Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдән чыкмады, йоклый алмады» - табиблар баланы 12 килолы күкрәкләрдән коткарган

Татарстанда табиблар кыз балада беренче тапкыр күкрәкләрнең 12 килограммга кадәр үскән очрагына тап булган. Моның сәбәпләрен ачыклар өчен бик озак тикшергәннән соң, ахыр чиктә операция ясау карарына киләләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

news_top_970_100
«Өйдән чыкмады, йоклый алмады» - табиблар баланы 12 килолы күкрәкләрдән коткарган
Салават Камалетдинов; "Татар-информ" архивы

Табиблар үз тәҗрибәләрендә мондый хәлне күргәннәре булмаганын әйтә. “11 яшьлек үсмер кызда мондый зур күкрәкләрне беренче күрүем”, - ди акушер-гинеколог, ДРКБ ның беренче консультатив сырхауханәсе онкологы Лилия Хәйруллина.

Баланың күкрәкләре 2019 елда үсә башлый. Башта әти-әниләре үсмер балада күкрәк үсүне норма дип уйлаган, аннары инде 11 яшьлек кыз өчен артыкка киткәч, уйлана башлаганнар. Сыйныф җитәкчесе дә хафаланып, баланың әнисенә: “Ирина, хастаханәгә барыгыз”, - дип, табибларга барырга киңәш иткән.

Башта әни кызын район хастаханәсенә алып бара, аннан кичекмәстән Республика балалар хастаханәсенә гинекологка җибәргәннәр. Шулай итеп, 2019 елның октябреннән тикшеренә башлаганнар, әллә ничә төрле анализлар тапшырганнар, табиблар күкрәкләр үсүнең сәбәпләрен ачыкларга тырышкан. “Ул анализларны искә төшерсәң… Көч тә калмаган иде, түзәрлек түгел иде”, - дип искә алып сөйли тамагына төер тыгылган ана.

Ирина кызының хәтта өеннән чыгасы килмәгән вакытларын исенә төшерде.

– Ипигә дип кибеткә барып кайтканда да, аркасына авырлык килә иде. Хәтта кыенсынып ишегалдына чыкмый, ояла иде, аркасы авыртты, йоклый да алмады, төне буе чалкан ятып кына да йоклау авыр, шундый йөк белән янга борылып яту да читен”, - диде.

Табиб Лилия Хәйруллина бу проблема белән мөрәҗәгать иткәндә 11 яшьлек кызның шулкадәр начар кәефтә булганын искәртте.

– 11 яшьлек чандыррак кына кыз һәм шундый зур күкрәкләр. Баланың йөзе шулкадәр тилмерүле иде, авырлыктан бөкерәйгән – коточкыч иде ул. Без аңа шулкадәр ярдәм итәргә теләдек, баштан бер генә секундка да чыкмады шул уй. Бер күкрәге биш килограмм, икенчесе – җиде. Күз алдыгызга китерегез: күпме вакыт рәтләп йоклый да алмаган бит ул, умырткалыгына көч килгән, авыр иде аңа, хәзер ичмасам күзендә очкыннар бар, - ди акушер-гинеколог.

"Бу кадәр зурлыктагы киселгән тән тукымасы олыларда да сирәк очрый"

Баланың ул чакта әле күреме башланмаган булган. Табиблар, күреме килсә, күкрәкләре тагын да ныграк үсәргә мөмкин дип шикләнгән. Эндокрин системасын тикшергәннәр, онкомаркерларга анализлар ясаганнар, гипофизын караганнар. Башыннан аягына кадәр диярлек тикшергәннәр. Ярдәм сорап, ДРКБ табиблары Дружковлар клиникасына мөрәҗәгать итә.

Озак тикшерүләрдән соң, балага гигантомастия диагнозы куелган. Табиб-онколог, пластик хирург Максим Дружков сүзләренчә, баладагы бу үзенчәлек гормональ сәбәпләр һәм генетик факторлар белән бәйле. Бу гигантизмга китергән. Баланың әнисе дә нәселдә зур күкрәкле хатын-кыз булганын искәртте.

Нәтиҗәдә, баланың күкрәкләрен кечерәйтү буенча радикаль ысулда тукталганнар, хосусый клиника табиблары үзләре ДРКБ га килеп, операция ясау турында килешкәннәр һәм 2020 елның 6 июлендә операция булган.

Операцияне Максим Дружков һәм ДРКБның икенче хирургия бүлеге мөдире Михаил Поспелов ясаган. 

– Операция алдыннан борчылдым, курыктым, ә инде операциягә китергәч, барысы да җайланыр, бары бераз түзәргә генә кирәк дип өметләндем...” - дип искә ала кызчык. Наркоздан айныгач, башта күкрәкләреп капшап карарга хәтта хәле дә булмаганын, ләкин барыбер җиңеләйгәнен сизгәнен әйтте. Бүген кызга инде 14 яшь.

Операция ике сәгатькә якын вакыт дәвам иткән, артык тән тукымаларын кисеп атканнар, өзлегүләр булмаган. “Анестезиологлар командасы белән эшләдек, бу кадәр тукыманы кисү ул кан китү куркынычы да, шок та бит әле. 12 килограммны кисеп аттык. Без олыларга ясаганда да киселгән тукыманы үлчибез. Бу кадәр зурлыкта бик сирәк була, ә монда бит әле үзе дә 35-40 килограммлы бала турында сүз бара. Яшь организм булгач, атна эчендә җөйләр бик тиз төзәлде, - ди Максим Дружков.

Онколог сүзләренчә, мондый аномалия аркасында онкология дә булуы ихтимал. “Йомшак тукымаларның моның кадәр үсүе саркомага да китерү куркынычы бар. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланды”, - диде пластик хирург.

Кызга 18 яше тулгач, кабат операция ясатасы

Табиблар әйтүенчә, хәзер кызның күзләре янып тора, өч ел элек табибларга килгән баладан ул бик аерыла, диләр. Күреме ай саен килеп тора. Бала үзенә ярдәм иткән табибларга бик рәхмәтле булуын әйтте. 

– Максим Олеговичка, Лилия Илсуровнага шундый операция өчен рәхмәт. Кызым хәзер рәхәтләнеп, елмаеп йөри”, - дип рәхмәтләр укый әнисе.

Кызчыкны диспансер учетына куйганнар, ул даими рәвештә ДРКБ га тикшерүләргә килеп тора. Табиблар гормоннар күләмен контрольдә тота. 

– Хәзер җөйләрне яшереп, күкрәкләрне матур формага китерү кирәк, ләкин моның белән 18 яшь тулгач кына шөгыльләнә алачакбыз, – ди Максим Дружков.

Табиблар сүзләренчә, башка гаиләләр өчен дә бу хәл гыйбрәт булырга тиеш. Ул, соңгы чиккә килеп җитмәс өчен, ата-аналар балаларга игътибарлы булып, табибларга вакытында мөрәҗәгать итүне өнди. Күрем циклына да игътибар итеп тору мөһим, цикл нормадан тайпыла башласа, табибка күрсәтергә кирәк. Гормональ контрацептивлар да ярамый.

Шулай ук балаларның эче үсүе, тәнендә тыгызлык, төер, шешләр, миңнәр сагайтырга тиеш. 

– Балалар ул кимчелекләрен яшерергә, әйтмәскә, аннары үз белдеге белән дәвалана башларга мөмкин. Күп очракта табибларга соңга калып киләләр, мондый хәлләр булмасын өчен баланы ишетә белергә кирәк, - диде Лилия Хәйруллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100