Олег Фазылҗановтан сәнгать төне концерты: «Казаклар Чаллысының Мәтрүш малае»
Олег Фазылҗанов, «Татарстанның халык артисты» исеме алгач, беренче мәртәбә халык алдына Тукай әдәби музеенда чыкты. Музейларда сәнгать төне уңаеннан үткәрелгән әлеге концертта «Татар-информ» хәбәрчеләре дә бар иде.
Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановның Тукай музеендагы очрашуы гади концерт кына түгел, киләчәктә булачак зур концертка анонс кебек булды. Дөрес, ул концерт әлегә хыялда гына.
Ә бу язмада – Олегның тамашачысы белән аралашуы һәм аның күңел сандыгыннан кайбер мизгелләр.
Концерт башланырга 20 минут алдан килсәм дә, Тукай музееның залы шыплап тулган иде инде. «Татар-информ» журналистлары онлайн-трансляция алып барасы, фотографның да төшерәсе булгач, безнең өчен алгы рәттә алып куелган урыннарыбыз Олегның бер концертын-спектаклен калдырмыйча йөри торган авылдашлары янына туры килде. Любовь Ивановна Гүзәлбаева Олег Фазылҗановны бик яратуларын, аның әнисе Мәтрүш түти турында сөйләп алды, Олегның авылында йорт салуын һәм кайтып йөрүен әйтте. Сүз уңаеннан, танылган блогер Олеся Дмитриева да шул авылдан икән. Авылда мәктәп булмаса да, авыл әле яши һәм алга таба да яшәргә җыена, ди. «Авылыбыз бетә торган түгел. Бетми әле ул!» – диде Любовь Ивановна.
Менә кичә башланды. «Марсель ага Сәлимҗанов әйтә торган иде: «Иң начар гына артистның да 10 гына булса да поклоннигы була», – дип. Аллага шөкер, минем залым тулы икән монда», – дип шаяртты тамашачы алдына чыккан Олег Фазылҗанов. «Хөрмәтле карендәшләр! Шушы кадәр тамашачым бар икән, мин бик бәхетле. Минем бүген «душам» җырлый, йөрәгем җырлый, күңелем җырлый», – диде ул. Җырлары арасында үз тормышының кайбер мизгелләрен дә сөйләп алды. Мин бу язмада шушы мизгелләрне тупладым.
- Дәрәҗәле исем алу – зур әйбер, ләкин бит әле аны йөртергә дә кирәк. Минем укытучыларым – Камал театрында дан тоткан Марсель Сәлимҗанов, мәртәбәле артистлар Николай Дунаев һәм Илдар Хәйруллин иде. Николай Ивановичның китеп баруына да 1 ел булды.
- Мин үзем керәшен авылыннан. Керәшен авылында тудым, шул авылның суын эчеп үстем. Керәшен халкы йолаларын, җырларын беләм. Авылда бердәнбер татар малае булып йөрдем мин – әзрәк шуграк булсам, «татар» диләр иде. Казанга килеп театр училищесында укый башлагач, керәшенгә әйләндерделәр дә куйдылар. Аның каравы хәзер ике як та «бу – безнеке» дип тартыша.
«Әти миңа туганнар калдырды»
- Мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Керәшеннәр «Ходайга» дип сөйләшә. Аллаһы Тәгалә әмер бирмәгән булса, әти белән әни кавышмаган да булыр иде. Күз алдына китерегез: әти белән әнинең яшь аермасы – 20 яшь. Сез хәзер моның әтисе карт дип уйларга мөмкинсез. Юк, алай түгел. Әни мине 40 яшендә тапкан, әтигә 20 булган. Бәлки, әле 19 булгандыр. Электрлаштыру заманы бит, әти Кукмара техникумын бетереп, безнең авылга килә. Әти – яшь егет, әни – яшь кызлар шикелле чибәр. Әти гашыйк була. Аллаһның кушуы буладыр – фатирга да безгә кертәләр бит әле. Аның каравы, безнең өйдә беренче ут кабына. Әнигә дә ут кергәндә, мин туам.
