Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Офыкларга китеп югалды (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Мансур урын өстендә яткан хатынын 9 ел карады. Калаклап ашатты, вакытында даруын эчертте, юды, җыйды. Мастерскойга эшкә чыгып киткәндә, хатыны күңелсезләнмәсенгә, радионы кушып чыгып китә иде. Аяклары йөрмәсә дә, сөйләшә иде хатыны. Хәле бар вакытларда тезләнеп, үрмәләп булса да көн итәргә тырмашты Нәсимә. 40 яшендә 5нче баласына авырга калгач та, табиблар бала алып кайтмаска әйтсәләр дә, тыңламады. Баласына 5 яшь тулганда йөри алмый башлады. Йөрделәр инде, йөрделәр. Табибка да, дәвалаучыга да. Бала алып кайтасың калмаган икән, дип әйтүче дәвачылар да булды. Җитәгендәге алма кебек түп-түгәрәк битле, шомырт күзле кызына карап, шулай дип әйтүчеләргә ачуы да килгәләде. Күрәчәк булган, баланың ни гаебе бар, дип сүзне йомгакларга тырышты. Нәкъ Мансур кебек бит кызы. Ничек баланы төшертәсең инде. Бигрәк күп сүзле бу кешеләр, дип уйлый иде Нәсимә андый чакларда. Чир үзенекен итте. Нәсимә кызының үсеп җиткәнен күрә алмый калды. Кызы мәктәп бетерәсе елны китеп барды.

Хатыны китеп баргач, Мансурның хәленә керергә тырышучылар, аңа хатын димләүчеләр дә булды. Әмма ир Нәсимәсен оныта алмады. Бик яратты бит ул хатынын. Бер сыйныфта укып, күрше генә яшәп кавышканнар иде алар. Озак еллар урын өстендә яткан кеше китеп баргач, «котылган» диючеләр дә булгалады. Күңеле өшеде шундый чакларда ирнең. Яшәсен иде әле, торсын иде әле түр караватта Нәсимәсе. Өйдә ул бар дип йөгереп кайта иде бит. Җанлылык, җылылык бар иде йортта. Ә ул киткәч, кайтса да, китсә дә – берьялгызы Мансур. Инде кече кызы да буй җитеп, үз тормышын корды. Ялгызлык кыен булса да, үзенә хатын димләүчеләр күп булса да, өйләнергә ашыкмады. Уйламады да ул аны. Әмма ялгызлык сагышы яшь барган саен күңелне ныграк әрнетте.

Сагышларын беразга булса да басарга авыл клубындагы ансамбльгә йөри башлады. Клуб мөдире күптәннән чакырып йөрде үзен. Әллә ничек, яшьлек яры башка дөньяда ятканда сәхнәдә җырлап торырга күңеле ятмады башта. 11 ел бит инде Нәсимәсе киткәнгә дә. Клубка йөри башлагач күңеле үсенеп киткәндәй тоелды.

Авыл клубында, авылдашларны хөрмәтләп, элек «Портрет кичә» үткәрелә иде. Клубка шәһәрдә укыган яшь белгеч кайткач, ул никтер тукталып торды. Күбрәк яшьләрчә кичәләр узды. Аннары бер белмәгән авылга килә-китә генә эшләп йөргән кыз бала ул авыл кешеләрен бик белеп тә бетерә алмады. Озак тормады тагын үзе, 2 ел чамасы эшләгәч китеп барды да, шул авыл кешесен клуб мөдире итеп куйдылар. Клуб мөдире Фәнәвил – авылда кайнап үскән егет. «Портрет кичә»ләрне ай саен уздырырга кереште. Исеменнән партия рухы тоелса да, бик җылы, җанлы кичә ул. Юбилярның туганнары, якыннары җыела. Эшләгән урыннан тәбрикләп киләләр. Мансурны да тәбрикләп, балалары, туганнары җыелды. Яңа килгән колхоз рәисе дә җылы сүзләр әйткәч, күңеле булды ирнең. «Яшь вакытта бик матур җырлый идең, әйдә, туган көнеңдә яраткан җырыңны җырлап, үзең дә үзеңә бүләк яса әле», – дип кул чапты авылдашлары. Күптән җырлаганы булмаса да, ул көнне күңеле тулып, тәвәккәлләде Мансур.

«Мәк чәчәге, мәк чәчәге,

Мәк чәчәге ал-көрән.

Күкрәгемдә җаным ничек,

Мин сезне шулай күрәм...»

Бер куплетын тиешенчә башкара алды. Тик, икенче куплетка җиткәч, залдагы бер чибәркәйгә күзе төште бит абзыйың. Чибәркәе дә йотлыгыплар тыңлый Мансурның җырын. Сүзләрен бутады, көйдән алда узып китте, каушады җырчы. Ничек итсә итте, башкарып чыкты да, кызарып, сәхнә артына кереп китте.

