news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Океан артында бәхет тапкан Рәзинә Исмәгыйлева: «Мәхәббәтнең яше дә, чиге дә юк икән»

news_top
Океан артында бәхет тапкан Рәзинә Исмәгыйлева: «Мәхәббәтнең яше дә, чиге дә юк икән»
Фотолар Рәзинә Исмәгыйлеваның шәхси архивыннан

Рәзинә Исмәгыйлева – Татарстанда билгеле журналист: озак еллар «Сабантуй» газетасында эшләде, 2020-2025 елларда «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире булды. Ул төбәк тарихы буенча күпсанлы китаплар авторы. Рәзинә ханым соңгы ике елда Австралиядә яши. Дөрес, ул моңарчы да Казан белән Аделаида шәһәре арасына «тузан төшермәде» – җае чыккан саен океан артына оча иде. Ниһаять, күп санлы сораулар һәм үгетләүләрдән соң, ул интервью бирергә ризалашты. Бүген без аның белән тормышны кискен үзгәртү, чит илгә ияләшү һәм... саннарның кеше язмышына йогынтысы турында сөйләшәбез.

Рәзинә апа, гомернең инде «алтын» чорына кереп барганда, җайга салынган тормышыңны, бернидән курыкмыйча, 180 градуска үзгәрткәнсең. Бу очраклылыкмы, әллә максатчан адыммы? Кайдан башланды бу «Австралия эпопеясе»?

Ел саен кайда да булса барып ял итү гадәте һәркайсыбызда бар. Мин дә чит илләрне күрергә ярата идем: Кытай, Төркия, Испания... Ә менә Австралиядә яшәүче милләттәшләребез – якын дусларым, Казанга кайткан саен чакырып торсалар да, башта барырга җөръәт итмәдем. Бик ерак бит! Ә инде 10 ел элек – 2016 елда Аделаидадагы татар-башкорт җәмгыяте Сабантуйга чакыргач, тәвәккәлләдем. Инглизчә белмәү, виза алу кыенлыклары – барысын да җиңеп, Казан–Мәскәү–Дубай–Аделаида маршруты буенча 24 сәгать очтым. Аэропортта дусларым Гайшә, Сафия, Мөшәррәфләр каршы алды. Австралия миңа бөтенләй башка яктан ачылды: сихри табигать, көнгерәләр һәм очсыз-кырыйсыз океан... Океанны күргәч, аның көчен тоеп, елап җибәрдем.

Бер күрүдә мәхәббәт...

Әйе, Австралия беренче күрүдән үк әсир итте. 2019 елда, лаеклы ялга чыккач, анда 7 ай яшәп кайттым. Өченче тапкыр исә кышны җәйгә алыштырырга киттем. Беренчесе очраклылык булса, калганнары очраклылык түгел иде, һавасының сәламәтлегемә файдалы булуын, анда үземне яхшы хис итүем, күңелемнең яшәрүен тоюдан – җылы якта, океан буенда яшәү теләге – хыял туды.

Репетитор яллап инглиз теле өйрәнә башладым. Кайберәүләр: «Бу яшьтә нинди тел инде?» – дип көлсә дә, мин туктамадым. Тормышымны үзгәртүгә табан атлаган беренче адым иде ул.

Виза алып, дуслар янына барып кайту бер нәрсә булса, хыялдагы илдә шахзадәңне табу – монысы инде бөтен ялгыз хатын-кыз өчен хыялларның иң югары ноктасы. Тормышны үзгәртүдә терәк булырлык ир-атның очравы хәлиткеч роль уйнадымы?

Терәк булырдай ир очраса – андый терәк һәрбер хатын-кызга кирәк, әлбәттә. Әмма хатын-кыз бәхете ирдә генә түгел. Син иң беренче чиратта үзең бәхетле булырга тиешсең. Мин Казанда ялгыз яшәгәндә дә бәхетле идем: дәрәҗәле эшем, китапларым, ирегем бар иде.

