Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч көн элек улыбыз туды, ә бүген иремне алып киттеләр» – үзәк өзгеч видео

news_top_970_100

Интернет киңлекләрендә блогер Рамилә Хөснетдинованың йөрәкне телеп ала торган видеоларына юлыктым. Рамилә, бер кочак гаилә фотоларын бүләк итеп, ирен хәрби операциягә озата. Кочаклашулар, әрнү катыш күз яшьләре...

Инсафны 26 сентябрь көнне мобилизацияләгәннәр. Шулай да, 1 ай «Казан-Экспо»да хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, Инсаф бер генә көнгә якыннары янына кайта алган. Чөнки сәбәбе бик җитди һәм куанычлы  – 21 октябрь көнне Рамилә белән Инсаф икенче тапкыр әти-әни булу бәхетенә ирешкәннәр. Аларның көтеп алган уллары дөньяга аваз салган. Хатыны белән улын бәби табу йортыннан каршылар өчен, Инсафны өйгә чыгарганнар.  
«Республика клиник хастаханәсе табибларына бик зур рәхмәт. Ситуацияне аңлатып биргәч, безне улым белән 23 октябрь көнне үк чыгарырга ризалаштылар. 
Ирем кызыбыз һәм туганнарыбыз белән бергәләп, матур итеп каршы алды. Аллаһка шөкер, улыбызга, өйгә кайтышлый ук мәчеткә кереп, исем куштырып чыгарга да җитештек. Ә инде кичә иремне алып киттеләр… Туганнар белән «Казан-Экспо»дан озатып калдык үзен», – дип язды Рамилә «Интертат» хәбәрчесенә. 

 

Фото: © Рамилә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Инсафка хәрби комиссариатка чакыру 25 сентябрь көнне ватсап аша килгән. «26 сентябрь көнне иртән Арча военкоматына барды. Шул барудан алып та калдылар... Военком безнең хәлебезгә керергә теләмәде. Ул вакытта минем йөклелегем 36 атна иде… Кайларга гына язып карамадым, беркем дә ярдәм итә алмады. Йөкле килеш әллә кайларга бардым, төрле ишекләрне шакыдым. Тик барысы да бушка булып чыкты.

Ирем хәрби өйрәнүләр вакытында хастаханәдә тикшеренүләр узды, аның бөерләре начар эшли икәнлеге ачыкланды. Ләкин Инсафны тикшеренү нәтиҗәләренә карап та тормыйча алып киттеләр», – дип сөйләде ул.

Рамиләнең тормыш иптәше Инсафның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз. Сабыйлары тигез канатлы, әти-әниле булып үссен.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100