Күңел! Һәркемдә бар бит ул. Һәркемнеке үзенчә. Кемдер әшәкелек эшләп тәм таба, кемдер яхшылык эшли алса сөенә. Ә кемдер гашыйк була.

Залдагы беренче рәттә утырган шул чибәркәйнең күзләре күз алдында тора гына бит Мансурның. Башы да әйләнеп киткәндәй тоелды. Чурт, әллә кан басымы күтәрелмәкче! Тел астына тынычландыручы дару төймәсен салды да, кабат сәхнәгә чыкты. Чыгуга беренче рәтләрдән теге ягымлы күзләрне эзләгән иде дә, тапмады. Бигрәк тә Нәсимәгә охшаган иде ул хатын. Әллә теге дөньядан кайтып көч биреп утырдымы икән, әллә саташа башладыммы, дип куркуга калды Мансур. Фәнәвил кичәне тәмамлап саубуллашу сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, клуб ишегеннән, салкын ияртеп, теге чибәркәй килеп керде. Кулында – чәчәк бәйләме.

– Яхшылыкларыгызны хөрмәтләп, моңлы тавышыгыз өчен, бу чәчкәләр сезгә, – диде чибәркәй, сәхнәгә менеп.

Авыл кешесе рәзве шулай тәбрикли ала?! Тәбрикләсә дә – бик аз авылларда. Ә Мансурлар авылында – бигрәк тә. Артык тыйнак аның авылдашлары. Бу чибәркәй кунакка кайткан ханым булып чыкты. Чәчәкне дә тиз арада районның чәчәк кибетеннән «доставка» белән китерткән.

Илһамия белән менә шулай танышты Мансур. Ир турында барысын да сәхнәдән ишетте Илһамия. Артык танышып торасы булмады. Күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттеләр. Бер айдан никах укытып кавышып та куйды ике ялгыз.

Гомере буе сәхнә кешесе булса да, гаиләдә тыйнак булып чыкты Илһамия. Шәһәрдәге бер мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән ханымны сынап караучы күршеләр дә булды баштарак. Шөкер, сынатмады хатын. Гайбәткә кермәде, тыныч сөйләште. Мансурның балаларын табын тулы ризык, якты йөз белән каршы алды. Мунчасын ягып, өйне юып-җыештырып торды. Җәен бакчасын шаулатып чәчәген, яшелчәсен үстерде. Мансурның да күңеле үсеп китте. Илһамия хәтта үз балаларына бик кайтып йөрмәскә киңәш итте. Бик сагынганда, оныклары, балалары янына үзе баргалап кайтты.

Үзенекеләрне Мансур нигезенә кайтарасы килмәүнең сәбәбе дә бар. Юктан гына чыккан сүзләшү тормышларын ямьсезли язды. Каникулда кайткан балалар тау шуарга чыккан җирдән тавышланышып кайтты. Баксаң, Мансурның кече кызының малаеннан Илһамиянең онык-малае шугычын тартып алган. Тегесе егылып калган, Сәмир тау шуып төшеп киткән. Бала-чага үртәшә бит ул. Болар да үртәшеп киткәннәр. Бәләкәй малай Сәмирне төртеп екты, дигән. Бала – бала инде, аларга ияреп, бала сүзенә ияргән олыларны әйт син: әниләре сүзләште шул көнне. Урамдагы ачуланышу йорт эченә дә керде.

– Синең йортың түгел бу, анаңныкы да түгел, кайтмагыз!, – дип кычкырды Мансурның кече кызы. Кунаклар таралышты.

Шул көннән соң, «синең йортың түгел бу» дигән сүз Илһамиягә дә әйтелә башлады. Ни эшләсә дә гаеп табарга гына тора Мансурның балалары Илһамиядән. Хәтта көнләшү башланды. Бер килүдә хәтта, «әни яткан диванда ятмагыз» дип, диванны ук алып чыгып киттеләр. Әллә кая алып китмәделәр инде искедән яңартылган диванны. Мунча алачыгына кертеп куйдылар. Алачыкта дым тартып торса торсын, алар гына ятмасын, утырмасын әни яткан диванга. Диван алырлык кына акчасы бар барын ике пенсионерның. Хикмәт диванда түгел – балаларның мөнәсәбәтендә. Балалар кайтканда табын артында утырган вакытка туры килсәләр дә яратмады балалар. «Син йорт өчен кайткансың шәһәрдән, бездә ашап ятасың, әтинең акчасын ашыйсың бит син, кит кире шәһәреңә, без сиңа тынычлык бирмибез», – диде беркөн Мансурның кызы.