- Әнием, Аллага шөкер, озын гомерле булды – 90 яшенә кадәр яшәде. Әти Арча районының Тимерче дигән авылдан. Әтинең авылына – әби белән бабай ягына – миңа 4 яшь тулгач кына барганнар. «Нигә моңарчы килмәдең инде, килен?» – дигәч, «Курыктым» дип әйттем», – дип сөйли иде әни. Бу карт хатын яшь егетнең башын әйләндергән икән, дип, куып чыгарырлар, дип курыккан. Бабай әйткән: «Хатларыңны күреп, төпле хатынга эләккән икән бу, дип уйладык», – дигән. «Әллә шыгырдаган агач сынасы, әллә шартлап имән сынасы», – дигән. Әти 46 яшендә китеп тә барды. Аның каравы, әтинең орлыгы әйбәт булды – миңа туганнар калдырды. Минем менә дигән 2 сеңелкәшем бар – Кариев театрында эшлиләр. Энҗе Камалиева дигән әйбәт кенә актрисаны беләсездер.
- Минем әнием каршында үкенечем калмады. Әни минем кулымнан китте – 2 ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Мин шуның белән бәхетле. Үлем сагалап торган чакларда да, әнинең бәхиллеге белән калдым, дип уйлыйм.
«Әнинең нигезенә йорт салдым»
- Әнием гомере буе авылда йорт салырга хыялланды. Әмма, исән чагында, әнине җылы сулы өйләрдә яшәтә алмадым. Яшьрәк чагында өй салу турында уйлап бетермәгәнмендер инде, бетеп бара торган авылга йорт салу нәрсәгә кирәк, дип уйлаганмындыр... Бервакыт бер-бер артлы машина алыштыра башладым. Кешеләр: «Малаең яңа машина алган», – дигәч, әни: «Безнең артист машина ала, анасының тәрәзә төбеннән су ага», – дип әйткән, ди. Хәзер аның хөрмәтенә авылда – әнинең нигезенә йорт салдым. Кайтып йөрим, Ходай күпме гомер биргәндер – кайтып йөриячәкмен.
- Элек, без үскәндә, эшне эшләп бетерә торган түгел иде. Яздан тотына иде эш... Шуның аркасында халык авылдан качты. Хәзер утын да әзерләмибез, печән дә әзерләмибез, кер дә юмыйбыз, ә вакыт җитми. Хәтта кунакка йөрешергә дә вакыт җитми. Аллаһ безгә ашарга да бирә, суын да бирә, бездән бер-беребез белән дус булу, бер-беребезгә рәхмәтле булу гына сорала. Болар – матур сүзләр генә инде, моннан чыккач та без аны онытабыз.
- Хәзер җыр җырлаган өчен дә судка биреп акча алалар. Шуңа күрә сорап җырларга тырышам. «Әле генә кергән идек шау чәчәкле язларга, шул чәчәкләр кай арада әйләнгәннәр алмага» дигән җырны Салават Зәкиевич күптән җырлады инде. Мин аны авторы Азат Хөсәеновтан сорап җырлыйм.
- Мин заманында Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар белән эшләдем. Шундый бөек җырчыларны Казаклар Чаллысында туган бер Мәтрүш малае сәхнәгә чакырып чыгарсын әле! Бу бит бөтен кешегә тия торган бәхет түгел.
«Туфан абыйның күп спектакльләрендә уйнап күтәрелдем»
- 1990 елдан 2004 елга кадәр Түбән Кама театрында эшләдем. Без анда театр ачтык. Башта «Нефтехимик»ның яшьләр театры, аннары шәһәр театры иде, хәзер ул – Туфан Миңнуллин исемендәге дәүләт театры. Без Туфан абыйның бик күп спектакльләрен куйдык, мин аларда бик күп уйнадым. Аллага шөкер, шулар белән күтәрелдем.
- Казанга килгәндә, халыкка азмы-күпме танылган идем. Казан театр училищесында укыганда ук, Марсель Сәлимҗанов Камал театры спектакльләренә кертеп уйнатты. Язмыш бит, театрда калып булмады, китеп барырга туры килде. Армияләрдә йөреп кайтып, Әлмәтләргә кереп, Түбән Камаларда эшләп, Казанга әйләнеп кайттым.