Әмма булачак иремне очраткач, аның хөрмәтен күргәч, фикерем үзгәрде. Австралия кануннары буенча, минем яшьтәгеләргә яшәргә күчү шансы бик аз, шуңа да бу никах минем өчен яңа тормышка ишек ачты.

Иреңне кайда очраттың һәм үз кешең икәнен ничек таныдың? Беренче күрүдән никахка җитү өчен күпме вакыт кирәк булды? Бу мәхәббәтме, хөрмәтме, ияләшүме?

Язмыш безгә көтмәгәндә бүләкләр бирергә ярата, диләр. Моңа үземнең тормыш тәҗрибәмдә инандым. Аерылышканнан соң, 12 ел ялгыз яшәдем. Беләсеңме, бу нинди халәт? Тынычлыкка ияләшәсең, ялгызлык белән килешәсең һәм «пар канат» турында хыялланудан да туктыйсың. Гүя, тормыш китабының бу бүлеге инде язылып беткән... Ләкин Аллаһы Тәгаләнең безнең өчен бөтенләй башка планнары бар икән.

2024 елның кышында мин кабат салкын Казан суыкларыннан качып, ерак Австралия җәенә очтым. Биредә минем өчен бар да таныш, бар да якын: Аделаиданың тыныч урамнары, дуслар, хәтта инглиз теле мәктәбендәге укытучым да мине сагынып көтеп алды. Гадәти көннәр башланды: уку, очрашулар, дуслар белән җылы кичәләр...

Нәкъ менә шундый кичәләрнең берсендә мин булачак иремне очраттым. Үз кешең икәнне ничек таныдың дисең... Кешене беренче тапкыр күрәсең, ә күңелдә гүя сез гомер буе таныш! Безнең халәт шундый иде. Тыныч кына дистәләгән еллар күрешми торганбыз да, ниһаять, сагынышып очрашканбыз кебек. Сөйләшер сүзләребез бетмәде...

Шул көннән без бер минутка да аерылмадык. Очрашканнан соң дүрт ай үтүгә, гореф-гадәтләребезне саклап, динебез кушканча никах укыттык.

Никахтан соң, бер ай үткәч, туй ясадык. Бу бәхет миңа шуны аңлатты: мәхәббәтнең яше дә, чиге дә юк икән. Иң мөһиме – өметне өзмәскә һәм Ходай биргән бәхетне таный белергә.

Кызларың әниләренең бу адымын ничек кабул итте? Аларга синең янәшәдә булуың кирәк идеме, әллә комачаулап йөрмәү яхшыракмы?

Кызларым күптән инде үз көннәрен үзләре күреп яши, оныкларым да үсте. Шуңа күрә аларга комачаулап йөрмәү хәерлерәктер. Минем тормышым яхшы якка үзгәрүгә алар беркайчан да каршы булмады. Бу очракта да бик риза булып кабул иттеләр.

«Ияләшү процессы – ул үзе бер аерым сәнгать»

Яшь барган саен бик күп архивлар, матди булган истәлекле әйберләр җыела бара. Гомер буе җыйган архивларны, кадерле әйберләрне калдырып китү кыен булмадымы?

Ике чемоданга бөтен тормыш сыймый әлбәттә. Үзем язган китапларымны, кадерле берничә сувенирны гына алдым. Хәзер Аделаидадагы өебездә бер бүлмәне нәкъ Казандагы фатирымдагы эш бүлмәм кебек җиһазладым – бу миңа кайдадыр икенче бер матур тормышым булганны хәтерләтеп тора.

Башка мохит, бөтенләй башка яшәү рәвеше... Рәзинә апа, ят туфракка ияләшүе кыен булмадымы? Характерыңның кайсы яклары сиңа «коткару боҗрасы» булды?

Беләсеңме, ияләшү процессы – ул үзе бер аерым сәнгать. Минем очракта иң зур бәхет – янымда терәк булырлык кешенең булуы. Ирем милләте буенча казах, шуңа күрә безнең җан дөньябыз, тәрбиябез бер. Өебездә татар, казах һәм рус телләре бергә үрелеп бара. Бу – ике илне берләштергән кечкенә бер дөнья кебек.

