Хастаханә. Бала көтүче көмәнле хатыннар палатасы. Араларында яшьләре дә, кырыкка җиткәннәре дә, кырык бишне тутырганы да бар. Олыгаеп кына бәби алып кайтырга тәвәккәлләгән Язиләне «соңгы вагонга сикердеңмени, моңа кадәр нишләдең» дип шаяртып та алгалыйлар. Язилә дәшми, корсагын сыпырып елмая. Алай әйткәннәргә дә үпкәләми.
Яшь әни Дилә бик ачык күңелле, аралашучан. Икенче баласын алып кайтырга килгән. Беренчесен дә хастаханәдә ятып күтәргән. «Уза алмый тилмерәм, беренчесендә дә 9 айның яртысын хастаханәдә ятып үткәрдем», – ди.
Бәби көтүче әниләрнең хәлләрен белешеп кенә торалар. Әтиләр дә көн саен килә. Дилә, малаен сагынып, көн дә елый. «Ватсап»тан гел сөйләшәләр. Әтисенә, малайны ашаттыңмы, дәресен карадыгызмы, ачуланма, дип әйтеп кенә тора. Әни кеше шулай инде. Үзе баласы янында булмаса, баласы ачтыр, ялангачтыр тоела. Шуңа күрә дә әниләргә кайгырту, наз, җылылык бирелгәндер.
Шул көннәрдә күрше палатага тагын бер хатын килде. Анысы да Дилә яшендә. Бу хатыннар бер-берләренә шулкадәр охшаган. Яңарак килгәне Гөлия исемле. Диләне күргәч, аптырап калды. Дилә палатада юк чагын сагалап кына тора да, Язилә янына керә. Диләнең кайсы яктан булуын, кемнәре барлыгын сораша. Язилә белгән кадәргесен сөйләп бирде. Кемнең кайдан икәнен, гаилә хәлен дә сорашасың, белешәсең бит андый чакта. Язилә белән Дилә дә, бер атна инде бер палатада яшәгәч, бер-берсеннән сораштылар.
Диләнең Кама Тамагыннан икәнен, бер баласы, ире барлыгын әйтте Язилә. Башка бер нәрсә дә белми бит. Ә Гөлия әти-әнисе хакында сорашырга «эш» кушып чыгып китте бер керүендә. Менә шулай итеп «шпион» булды да куйды Язилә. Гөлия әйткәнгә генә дә түгел, үзе дә кызыксынасы итте. Диләдән әти-әнисе турында сорашты. Дилә әтисез үскән булып чыкты. Әнисе авырлы вакытта ук әтисе аларны калдырып киткән. Үзенең паспорт эченнән әтисенең яшь вакыттагы фотосурәтен дә күрсәтте. Шунда ук үзенең улының да фотосы бар.
– Карагыз әле, улым бабасына охшаган бит име, – ди.
– Әйе, – ди Язилә, – охшаган.
– Ә мин?
– Син дә бик ошаган.
Фотосурәттәгеләр чыннан да бер-берсенә охшаган. Язиләнең җавабы да Диләгә бик охшады, ахрысы. Самими бала-чага кебек куанды.
– Әтисенә охшаган кызны, бик бәхетле була, диләр, бит. Минем әтигә охшыйсым килә, – диде Дилә.
– Күрше палатага яңа килгән Гөлия дә сиңа охшаган. Сез апа-сеңелле кебек, – дигәнен сизми дә калды Язилә.
Дилә дәшмәде, кинәт кенә уйга чумды.
Кичке якта Гөлия тагын кереп җитте. Дилә палатада юк иде. Язилә Диләнең әтисез үскәнен әйтте. Башка мәгълүматы юк иде.
Гөлия икенче көнне палатага Дилә барында керде. Үзенә охшаган хатын белән күзгә-күз очрашканнары юк иде әле. Диләнең йөзе үзгәреп китте. Гөлия хәл белешкән булды. Дулкынлануыннан сизелә: ни дә булса белергә керде инде, йә йомышы бар. Диләдән сорап куйды.
– Сез кайсы яктан?
– Кама Тамагыннан.
– Бер сорау бирсәм ачуланмыйсызмы?
– Бер белмәгән кешене ничек ачуланыйм инде, бирегез.
– Сезнең әтиегезнең исеме ничек?
– Минем әтием юк, – диде дә Дилә, ике кулы белән йөзеп каплап, елап җибәрде.
– Гафу ит, үлгәнмени? – дип төпченде тегесе.
–Юк, безне калдырып киткән.
–Алай булса да «юк» дигән сүз түгел бит инде, исемен беләсезме?
– Мөнир, – диде Дилә.
– Димәк, сез – минем әтинең кызы.
Диләнең битенә тимгел-тимгел кызыл таплар чыкты. Көтелмәгән хәбәрдән кан басымы уйнап алды булса кирәк.
– Нишләп мин сезнең әтиегезнең кызы булыйм? – диде аптырап.
