турында гына бармый, НАТО дәүләтләре вәкилләренең Россиягә каршы төш коралын куллану мөмкинлеге турында сүз катулары турында да бара. Россиягә карата андый сүзләр әйтергә кыйганнарга исләренә төшерәсем килә – безнең илдә дә төрле һөҗүм кораллары бар, аерым компонентлар буенча, әле НАТО илләренә караганда, заманчарак кораллар да. Илебезнең территориаль бөтенлегенә куркыныч янаса, Россияне һәм аның халкын саклап калу өчен, һичшиксез, барлык чараларны кулланачакбыз. Бу – буш сүз түгел.

Россия гражданнары ышана ала: Ватаныбызның территориаль бөтенлеге, безнең бәйсезлек һәм азатлык бездәге бөтен чаралар белән тәэмин ителәчәк.

Ә безне атом-төш коралы белән куркытырга омтылучылар белергә тиеш – «җилләр розасы» алар ягына да борылырга мөмкин. Безнең тарихи традициядә, халкыбыз язмышында – дөньяви хакимлеккә омтылучыларны, Ватаныбызны тар-мар итү, таркату белән янаучыларны туктату. Хәзер дә шуны башкарачакбыз – шулай булачак та. Сезнең ярдәмегезгә ышанам».

 

Фото: © Михаил Захаров

Мобилизация кайчан башлана?

Саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация турында РФ Президенты указын үтәүгә керешергә кушты. Йөкләмә ведомство коллегиясендә бирелде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ул билгеләп үткәнчә, министрлык һәр төбәк өчен бурычлар билгеләгән.

«Күрсәтмә минем тарафтан имзаланды, йөкләмәләр барлык субъектларга да билгеләнде, гаскәрләрдә һәм көчләрдә мобилизацион чаралар үткәрү тәртибе буенча Генераль штаб күрсәтмәләре бирелде», – диде ул.

Мобилизацияләүгә кемнәр эләгә?

Илнең мобилизацион ресурсы 25 миллионга якын кеше тәшкил итә, россиялеләрнең бер проценттан артык өлеше мобилизацияләнергә тиеш: алар – хәрби хезмәттә булып кайткан кешеләр, хәрби учет белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булганнар, дип белдерде саклану министры Сергей Шойгу. РИА Новости шул турыда яза.

«Нәкъ менә запастан. Алар армияне беркайчан да күрмәгән һәм аның турында ишетмәгән кешеләр түгел, бу – а) хәрби хезмәттә булып кайтучылар, б) хәрби учет белгечлеге, ягъни кораллы көчләргә бүгенге көндә кирәк булган белгечлеге булган кешеләр, в) сугыш тәҗрибәсе булганнар», – дигән Шойгу «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Кемнәр чакырылмый?

Шойгу сүзләренчә, югары уку йортлары студентларын мобилизацияләү турында «сүз бармый һәм бернинди шартларда да бармаячак». Хәрби операция зонасына хәрби хезмәт үтәүче солдатларны (срочникларны) да җибәрмәячәкләр, дип билгеләп үтте Шойгу.

Мобилизациягә ничә кеше эләгә?

Россиядә өлешчә мобилизацияләүгә резервтагы 300 мең кеше эләгәчәк. Эш этаплап башкарылачак.

«Шуны әйтәсем килә, бу – бер тапкыр булачак эш түгел, бу – планлы рәвештә башкарылачак эш, – дип билгеләп үтте ул. – Ягъни монда бар кешене дә берьюлы алу өчен киң колачлы эш каралмый», – дигән Шойгу.

Мобилизацияләнгән гражданнарга нәрсә тиеш?

Указ нигезендә, мобилизациягә эләккән кешеләргә акчалата түләү контракт буенча хезмәт итүчеләрнеке белән бертигез булырга тиеш.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100