Монда яшәү рәвеше без ияләнгән Казан темпыннан нык аерыла. Биредә һәр гаилә үзенең тыныч дөньясында «кайный». Күршегә кереп чәй эчеп чыгу яки алдан әйтмичә кунакка килү – монда кабул ителмәгән әйбер. Бәйрәмнәрдә кибетләр бөтенләй эшләми, гадәти көндә дә кичке алтыдан соң ябылалар, урамнар тынып кала. Шау-шулы тормышка ияләнгән кешегә бу күңелсез тоелырга мөмкин, әмма минем өчен бу – чын гармония. Мин ашыкмыйча, һәр мизгелнең тәмен татып яшәргә яратам. Аралашып яшәргә төрле милләттән булган дусларыбыз күп. Алар белән өйләрдә генә түгел, рестораннарда, табигать куенында очрашабыз, өстәл уеннары уйныйбыз. Австралия миңа тагын бер кат тынычлыкның кадерен аңлатты.

Инглиз телен ни дәрәҗәдә беләсең?

Мин әлегә әйбәт беләм дия алмыйм, бераз аңлыйм, үземә кирәк әйберне кибеттә, даруханәдә сорап ала алам. Әле өйрәнәсе дә, өйрәнәсе. Атнага 3 тапкыр мәктәпкә йөрим: минем виза белән бушка укырга мөмкин.

Сине Австралия халкы гаҗәпләндерә алдымы?

Австралиядә 80 яшьтән соң да тормыш тукталмый, ә яңа төсләр белән балкый. Биредәге өлкән яшьтәгеләр – минем өчен илһам чыганагы. Монда 80–90 яшьлек картларның машинада җилдерүе, фитнес-клубларга йөрүе, бассейннарда йөзүе, кафе-рестораннарда утыруы – гадәти хәл. Алар дүрт дивар арасына бикләнмичә, тормышның һәр көнен бәйрәм итеп яши.

Көнкүреш ягыннан нинди аермалар бар? Нәрсә авыр да нәрсә җиңел?

Монда кыш карсыз, ел әйләнәсе урамда яшеллек, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Кышын көндез температура +12-15 градустан төшми, әмма өйләрдә салкын, чөнки батареялар юк. Һәр кеше җылыту ысулларын үзе уйлап таба: бүлмәләргә электр батареялары куя, кондиционер кабыза, кемдер буржуй миче яга, электр урын-җирләре ала. Без кондиционер белән җылынабыз.

Медицина системасы катлаулырак: берәр җирең авыртса, бездәге кебек турыдан-туры белгечкә бара алмыйсың, башта «гаилә терапевтына» язылырга кирәк. Ул анализлар ала яисә алдырта, үзе дәвалап карый, барып чыкмаса гына белгеч докторга җибәрә. Шулай итеп, белгечкә барып җиткәнче, атналар, айлар узарга мөмкин.

«Ярдәмне кабул итә белү дә зур сәнгать ул»

Гомерен иҗатка, журналистикага багышлаган кеше анда иҗатсыз яши алмыйдыр ул. Бүген бу активлыкны нәрсәгә юнәлттең?

Энергия барыбер каядыр чыгарга тиеш! Хәзерге вакытта минем төп максатым – инглиз телен камилләштерү һәм машина йөртү таныклыгы алу. Бу – минем өчен яңа үрләр.

Моннан тыш, тормышымда моңарчы таныш булмаган шөгыль – бакчачылык пәйда булды. Казанда яшәгәндә җир белән маташырга вакытым да, бакчам да юк иде. Хәзер исә бакчабызда кайнашудан, өебез каршында чәчәкләр үстерүдән олы канәгатьлек табам. Хәтта «күршем» дә бар: бакчабызда бер кәлтә еланы яши. Мин эшләгәндә, ул кояшта кызынып, мине күзәтеп ята. Бу – табигать белән кешенең үзенә күрә бер тыныч диалогы. Кайда гына яшәсәң дә яшькә карап туктап калырга ярамый, һәрвакыт алга барырга, яңаны танып белергә кирәк.

Казанда вакытта ук нумерология белән кызыксына башлаган идем. Шул өлкәдә исемнәре билгеле булган кешеләрдән белемнәр дә алдым. Киләчәктә ул юнәлештә дә шөгыльләнергә уйлыйм.

Бу туган көн саннары аша кеше язмышын ачыклаумы?

Әйе.

Туган көнемне беләсең. Алайса синнән берничә киңәш.

Туган көнеңнең барлык саннарын кушабыз да төп санны табабыз. Синең санның энергиясе: балалар, матурлык һәм хатын-кыз булуыңны кабул итү.

Бу санлы хатын-кызларда ир-ат энергиясе күп. Хатын-кыз энергиясен алар хатын-кызлар җәмгыятендә аралашудан, матурлык салоннарына барудан, СПА, бию һәм шопингтан алырга мөмкин. Үз-үзләрен карау (матур киенү, бизәнү...) да аларга акча китерәчәк.

Рәхмәт. Быел мине нәрсә көтә?

Артык күп эшлисең һәм артык арыйсың. Спорт белән шөгыльлән, бераз үзеңне кара, тәнеңне ярат.

Рәзинә апа, артык күп эшлисең дигәннән, ул яктан син дә монда чакта кимен куймый идең. Ирең булганда да, булмаганда да гомер буе үз көчең белән максатларга ирешергә, үзең акча эшләргә күнеккән хатын-кыз. Австралиядә исә пенсия белән көтеп тормаганнардыр, бүгенге көндә матди якланганлык хисен ничек кичерәсең? Ир-ат кулына карап калу психологик яктан кыен түгелме?

Яшермим, бу да – минем өчен яңа тәҗрибә. Казанда билгеләнгән пенсиям бар, ул аз булса да, үз ихтыяҗларыма җитәр иде.

Кая җитсен инде. Беркемгә дә җитми...

Белмим инде, пенсия акчасына гына яшәп караганым булмады. Бүгенге дөньядагы вәзгыять аркасында, ул акчаларны Австралиягә күчерү мөмкинлеге дә юк. Шуңа күрә, бүгенге көндә матди яктан иремә таянам.

Беләсеңме, бу баштарак минем кебек мөстәкыйль кеше өчен сәер иде. Әмма гаилә – ул бердәм җан дигән сүз. Иремнең кайгыртуын, мине бертөрле дә кысмыйча, барлык ихтыяҗларымны үтәп торуын рәхмәт белән кабул итәм. Бу – хатын-кыз өчен үзенә күрә бер сабак: ярдәмне кабул итә белү дә зур сәнгать ул.

Гәрчә матди таянычың булса да, акча эшләү юлларын барыбер уйлыйсыңдыр?

Кулы эш белгән кеше беркайда да югалмый. Мин дә үз шөгылемне таптым. Казанда яшәгәндә массаж курслары үткән идем. Ул вакытта бу дусларым, якыннарым өчен күңел җылысы бирүче бер хобби гына иде. Австралиядә исә бу һөнәр яңа төсмер алды.

Монда кулы эш белгән кешегә һәрвакыт икмәк бар. Хәзерге вакытта дусларыма, танышларыма массаж ясый башладым. Бу минем өчен акча кереме генә түгел, беренче чиратта - кешеләр белән аралашу, аларга файда китерү һәм үз сәләтләремне тормышка ашыру юлы. Кулларымның шифасын күреп, рәхмәт әйтеп китүчеләр миңа яшәү көче бирә.

Язу теләге бармы?

Журналистлык канга сеңгән. Хәзер авыл тарихларына багышланган китаплар яза алмам инде, әмма кеше, гаилә язмышларын язармын дип уйлыйм.