– Әйе, сез – минем әтинең кызы. «Кама Тамагының иң чибәр кызына өйләнгән идем, Фирдәвес исемле. Бик яраттым Фирдәвесне. Әмма ул, әнисен калдырып, шәһәргә килмәде. Миңа эшем буенча шәһәргә күченергә кирәк иде, шунда әниеңне очраттым. Ул Башкирия ягыннан туганнарына кунакка килгән булган. Аны да ошаттым, сөйләшә башладык. Хатынсыз яши алмыйм бит инде. Фирдәвес ничә әйтеп тә тыңламады, килмәде. Әлфия белән күрешә башладым. Хатыным барын белсә дә әниең каршы килмәде, очраштык. Шуннан Әлфиянең балага узганын белдем. Фирдәвес тә бала көткән икән, 2 айлык корсагын миннән яшереп йөргән. Балага узганын белгәч, Фирдәвесне ныграк кызгандым, аны ташламый идем. Бергә яшик, дип кайттым, шәһәргә китмим, диде. Каяндыр Әлфия белән күрешеп йөргәнне ишеткән дә, ялынсам-ялварсам да, миңа башка борылып карамады, – дип сөйләде миңа әти. – Кама Тамагында кызым үсә, бәлки, сезне киләчәктә тормыш очраштырыр, күрешә калсагыз, кызыма минем яратуымны җиткер, кызым, бу – сиңа васыятем», – диде.
– Әкият сөйләмә инде. Ир кеше кайдадыр хатыны, баласы барлыгын кызына сөйләми, – диде Дилә, ярсып.
– Бөтен әтиләр дә бер түгел. Менә минем әти сөйләде. Нигә яшерергә? Сезнең әниегез сөяркә булмаган бит, никахлы хатыны булган. Әниегез горур булган, алимент та түләттермәгән.
– Кайда ул кеше, минем аны бер тапкыр булса да күрәсем килә, – диде Дилә.
– Әти ноябрь аенда юл фаҗигасында үлде, 52 яшь иде...
Палатада авыр тынлык урнашты.
– Менә фотосы, – дип, Гөлия паспорт эченнән әтисенең яшь чактагы фотосын Диләгә сузды. Тегесе дә паспортын алып, миңа күрсәткән фотосын күрсәтте. Бер үк кеше.
Гөлия – кыюрак хатын. Дилә тартышрак, кыргыйрак, әтисез үскәнлеге сизелә. Гөлия тегесенең караватына барып утырды да кочаклап алды.
– Әтинең әйтеп калдырган сүзен үтик, Дилә. Әйдә, дуслашып яшик, әти-әниләрнең хаталары өчен безгә җавап бирәсе түгел бит. Балаларыбыз бер-берсен белеп үссен, – диде. Дилә очкын кебек атылып чыкты туганының кочагыннан.
– Бар чыгып кит, башка безнең бүлмәгә керәсе булма! Әтисез үткән балачагымны, кимсенүләремне, «синең әниеңне әтиең ташлап киткән бит» дип, малайларның үртәп җаныма тигәннәрен ничек онытыйм. Синең әниең минем әтине үзенә каратмаган булса, мин ятим булып үсмәгән булыр идем. Син миңа туган түгел, ишетәсеңме, туган түгел! Минем бәхетемне урлаган хатынның кызы белән ничек дус булып яши алам мин хәзер?! Әллә минем әни бу хәлгә рәнҗемәс дисеңме? Чыгып кит! – дип, Дилә бу хәлгә нокта куйды.
Кыюсыз гына тоелган яшь хатынның бөтен хисләре актарылды. Гөлия чыгып китте. Дилә, мендәренә капланып, үкси-үкси елады. «Ник менә мин бала көткәндә килеп чыкты бул хәл?!» – дип бик үрсәләнде.
Түп-түгәрәк дөнья икән бу. Икесе ике якта үскән бер ата балалары бала көткәндә очрашты. Мөнирне дә гаепләп булмыйдыр кебек. Ул бит Фирдәвеснең авырлы икәнен белмәгән. Хатыны да ир ягына күченмәгән. Кыз баланың язмышы шундый: кияүгә чыккач, ир ягында яшәргә тиешле.
Язилә бу хәлләрне төрлечә уйлап карады. Үзенчә нәтиҗә ясарга тырышты. Язмыш бу ике кызны юкка гына бала көткәндә күрештермәгән. Диләгә шуны аңлатырга тырышты.
Дилә белән Язилә төне буе сөйләшеп чыктылар. Икенче көнгә Дилә тынычланып калгандай булды. Әнисе белән телефоннан сөйләшеп алды. Гөлияне очратуын әйтте. Әнисе көтелмәгән очрашудан аптырап калдымы, кызы сөйләгәнне тыңлады гына. Бераздан «ватсап»ка әнисеннән, «әтиеңне гафу ит» дигән «смс» килеп төште. «Әтиеңне тыңлап, аңа ияреп киткән булсам, Әлфиягә өйләнмәс иде. Минем дә гаебем булгандыр. Гаебем – әтиең белән китмәү. Әтиеңне гафу ит, кызым», – дигән юлларын Дилә кычкырып укыды.
– Әтине гафу итмәсәм, әнине үпкәләтүдән куркам, – диде Дилә үзалдына. – Ник болай килеп чыкты соң әле бу, нәкъ менә бала көткәндә.
– Димәк, язмышка шулай язылган. Син үзгәртә алмыйсың, гафу ит әтиеңне. Гөлия сиңа әтисенең васыятен генә җиткерде, аңа да үпкәләмә, – диде Язилә.
Язилә, Диләнең үтенече буенча Гөлияне чакырырга, күрше палатага кереп китте...