Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйләрен түбәгә кадәр су баскан Оренбург халкы ярдәм сорый: «Бернәрсәсез калдык»

5 апрель көнне, Урал елгасында дамба җимерелеп, Оренбург өлкәсен су басты. Төбәк Гадәттән тыш хәл режимында яшәвен дәвам итә. Оренбургта үз өйләре белән яшәүчеләр 2 атна зар елап, ярдәм сорый – аларның тырышып тапкан өйләренең түбәләре генә күренеп тора. «Интертат» көчле су басудан зыян күреп, йортсыз калучылар белән аралашты.

news_top_970_100
Өйләрен түбәгә кадәр су баскан Оренбург халкы ярдәм сорый: «Бернәрсәсез калдык»

«Эчке кием, носкиларны гына алырга өлгердек»

Ирекле сусаклагычыннан суны төшерү секундына 2,1 мең кубометрны артып киткәч, Урал елгасында су дәрәҗәсе кискен күтәрелде һәм Орск шәһәре янындагы дамбаны җимерде. Су басуның иң югары ноктасында Оренбург янында – анда елганың биеклек дәрәҗәсе 11,87 метр тәшкил иткән. Оренбург янындагы бистәләрдә торучылар өчен бу көннәр чын мәхшәргә әйләнде. Алар халыктан ярдәм сорый.

«Йортны сатып алганда бөтен нәрсәне саттык. Әти-әниләребез ярдәм итте, туганнардан бурычка да алдык. Бүгенге көндә безнең йортыбыз да юк, ипотека да юк, йорт иминиятләштерелмәгән. Бары тик зур бурычларыбыз гына бар», – дип сөйләп китте тумышы белән Оренбургтан булган Эльвира Исхакова.

Исхаковларның йортлары

Фото: © Эльвира Исхакова

Аларның йортлары Оренбург янындагы Дубовый Плес поселогында була. 2022 елны әзер йортны сатып алып, койма белән тотып алалар, гараж төзиләр. Хәзер исә 6 айлык бала белән авырлы Эльвира ире, 2 яше дә тулмаган улы белән әти-әниләрендә яшиләр. 90 квадрат метрлы өйгә иренең әти-әнисе дә күченергә мәҗбүр була. Чөнки аларның да йортлары су астында калган. Шулай итеп, бер гаиләгә ике хәсрәт килә.

33 ел яшәп, мондый су басуны күргән булмады. Соңгы тапкыр 1942 елдан булган дип сөйлиләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы безнең районда шундый хәл буласын төгәл хәбәр итмәде. Поселок төркемендә 2 сәгатьтән юлны ябарга мөмкин булулары турында укыдым. Шунда ук өйгә кайтып, кирәкле әйберләрне җыеп куйдым. Иртән эшкә барганда урам юлы әле коры иде. Бераздан су якынлашты, берничә сәгатьтән грунт юл юылып бетте. Агым шулхәтле көчле иде, – дип искә алды ул көнне Эльвира.

Фото: © Эльвира Исхакова

Алар су басу шул дәрәҗәдә көчле булыр дип көтмиләр. Бистәдән халык үз көчләре белән эвакуацияләнә башлый. Аларга ярдәмгә волонтерлар да килә. «МЧС хезмәткәрләре, бөтен техникалары Орскидагы кешеләрне коткаруга юнәлдерелгән иде. Безнең турында беркем уйламады», – ди Эльвира (Су басуның беренче агымы Орск шәһәренә туры килде, җимерелгән дамба Орск янында урнашкан. – ИТ).

Бары эчке кием, носкиларны гына алырга өлгердек. Су ишекләргә кадәр күтәрелеп, тездән өскә кадәр җиткәч, ирем дуслары белән йортыбызга барып, техника, мебельләрне кирпечләр белән күтәреп куйдылар. Ул вакытта бернәрсәне дә чыгарып булмый иде инде. Ирем көймә белән телевизорларны гына алып чыга алды. Без яңа эшләгән ремонтны югалтырга әзер идек, тик бөтен нәрсәбезне югалтырга әзер түгел идек, – ди ул, өзгәләнеп.

