Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровка «Татарстан Республикасының Халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Бу турыдагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
«Хөрмәтле дуслар! Мин – гади керәшен егетен «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем белән бүләкләргә дигән указга кул куелган, диләр. Котлауларга рәхмәт! Әле ышанып та бетә алмыйм», – дип язды ул социаль челтәрдә.