«Телсез күке» тормышымны 180 градуска борды да атты»
- Монда эләгүем – 2002 елда гастроль белән Казанга килүебездән башланды. Аллага шөкер, гомеремдә гел яхшы кешеләр очрады. Казанда спектакль уйнап бетергәч, Шамил Зиннурович кош тоткан шикелле очып менде: «Иртәгә театрга кил әле, сине Фәрит Бикчәнтәев көтә», – диде. Килдем, Фәрит Бикчәнтәев миңа 220 битлек калын пьеса бирде. Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» пьесасы иде ул. Укып чыктым. «Ошадымы?» – дип сорады укыгач. «Спектакль итеп куелса», – дигән иде, «Бу кинога бара», – дим. «Шунда син кемне уйнар идең?» – ди. «Чечен егетендер, йөзе дә охшап тора», – дидем. «Зарифны бирсәк, нишләр идең икән?» – ди. «Әлбәттә, уйнап чыгам», – дим. Нәрсә әйткәнемне үзем дә аңламадым. Мин, Зарифны уйнарга гына чакыралар, дип уйлыйм бит инде. «Без сине бөтенләй Камалга чакырабыз бит», – ди. «Ю-у-ук», – дим. Фәрит Рәфкатовичның күзе маңгаена менде: «Ничек инде? Сине Камал театры чакыра», – ди. «Миннән Түбән Кама театры кеше ясады. Андагы бөтен репертуарны уйнап барам», – дим. Авылда клубта эшләгән җирдән курсташым Рөстәм Галиев кайтып алып киткән иде мине. «Үзегез театр белән сөйләшсәгез, ризалашам», – дидем. Башта Казанга килеп уйнап йөрдем...
- Шушы спектакль минем тормышымны 180 градуска борды да атты. Мин бүген «йөзек кашы» булган Камал театрында эшлим. Нинди мәшһүр актерлар уйнаган театр бит ул! Ул чорда Камал театрында халыкчан җырлый торган артистлар бетеп киткән булган. Без «Телсез күке»дә Рамил Төхфәтуллин белән икәү «Озату»ны җырлый идек.
ххх
- Минем «Татарстанның халык артисты» исемен алуым турында хәбәр чыккач, берсе «минем аны күргәнем дә юк, арттагы планда тора торган артисттыр» дип язып куйган. Тәнкыйтьне күтәрә белергә кирәк. «Мин инде алгы рәтләрне уйный-уйный, арттагы рәтләрне уйный торган яшькә җиттем», – дидем. Хәзер шундый яшь – ни яшьләрне уйнап булмый, картларны уйнарга да иртәрәк. Арттан Минвәли Габдуллиннар бастырып килә, алар миннән карт күренә. Миннән карт кеше күренеп торганда, ничек инде картлар ролен миңа бирсеннәр!
Әлеге концертка күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева үзе килгән иде: «Көлдерә дә беләсең син, елата да беләсең син, сөйләшә дә беләсең син, ярата да беләсең син! 500 урынлык заллар белән чагыштырганда монда халык күп түгел. Әмма монда йөрәкләрен ачып утыручы кешеләр килгән. Рәхәтләнеп утырабыз. Артистлар төрле була – гомере буе эшләп тә бер көлдермәгәне, бер елатмаганы була, гомере буе җырлап та, 20 җыры бер төрле булганы була. Син бит бернинди «плюс»сыз җырлыйсың. Минем сиңа «талантище» дип әйтәсем килә. Бу сүзгә бөтен кеше кушыла. Бу хәйрия концерты кебек булды инде. Эстрада күзлегеннән сольный концертыгыз булсын иде. Без аңа билет алып килер идек», – диде ул. Халык озак алкышлады, аннары озаклап фотога төште Олег белән.
Без аның белән интервью алырга килешеп аерылыштык. Монысы инде – интервьюга анонс булды.