news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зур океанда кечкенә генә көймәләр»: Быел татар теленнән 32 укучы имтихан тапшырган

news_top
«Зур океанда кечкенә генә көймәләр»: Быел татар теленнән 32 укучы имтихан тапшырган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда 2024/2025 уку елында татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашу узды. Очрашуга ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, татар теленнән имтихан тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары чакырылган иде.

Быелгы уку елында татар теленнән бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырган. Аларның берсе татар әдәбиятын да сайлаган.

Имтихан сайлаучыларның күбесе Казан мәктәпләреннән. Шулай ук Түбән Кама, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә районнары, Чистай һәм Бөгелмә районнарыннан укучылар бар.

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әлеге укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга һәм әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында бер укучы да республика дәүләт имтиханын бирмәгән еллар булды. Ул вакытларда бик көенгән идек. Үткән ел имтиханны 7 укучы тапшырды, быел 32. Бер яктан караганда ниндидер үсеш бар кебек, ләкин республикабызның милли тормышын үзен бер зур диңгез яки океан итеп карасак, бу күрсәткечләр әле ул океанда кечкенә генә бер җилкәнле көймә кебек кенә. Әлеге матур күренешкә сөенеп, җиң сызганып, алга таба да эшне дәвам итәчәкбез, – диде Марат Әхмәтов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Узган ел татар теленнән бердәм республика имтиханын 7 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар