Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч ел көткән җиңү: «Интертат» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Бәллүр каләм» иясе булды

Татарстан журналистларының иң дәрәҗәле бәйгесе дип саналган «Бәллүр каләм»нең быел юбилей елы иде. Ул егерме бишенче тапкыр узды. Быелгысы «Татар-информ» һәм «Интертат» өчен аеруча шатлыклы, чөнки хезмәттәшебез Гөлнар Гарифуллина «Һәнәрдә иң яхшысы» номинациясендә җиңү яулады.

news_top_970_100
Өч ел көткән җиңү: «Интертат» журналисты Гөлнар Гарифуллина «Бәллүр каләм» иясе булды

Бәйге финалына чыгучыларга серне ахыргача ачмый торалар: алар бәйрәм тантанасына килгәндә дә үзләренең җиңүчеме, номинантмы икәнен алдан белми. Сер тантана вакытында, сәхнәдән игълан ителгәндә генә ачыла. Һәр дәрәҗәле бәйгедәгечә, монда да – номинантлар күп, ә җиңүчеләр, номинациягә карап, бердән өчкә кадәр генә. Хезмәттәшем Гөлнар Гарифуллина тантанага килгәндә җиңүче буласына өмет тә итмәде бугай. «Юктыр инде, Гөлүзә. Мин номинант кынадыр», – дип кенә әйтте. Бу бәйгедә ул инде өченче тапкыр катнаша, моңарчы җиңү насыйп булмады. Мин, аның кәефен күтәрергә тырышып: «Алай димә, менә күрерсең, җиңүче булачаксың», - дидем. Тантана ачылып киткәч тә, кулларын уып, дулкынланып утыруын күргәч: «Борчылма», - дип куйдым.

«Бу юлы тәки җиңүгә ирештем бит!»

Икенче номинациядә җиңүчеләр арасында ук «Гөлнар Фәрит кызы Гарифуллина» исеме яңгырамасынмы! «Минме?», - дип Гөлнар каушап та алды. Балкып, сәхнәгә чыкты. Дәрәҗәле бүләкне аңа федераль каналда эшләүче танылган журналист, тумышы белән Казан егете Максим Шәрәфетдинов кулыннан алу насыйп булды. Чәчәкләр, диплом, «Бәллүр каләм» сынын тотып, сәхнәдән төшүгә кочаклаштык. Аның җиңүе бөтен редакция өчен зур сөенеч булды.

«Бу юлы тәки җиңүгә ирештем бит. «Татар-информ»га, баш редакторыма, «Татмедиа» җитәкчелегенә, Журналистлар берлегенә минем хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт! «Татар-информ»да эшләгәнемә быел 17 ел була, ул – минем икенче өем. Әгәр мине җиңүче дип таныганнар икән, димәк, ул еллар заяга узмаган, димәк, мин үз юлымны тапканмын», - диде Гөлнар.

Үзенең җиңүенә бер сөенсә, «Бәллүр каләм» Гран-приен остазы алуын ишеткәч, күзләренә яшь тулды. 2022 елгы бәйгенең төп бүләге – Lada Granta машинасы ачкычларын КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил абый Гарифуллинга тапшырдылар. «Бу бит безнең Васил абый! Безне – кичәге мәктәп балаларын кулдан җитәкләп өйрәткән, Васил абый бит», - дип кабатлый-кабатлый кулъяулык белән күз яшьләрен сөртте Гөлнар. Ничә еллар узгач та, укучының үз остазы өчен шундый хисләр кичерүе, чын күңелдән, ихластан аның өчен шатлануы бик җылы мизгел булып исемдә калды.

Васил абый Гарифуллин сәхнәдән төшүгә, укучылары аның янына ашкынды, кочаклаштылар, бер-берсен котладылар. Гөлнарны күрүгә, Васил абый да горурлануын яшермәде – укучы белән остаз котлаштылар, бергәләп фотога төштеләр. 

«Галстук тагып килгән булыр идем»

Васил абыйны әйтәм әле, ул бүләккә балалар кебек шатланды инде.

Сәхнәгә менгәч тә: «Каушыйм. – дип башлады сүзен. – Җиңүче булуымны белсәм, бәлки, галстук та тагып килгән булыр идем, матуррак сүзләр дә әйтер идем», – дип шаяртты.

Бу бүләккә миннән дә лаеклырак кешеләр бик күп. Мин моны бик яхшы беләм. Бу бүләкне журналистларны әзерләүче укытучыларга, остазларга ихтирам билгесе буларак кабул итәм. Ике дистә ел элек бу бүләкне минем остазым Флорид Әгъзамов алган иде. Мин дә бу уңышка ирештем, әмма остазымны уздым дип әйтә алмыйм. Шулай зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт, – дип сөйләде ул сәхнәдән.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Гран-прины кем алганын әйттем, бәйгенең барлык номинацияләрендә җиңүчеләр исемлеген түбәндәрәк урнаштырдым, шуның белән шул дияр идем, әмма бу бәйрәмдә журналистлар, медиа өлкәсендә хезмәт итүчеләр тарафына яңгыраган матур сүзләрне калдырып булмый. Журналистларны чын-чынлап данга күмделәр.

«Монда яктылыкка өндәүче журналистлар җыелган»

Ел саен дигәннән, бәллүр каләмнәрне гадәттә 19 май – Матбугат көне уңаеннан яз аенда тапшыралар иде. Былтыр пандемия сәбәпле тантана июль азагында булды, быел август аенда үткәрелүнең сәбәбен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев аңлатты.

«Ниһаять җыелыштык! Һәр елның үз авырлыклары, югалтулары була. Шулай да бу елны безнең тармак өчен уңышлы дип саныйм. (иск. - бу очракта «ел» былтыргы «Бәллүр каләмнән» саналадыр). Юбилей елы булды, шуңа бераз соңга калып җыелдык. Әмма ул барыбер көтеп алган бәйрәм булып кала. Без бик күп уңышларга ирештек. Уртаклашырлык, күрсәтерлек нәтиҗәләр, тәбрик итәрлек кешеләребез бар», - диде ул.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов бу бәйрәмне зарыгып көтүен әйтте.

Отпуск вакытында «Алтын боҗра» буйлап сәяхәт иттем. Бик күп җирдә храмнар күрдем. Һәр храмда бер фреска бар – кыямәт көнендә бер кеше, үлчәү... Фәрештәләр аны өскә тарта, ә шайтаннар – аска. Безнең һөнәр дә шундый. Югарыга күтәрүче, якты идеалларны алга сөрә торган журналистлар бар, шулай ук аска тартучы «трупоедлар», «хайпажорлар» бар. Монда яктылыкка өндәүче журналистлар җыелган, - диде ул.

«Бәллүр каләм - һәркем өчен зур горурлык, истә кала торган көн»

Тантанада катнашкан журналист, «Первый канал» алып баручысы Максим Шәрәфетдинов Татарстанга мәхәббәтен белдерде:

«Федераль канал эфирыннан Казан турында сөйләгәндә йөземдә елмаю барлыкка килә. Аны яшерергә тырышмасам да, Казан кешесе аңлый, күрә. Мин ул ихлас хисләрне яшерә алмыйм, чөнки мин монда тәрбияләндем. Сезгә теләгем шул: һәрвакыт беренче булыгыз, безнең кече ватанны бөтен дөньяга танытуны дәвам итегез», - диде ул.

Җиңүчеләргә гадәттәгечә «Бәллүр каләм» сыны, диплом, чәчәкләр, акчалата бүләк тапшырылды. Җиңүчеләрнең барысы да залда иде диярлек. «Ел медиа-шәхесе» номинациясендә җиңү яулаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә алмаган иде. «Заочно» гына алкышладык.

«Популяр блогер» номинациясендә җиңүчене блогер Ринат Галиәхмәтов яңгыратты. Әби-бабасына «блогер»ның кем булуын ничек аңлатырга белмәгәч, үзен электрон газета редакторы дип аңлата икән. «Бабайга интернетта журналым бар, мин үзем редактор, анда халык турында язам, дип аңлатам. Безнең аудитория күпме булса да, газетада безнең турында язсалар, телевидениедә күрсәтсәләр, кадерлерәк, чөнки әби-бабайлар шуннан күрә», - дип татарча сөйләде ул. Русча кабатлап торуны кирәк тапмады, якындагы кешеләрегез тәрҗемә итәр, дип кенә әйтте.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да бәйрәм белән котлады.

«Тормыш дәвам итә, дөнья гел үзгәреп тора, әмма нәрсәдер даими булып калырга, традициягә әйләнергә тиеш. Бу бәйге - шул традицияләрнең берсе. Каләм осталары, телевидение хезмәткәрләреннән тыш бүгенге тормышны күз алдына китереп булмый», - диде ул.

Махсус номинацияләрдә җиңүчеләрне Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов бүләкләде.

«Бәллүр каләм - һәркем өчен зур горурлык, истә кала торган көн. Шундый көннәр күп булсын иде, журналистика көчле булсын. Сез, без - намуслы кешеләр, эшебезне җиренә җиткереп эшлибез, һәрвакыт шулай булсын иде», - дип теләде.

«Минем медальләрем бар, әмма монысы эшләгән эшемә зур нәтиҗә булды»

Дәүләт бүләкләрен һәм Гран-прины Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды

«Сезнең кулда иң көчле корал – сүз. Сез республика тарихын дөнья тарихына кертәсез», - диде ул. Ләйлә Фазлыева район редакцияләренең эшен аерым билгеләп үтте. «Сез район хәбәрен бөтен республикага таратасыз, һәр кеше белән элемтәдә торасыз, иң четерекле мәсьәләләрне күтәрәсез», - диде.

Безнең редакция өчен тагын бер шатлыклы хәбәр булды. «Татар-информ» фотокорреспонденты Солтан Исхаков «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. 30нчы июль көнне Солтан абыйны 70 яшьлек юбилее белән котлаган идек. Ул - гомеренең 40 елын фотограф хезмәтенә багышлаган кеше.

Мин бу бүләккә бик шатландым. 40 ел дәвамында Татарстандагы хәлләрне, Республиканың яшәешен, матурлыкларын фото аша күрсәтергә тырыштым. Чит илләрдә күргәзмәләр оештырдым. Минем медальләрем бар, әмма монысы эшләгән эшемә зур нәтиҗә булды кебек. Бу – бик зур бүләк минем өчен. Үз эшеңне тырышып, яратып эшләсәң, шундый нәтиҗә була. Тагын да тырышып эшлисе, яшисе килә, - диде ул.

Язучы Марат Кәбировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Ул былтыр сентябрь аенда ук бирелгән иде бугай инде, бүләкне алу өчен бу бәйрәмне бер ел көткән диярлек.

Тантанага «Казан» бию ансамбле, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова тагын да бәйрәм төсе өстәде.

Гөлнар Гарифуллинаның Бәллүр каләмен үзем дә тотып карадым. Аның аурасы күчә, диделәр. Насыйп булсын! «Аны алуы бик авыр, тырышырга кирәк», - дип рухландырды Гөлнар.

Быел «Бәллүр каләм» бәйгесенә рус телендә 718 һәм татар телендә 978 эш килгән. Иң күп гариза «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә булган (444 эш).

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:

  • «Ел медиа-шәхесе» – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
  • «Журналистикага тугрылык» – Әскәр Сабиров («Татарстан» журналы), Инсаф Абдуллин («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
  • «Мультимедиа редакциясе» – «Ялкын» журналы, «Татарстан» ДТРКнең мәгълүмати программалар хезмәте
  • «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» – Балтач районының «Хезмәт» газетасы, «Казан утлары» журналы
  • «Һөнәрдә иң яхшысы» – Гөлназ Шәйхиева («Татарлар» газетасы), «Михаил Любимов («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе), Гөлнар Гарифуллина («Интертат» электрон газетасы)
  • «Ел фоторепортеры» – Анна Арахамия («Сөембикә» журналы)
  • «Ел телеоператоры» – Андрей Корсинский («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе)
  • «Эффектив матбугат хезмәте» – ТНГ-групп матбугат хезмәте (Бөгелмә)
  • «Популяр блогер» – «ШАЯН ТВ»
  • «Туган тел» – «Яңарыш» мәгълүмат-басма үзәге (Ижау)

Махсус номинацияләр:

  • «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Ватаным Татарстан» газетасы, «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге
  • «Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын иң яхшы мәгълүмати яктырту» – «Геофизик Татарии» газетасы (Бөгелмә), «Татарстан -24» телеканалы
  • «Татарстан Республикасының милли проектларын яктырткан иң яхшы редакция» – «Нократ» разетасы редакциясе (Мамадыш районы), «Сарман» газетасы
  • Өстәмә бүләк: «Мин әтине өйрәтәм» проекты өчен – «Татарстан» ДТРК

Гран-при – КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100