Өстеннән кап-кайнар су койдылар кебек Илһамиянең. Их, аңламый бит әле болар ялгызлыкның ни икәнен. Тормыш кайнап торган яшьлектә, мең төрле мәшәкать белән чабулаганда ялгызлык килер кебек түгел ул. Картлыкта бигрәк тә кыен. Мансур үзе үк шулай дип өзгәләнде танышкач та. Бер күрүдә ошатса да, авылга кайтырга атлыгып тормады хатын. Мансурны кызганды. Кичләрен ничек уздыра икән, дип уйлый иде танышкач та. Иптәш ул кара-каршы утырып чәй эчәр, кочаклашып йоклар өчен генә кирәкми олыгайгач. Җанга якын кеше кирәк. Күпләр «кочаклашып йоклар өчен» дип уйлый. Мансурның кызлары да шундый уйда. Авылдашлар арасында да бар алай уйлап, төрттереп торучылар.

Иптәш булудан бигрәк, кире шәһәремә китсәм ялгызлыктан саргаячак бит Мансур, дип, ирен кызганды Илһамия. Әмма Мансурның балалары әйткән ямьсез сүзләрне дә гел-гел үткәреп бетерү мөмкин түгел. Йөрәк бит ул – чи ит кисәге генә түгел. Анда бит горурлык та, бәллүр кебек нечкә хатын-кыз хисе дә бар. Әтиләрен кызганып, хөрмәт итеп, яратып яшәвен балалары «фахишәлек» дип бәяләп ялгыша, билгеле. Сабыр итеп карады хатын. Мансурның балалары «фәлән ялда киләбез» дисәләр, алар барында өйдә булмаска тырышып, суыткычка пилмәнен, котлетын ясап әзерләп калдырып, үзе балаларына китеп торды. Автобус йөреп тора бит. Бер пилмән дә алмады балаларына. Балалары нык тормышлы аның, бернигә дә мохтаҗлык кичерми. Сүз ясап, Мансур нигезеннән бер күчтәнәч тә алганы юк. Балалары да, «әни, берни дә кирәкми» дип кенә торалар. Ә Мансурның кызлары Илһамияне «авылдан шәһәргә ит ташый» дип гаепләде. Хәтта күрше карчыгын «разведкага» куйдылар.

Ә берсендә шулай, шәһәрдән кайтуына, бөтен киемнәрен җыйнап, ишегалдына чыгарып өйгәннәр. Пакетларга да салмаганнар. Кар өстенә өеп куйганнар. Илһамия капканы ачуга, өелеп торган киемнәрен күреп, «аһ» итте. Капка баганасына сөялде. Ишектән чыккан, агарынып калган борчулы йөзле Мансурны күргәч тә, бер сүз дәшә алмады. Ир бик уңайсызланды хатыннан. Ир белән хатын кочаклашып елаштылар да, аерылышырга уйладылар.

– Әйттем инде, әйтеп карадым. Әйдә, тагын бераз яшәп карыйк, бәлки җайланырлар, киемнәреңне үзем алып керәм, борчылма, – диде Мансур хатынга, аерылышырга ризалык бирсә дә, җибәрәсе килмичә.

Юк, кала алмады Илһамия бу йортта. Такси яллап, әйберләрен җыйнап китеп барды. Бу йорттан берни дә алмады. Мансур җырлап утырганда бәйләгән бер пар башмагын гына алды. Мансурның җыры сеңгән кебек иде башмакка. Ир, ямансулап, капка баганасына сөялеп басып калды.

Капка төбеннән автобус үткәндә, Мансур өйдә генә тора алмады. Атнага бер булса да, Илһамия янына барып йөрде. Әмма шәһәр фатиры кысан иде авыл һавасы сулаган ир өчен. Аннары абзарында 2 бозавы да бар бит әле. Тавыклары, эте бар. Ел да 2 бозау үстереп бирә ул балаларына. Сатып алырга ит бик кыйммәт. Ә монда җәй буена үзе печән әзерли. Мал – ялгыз кешегә иптәш тә. Шуңа шәһәрдә кала алмады. Шәһәр белән ике арада йөрде-йөрде дә туктады. Дөресрәге балалары «йә шул хатын, йә – без» дип шарт куйды. Бер кайтуында йортның йозагын да алмаштырып куйгач, куркуга калды Мансур. Олыгая барган саен, азаккы көн уйлата. Шәһәргә барып, йортка керүдән дә курыкты. Андый-мондый Илһамия алдан китсә, анда мин беркем түгел, куарлар да чыгарырлар, дип, үз нигезен сайлады.

Бер елдан вафат булды Мансур. 70 яше дә тулмады. Сагышланып, сагынып яшәде Илһамиясен. Ир уртасы яшендә хатыны авырып, урын өстендә калса да кайгыртып яшәгән Мансурның үз күңеле дә җылыга мохтаҗ иде. Балалары гына шуны аңлый алмады. Хатын-кыз кайгыртуында гомер кичерә алмый китте Мансур. Офыкларга китеп югалды...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Тында алмыйча Бер утыруда укып чыктым эсэрне. БИК тирэн мэгьнэле итеп язылган. Уйландыра торган . Дустым сина ижат унышлары телэп калам. САУ сэлэмэт булып синнэн ижат жимешлэре Котеп калам..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100