Бәлки, үз язмышыңнан башларгадыр. Миңа калса, яшәргә көч бирә торган кызыклы китап булыр иде.

Бу турыда үзем дә уйланам. Әлегә, журналдан киткәч, социаль челтәрләрдә блогымны актив алып бара башладым.

«Казан минем үткәнем һәм горурлыгым булса, Австралия – бүгенге бәхетем һәм тынычлыгым»

Әйе, күзәтеп барам. Миңа бик кызык. Тормышын үзгәртергә теләп тә, куркып торган хатын-кызларга нинди киңәш бирер идең?

Беренчедән, дөрес хыялланырга! Хыяллар балалар яки ир-хатын, туганнар белән түгел, бары тик үзең белән бәйле булырга тиеш. Хыяллар буш хыял булып кына калмасын өчен, аның өстендә эшләргә, аны максат итеп куярга кирәк.

Икенчедән, баштагы «булдыра алмыйм», «куркам», «кеше ни әйтер», «минем акчам юк», «бу яшьтә соң инде» кебек уйларны куарга.

Өченчедән, максат куйдыңмы – шул хыялга таба адым ясарга: мәгълүмат тупларга, тел өйрәнә башларга, акча җыярга, яңа мөмкинлекләр эзләргә. Бәхет ул – һәр кешенең үз кулында!

Сиңа яңа дөнья ачарга булышкан Австралия татарлары турында да сөйләшик әле. Ялгышмасам, син анда яшәүче татарларның нәсел тарихларын өйрәнеп, китаплар да яздың кебек. Хәзер Аделаидадагы татарларның тормышы ничек? Традицияләр сакланамы?

Биредәге татарлар – нигездә Кытайдан, Шәркый Төркестаннан күчеп килгән. Араларында бик аянычлы, тетрәндергеч язмышлы милләттәшләребез бар. Шуларның берсе – Вәлиеффлар гаиләсе – минем 30 еллык дусларым. Тормышның иң ачы сынауларына бирешмичә, чит җирләрдә татар исемен зурлаган, китаплар язып, язучы булып танылган өч кыз туган – Сөенгел Чанышева, Сафия Вәлиефф, Гайшә Маскиларның язмышын башлап язмасам да, аларның Казанда басылып чыккан татарча китапларын кирилицага күчерү, тәрҗемә итү һәм редакторлау эшенә мин җанымны салдым.

Без һәрвакыт күрешеп, хәл белешеп торабыз. 9 бертуган алар, барысы да исән-сау, Аллага шөкер. Барысы да җитеш, мул тормышта яши. Күбесенең инде оныклары башлы-күзле булды.

Биредәге татарлар телләрен, диннәрен сокландыргыч рәвештә саклыйлар. Гаилә корганда «татар булмаса да, мөселман булсын» дигән шарт куялар. Ураза тоталар, Коръән ашлары уздыралар, балаларына Никах укыталар.

Казан сагындырамы?

Ярты гасырдан артык гомерем узган, яшьлегемнең иң гүзәл мизгелләрен саклаган, һәр ташы таныш булган кала ничек сагындырмасын?! Казан – ул минем тамырларым. Анда бүген минем балаларым һәм оныкларым яши. Аларның тавышын, елмаюларын сагыну – ул табигый бер халәт.

Әмма мин Казанны сагынып елап, «кайчан кайтырмын» дип ашкынып та яшәмим. Чөнки минем күңелемдә сагыш түгел, ә рәхмәт хисе өстенлек итә. Аллаһы Тәгалә миңа бүгенге көндә дә бәхетле булырга, тормышымнан канәгатьләнеп яшәргә насыйп итте.

Минем хәзерге төп хыялым һәм теләгем – сау-сәламәт булып, һәр туган көнне шатлык белән каршы алу. Казан минем үткәнем һәм горурлыгым булса, Австралия – бүгенге бәхетем һәм тынычлыгым. Киләчәктә дә Ходай шул җан тынычлыгыннан аермасын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар