Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч игезәк – өч туган – килә чишмә юлыннан... «Икегә әзер, ә өчне көтмәгән идек»

Баулыда яшәүче Таҗетдиновлар гаиләсенә өч бәхет төенчеге килеп кергән. Әле ниндиләре диген: өч кыз бала туып, Радик белән Алинәне күп балалы ата-ана иткән дә куйган. «Интертат» бәхетле гаилә белән сөйләште.

news_top_970_100
Өч игезәк – өч туган – килә чишмә юлыннан... «Икегә әзер, ә өчне көтмәгән идек»
Алинә Таҗетдинова фотосы

Алинә әлегә Уфада бала тудыру йортында, якын арада нәни кызчыклар әниләре белән өйләренә – әтиләре, 3,5 яшьлек абыйлары Шамил, әби-бабалары янына кайтырга тиеш. «Интертат» хәбәрчесе, Алинә белән элемтәгә кереп, шушы куанычлы вакыйга белән котлады.

Әле йөрәк астында бер баланы җитлектерү дә һәркемгә җиңел бирелми, ә өч бала белән йөклелек ничек уза икән ул? 11 сентябрьдә 23 яшен генә тутырган Алинә бу хакта безнең белән уртаклашты.

– Быел февраль аенда беренче тапкыр УЗИ үттем. Анда йөклелек срогы 7 атна иде, икәү була, диделәр. Эшем авыр булганга, учетка иртә басарга туры килде.

12 атна вакыт узгач, беренче скринингка Әлмәткә җибәрделәр. Өч бала буласын әйттеләр. Менә шунда зур шок булды инде. Әле иремне башта кертмәгәннәр иде, «иремә дә әйтегез инде, миңа гына ышанмас» дип, табиблардан аны кертүләрен сорадым. Экранга карап утыра – нәрсә әйтергә дә белми. Әле, бер барган килеш, дип, Әлмәттә йөрергә планнар зур иде. УЗИда «өч бала» дигәнне ишеткәч, бөтен нәрсәне онытып, кире өйгә кайтып киттек.

Ике балага әзер идек, ә өчкә – юк. Ирем үзе дә игезәк, аның кыз сыңары булгач, без игезәктән курыкмый идек. Әти-әниләргә дә «бездә икәү була» дип әйтеп куйган идек. Бөтенесе ике бала көтте, ә монда кисәк кенә «өч» дигәч, бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Аннары бу сүзгә күнектек, «өч булса – өч инде, берәү артыграк ни, кимрәк ни...» дип тынычландык.

Йөклелек авыр булды, димәс идем, җиңел генә узды. Дөрес, өч бала булгач, корсак тиз үсте инде. Утырырга, йөрергә кыенрак булды, алай бернинди өзлегүләрдән интекмәдем, бәбәй табарга вакыт җитәрәк, ике атна саклануда ятып алдым. Аннан соң 15 августта тагын саклануга яттым да, 25 августта 34 атна срокта таптым. Алар 4 октябрьдә генә туарга тиешләр иде әле. Табиблар сөйләве буенча, өч игез иртәрәк өлгерә, 36 атнада таптырырга уйлаганнар иде, корсак зур, авыр, тиресе нык тартылгач, табиблар, жәлләп, ике атнага иртәрәк таптырды. Кесарев кисеме белән ярып алдылар. Беренче кызым 2,2 кг, икенчесе 1,9 кг, өченчесе 2 кг булды. Табиблар өчен дә көтелмәгәнрәк булды бу, чөнки алар 34 атнада 1,5 кг лык кына балалар көткән иде. Өченче скринингта да шулай диделәр, ә чынлыкта 2 шәр килолы балалар туды, – дип сөйләде Алинә.

 

Фото: © Алинә Таҗетдинованың шәхси архивыннан

«Табиблар да «ничек берүзең өч бала карыйсың» дип шакката»

3,5 яшьлек Шамил ай буе күрмәгән әнисен көтә. Әнисе үзе генә түгел, бәбәйләр белән кайтасын да белә.

– «Әнием, мин сине сагындым» дип әйтә дә, «мин дә сине сагындым» дим, «нигә алайса кайтмыйсың» ди миңа. Шунда елыйсы килгәннәрем.... Ул бәбәйләрне көтә, без инде аңа баштан ук фотографияләр-видеолар күрсәтеп, «өч сеңлең була» дип, алдан ук әзерләдек, чөнки баланың реакциясе төрлечә булырга мөмкин бит, көнләшүчеләр дә була... «Бәбәйләрне алып кайтыйммы соң» дигәч, «алып кайт, конечно» дигән була.

Улымны кайнанам, әтисе карый. Алар авылда. Әти-әниләр икебезнеке дә Баулы районы Хансөяр авылында торалар. Ә без үзебез Баулыда арендага фатир алып тора идек. Икебезнең дә эшебез районда булгач, авылдан йөрү җайсыз иде, – ди Алинә.

Яшь әнине кызганып, табиблар, өч баласын карашу өчен, бала тудыру йортына берәр туганын чакырырга тәкъдим иткән. Үз әнисенең дүрт айлык бишенче баласы булып, кайнанасы улын караганлыктан, Алинә беркемне дә чакыра алмаган.

– Балаларның өчесе дә һәрвакыт минем янда. Табиблар да «ничек берүзең өч бала карыйсың» дип шакката. Тагын бер хатын белән ятабыз, аңарда игезәкләр. Ике хатынга биш бала безнең монда. Әле бер кыенлыгы да юк, ашыйлар да йоклыйлар. Аслары коры, тамаклары тук булса, борчымыйлар, тынычлар. Ике яктан әти-әни – үзара күршеләр генә, кайткач, алар, ярдәм итәбез, диделәр инде. Ирем эшли, декрет ялы алмас дип уйладык, – ди Алинә.

Якын арада ул кызчыклары белән өенә кайтырга әзерләнә. Табиблар балаларның сәламәтлекләренә соңгы контроль тикшерүләрен үткәрә икән.

Яшь ана сүзләренчә, игезәкләр бер-берсенә охшамаган, чөнки алар бер капчыкта түгел, ә аерым капчыкларда үскән. Балаларга Камилә, Ралинә, Әминә исеме кушканнар.

– Әниләр дә хәзер кайсысы кем икәнен фотографияләр буенча аера башлады бугай инде. Икенче кызым капчыгы белән бергә – күлмәктә туды. Минем Камилла, Тамилла, Рамилла дип кушасым килгән иде, охшаш исемнәр кушарга ярамаганлыктан, икесенә алдан ук Камилә белән Ралинәне уйладык, Әминә исемен балалар тугач кына таптык. Мин тәкъдим иттем, ирем хуплады.

Кайсысына нинди исем кушасын күңелем белән тойдым. Балаларны беренче тапкыр китергәч, табиб «кайсына нинди исем кушасың» дип сорый. «Белмим әле», – дим. Бер тәүлек узгач, һәрберсенең йөзенә карапмы соң, күңел белән тоеп, исем куштым. Кайткач, мәчеткә барып куштырырга ниятлибез, – ди Алинә.

«Табиблар «ЭКОдыр сездә, үзегез узмагансыздыр» дип, ышанмадылар»

Әниләрең, өчәү икәнен белгәч, «аһ-ваһ» килешеп алдылармы, дип сорыйм.

– Әйе, әйе, нәкъ шулай, башта «ай Аллам, нишләп бетәрсең» дип хафаланып алдылар, аннары тиз күнделәр. Әти-әнинең биш баласы бар, алар: «Кызым, ярар, Аллаһка шөкер, кемнәрдер бала таба алмый әле», – диделәр. Иремнең әти-әнисе үзләре дә игезәк тапкач, безнең өчен бик куандылар. Бианай шунда ук «килен кайнана туфрагыннан ярала инде» диде.

Алинәнең әти-әнисе ягыннан нәселендә дә игезәкләр бар икән. Алинә үзе игезәкләр тууның сәбәбе ире игезәк сыңары булуында дип уйласа да, мин аңа «минем ирем дә – игезәк сыңары, аларда да, бездә дә игезәк балалар юк, аңа гына карамый, ахрысы, ул» дим.

– Башта табиблар «ЭКОдыр сездә, үзегез узмагансыздыр» дип, ышанмадылар. Кайсы врачка килсәң дә, беренче сорау шул булды, – ди.

«Әллә бик каты Ходайдан кыз булсын дип сораган идегезме», – дим. «Мин малай теләгән идем, беренчесе малай булгач, икенчесе дә малай булсын» дип, малай көткән идем», – дип җавап бирә Алинә.

– Икәү дигәч, берсе малай, берсе кыз булса да ярый, дип уйладым. Өчесе дә кыз булгач, шок булды инде. Өч кыз ана бәхете инде. «Ювелир» дип көләләр әнә иремнән.

Без үзебез алдан бер әйбер дә алмадык. Баулыдагы уенчыклар кибете, балаларны тәбрикләп, 20 мең сумлык карават бүләк итте. Әзрәк хәл кергәч, коляска алырбыз инде. Колясканы кибеткә заказ биреп кенә кайтартып була, әлегә ошаганы булмады. Я ике балага бергә, өченчесенә аерым, я өч арба бергә тоташкан коляска карарга җыенабыз, – дип, хыяллары белән бүлеште ул.

Баулы хакимиятеннән һәм ЗАГС бүлегеннән Таҗетдиновларга котлау сүзләре җиткерелгән, өч йомшак уенчык, өч мең сумга сертификат та биргәннәр. Аларны гаилә башлыгы Радикны чакырып тапшырганнар. Хәзер, районнан, истәлеккә дип, өч балага 1әр мең сум исәбеннән бүләк сайлыйсылары була әле. 

Җырда җырланганча, шул өч игезәкнең чишмә юлыннан кайтып килгәннәрен күрергә язсын авылдашларына!

 

Фото: © Алинә Таҗетдинованың шәхси архивыннан

«Катырак тырышып аткансыз, өчәү күренә»

Татарстанның бер районыннан Зөләйха апаның да карынында өч нарасый үскән, тик, тугач, берсе вафат булган.

– Ул корсак бик тиз зурая башлады, шунда ук, «минәйтәм, монда берәү генә түгел, нәрсә булса да бар инде» дип шикләнеп куйдым. Аннары УЗИга бардым да, «әһә, катырак тырышып аткансыз, өчәү күренә» ди табиб. «Аллам» дип торып утырдым да яңадан кушеткага аудым. «Өч баланы ничек карыйбыз инде», – дим. Бер балабыз бар бит инде, олы кызыбызга алты яшь тирәсе иде. Бер тордым, бер яттым, кәгазьгә «тройня!!!» дип, өндәү билгесе куеп чыгардылар.

Йөкле вакытта карында берсе аркылы ятып, бармагы белән нәрсәдер каезлый кебек иде, билне дә казып ала; өстәрәк икесе янәшә, берсе борылса, икенчесе дә борыла. Алар төрткәндә, мин дә төртеп дәшәм, борылып ятыгыз, дим. Алайса, авызга кадәр менәләр бит. Бер дә «исән булсыннар» дигән сүзем дә булмадымы шунда, сельпога эшкә йөрим бит, бухгалтер булып эшләдем, авыр булгач, «тизрәк чыксыннар инде» дигән сүзем бар иде.

Барыбер күңелемдә ике генә бәби булыр кебек тоелды. Өченчесенә әзерләнмәдем дә, нигәдер, икесе генә кайтадыр, дигән сиземләү булды.

Шулай гыйнвар башында машина белән Фирүзәне Казанга алып барган идек. Имеш, Яңа ел чыршысы күрсәтәбез. Әле бит мартта гына табарга тиеш идем, машинадан чыгарга өлгермәдем – су китә башлады. Хастаханәгә алып киттеләр. Корсагым зур, йоклый алмыйм, әйләнәм, тулганам... Сиртмәле караватның сыгылып уртасына төшеп китәм, янга ятсам да, балалар авызыма менә... Йоклап та, торып та булмый, анда операциядән соң куя торган такталар тора иде, шул тактаны алдым да, тигез караватта йоклап булмасмы дип, күтәреп куйдым. Авыр булган инде, шул ярамады, ахры. Шул көнне су китте дә, 7 гыйнварда таптым да инде аннары. Ишетәм – бер бала дорфа, катырак тавышлы, малайдыр дип уйладым. Табибтан сорыйм – икесе кыз, берсе малай, ди.

Аннары инде үз хәлем хәл иде, табуы җиңел булды, ә тапканнан соң, үләм дип торам, бик озак тернәкләндем. Бер-бер артлы өч бала, һәркайсыннан соң өч соңгылык бит ул! Хәлем авыр булгач, «табуын да таптым, бу балалар кала инде» дип борчылдым. 7се көнне бәйрәм иде бит, беркем килеп карамады, яшем дә бар бит, 38 иде. Иртән берәү кереп караган иде, тартышып ятам, «зинһар, бер укол гына ясагыз, үләм бит» дим. Аннары уколдан соң әзрәк басылды. Анда хәл авыр булгач, балалар турында да уйлап булмый. «Апа, үлсәм, Фирүзәне карарсыз инде», – дип әйткәнемне беләм.

Кызлар 920 шәр граммлы иде, малай 860 грамм авырлыкта. Малай бер тәүлек торган да, икенче көнне үлгән. Ирем килеп алып китте инде. Табиблар әйтүенчә, аның тудырганда кече мие өзелгән булган, кем белә, әллә таптырганда тартканнармы шунда – белеп булмый инде.

Икенче көнне балаларны карарга киттем. Барсам, кулларына, башларына чыбыклар тоташтырылган, системалар куйганнар. «Нишләтергә инде, ничек үсәрләр инде», – дип борчылып елыйм. Авырлык җыеп хәйран озак яттылар инде. Мине чыгаргач, аларны РКБга алып киттеләр. Шунда барып йөрдем, сөтне савып илтә идем. Ике кило дигәндә, мартта кайтардылар. Аннары смесьта үстеләр инде, – дип хатирәләрен яңартты Зөләйха апа.

«Мәктәпкә берьюлы өчесен ничек киендерермен, дип борчылдым»

Казаннан Альбина 2002 елда 1 нче бала тудыру йортында шулай ук өч игез анасы булган.

– Мине гел, саклап, хастаханәдә тоттылар. Йөклелекнең күп өлеше хастаханәдә узды. «Өчәү» дигәч, башта шок булды инде, аннары ияләндек, алты ел балабыз булмады, шуңа күрә бик көтеп алган балалар ул. Мин бик бала теләгәнгә Аллаһ шулай берьюлы өчне биргәндер. Әбием дә игезәкләр тапкан, шуңа нәселдән миңа да килгәндер.

38 атнада бөерләргә басым каты иде, шуңа кесарев кисеме белән операция билгеләделәр. Ике малай һәм бер кыз. Кызым бигрәк кечкенә – 1600 грамм гына иде. Мине калдырдылар, сабыйларны балалар хастаханәсенә күчерделәр. Бер айга якын әле авырлык җыйдылар, башта малайларны, аннары кызыбызны чыгардылар.

Йөклелек вакытында өзлегүләр, кыенлыклар булмады, тик аяклар шешенә иде, өч баланы йөртү җиңел түгел. Кайткач, башта – ирем, аннары әтием, ике яктан әбиләре булышты.

Куркыныч уйлар да булды инде, берьюлы мәктәпкә өчесен ничек киендерермен, дип тә борчылдым. Малайлар бик охшаган, алар бер күкәй күзәнәктә үскән, ә холыклары – өчесенеке өч төрле, – ди күп балалы ана.

  • РФ Социаль иминият фонды мәгълүматлары буенча, 2020 елда Россиядә17 мең игезәк, 218 өч бала туган. Өчтән күбрәк бала булган очраклар – 2. 2006 елда 1,2 млн артык бала туган булса, игезәкләр саны 8300 булган, 103 өч бала.
  • Игезәкләр туу сәбәбе: хатын-кызда 200 циклга бер тапкыр берничә күкәй күзәнәк өлгерә һәм игезәкләр яралу мөмкинлеге барлыкка килә. Моннан тыш, игезәкләр туу бер күкәй күзәнәкнең бүленүе нәтиҗәсендә булырга мөмкин.
  • ЭКО вакытында игезәкләр туу ихтималы арта, чөнки балага узу ихтималын арттыру өчен берьюлы ике эмбрион кертелә, аерым очракларда 3 булырга мөмкин. Закон буенча, күбрәк эмбрион кертү тыела. Кайбер илләрдә бик күп балалар туу законда шушы чикләү булмау белән аңлатыла да – аларда карынга кертелергә мөмкин булган эмбрионнар саны чикләнмәгән.
  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, игезәкләр 80 очракка бер тапкыр, ә өч игезәк 8 000 очракка бер тапкыр күзәтелә, дип яза «Российская газета». Ә менә 6 бала табу очрагы 4,4 миллионга бер тапкыр очрый икән.
  • Иң күп баланың берьюлы туу 1971 елда АКШта теркәлгән – 11 бала. Икенче очрак 1977 елда Бангладешта булган. Икесендә дә бер бала да яшәп китә алмый.
  • 10 бала табу очраклары 1924 елда Испаниядә, 1936 елда Бразилиядә теркәлгән. 2009 елда АКШта 33 яшьлек Нади Сулеман 8 игезәк таба. 2008 елда Мисырда фермер хатыны 7 бала таба, аларның барысы да исән сау кала.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100