Фото: © Эльвира Исхакова

Аның сүзләренчә, кеше кайгысыннан файда эзләүчеләр дә булган.

Иң беренче көнне үк безнең бистәдә төзелеш материаллары урлаган мародерларны тоттылар. Күрше поселокта тәрәзәләрне ватып кереп, алып чыгардай әйберләрне урлаганнар. Алып чыгалмастайларын ватканнар. Шуңа күрә ир-атлар төнгә сакта кала иде. Күршеләребез безнең йортларны фотога төшереп җибәреп тордылар. Без аларга ашарга һәм генераторларга бензин алып килеп тордык.

Фото: © Эльвира Исхакова

Зыян күрүчеләргә

Су басу нәтиҗәсендә Оренбург өлкәсендә 15 меңнән артык йорт, 22 862 участок су астында калды, 16 меңнән артык кеше эвакуацияләнде. Оренбургта исә 6527 йорт, 11 200 участок суда калды. «Хакимият бернәрсә әйтми. Төбәктән каралган 20 мең турында әйтәләр. Федераль закон чыкмыйча, компенсация турында әйтеп булачак, диләр», – ди ул.

Көчле су басудан зыян күргән Дубовый Плес халкы Россия Президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать белән дә чыккан. Алар йортларның түбәгә кадәр су астында калулары, бер мизгелдә бар милекләрен югалтулары, 10 көннән артык туганнарында, вакытлы урнаштыру пунктларында яшәүләре, шул ук вакытта ипотека, кредит түләүне дәвам итүләре турында әйтә.

Шулай ук, видео мөрәҗәгатьтә җирле хакимиятнең ярдәм күрсәтергә ашыкмаулары турында да сөйлиләр. Кайбер гаиләләргә махсус түләүләр каралмаячак икән, чөнки кайбер гаиләләрнең икенче тораклары бар, ә башкалары яңа йортларга язылырга өлгермәгән һәм су басудан зыян күрүчеләр дип саналмый.

Без, законга буйсынып, барлык салымнарны түлибез. Хөрмәтле Владимир Владимирович, күптән түгел генә без бердәм бөек ил, халкыбызның бәхетле киләчәге өчен тавыш бирдек. Бүген без сездән зыянны тулысынча каплауны сорыйбыз. Су басудан зыян күргәннәргә ярдәм кулы сузыгыз, безне калдырмагыз! – дип сорыйлар видеода.

Эльвира Исхакова әйтүенчә, аларның гаиләсенә дә бернинди компенсация дә эләкмәскә мөмкин, чөнки йорт иминиятләштерелмәгән булган.

Без принципаль рәвештә ипотека алмадык. Чөнки, йорт алганчы, күп еллар фатир өчен ипотека түләп яшәдек. Процентлар белән дәүләткә күп акча бирдек. Шуңа күрә йортны булган бөтен нәрсәбезне сатып алдык. Хәзер инде йортсыз гына түгел, бөтенләй бернәрсәсез калдык, – ди Эльвира.

«Икенче баламны кая алып кайтырга кирәклеге турында уйларга кирәк»

Яшәргә өметне миңа улым гына бирә. Улым һәм карынымдагы бала булмаса, әллә кайчан сынган булыр идем. Алар турында уйларга тиеш булуым турында акылым белән аңласам да, күңел белән бу хәлне кабул итә алмыйм. Үзем генә калганда эмоцияләрне кулда тота алмыйм. Әти-әниләр белән торгач, алар янында күңелсезләнергә тырышмыйм, чөнки минем өчен борчылып, алар авырый башлаячак.

Хәзер миңа икенче баламны кая алып кайтырга, безгә кайда яшәргә икәне турында уйларга кирәк. Киләчәктә йорт төзү мөмкин булмас инде. Бу йортыбызга күп акча, күп хезмәт, күп көч керттек. Киләсе 10 елда бернәрсә дә эшли алмаячакбыз, – ди Эльвира күз яшьләре аша.

Фото: © Эльвира Исхакова

Алар хәзер ярдәмгә мохтаҗ. «Акча җыюбыз өчен оялам, тик минем башка чарам юк. Әти-әниләребез дә пенсионерлар. Безнең йортны торгызу өчен дә акчабыз юк. Бу хәл миңа дөньяда шундый күп яхшы кешеләр барлыгын күрсәтте. Бер белмәгән кешеләр дә акча күчерәләр. Аллаһ Тәгалә сезгә һәм гаиләләргә сәламәтлек бирсен, мондый кайгылар күрергә язмасын», – диде ул.

Эльвира Исхакова гаиләсенә ярдәм итү өчен реквизитлар:

5469 4600 1866 7260 (Сбербанк, Эльвира Радиковна)

«Йортны түбәгә кадәр су басачагы турында мәгълүмат булмады»

18 апрель мәгълүматлары буенча Оренбург янында Урал елгасы дәрәҗәсе бераз кимегән. Йортлары су астында калган Алия Хаматгалиева Оренбургтагы хәлләрне социаль челтәрендә күрсәтеп бара. Ул анда кечкенә сөенеч белән уртаклашкан – моңа кадәр түбәләре генә күренеп торган йортларның тәрәзәләре күренә башлаган.

Фото: © Алия Хаматгалиева

Оренбургка алар 2019 елда Башкортстанның Туймазы шәһәреннән күченеп киләләр. 2020 елда алар Приуралье поселогында йорт сатып алалар. Су басу куркынычы турында кисәтү белән алар Башкортстанга эвакуацияләнергә өлгереп калалар.

Су басу белән беренче тапкыр очраштык. Моңа кадәр фатирларда гына яшәдек. Безгә 3 апрель көнне су басачагын әйттеләр, документларны җыярга, әйберләрне югарырак күтәрергә сорадылар, әмма йортны түбәгә кадәр су басачагы турында мәгълүмат булмады... Суыткычны өстәлгә күтәрдек, мөмкин булганча әйберләрне шкафка тутырдык, җиһазларны идәннән ярты метрга күтәрдек. Иң кирәкле әйберләрне алдык та киттек.

Без суның шулкадәр югары күтәреләчәген белмәдек, беркем дә безне моның турында кисәтмәде... Йортыбызның су астында китүен читтән карап торырга гына калды, – дип сөйләде Алия.

Алар хәзер 4 яшьлек кызлары белән Оренбургта фатир яллап тора. «Шартлар бик яхшы түгел, тик безнең очракта сайланып торып булмый», – ди ул.

Алия Хаматгалиева әйтүенчә дә, зыян күрүчеләргә компенсация бирү темасы бик четерекле.

Хакимият бөтен сорауларга да «карарлар көтегез» дип җавап бирә, бернинди төгәллек юк. Компенсация темасы бик авыр. Әгәр йорт ремонтланырга тиеш икән, бер квадрат метрга 7 мең сум бүлеп бирергә тиешләр, безнең очракта, бу – йортны тулысынча торгызу өчен 700 мең сум бирелергә тиеш дигән сүз. Өстәвенә, нинди төзелеш материаллары сатып алырга, обойлар, идәннәр нинди бәядә булырга тиешлеген югарыдан әйтәләр, без аларын да үзебез сайлый алмыйбыз.

Фото: © Алия Хаматгалиева

Әгәр йорт торгызырлык түгел икән, безгә 3 млн 700 мең сумга сертификат биреләчәк. Аңа без Оренбург өлкәсе территориясендә торак сатып ала алабыз. Мондый акчага Оренбургта торак кайдан табып була соң? Бу сумма безнең матди, әхлакый һәм физик хезмәтне каплый алмый.

Кызыбыз өчен бүлмәсе аерым дөнья иде, ул аннан мәхрүм ителде. Ирем белән безгә бушлай бернәрсә дә бирелмәде, йорт алыр өчен акчаны үз тырышлыгыбыз белән эшләп таптык.

Фото: © Алия Хаматгалиева

Бик күп мораль көч китте. Психик яктан без законнарның гаделсезлеге һәм торакны югалту аркасында бик арыдык, кызыбыз өчен нык булырга тырышабыз. Әле су киткәч тә безне зур физик хезмәт көтә. Киләчәктә нәрсә эшләячәгебез турында уйлый да алмыйбыз, – ди Алия. Ул шулай ук социаль челтәрләр аша күп кешеләрнең ярдәм итүен дә әйтте.

Алия Хаматгалиева гаиләсенә ярдәм итү өчен реквизитлар:

2202 2021 8937 0228

89374888920 (Сбербанк, Алия Аликовна)

«Тугайларда йорт төзергә ярамый»

Оренбург өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә иң зур зыян Орск һәм Оренбург шәһәрләренә килгән. Төбәк җитәкчелеге зыянны 40 млрд сум дип бәяли. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татар Каргалысы авылы янындагы Сакмар елгасы тагын 3 см күтәрелеп, 873 см булган, дип язалар Оренбург өлкәсе хакимияте телеграм-каналында.

Геологлар Оренбургтагы су басуны булдырмый калу мөмкин булуы турында сөйлиләр. География фәннәре докторы Ренат Әхмәтов «Оренбург медиа» подкастында су басуның барлык факторлары күренеп торуын әйткән. Алар – көз көне явым-төшем күләме арту, кыш көне җирнең бер эреп, бер туңуы, март аенда һава температурасы түбән булып, соңгы көннәрендә генә күтәрелүе һәм шуның нәтиҗәсендә карның тиз эрүе. Галим сүзләренчә, җаваплы кешеләр бу факторларны ни сәбәпледер күрмәгән.

Бу – табигать гаебе түгел. Ләкин монда кеше факторы бар. Экспертлар, су басуга әзерләнү өчен җаваплы кешеләр, шул исәптән Ирекле сусаклагычын тутыру һәм аннан су агызу өчен җаваплы кешеләр, моны, ни өчендер, күрмәделәр. Ләкин бу хәтта белгеч булмаганнарга да ачык иде.

Ирекледән суны бик иртә төшерә башларга ярамый, чөнки соңыннан сусаклагычны тутыра алачакларына ышаныч юк. Ләкин суны, әйтик, су басу башланганчы берничә атна алдан, мартның беренче яртысыннан башлап, март уртасыннан төшерергә кирәклеге бик ачык иде. Ирекледән суны төшерү Урал ташыган чаккан туры килгән, – дип сөйләгән белгеч.

Шулай ук, тугайда йорт төзергә ярамавы турында да әйтүчеләр бар. «Мин 50 ел фәндә эшләү дәверендә сөйләдем һәм хәзер әйтәм: бернинди очракта да тугайларда йортлар төзергә ярамый. Ләкин безне, галимнәрне, беркем дә тыңламады. Безгә хәзер дә поселок проекты белән килмиләр, киңәшләшмиләр», – дигән Рус география җәмгыятенең Оренбург бүлеге рәисе, география фәннәре докторы, академик, профессор Александр Чибилев «Оренбург медиа»га.

Йомгаклап, галимнәр әйтүенчә, мондый су басу тагын 100-150 елдан соң гына кабатланачак, дип әйтү дөрес түгел. Алар сүзләренчә, Урал күпьеллык су күтәрелү циклына кергән, һәм су басулар, мондый дәрәҗәдә зур булмаса да, ешрак булачак.

Хәзерге вакытта Оренбург өлкәсендә Гадәттән тыш хәл режимы саклана. Ул су басу башлану белән федераль дәрәҗә алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100