news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өйләнәм, хатын, өйләнәм»: ирең хатын алып кайтса – Түбән Кама театрыннан «инструкция»

news_top
«Өйләнәм, хатын, өйләнәм»: ирең хатын алып кайтса – Түбән Кама театрыннан «инструкция»
фото: Түбән Кама театрының матбугат үзәге

Түбән Кама театры яңа сезонын ике премьера белән башлаган иде. Аның берсен – «Бию спектаклен ничек аңларга?» спектаклен (режиссер – Нурбәк Батулла) театр зур гастрольләре вакытында Казанга алып килеп күрсәтсә, икенчесен – «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» комедиясе Казанга килмәде, шуңа күрә пьеса авторы режиссер һәм драматург Салават Юзеев, театр белгече Нияз Игъламов белән бергә үзебез Түбән Камага барып карадык.

  • «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» – Салават Юзеевның 2024 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында премиягә ия булган «Дүрт ябалак» төнге клубы» пьесасы буенча чыгарылган спектакль.

Спектакльнең режиссеры – театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова. Бу аның әлеге театрда ике драмадан (Гаяз Исхакый повесте буенча «Көз» драмасы, Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Борһан йорты» драмасы) соң өченче спектакле.

Комедия, җәмәгать, һичшиксез, комедия – халык сорый. Кассаларга йөз тоткан комедиянең, әлбәттә, исеме дә халыкчан булырга тиеш – тамашачы үзенә таныш көнкүреш тема буенча спектакль карап, рәхәтләнеп көлеп кайтып китәргә тиеш, алай гына да түгел, персонажларны үзенең теге һәм бу танышларына ошатып, каяндыр укыган һәм ишеткәннәре буенча прототиплар туры китереп озаклап фикер алышырга тиеш.

Әгәр «кассовый» комедиягә бүгенге таләпләрнең берсе шундый икән – туры килә. Шуңа да театр аңлаешсызрак «Дүрт ябалак» төнге клубы» исемен гап-гади «Өйләнәм, хатын, өйләнәм»гә алыштырган да куйган.

Әлбәттә, тамашачы исеменә килә торган билгеле артистлар булуы да шарт – тамашачы реакциясенә караганда, Рафил Зәйнуллин белән Раушан Әсәтовның үз тамашачысы бар. Мине Люзия Чупашеваның һәм Физалия Галиеваның шәхси тамашачысы дип саный аласыз – Люзиянең оста комедия артисты икәнен белә идем инде, ә менә Физалияне комедия артисты буларак яңа ачтым.

Спектакльдә нибары алты артист катнаша. Алда телгә алынган тәҗрибәле артистлар белән бергә театрның яшь артистлары Диләрә Һадиева һәм Динар Терентьев.

Диләрә Һадиеваны күреп иске танышымны очраткандай сөендем. Аны Әтнә театрыннан беләм, төрле сәбәпләр белән ул театрдан киткән иде, менә бит, театр дөньясы аны кабат тартып китергән – Диләрәгә уңышлар!

Спектакльнең сюжеты бер карасаң бик гади, шул ук вакытта абсурд дияргә була. Төп герой шатлык-кайгыларны бергә кичереп, озак еллар бергә гомер иткән хатынына яшь хатын алып кайтырга ниятләвен әйтә. Әйтеп кенә калмый, ул, яшь кыз алып кайтып, хатынын факт алдына куя. Ә булачак кәләше белән яңа танышкан гына икән. Алга таба вакыйгалар тагын да куера: йортка яшь кәләшнең әти-әнисе килеп чыга – кызны геолокация аша эзләп тапканнар...

Абсурдмы бу? Әллә «Ач күзеңне – дөнья бу!» дигәндәй, тормышта мондый хәлләр дә буламы? «Бу сюжетны кайдан алдыгыз? Прототиплары бармы?» – дип сорадым Салават Юзеевтан. Аңа кайчандыр Рабит Батулла әйткән сүзләр этәргеч булган икән. Ә Батулла нәрсә әйткән дисәгез, уенын-чынын кушып: «Ирләр алтмышта аза», – дип әйткән булган. «Монда бит нормаль гаилә турында сүз бармый. Сәер кешеләр турында сүз бара», – диде ул.

Түбән Кама театры әлеге комедия белән психологик театр мисалын күрсәтми, монда карт хатынның «аһ-ваһы» да юк, ул әле ире борчылганга борчылып, аны тынычландырып йөри. Монда без самолетта очраган карт ир-атка ияреп кайткан яшь кызны да нигәдер гаепләмибез хәтта. Чөнки монда, бер яктан, бар да абсурд булып тоелса, икенче яктан, шушы абсурдны оештырган агайның традицияләр турында сөйләве тагын бер абсурдка китереп тери.

«Миңа күңелсез, китәм», – дип мыжгыган яшь кәләшнең күңелен күрү өчен барысы да бергә (шул исәптән, карт хатын да) өйдә төнге клуб ясавы гына ни тора! Кыскасы, менә шундый абсурд кыйпылчыклардан торган көлкеле вакыйганы үз эченә алган комедия иде бу.

Салават Юзеев әйтте: «Дүрт ябалак» төнге клубы» пьесасы буенча Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Салават башкорт дәүләт театрында «Йәнекәйем, мин өйләнәм...» дип аталган комедия чыгарган икән. Тик Ренат Әюпов бөтен абсурд кыйпылчыкларын мантыйкка китереп, үгет-нәсыйхәт тә бирә алырлык, традицион кыйммәтләрне дә өстен чыгарган спектакльгә әверелдергән – аның төп герое азгын карт түгел, ә улының өйләнмәвенә борчылып йөргән ата булып чыккан. Салават Юзеев үзе бу спектакльне күрмәгән, Салават театры сюжетын аның сүзләренә һәм театр сайтындагы мәгълүматка нигезләнеп кенә язам.

Ә Түбән Кама театрында комедиядә тамашачы өчен кибәге кибәккә аерып бирелмәгән: менә сезгә шундый ситуация дип кенә күрсәтә. Монда инде тамашачы гаеплисен үзе гаепли, бирәсе үгетен бирә (эчтән генә булса да), сүгәсен сүгә. Тамашачының реакциясен күреп сөенеп кенә утырырлык инде менә.

Салават Юзеев комедиясен татар теленә Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән. Декорацияләр һәм костюмнар буенча рәссам – Илшат Вилданов. Сәхнә хәрәкәтен куючы – Нурбәк Батулла. Композитор – Риф Әхмәтов.

Композитор дигәннән, спектакльдә Рафил Зәйнуллин башкаруында яңгыраган «Минем гомер әле үтмәгән» җыры спектакльдән тыш аерым тормыш белән яши алырга да лаеклы җыр.

Язма ахырында бер тәкъдим.

«Яңа татар пьесасы» яңа драматургия конкурсы – Камал театрының проекты. Гәрчә театр үзе анда җиңгән спектакльләрне бик сирәк куйса да, проектны театрның бренды дия алабыз. Ә башка театрлар җиңүче пьесаларны куештыра. Бәлки, Камал театры (яки ТР Театр әһелләре берлеге) әлеге конкурста җиңгән пьесалар буенча куелган спектакльләрне җыеп Казанга алып килеп үз мәйданчыгында күрсәтү мөмкинлеге табар. Конкурсның нәтиҗәләрен күрсәтү дә булыр иде. Килешәсезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар